Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / «Использование на уроках татарского языка коммуникативные технология в условиях ФГОС»

«Использование на уроках татарского языка коммуникативные технология в условиях ФГОС»

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Казан шәһәре Совет районы 161 нче рус-татар урта мәктәбенең

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Зарипова Лилия Фирдәүс кызы


Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү.

Билгеле булганча, яңа буын  федераль дәүләт стандартларының  таләпләре, максаты, бурычлары бар. Ул - балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү. Теләсә нинди чит телне өйрәнгәндә, коммуникатив технология кулланмыйча, аны тормышка ашырып булмый. Федераль дәүләт стандартлары да тел өйрәтүнең мөһим шартларының берсе - коммуникатив технология куллануны күз алдында тота.

Актуальлек.Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм уй-фикерләре формалаша.

Әлеге фикердән чыгып түдәндәге гипотезаны китерергә була:

дәресләрне коммуникатив технологиягә нигезләнеп оештырганда гына телгә карата кызыксыну уятып була.

Чыгышымны әзерләгәндә Ә.З.Рәхимовның , Р.Р., В.Н.Мещерякова, Пассов кебек галим һәм методистларның фәнни эшләрен өйрәндем.

Аралашу процессы - даими рәвештә фикер алышудан гыйбарәт. Беренчедән, ул - әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлап аңлый белү, икенчедән, үз уеңны әңгәмәдәшең аңларлык итеп әйтә белү.

Укытучы алдында укучыны сөйләшергә, аралашырга өйрәтү максаты туа. Мәктәп балалары өчен импритинг(ишетү аппараты аша үзеннән-үзе хәтердә калдыру сәләте) - механизмы өстенлек итә. Баланың сөйләмен формалаштыра торган механизмны балчык белән чагыштырып булыр иде – йомшак балчыктан нинди форма телисең, шуны әвәләп була. 9 яшькә җиткәндә туган тел үзенчәлекләре баш миендә бербөтен булып тотрыклы форма ала, шул ук вакытта сыгылмалылыгын да югалтмый. 9 яшьтән соң бу сыгылмалылык югала. Каткан чүлмәкнең формасын үзгәртеп булмый. Аны я ватасы, я чокып рәсемнәр төшерәсе була. Димәк, яңа формалар тудыру өчен башка чаралар кулланырга кирәк була.

Аралашу җиңел, баланың психикасына кире йогынты ясамасын өчен түбәндәге принципларга таянырга кирәк:

  • психологик рәхәтлек булдыру. Дәрестә мин психологик рәхәтлек, иркенлек тудырырга тырышам, чөнки тел өйрәнү нәтиҗәлерәк була. Теләсә нинди киеренкелек баланың безнең белән аралашу теләген юкка чыгарырга мөмкин. Үз-үзеңне иркен тоту – хаос тудыру дигән сүз түгел.

  • тел мохитенә чумдыру. Балаларга туган телендә бер сүз дә әйтергә рөхсәт итмим. Укучылар хата ясый-ясый булса да татарча сөйләшергә омтылалар. Бу алым чит телдә сөйләшергә оялу хисеннән азат итә.

  • тема аутентик булу. Яшь үзенчәлекләренә карап баланың нәрсә белән кызыксынуын ачыклыйм һәм дәрестә, дәрестән тыш чараларда әлеге темага караган материалларны кулланам.

  • минимакс принцибы. Аралашу – ике яклы процесс. Үз фикереңне әйтә белү генә түгел, ә әңгәмәдешеңне аңлый белүне дә күздә тота.Укучыларда һәрвакыт үз фикерләрен әйттерергә омтылам.

Коммуникатив технологиянең башкаларга караганда нинди үзенчәлекләре бар соң? Беренче үзенчәлек – эчтәлек сайлауда коммуникатив мотивациягә таяну. Ягъни, укучының сөйләм эшчәнлеге укытучы мәҗбүр иткәнгә түгел, ә аның эчке теләге нигезендә оеша. Коммуникатив технологиянең өстенлеге -укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Тел өйрәнүгә, гомумән, сәләтсез балалар булмый. Безнең һәммәбез дә кайчандыр туган телендә сөйләшергә өйрәнгән. Аерма шунда: кемдер яшь тулуга сөйләшә башлый, ә кемдер соңрак. Акыллы ата-ана белә: бала белән бары тик иренмичә сөйләшергә генә кирәк. Шуңа күрә , дәрестә аз сөйләшә торган, сөйләшергә теләмәгән яки сөйләшергә оялган балалар белән күбрәк эшләргә тырышам. Бер үк сорауны берничә мәртәбә һәм аларга җайлаштырып бирәм. Шулай иткәндә, алар үзләренең уңышлы булуына ышанып, күбрәк сөйләшергә тырышалар. Дәресләремдә гадәттә мотивацияне әкият геройлары, уенчыклар, фантиклар, смайллар, ә югарырак сыйныфларда телеэкран персонажлары, команда уеннары, ситуатив мәсьәлә ярдәмендә күтәрергә тырышам.

Укучыларның коммуникатив мотивациясен анкета ярдәмендә ачыкларга тырыштым. 2 нче һәм 5 нче сыйныфлар арасында сорау алу оештырдым. Бу сорау алышуны ел башында уздырдым. Сораштыруның максаты – укучыларның татар телендә аралашу күләмен һәм даирәсен ачыклау иде. Нәтиҗәләр түбәндәгеләр:

Татар телендә аралашабыз (30 укучы арасыннан):

1.Өйдә - 2

2. Дуслар белән - 1

3.Татар теле дәресендә - 18

4.Дәү әни һәм дәү әти белән - 3

5.Җәмгыять урыннарында- 1

6.Виртуаль – 1

7. Татарча сөйләшми – 9

Әлеге анкета мине уйланырга мәҗбүр итте. Ни өчен укучылар татар телен күбесенчә дәрестә генә кулланалар? Аның күпчелеге түбән дәрәҗәдә. Европада телне белү 6 шкала буенча билгеләнә. Белгәнегезчә, бездә ул 3 дәрәҗәдә:

  • түбән дәрәҗәдә – укучы аерым сүзләрне, сүзтезмәләрне аңлый, тик җавап бирә алмый.

  • урта дәрәҗәдә – укучы аңлый, җавап бирә, ләкин хаталар ясый.

  • югары дәрәҗәдә - укучы паузасыз сөйләшә.

Безнең максатыбыз, укучыларны сөйләшергә, татар телендә фикерли алырга өйрәтү. Әлеге сораштырудан соң укучыларга төрле биремнәр биреп карадым. Алар үзләренә охшаганнарын сайлап кулланып карадылар. Бу эксперимент аларга бик ошады. Мәсәлән:

  1. 2 укучы атна буе контактта гел татарча гына аралашты.

  2. Атнаның бер көне “Татар теле көне” дип игълан ителеде.Укучылар тәнәфестә, бер-берсе, укытучылар белән гел татарча гына сөйләшергә тырыштылар. Бу рус телле укытучылар өчен дә бик кызыклы тоелды.

  3. Өйдә “Татар теле атналыгы” уздыру ата-аналар өчен дә файдалы узды.

Әлбәттә, үзем дә укучыларым белән гел татарча гына сөйләшәм. Татарча мультфильмнар карау, дәрестән тыш эшләр, төрле проектлар төзү татар теленә карата кызыксынуны арттырган дип уйлыйм. Кабат алган сораштыруның нәтиҗәсе бик югары булмаса да, ләкин укучыларның тел белән кызыксынуларының артуы сизелә. Димәк, мин дөрес юлда.

1.Өйдә - 3

2. Дуслар белән - 3

3.Татар теле дәресендә - 24

4.Дәү әни һәм дәү әти белән - 5

5.Җәмгыять урыннарында- 1

6.Виртуаль – 4

7. Татарча сөйләшми – 5

Коммуникатив технология нигезендә укыту цикллыкка корылган. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү. Диалог – тормышта иң еш кулланыла торган табигый сөйләм формасы. Диалогик сөйләм үз эченә полилог, сюжетлы-рольле уеннар, сәхнәләштерү төрләрен ала.

Монологик сөйләмгә өйрәткәндә, фикерне эзлекле итеп белдерү; төп фикерне аерып күрсәтү мөһим. Монологик сөйләм – текстның эчтәлеген сөйләү генә түгел, укучының үз фикерен белдерүе дә булырга тиеш. Диалогик сөйләм күнекмәләренә өйрәтүне түбәндәге тәртиптә алып барырга кирәк.

  1. Текстка кадәрге этап. Уку материалы нигезендә микродиалоглар төзү.

  2. Төп этап – аралашу ситуациясе булдыру һәм диалогик текст белән таныштыру

  3. Тексттан соңгы (иҗади ) этап. Аралашу ситуациясе нигезендә, текст лексикасыннан файдаланып, укучыларның мөстәкыйль рәвештә диалоглар төзүе.

Мәсәлән, “Сәламәтлек” темасы буенча коммуникатив максат: табибка тән әгъзаларының авыртуы турында әйтә белү. Өйрәнелә торган сөйләм үрнәкләре шушы максаттан чыгып билгеләнә. Бу тема буенча микродиалоглар төзү, текстны уку һәм сорауларга җавап бирү этабын үткәч, уен формасында ныгытабыз. Бер укучы авыру, икенчесе табиб, өченчесе әни роленә керә. Монда полилог та кулланыла.

Коммуникатив технология дәрестән тыш эшләр вакытында ныгытыла. Укучыларның аралашуы “Музей дөньясында”, “Бөек мирас”, “ЮНЕСКО – 161” проектлары аша тормышка ашырыла:

  1. Музей дөньясында” проектында укучылар экскурсовод буларак , төрле даирә белән аралаша, әңгәмә кора, аңлата. Биредә монолог, диалог, полилог формалары кулланыла. Коммуникация, кагыйдә буларак, ике телдә алып барыла. Музей эксперементаль мәйданчык булу сәбәпле, бирегә чит ил кунаклары да килә. Укучылар үзләре шәһәр музейларында чыгыш ясыйлар.

  2. Шулай ук “ЮНЕСКО -161” проекты укучылар өчен кызыклы проектларның берсе. “Мәктәп традицияләре”, “Сулыкларыбызны саклау” исемле конкурсларда фикер алышу, план төзү, проектны тормышка ашыру өстендә эшлиләр. Видеороликларның геройлары укучылар үзләре генә түгел. Шәһәр халкыннан алар сорау алалар, анкета төзиләр. 21 февральдә Самара шәһәрендә “ЮНЕСКО” кысаларында уза торган “Туган телләр” көненә багышланган фестивальдә уңышлы гына чыгыш ясадык. Әлеге проектның максаты – татар телен башка телләр арасында лаеклы күрсәтү иде.

  3. Бөек мирас” – мәктәпнең сәләтле һәм милли җанлы укучылары иҗади яктан ачу өчен уйланан проект. Мәктәп кызыклы очрашуларга бай урын. Биредә танылган шагыйрьләр, “Сабантуй”, “Ялкын” редакциясе вәкилләре, “Риваять” ансамбле, чит илдән килеп татарча өйрәнүче вәкилләр (мисал өчен Япониядән) белән очрашулар үткәрү татар телен гамәлдә кулланырга шартлар тудыра, укучыларга дәрестә алган белемнәрен киңрәк кулланырга мөмкинчелек ача.

Әйтелгәннрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга була: укучыларга татар теле һәм әдәбияты укытуның максаты – аларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү. Шулай эшләгәндә генә укучылар алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллану дәрәҗәсенә ирешәләр.



Краткое описание документа:

Этот материал содержит опыт работы учителя татарского языка и литературы. Я работаю в начальных классах и в среднем звене. С введением ФГОС я акцент делаю на коммуникативных технологиях. Татарский язык - это иностранный язык для русскоязычных детей. А изучение иностранного языка нельзя представить без коммуникативной технологии. Я попыталась разобраться как продуктивно ее использовать, чтобы был результат. Сначало изучила теорию, познакомилась с научными работами  Пассова, Мещерякова. Провела анкетирование среди учащихся. Так же привела примеры какие методы использую на уроках и внеурочной деятельности. 

Общая информация

Номер материала: 46955032902

Похожие материалы