Внеклассное мероприятие «Әминәнең туган көне»

    DOCX

Краткое описание материала

Кече яшьтәге мәктәп укучылары белән дәрестән тыш эшчәнлек өчен бирелгән вакытта, проект эше буларак, сыйныфташларга, әти-әниләргә тәкъдим ителергә мөмкин. Класстан тыш чара татар халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп төзелгән. Укучыларның сөйләм телен, сүзлек запасларын үстерүгә хезмәт итә, югары әхлак сыйфатлары, эстетик зәвык һәм матурлык хисләре тәрбияли, аралашу культурасын булдыра. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килүче халык авыз иҗаты әсәрләре фольклор белән беренчел таныштыра, китап укуга теләк уята. ОТРЫВОК ИЗ ТЕКСТА »Әни. Картайдым инде. Өч кыз үстердем бит мин. Өч кыз. Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип, көне- төне эшләдем дә эшләдем. Оекбаш та бәйләдем, тәмле ашлар да пешердем, юдым, чистарттым. Кызларым үсте дә кияүгә китеп бетте. Берүзем калдым шул менә. Әллә нишләп бүген башым авыртып тора әле. Тиен, Тиен дустым, сикереп килеп җит әле. Тиен Исәнме, апакаем, ни хәлләрең бар? Әллә авырып киттеңме, кәефсез күренәсең? Әни Бер дә хәлем юк бүген. Тиенкәй, син бик тиз сикерәсең, кызларымны гына чакырып кил әле. Тиен Хәзер апакай, бер аягым анда, икенчесе монда булыр. Тиен сикерә-сикерә чыгып китә. Тиен. Әй Олы кыз! Әниең авырып киткән, барып хәлен бел әле. Олы кыз Бик барыр идем дә, савытларны юып бетерәсем бар шул. Тиен. Алайса, син шул савытларыңнан аерылма, ташбака бул. Тиен. Әй Уртанчы кыз!1 әниең авырып киткән, барып хәлен бел әле. Уртанчы кыз. Бик барыр идем дә, кулъяулык чигеп бетерәсем бар шул. Тиен. Алайса син шул җепләреңнән аерылма, үрмәкүч бул. Тиен. Әй Кече кыз! Әниең авырып киткән, барып хәлен бел әле. Кече кыз Хәзер йөгерәм, Тиенкәем. Әни, Әнием, хәлең ничек. Кайсы җирең авырта? Су биримме? Әни. Рәхмәт, кызым, син килгәч, рәхәт булып китте. Тиен Мәрхәмәтле бала, син әниеңне бик яратасың икән. Барлык кешеләргә дә шулай яхшылык кына эшлә. Кешеләр дә сине яратырлар, рәхмәт әйтерләр. Рәхмәт ишетү рәхәт ул. - Сеңелебезнең йоклар вакыты җитте. Бишек җыры белән тәмле төшләр телик без аңа.»

Внеклассное мероприятие «Әминәнең туган көне»

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Симакова Гульнур Илдусовна

учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 6 месяцев
  • Всего просмотров: 7980
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 5
  • 7980
    просмотров
  • 5
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Симакова Гульнур Илдусовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: