Разработка урока для 4 класса

Предпросмотр материала:

 

Галимҗан Ибраhимовның

«Яз башы» хикәясе буенча

уку дәресе эшкәртмәсе

А.Яхинның татар әдәбиятын укыту программасы буенча төзелде, уку эшчәнлеге профессор Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп оештырылды.

1 нче бирем мәҗбүри.

2 нче бирем дәрестә алган белемнәргә иҗади төсмер өсти.

3нче бирем иҗади эшчәнлеккә. Конкрет эш төре күрсәтелми.

 

 

Тема.     Хис.

МаксатХис  билгеләмәсен укучыларга аңлату,

әдәбиятта бирелгән әсәрләрдә хис темасының яктыртылуы.

Әсәрдә хиснең ни дәрәҗәдә роль уйнавын күрсәтә алу.

Кулланылган әсбаплар. Галимҗан Ибраhимовның «Яз башы»  хикәясе.

Җиhазлау. Дәреслек, Г.Ибраhимов портреты, китап күргәзмәсе.

 

 

Дәрес барышы.

 

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1. Өй эшләрен тикшерү.

а) Кыш җәнлекләр тормышында нинди кыенлыклар китереп чыгара? Күзәтүчәнлек. Үзбәя.

б)  Яз темасына ясалган рәсемнәрне карап чыгу Үзбәя.

 

2. Актуальләштерү.

1 нче бирем.

 Әдәби әсәр белән эшләү алымнарын искә төшерегез.

- сорауларга җавап бирү,

- укып чыгу,

- сорауларга җавап бирү,

- катнашучыларны табу,

- әсәрне өлешләргәбүлү,

- сайлап уку. Үзбәя.

 

2 нче бирем.

 Сайлап укыганда әсәрнең кайсы өлешләрен алабыз?

- Табигать күренешләре, кызыклы вакыйга, диалог булган урыннарын.

 

3. Уку мәсьәләсен кую.

Әсәрнең беренче өлешен уку. (Укытучы укый)

Укучыларның бүлеп дәвамлы укуы.

- Әсәрдә нинди күренеш сурәтләнгән?

- Балык тотарга килгән малайлар турында.

- Ә сезнең балык тотарга барганыгыз бармы?

-  Әйе.

- Балык тотканда иң беренче нәрсә турында уйлыйсыз?

- Их, мин беренче каптырсам шәп булыр иде, миңа зуррагы керсен иде.

- Шундый уйлар уйлаганда сез үзегездә нәрсә тоясыз?

- колак шаулаган сыман, тән кызышып киткәндәй була.

 

Уку мәсьәләсе. Без бүген Галимҗан Ибраhимовның «Яз башы»  хикәясен укып сез күңелдән кичерә торган тойгы – ХИС турында сөйләшербез.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү  этабы.

 

1 нче бирем.

-Әсәрнең авторы турында нәрсәләр беләсез?

Галимҗан Ибраhимов – бик зур талант иясе, галим, художник, тәнкыйтьче,  язучы-көрәшче. Ул 1887нче елның 12нче мартында Уфа губернасының Стәрлетамак өязе Солтанморат авылында туган. Атасы Гыйрфан карт башта мулла булып торган, алдынгы карашлы кеше булган. Улы Галимҗанны яшьтән үк мәдрәсәгә биргән. Ләкин аңа кеше кебек тыныч кына белем алырга мөмкинлек булмый, язмыш аны төрлечә сыный. Иҗаты 8 томга тупланган, бай мирас калдырган әдипнең без бүген «Яз башы»  хикәясе белән таныша башладык.

2 нче бирем.

- Әсәрне пышылдап укып чыгыгыз.

3 нче бирем.

Тактадагы сүзләргә карагыз:

мәртәбә - дәрәҗә, өстенлек

бизгәк – туңдырып калтырата торган авыру

гелән- гел

нәрәтә - тар озын кәрзин формасында үреп эшләнгән җайланма

кызма - кызулык

халәт - хәл

4нче бирем.

- Балык тотучы малайлар турында сез нәрсәләр белдегез?

- Балык каптырырга су буена килгәннәр.

- Алар үзләрен ничек тоталар?

- Бик дулкынланалар.

- Ә мондый халәтне ничек дип уйлыйсыз?

- Алар төрле хис кичерәләр.

кешеләрнең шатлануына, моңлануына, яратуына, нәфрәтләнүенә, көнләшүенә, үпкәләвенә - гомумән, күп-күп халәтләргә хис диләр.

(Дәфтәрләргә язып кую). Икенче төрле әйтсәк, ул кешенең күңел дөньясы. Күңел дөньясы ул - хәтердә яткан хисләр җыелмасы. Әллә кайчан онытылып беткән хисләр кинәт кенә искә төшеп, өскә калкып килеп чыгалар. Менә бүген сезнең исегезгә онытылып беткән нинди вакыйгалар искә төште?

- Җәй көне балык каптырган чаклар.

 

5нче бирем.

 Әйдәгез, дәреслектә хисне белдерә торган урыннарын табып укыйк. Башта төркемнәрдә киңәшеп сайлап алыгыз. Аннары hәр төркемнән бер укучы безгә шул урынын укып күрсәтер.

- Малайлар бу өзектә нинди хис кичерәләр?

- Малай нигә үкенә?

- балык каптырганда ул нигә төкеренә?

(Төркемнәрдә эш). Үзбәя.

 

Нәтиҗә. Кеше күңелендәге төрле халәтләр хис була.

Дәфтәрләргә язып куябыз. Үзегез кичергән хисләрне бер баганага язып куегыз.

Дәфтәрләрегезгә язган җөмләне тагын бер кат укып чыгыгыз hәм хор белән төркемдә кабатлагыз------парларда кабатлагыз----

үз-үзегезгә кабатлагыз.

 

6 нчы бирем.

сөенү

хәсрәтләнү

моңаю

көнләшү

үпкәләү

 

 

Кешенең күңеле

 

        ХИС

 
Әйдәгез, белемнәребезне модельләштереп куйыйк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

IV. Рефлексив бәяләү этабы.

1нче бирем.

- Без нәрсәләр турында белергә тиеш идек?

- белдекме?

- Нәрсә ул хис? Дәфтәрләргә ничек дип язып куйдык?

- Кем аңлады?

- Хәзер билгеләрне санагыз.  Кайсы билгеләр күбрәк.

-  Хәзер үзегез дәфтәргә карамыйча гына хис турында язганны кабатлый ала? Әйтеп карагыз.

Кем карамыйча гына кабатлап чыга алды, «5»ле билгесе куя. Кем әзрәк дәфтәренә карап алды, «4»ле билгесе куя.

2 нче бирем.

Өй эшен тыңлагыз.

а) Әсәрне укып чыгарга.

б) Кайсы малай сиңа ошады, ни өчен?

в) Үзегезнең җәй көне балык тотуыгыз турында кечкенә хикәя языгыз, яки рәсем ясагыз.

 

Краткое описание материала

Разработка урока для 4 класса

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Хаертдинова Насима Магсумовна

учитель

  • На сайте: 11 лет
  • Всего просмотров: 1866
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 2
  • 1866
    просмотров
  • 2
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Хаертдинова Насима Магсумовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~170

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: