Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесендә катнашканда язган эссем: «Минем методик табышларым»
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесендә катнашканда язган эссем: «Минем методик табышларым»

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Эссе Минем методик табышларым.doc

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Югары Ослан муниципаль районы

Вахит урта гомуми белем бирү мәктәбе











hello_html_4c4e13de.gif







hello_html_741cf387.gif












Авторы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаттахова Г.Х.

















2014


Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов.



Мин кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана идем. Балаларны үз яныма җыеп, аларга дәресләр биргәнем әле дә хәтеремдә. Мәктәпкә укырга кергәч, беренче язган иншамда: “Зур үскәч, кем булырга телисең?” дигән сорауга мин: “Укытучы булырга хыялланам!”- дип язган идем. Әти белән әнием гади эшчеләр булсалар да, мин бу хыялымны барыбер тормышка ашыруыма әле дә ышанып бетә алмыйм. Югары Ослан районының Яңа – Болгар мәктәбенең 8 нче сыйныфын тәмамлагач, безне, ягъни 5 укучыны, сыйныф җитәкчебез Бәрия апа Арча педагогия училищесына алып барды. Мин сыйныфны “5” ле билгеләренә генә тәмамлаганга, беренче баруда ук училищега кабул ителдем, ә калганнарыбызга имтиханнар тапшырырга туры килде. 2 укучыны, имтиханнар бирә алмаганга, бөтенләй кабул итмәделәр. Шулай итеп, Арча педагогия педулищесын тәмамлап, читтән торып укырга Казан педагогия институтына кергәч, үземнең туган районыма укытучы булып кайтуым әле дә исемдә. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарафутдинов Фирдүс Афзал улы минем кызыл дипломымны күрүгә: “ Яңа-Болгар мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачаксың, анда укытучы юк”,- дигәч, башта куркып калдым. “Мин бит башлангыч сыйныф укытучысы белгече, өлкән сыйныфларда ничек укытырмын икән”, - дип борчылып та куйдым. 1 нче сентябрь көнне 7 нче сыйныфта татар теле дәресе иде. 20 күз мине күзәтә, мин бик яшь булганлыктан, алар мине үзләренең тиңнәре итебрәк хис итәләр иде, ахры... Шуннан башлап инде менә 26 ел инде мәктәптә татар теле һәм әдәбиты укытучысы булып эшлим. Югары белемле, I квалификацион категорияле (быел югары категориягә ия булдым), 26 ел буе сыйныф җитәкчесе, инде күп кенә чыгарылыш бирдем. Укытучылык хезмәтен яратып башкарам.

Көн саен үземнең яраткан сыйныф укучылары янына керәм, аларның сиңа төбәлгән йөзләре, сораулы карашлары белән очрашам да эчемнән уйлыйм: “Ходаем! Мин чиксез бәхетле, чөнки балалар Сез бар бу дөньяда, Сез булганга, минем яраткан хезмәтем бар, һәрберегез матур, сөйкемле, акыллы... Алар барысы да сау-сәламәт, кечкенә борчулар булса, бик тиз җиңәрбез аларны...”.

Беренче елны ук үземнең алдыма татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, аларда аңлылык, милли үзаң формалаштыру, милли әдәбият һәм сәнгать аша әхлакый-эстетик сыйфатлар тәрбияләү, аларны җитештерүчән хезмәткә әзерләү, белемнәрне үзлекләреннән тулыландыра белү, грамоталы һәм зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куйдым.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, туган тел һәм аның әдәбиятын укытуның төп бурычларын укучыларыма да җиткерергә тырыштым:

үз халкына, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү;

ана телен, аның грамматик төзелешен үзләштергән, грамматик, стилистик һәм орфографик яктан дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә ия булган, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан тулы белемле, тел чараларыннан уңышлы файдалана белүче һәм сәнгатьле уку күнекмәләре алган кешеләр әзерләү;

укучыларның сүзлек хәзинәсен баету;

үз фикерләрен ана телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү;

укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү;

белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыларда әхлак законнары тәрбияләү;

мәктәптә укытыла торган башка фәннәрне үз ана телендә үзләштерүгә җирлек әзерләү, башка телләрне өйрәнүне җиңеләйтү.

Югарыда саналган бурычларны хәл итү өчен, барыннан да бигрәк, мин үзем, иң беренче чиратта, туган телне, аның грамматик төзелешен яхшы белергә һәм дөрес, анык, эмоциональ-тәэсирле сөйләмгә ия булырга, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килеп, тел материалын урта мәктәп программасы нигезендә укучыларга аңлаешлы, кызыклы итеп бирә белергә; шул нигездә укучыларның уйлау сәләтен үстерергә һәм аларны хезмәтнең барлык тармакларында да актив катнашырлык итеп тәрбияли алырга ирешергә тиешлеген аңладым.

Мәктәпнең төп дидактик принципларыннан берсе булып, фәннәрне өйрәтү процессында укучыларга төрле яклы тәрбия бирү санала. Минемчә, ана телен, аның әдәбиятын укыту да шул ук принципка нигезләнә. Аны өйрәнгәндә, укучыларымның дөньяга карашы формалашуын күрәм, аларның логик фикер йөртүләре, акыл хезмәте күнекмәләре артуына шатланам. Туган телнең грамматикасын үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар үз фикерләрен сөйләмә һәм язма рәвештә эзлекле итеп бирергә өйрәнәләр.

Дәрестә бит, дөрестән дә, укытучының сөйләве дә, укучыларның мөстәкыйль эшен оештыра һәм аларны активлаштыра белүе дә, үз-үзен тотуы да, бирелгән эшне укучыларның төгәл үтәвен таләп итә белүе дә — һәммәсе дә укучыларга тәрбия бирү чарасы булып исәпләнә ала.

Мәгълүм булганча, укыту процессы — укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Мин дәрестә укучыны 26 ел буе фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алдым, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уятырга тырыштым, бу минем өчен зур методик табышым булып торды һәм әле дә тора һәм торачак.

Укучыларымның татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләренең ныклы булуы өчен, дәреслек һәм башка уку әсбаплары белән эшне яхшы, шулай ук системалы оештырырга тырышам. Ул укучыга белем һәм күнекмәләр алуда төп чыганак булып исәпләнә. Алар дәрестә һәм өйдәге эшләрне үтәүгә, программа материалын үзләштерүгә зур ярдәм итә. Укучы аны яңа материалны өйрәнгәндә дә, материалны ныгытканда да һәм өйгә бирелгән эшләрне үтәгәндә дә, шулай ук дәреснең төрле этабында да куллана ала. Дәреслектән һәм башка уку әсбапларыннан (күнегүләр, изложениеләр һәм мөстәкыйль эшләр җыентыклары, әдәбият дәреслеге, сүзлекләр, фәнни хезмәтләр һ.б.) материалны ныгытканда файдаланалар, дәреслектәге биремнәрне үтиләр: дәреслектәге таблицаларны укыйлар һәм анализ ясыйлар, таблицаларны сызып, аларны үз мисаллары белән иҗади тутыралар; өйрәнә торган темаларга карата әдәбият дәреслекләреннән мисаллар сайлап язалар, теге яки бу образга чагыштырма характеристика бирәләр, әдәби геройга хат язалар һ.б.

Дәрестә мөстәкыйль үзләштерү өчен, материалны дөрес сайлый белергә өйрәтәм. Моның өчен укучыларның көче җитәрлек материалларны гына сайлап алам. Укучыларның игътибарын өйрәнә торган материалның төп мәсьәләләренә юнәлдерәм, кайвакыт төп сорауларны тактага язам яки алдан эшләнгән таблицаны элеп куям, аларның мөстәкыйль эшләренең тәртибен билгелим.

Заман таләбе кушуы буенча, укучыларның компьютерлар технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле, әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныф сәгатьләрендә информацион технологияләрен кулланырга өйрәндем. Минемчә, тәрбия бирү, укыту эшчәнлеге бердәм процесс.Укыту һәм тәрбиянең төп чарасы - дәрес. Дәрестә куелган бурычлар башка чараларга этәргеч булып торалар: укучылар эзләнүләр алып баралар, аларга ярдәм йөзеннән экскурсияләр оештырам һәм укучылар үзләренең эзләнүләреннән чыгып иҗади эшләр башкаралар. Шушы эшләргә йомгак ясау өчен сыйныфтан тыш чаралар үткәрәм. Дәреснең төрле этапларында һәм төрле типтагы дәресләрдә халык педагогикасына мөрәҗәгать итүем бу бөтенлекне сакларга, үстерергә ярдәм итә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп:

1.Материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы.

2.Укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар.

3.Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары (материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга мөмкин.

4.Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланырга мөмкин. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен дә тестлар уңайлы.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була.

6.Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.

Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез, татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә - тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Бүгенге көн өчен төп максатым - укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

5-9 сыйныфларда укучы балаларның эзләнүләре милли төбәк компонентлары белән үрелеп алып барыла. Бу очракта сүз туган якның тарихын, табигатен: авыл, урам, чишмә, урман, күл исемнәрен өйрәнү турында бара.

Югары сыйныф укучылары белән эшне башкачарак алып барам: укучыларга тел һәм әдәбият фәнен тирәнтен өйрәтергә омтылам. Иҗат итү өчен, укучыларның тикшерү эше алып барулары, һәрнәрсәнең "төбенә” төшүләре, һәр төшенчәнең асылын аңлаулары кирәк. Күбрәк әдәбият әсәрләренең тел үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәклеген аңлатам.

Өлкән сыйныф укучылары белән эшләгәндә проектлар методын кулланам. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Шулай ук төрле типтагы күнегүләр эшләү, иншалар, рефератларны компьютерда язу татар теле дәресләрен балаларны кызыксындырырлык итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Әлбәттә, сәләтле балаларга аеруча игътибар итмичә калмыйм. Бу эшнең әһәмияте - шәхеснең перспектив үсешен фаразлауда. Табигать тарафыннан бирелгән иҗат һәм сәләт чаткылары булган булган балаларны туплау һәм үстерү - минем төп бурычым.

Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләүнең тагын бер ягы бар, ул укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

Бу дөньяда минем тормышымның зур байлыгы - гаиләм һәм яраткан эшем. Бөтен хыялым, тормышым гаиләмә һәм шушы эшемә бәйләнгән. Укытучы - бик зур мәгънәгә ия! Мәктәптә укыту-тәрбия эшен камилләштерү, сәләтле балаларны ачыклау, яңалыкка омтылу да, эзләнүчәнлек тә, кешеләргә ихтирамлы, игътибарлы булу да, кыскасы шау-шулы мәшәкатьле мәктәп тормышында “кайнап” яшәргә тиеш дип саныйм мин укытучыны.

Бүген, киләчәккә күз ташласам да, алдагы 26 еллык укытучы хезмәтемә йомгак ясаганда да, үземне бәхетле кеше итеп сизәм. Бу еллар эчендә авырлыклар да, уңышлар да булды тормыш юлымда. Ләкин мин үкенмим: шушы юлны мин үзем теләп сайладым бит.

Кич белән арып-талып өемә кайтам, күңелем тыныч түгел кебек. Яңа көн тууга, мәктәпкә чабасың, синең белән яңа көчләр, яңа планнар, яңа идеяләр атлый. Минем йөрәгем яңадан тынычлана. Мәктәп бусагасын атлауга, бөтен авырлыклар югала, уйлыйсың, син балаларга бик кирәк әле, чөнки алар сине көтә, син аларга тормыш юлларын дөрес табарга өйрәтәсең...

Гомерлек сайлаган хезмәтем һәрвакыт минем күңелемне шатландырып, сафландырып тора. Сабыйларны күргәч, дөнья мәшәкатьләре онытылып китә. Әйе, эшемнән, тормышымнан ямь табып, хезмәттәшләремнең, укучыларымның, авылдашларымның җылы мөнәсәбәтен, ихтирамын тоеп яшәү – үзе бер бәхет бит ул.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

Эсседә мин кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланганымны яздым. Балаларны үз яныма җыеп, аларга дәресләр биргәнем әле дә хәтеремдә. Укытучы һөнәре алгач, беренче елны ук үземнең алдыма татар теле һәм  әдәбияты дәресләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, аларда аңлылык, милли үзаң формалаштыру, милли әдәбият һәм сәнгать аша әхлакый-эстетик сыйфатлар тәрбияләү, аларны  җитештерүчән хезмәткә әзерләү, белемнәрне үзлекләреннән тулыландыра белү, грамоталы һәм зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куйдым.  Укучыларымның татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләренең ныклы булуына ирешергә тырыштым. Дәрестә мөстәкыйль үзләштерү өчен, материалны дөрес сайлый белергә өйрәтәм. Заман таләбе кушуы буенча, укучыларның компьютерлар технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле, әдәбияты дәресләрендә һәм  сыйныф сәгатьләрендә информацион технологияләрен кулланырга өйрәндем.

Общая информация

Номер материала: 48687033024

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"