Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыТуфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясендә ясаган чыгышы: «Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Мулланур Вахитов мәктәбендә яшьләрне тәрбияләү алымнары»

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясендә ясаган чыгышы: «Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Мулланур Вахитов мәктәбендә яшьләрне тәрбияләү алымнары»

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Выступление на конференции.docx

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган

укытучыларның һәм укучыларның I республика

конференциясе

 

Доклад темасы: Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Мулланур Вахитов мәктәбендә яшьләрне тәрбияләү алымнары

Без тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп кору чорында яшибез. Мәгариф системасында җәмгыятьнең икътисадый үзгәрешләре, сәяси интеграция һәм мәдәни үсеш тә чагыла. Бүгенге көн шартларында халыкның мәдәниятен саклау белән беррәттән, аны баету, иҗади үстерү эшен дә алып барырга кирәк.

Безнең Югары Ослан районында Мулланур Вахитов исемендәге мәктәп бар. Ул районыбызда бердәнбер татар мәктәбе. Бу мәктәптә балаларны төрле яклап тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Иң югары максатыбыз булып, яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү эшен дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру тора. Һәр укытучы сыйныф сәгатьләрендә укучы белән, ата-аналар җыелышында ата-аналар белән милләтебезнең хәле, киләчәк язмышы, яшьләрне дингә якынайтып, милли рухта тәрбияләүнең әһәмияте, баланы сабый яшеннән туган телле итеп тәрбияләп үстерергә кирәклеге турында фикер алыша.

Укучыларны тормыш-көнкүрешне дөрес бәяләргә, төрле юллар белән алынган мәгълүматны анализлап, тәнкыйть күзлегеннән үткәрә белергә өйрәтү һәр педагог эшчәнлегенең нигезен тәшкил итә. Әгәр дә без дәрестә укучыга теоретик белемнәр бирсәк, класстан тыш чаралар ярдәмендә укучылар алган белемне гамәли яктан да ныгытабыз. “Милләтне мәктәп тәрбияли”, - дигән сүзне ишеткәнем бар, бу дөрестән дә шулай. Гасырлар буенча шулай дәвам иткән - татар балалары мәдрәсәләрдә белем алган, кызларны абыстайлар укыткан, ләкин татар зыялыларын тәрбияләү буенча тупланган тәҗрибә көннән-көн югала бара. Бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булып торган милли мәгариф системасын без киләчәк буынны гаилә, балалар бакчасыннан алып, югары мәктәпкәчә ана телендә тәрбияләү һәм укыту буларак күз алдында тотабыз. Алдагы тормышында ни генә булмасын, баланың характер үзенчәлекләре, туган телгә карашы, аң-белемгә омтылышының күп өлеше геннар аша аңа нәселдән күчә. Шуңа күрә гаилә мөнәсәбәтләре булачак шәхеснең формалашуына хәлиткеч йогынты ясый. Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин: "Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас ",- дип әйтсә, атаклы совет педагогы А.С.Макаренко:"...Сез баланы аның белән сөйләшкәндә генә, аңа акыл өйрәткәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз. Сез аны тормышыгызның һәр моментында, хәтта бөтенләй өйдә булмаган чагыгызда да тәрбиялисез”,-дип язып калдырган. Димәк, баланың дөньяга карашы, үз-үзен тотышы, дусларына, туган теленә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша башласа, мәктәптә дәвам итә.

Һәр мәгариф учреждениесе бүген яңача яшәргә, яңача эшләргә омтыла. Шул уңайдан, укыту процессына Икенче буын дәүләт укыту стандартлары кертү шартларында, һәр коллективтан, һәр укытучыдан рухи һәм физик сәламәт, югары эрудицияле, конкурентлыкка сәләтле, укырга теләге булган, бүгенге тормышта үз урынын таба, максатына ирешә ала торган балалар тәрбияләү өчен төрле гамәли юллар табу сорала. Мәктәптә милли тәрбия процессы – гаҗәеп катлаулы, кешелек җәмгыятенең иҗтимагый, икътисадый, сәяси, педагогик һәм психологик шартларына бәйле күренеш. Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән бәйләнгән. Тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Бүген без укучыларны туган телдә укырга һәм язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр яклап камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштыру, халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерү юнәлешендә эшлибез.

Әдәплелек, тыйнаклык, намуслылык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар һәр милләт кешесенә дә хас. Милли культура формалаштыруда иң мөһиме – халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Мин үзем бу мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам, шуңа күрә дәрестән тыш чараларга укучыларны күбрәк катнаштырырга тырышам. Шундый кичәләр үткәргәндә, укучыларда Туган илгә, җиргә, телгә, туган халкына ихтирам хисен тәрбияләргә омтылам. Сәяси, социаль, мәдәни тормыштагы көндәлек мәгълүматны кечкенәдән үк балалар аңына сеңдерә барсаң, без бар яктан камил, шул ук вакытта толерант шәхес тәрбияли алабыз. Әмма моның өчен эшеңне җиренә җиткереп, ягъни теорияне гамәли белемнәр белән үреп, балага укыту һәм тәрбия эшчәнлегендәге һәр этапны, һәрбер адымыңны аңлатып барырга кирәк. Ә бу педагогтан бик күп методик, психологик белем, ихтыяр көче таләп итә. Кайбер эш алымнарыбыз белән таныштырып китәргә телим.

Беренчедән, безнең мәктәбебездә һәрбер оештырылган чараларыбыз заман таләпләренә дә туры килә дип уйлыйм. Бирәк тә татарча концертлар белән авыл халкы безнең мәктәп укучыларын бик жылы каршы ала.

Мәктәбебездә татар яшьләре һәм мәктәп укучылары өчен район тарафыннан “Көрәш” түгәрәге эшләп килә. Күрше авыллардан, районнардан яшьләр чакырып, спорт ярышлары үткәрәбез, чөнки спорт яшьләрне берләштерүдә үтемле чараларның берсе.

Әниләр өчен әзерләп үткәргән җылы кичәләребез алар өчен бәйрәм булып кына калмый, анда гаиләдә балаларны милли рухта тәрбияләү идеясе күтәрелә. Балаларының милләт юлында башкарган эшләрен ишетү аларда горурлык хисе уятса, безгә алардан өстәмә көч бирә. Күп кенә чыгарылыш укучыларыбыз Казанның мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып баралар.

Проблемаларның иң зурысы һәм катлаулысы – туган телнең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрдә туган телне өйрәнү омтылышы тудыру. Мәглум ки, тел авылларда күбрәк саклана, авыл яшьләре шәһәр яшьләренә килеп кушылгач, алар белән русча аралашырга мәҗбур була. Безнең авыл Казан шәһәренә якын урнашкан, шунлыктан шәһәрдән күп кенә яшьләр кайта.

Сер түгел, демократик дәүләт төзибез дип, мәктәп тормышында яшәп килгән тәрбия системасын үзгәртеп кору гел уңай нәтиҗә генә бирмәде. Иң аянычы – балаларыбызның туң йөрәкле, үз мәнфәгатьләрен бөтен нәрсәдән өстен куючы затлар булып үсүе ихтимал. Яшьләрнең чирләшкә, йомшак характерлы була баруының да төп сәбәбе аларның рухи зәгыйфьлегендә. Бу хәл уку-укыту эшендә дә үзен сиздерә. Хәзерге балаларга совет чоры әсәрләрен, бигрәк тә патриотик рухта язылганнарыннарын аңлау кыенлашты. Ләкин җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшы белән начарны, ак белән караны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш, чөнки бәхетле тормышны үз илебезгә үзебезгә төзергә туры киләчәк.

Вахит мәктәбендә иң күркәм мөселман бәйрәмнәренең берсе – һәр ел саен Корбан ашын мәктәптә укучылар, авыл яшьләре һәм авыл кешеләре белән бергә җыелып, бәйрәм табыны янында уздыру.

Мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Ә без бит горурланырлык бай тарихы булган Татарстан җөмһүриятендә яшибез. Халыкта борын-борыннан Туган ил,туган җир, туган телгә мәхәббәт, кардәш-ыруга хөрмәт һәм кайгыртучанлык яшәп килгән. Бу гүзәл сыйфатлар борынгы бабаларыбыз тарафыннан югары бәяләнгән. Шуңа күрә дә татар мәктәпләрендә иң мөһим бурычларыннан берсе – әхлак тәрбиясе бирү. Атнага ике мәртәбә районыбызның мөфтие Гали Авзал улы әхлак дәресләре үткәрә. Бу дәресләргә ата-аналар да килеп утыргалыйлар. Тәрбия сәгатьләрендә әдәплелек сыйфатларын аңлату белән генә чикләнмичә, әхлак кагыйдәләрен үтәү гадәтләре тәрбияләү өчен гаиләдә дә, мәктәптә дә тиешле шартлар булдыру бик мөһим.

Мәктәпнең администрациясе дә яшь укытучыларны һәрдаим күз угында тота, аларга остазлар билгели, тиешле ярдәм күрсәтергә тырыша. Хәзерге чор тирән үзгәрешләр белән сыйфатлана. Җәмгыятьнең мөһим социаль –иҗтимагый таләпләрен үтәүче белем бирү учрежденияләренең тәрбия системасы да үзгәрә һәм камилләшә. Класстан тыш чаралар уздырганда без, укытучылар, милли-төбәк компонентын кулланып, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, күренекле шәхесләребезнең иҗатын, әдәби мирасын өйрәнүгә дә зур игътибар бирәбез. Үзебезнең мәктәбебездә музей да оештырылды. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, талантлы балаларны барлау, укучы шәхесен социальләштерү максатында районыбызда бик күп чаралар үткәрелә: театр коллективлары фестивале, шигырь язучылар, Г.Тукай туган көненә, Шигърият бәйрәменә багышланган сәнгатьле итеп шигырь укучылар, инша язу бәйгеләре һ.б. - моның ачык мисалы.

Укучыларга милли тәрбия бирүдә экскурсияләрнең дә өлеше бик зур булды. Автобус белән мәктәптән Казанга сәяхәт ясалды. Шулай ук Г.Тукай, М. Җәлил, Ш. Камал, К.Насыйри музейларына бардылар.

Балаларга дөрес тәрбия бирүдә ата-ананың абруе көчле. Аларның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә ата-аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш. “ Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”, - ди Р.Фәхреддин. Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, тәрбия бирү чараларын белү, үтәү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Ә безнең мәктәп менә шул зур вазифаны башкара ала. Бу юнәлештә Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып, тәрбия, тел, аралашу һ.б. темаларына ата-аналар җыелышлары, кичәләр үткәрәбез.

Бүгенге көн шартларында халыкның мәдәниятен саклау белән беррәттән, аны баету, иҗади үстерү эшен дә алып барырга кирәк. Безнең мәктәптә балаларны төрле яклап тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Иң югары максатыбыз булып, яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү эшен дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру тора.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

.

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясендә ясаган чыгышы: «Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Мулланур Вахитов мәктәбендә яшьләрне тәрбияләү алымнары»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Редактор

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Докладымның темасы: “Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Мулланур Вахитов мәктәбендә яшьләрне тәрбияләү алымнары” дип атала. Югары Ослан районында Мулланур Вахитов исемендәге мәктәп - районыбызда бердәнбер татар мәктәбе.  Докладта әйтелгәнчә, иң югары максатыбыз булып, яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү эшен дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру тора. Һәр укытучы сыйныф сәгатьләрендә укучы белән, ата-аналар җыелышында ата-аналар белән милләтебезнең хәле, киләчәк язмышы, яшьләрне дингә якынайтып, милли рухта тәрбияләүнең әһәмияте, баланы сабый яшеннән туган телле итеп тәрбияләп үстерергә кирәклеге турында фикер алыша. Мин үзем бу мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам, шуңа күрә дәрестән тыш чараларга укучыларны күбрәк катнаштырырга тырышам. Шундый кичәләр үткәргәндә, укучыларда Туган илгә, җиргә, телгә, туган халкына ихтирам хисен тәрбияләргә омтылам. Проблемаларның иң зурысы һәм катлаулысы – туган телнең дәрәҗәсен күтәрү, яшьл Иң югары максатыбыз булып, яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү эшен дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру тора.Иң югары максатыбыз булып, яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү эшен дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру тора.    

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 551 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.03.2014 847
    • ZIP 17.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фаттахова Гульназ Хазбиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фаттахова Гульназ Хазбиевна
    Фаттахова Гульназ Хазбиевна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 90518
    • Всего материалов: 27

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Возрастные особенности детей младшего школьного возраста

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 128 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 2 092 человека

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литературное чтение: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель начальных классов русского языка и литературного чтения

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 147 человек из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Мини-курс

ЕГЭ по биологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективное взаимодействие с детьми: стратегии общения и воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 661 человек из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 554 человека

Мини-курс

Детско-родительские отношения: эмоциональный аспект

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 20 регионов