Предпросмотр материала:
Выберите файл для просмотра:
Всего файлов: 2
Яңа Кишет төп белем бирү мәктәбе
Технологиядән ачык дәрес эшкәртмәсе
Тема: “Тукымадан аппликация ясау”
Укытучы: Сәләхиева.М.Р
2012 нче уку елы
Тема: Тукымадан аппликация ясау (5класс)
Максат:
1. Укучыларны аппликация ясау технологиясе белән таныштыру.
2. Тукыма калдыкларын дөрес кулланып, укучыларны аппликация ясарга өйрәтү.
3. Укучыларны кием – салымнар тегүдән артып калган тукыма калдыкларыннан дөрес файдалана белергә, әйберне әрәм – шәрәм итмәскә өйрәтү.
4. Укучыларда пөхтә, чиста эшләү сәләтен үстерү.
Кулланылган материал: Әзер шаблоннар, карандаш, кайчы, тукыма калдыклары, күргәзмәлек, компьютер, проектор, экран
Дәрес барышы
I Оештыру өлеше
II Актуальләштерү
“Кәгазьдән аппликация ясау” темасы буенча сорауларга укучылар җавабын тикшерү
- Нәрсә ул аппликация?
- Сез аппликациянең нинди төрләрен беләсез?
- Аппликация эшләгәндә нәрсәләр кулланалар?
-Технология дәресендә, эш кораллары белән эшләгәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк? (кайчы, клей белән)
-Аппликацияне кайларда кулланырга була?
III Яңа тема өстендә эш. Тукымадан аппликация ясау (Слайд №1)
- Әйтегез әле укучылар, киемнәр таушаламы? (укучылар җавабы)
- Әйе, таушала, туза. Ә бит аларны серле куллар яңарта ала икән . Нәрсә ярдәмендә яңаралар икән алар? (укучылар җавабы)
- Бүген без сезнең белән дәрестә иске әйберләргә “җан өрәбез” Моның дөреслеген без дәрес ахырында күрербез.
- Ә хәзер әйтегез әле, кием аппликация ярдәмендә кайчан яңага әйләнә? (укучылар җавабы)
- Дөрес. Ә хәзер без сезнең белән аппликациянең төрләре, аларны кайчан куллануны карап китәбез
1 слайд –Тема: ”Тукымадан аппликация ясау”
2 слайд – Нәрсә ул аппликация?
3 слайд – Аппликациянең бүленеше
4 слайд - Аппликациянең төрләре
5 слайд – Гади аппликация
6 слайд – Күләме аппликация
7 слайд – Ярымкүләмле аппликация
8 слайд – Күчерелмә аппликация
9 слайд – Катлаулы аппликация
10 слайд – Энә белән беркетү
11 слайд – Кухня кирәк – яраклары бизәү
12 слайд – Сумкалар бизәү
13 слайд – Баш киемнәре бизәү
14 слайд – Бүлмәне бизәү
15 слайд – Тукыма сайлау
16 слайд – Төсләрне билгеләү
17 слайд – Үрнәк өчен эшләр
IV Практик эш.
1.Әзер шаблоннарны тукымага төшерү.
2. Тукымадагы төшерелгән рәсемнәрне кисү
3. 20+30 лы катыргы кәгазьгә төсле тукыма ябыштыру
4. Әзер фонга рәсемнәрне урнаштыру
5. Урнаштырган һәр рәсемне клей белән ябыштыру
6. Әзер материалны рамга урнаштыру.
V Дәресне йомгаклау. Эш урынын тәртипкә китерү.
VI Билгеләр кую.
Профессия: Учитель труда (технологии)
В каталоге 7 300 курсов по разным направлениям