973791
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
ИнфоурокКлассному руководителюДругие методич. материалыРиза Фәхреддин хезмәтләре аша балаларда милли үзаң формалаштыру

Риза Фәхреддин хезмәтләре аша балаларда милли үзаң формалаштыру

библиотека
материалов

Рhello_html_6312fa62.pngизаэддин Фәхретдин тәгълиматлары аша балаларда милли үзаң формалаштыру

Лицейның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйләҗева Лилия Равилевна

ХХ йөз башында татар иҗтимагый тормышында күренекле урын тоткан шәхесләр бик күп. Алар арасында үзенең фидакарьлеге, сокландыргыч хезмәтләре белән Ризаэддин Фәхретдин аерым бер урын алып тора. Ул- күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, бөтен булмышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомер буе туган халкы күңеленә якты нур чәчеп яшәгән татар галиме, әдип, педагог, журналист, шәрык белгече, философ. Күпьяклы талант иясе үзенең эшчәнлеген һәм фәнни хезмәтләрен халкыбызның аң-белем дәрәҗәсен, әхлагын күтәрү максатларына хезмәт итүгә багышлый. Камил кеше тәрбияләү - Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләренең асылы.

Ризаэддин Фәхретдин мирасы укыту-тәрбия процессында киң кулланыла. Чөнки Р. Фәхретдиннең мирасы милли мәгарифнең төрле өлкәсендә эшләүчегә, әти-әнигә, укытучыга, тәрбиячегә, укучыга өстәл китабы булып торырлык. Әдәплелек, тыйнаклык, намуслылык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар һәр милләт кешесенә дә хас. Милли үзаң формалаштыруда иң мөһиме – халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Ул түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • миллилек турында бербөтен күзаллау булдыру;

  • тотрыклы шәхес тәрбияләү;

  • иҗат мөмкинлекләрен үстерү;

  • әхлакый сыйфатлар формалаштыру;

  • укучыларда туган халкына, табигатькә карата уңай мөнәсәбәт тудыру.

Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру - туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын- әкиятләр, мәкаль – әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз. Балаларда милли үзаңны үстерү бурычларын гамәлгә ашыру өчен, педагогик эшне ачык максатлар куеп, фәнни нигездә оештыру, укыту-тәрбиянең эчтәлеген, методларын һәм чараларын дөрес итеп билгеләү сорала.

Укытучылар дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда Р. Фәхретдиннең бай мирасына гыйлем һәм тәрбия чарасы буларак еш мөрәҗәгать итәләр. Әхлакый проблемаларны яктырткан әсәрләрне укыганнан соң, фикер алышу өчен нәсыйхәтләрдән өзекләр китерелә, укучыларда кешенең эчке дөньясына кызыксыну уятып, үзара мөнәсәбәтләрнең асылы турында фикерләр китерелә.. “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, “Тәрбияле бала” һ.б. нигезләнеп, әңгәмәләр, әхлак турында сөйләшүләр алып барыла. Мондый әңгәмәләр балаларны фикер йөртергә, әхлакый нормалар турында уйланырга чакыра, сыйныфташларының, дус-ишләренең теге яки бу сыйфаты турында анализ ясарга өйрәтә. Мәсәлән, Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен өйрәнгәндә, “Ватан һәм милләт” үгет-нәсыйхәтеннән түбәндәге өзекне китерергә мөмкин: “Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне дә ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызда бәхет дип белегез”.

Г. Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен укыганда Р. Фәхреддиннең “Җәвамигуль-кәлим-шәрехе” китабыннан да эчтәлеккә туры килердәй өзекләр кулланып була.

IХ сыйныфта Р. Фәхреддиннең “Әсма” әсәре программа буенча каралган. “Сәлимә яки гыйффәт”романыннан өзек сыйныфтан тыш уку дәресләрендә укыла. Ә бит әсәрнең үзәгендә торган Сәлимә образы белән татар шәкерте арасындагы дуслык элемтәләре, бер-берсен ихтирам итү, үзара кешелеклелек мөнәсәбәтләренә игътибар бирү генә дә ни дәрәҗәдә әхлаклылык тәрбияли алуыбызга төшенә алабыз.

Татар теле дәресләрендә аның хезмәтләреннән җөмләләр куллану да тәрбия бирүдә, милли үзаң формалаштыруда зур этәргеч булып тора. Яшь буынны тәрбияләүдә төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәрү зур роль уйный. Милли йола, гореф-гадәтләрне онытмау өчен, “Ягез әле, кызлар”, Нәүрүз”, “Сөмбелә”, “Татар кызы”, “Гаилә” бәйрәмнәре үткәрелә. Галим үзе дә: “Һәр халыкның үз традицияләре бар, яшь буынны шул традицияләрдә тәрбияләгәндә генә милләт үсеше тәэмин ителә” ,-дигән.

Шулай итеп, укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә, милләтнең бөек шәхесе белән горурлану хисе уятуда Р. Фәхреддиннең хезмәтләре, аның тормыш юлы безгә үрнәк булып тора. Педагогик культура булдырып, остазыбыз укытучыбыз Р. Фәхреддин кебек, укучыларның, гаиләнең психологиясен тирән аңлап эш итсәк кенә, һәрьяктан гармоникшәхес тәрбияләүгә ирешербез дип уйлыйм. Һәр укытучының изге бурычы- баланы белемле итү белән беррәттән, тәрбияле, әхлаклы итү. Халкына, иленә, фәнгә бөтен гомерен багышлаган галим Р. Фәхреддиннең күпкырлы фәнни эшчәнлеге – милли тарихыбызны өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак. Милләтебезнең язмышы, киләчәге, үсеше өчен һәр укытучы, укучы үз өстендә эшләргә, яхшы укырга, Р. Фәхреддиннең киңәшләрен онытмаска тиеш. Милләтне яшәтерлек буын тәрбияләү – һәрберебезнең изге бурычы.



Курс повышения квалификации
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
ХХ йөз башында татар иҗтимагый тормышында күренекле урын тоткан шәхесләр бик күп. Алар арасында үзенең фидакарьлеге, сокландыргыч хезмәтләре белән Ризаэддин Фәхретдин аерым бер урын алып тора. Ул- күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, бөтен булмышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомер буе туган халкы күңеленә якты нур чәчеп яшәгән татар галиме, әдип, педагог, журналист, шәрык белгече, философ. Күпьяклы талант иясе үзенең эшчәнлеген һәм фәнни хезмәтләрен халкыбызның аң-белем дәрәҗәсен, әхлагын күтәрү максатларына хезмәт итүгә багышлый. Камил кеше тәрбияләү - Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләренең асылы. Ризаэддин Фәхретдин мирасы укыту-тәрбия процессында киң кулланыла. Чөнки Р. Фәхретдиннең мирасы милли мәгарифнең төрле өлкәсендә эшләүчегә, әти-әнигә, укытучыга, тәрбиячегә, укучыга өстәл китабы булып торырлык. Әдәплелек, тыйнаклык, намуслылык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар һәр милләт кешесенә дә хас. Милли үзаң формалаштыруда иң мөһиме – халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая компетентность педагога»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс «Сопровождение детского отдыха. Школа вожатых»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Мотивация учебной деятельности в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Современный переговорный процесс в практике образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Содержательные аспекты профессионального и личностного развития педагогических работников в рамках реализации профессионального стандарта»
Курс повышения квалификации «Основы музейной педагогики в работе учителя как одно из условий реализации Федерального государственного образовательного стандарта (ФГОС)»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Профориентация школьников: психология и выбор профессии»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс профессиональной переподготовки «Методическое сопровождение педагогического процесса в условиях реализации ФГОС»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.