Инфоурок Начальные классы Рабочие программыАктуальные проблемы воспитания обучающихся

Актуальные проблемы воспитания обучающихся

Скачать материал

Әлки муниципаль  районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе

 

 

 

 

 

 

                                                 Доклад:   

              Укучыларны тәрбияләүдә  актуаль                                                            проблемалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                       Гарифуллина Р.Р.                                                                                Башлангыч сыйныф                      укытучысы

                                               2014

                                                                                                       

Гомер-гомергә укытучы өчен балага әхлак- патриотик  тәрбия бирү бик күп көч сарыф итә торган хезмәт булды,ул укытучыдан рухи үзбиреш таләп итте.

Кече яшьтәге укучыны тәрбияләүдә һәм үстерүдә укытучы шәхесе, әти-әнинең, зурларның йогынтысы көчле.

Шуңа күрә әти-әни, укытучы һәм җәмгыять тәрбиянең нәтиҗәсен даими контрольдә тотарга, уңышларын бәяләргә һәм алга таба дөрес юнәлеш бирергә тиеш.

Шулай итеп, әхлак- патриотик үсеш проблемасы бүгенге көндә дә бик актуаль,әхлак тәрбиясе мәктәп тәрбия эшчәнлегенең үзәгендә булырга тиеш.

Яңа стандартлар буенча башлангыч гомум белем бирү учреждениеләре алдында җаваплы, чынбарлыкны дөрес бәяләүче, тирә-юньдәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, үз эшчәнлеген оештыручы шәхес тәрбияләү бурычлары тора .

Шул максаттан чыгып, сыйныф җитәкчесе буларак минем  тәрбия максаты - “Укучыларда халык педагогикасы нигезләренә таянып әхлак, патриотлык сыйфатлары  тәрбияләү”. 

Буыннан буынга килгән һәм баетылган тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф-гадәтләр, гыйлем-күнекмәләр, педагогик карашлар яшь буынга белем-тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйный.

Тәрбия юнәлешләренең укыту процессы белән тыгыз бәйләнештә булуына ирешү өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халык гореф-гадәтләрен, йолаларын, аларның тарихын, халык авыз иҗатын өйрәнүне, тарих, Әөләнә- тирә дөнья дәресләрендә халкыбызның кәсеп-шөгыльләрен өйрәтү, күренекле татар шәхесләре белән танышуны, хезмәт дәресләрендә халкыбызның һөнәрчелеге турында сөйләшү, кызларны милли киемнәр тегәргә, калфаклар чигәргә, милли ризыклар пешерергә өйрәтү, егет-малайларны милли орнаментлар төшереп җиһазлар, йорт кирәк-яраклары ясарга өйрәтү, сәнгать дәресләрендә татар халык сәнгате серләренә төшендерү, милли орнаментлар белән таныштыру; туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, физкультура дәресләрендә милли спорт уеннарын уйнарга өйрәтү, башка фән дәресләрендә халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрне киң куллану, иҗади түгәрәкләрнең эшчәнлеген балаларга милли тәрбия бирү юнәлешендә оештыру, татар зыялыларының тормышы һәм эшчәнлеге белән, татар мәгърифәтчеләренең тарихлары белән таныштыру, күренекле татар педагоглары Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин һ.б. мәгърифәтче-галимнәрнең хезмәтләрен тәрбия-укыту системасында куллану, тәрбия чаралары, семинарлар үткәрү үзләренең нәтиҗәләрен күрсәтәләр. Район, республика оештырган бәйгеләрдә катнашып алдынгы урыннар алу, газета-журнал битләрендә урын алган мәкаләләр, фәнни-тикшеренү эшләрдә катнашу – моның ачык мисалы.

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның эшен татар әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья һәм башка дәресләрне  район  музее белән берлектә оештыруга зур игътибар ителә.

 Районыбыз музеена экскурсияләр  укучыларны фәнни-эзләнүләргә тарта. Әлки районы төбәгенең тарихын өйрәнү – музей эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Музейда Әлки районы турында, авылыбызның уңган, тырыш гаиләләре, күренекле кешеләре турында күп материаллар тупланган. Ветераннар, өлкән кешеләр белән очрашып, алардан кулъязмалар алынган, фронттан килгән хатларны җыйганнар. Шул уңайдан үткәрелгән тәрбия чараларыннан 3 нче сыйныфта үткән “Авылымның күренекле кешеләре” белән очрашу (Камалова Р.Х., Салахова А.С.),    чаралары укучыларда туган якка мәхәббәт, халкыбыз тарихына карата кызыксыну хисләре уятты. Танылган якташларыбыз белән очрашулар, мөгаллимнәрнең юбилей, иҗат кичәләрен үткәрү дә матур традициягә әйләнеп килә. Килгән кунакларга укучылар кызыклы экскурсияләр оештыралар. Бу чаралар һичшиксез укучыларда милләтпәрварлык, туган якны ярату хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.

Ветераннар белән очрашулар, өлкәннәр өчен кичәләр, концертлар оештыру балалар һәм ветераннар күңеленә хуш килә. Өлкәннәр көне уңаеннан, бу уку елында укучыларыбызның дәү әниләрен чакырып, кичә үткәрдек. Мондый чаралар  укучылар күңелендә миһербанлылык, шәфкатьлелек тәрбияләүдә зур этәргеч була. Балаларның тәрбиялелек дәрәҗәсенең зур булуы, начар гамәлләрнең булмавы профилактик эшләрнең күп булуы белән аңлатыла. Балаларның кылган гамәлләре (начары да, яхшысы да) генә түгел, укытучының бала белән индивидуаль эшләве дә теркәлеп бара. Бер генә гамәл дә сыйныф җитәкчесенең карашыннан читтә калмый. Шуннан чыгып укучы белән эш төре билгеләнә. Сыйныф җитәкчесе буларак, мин һәр укучы белән шәхси тәрбия эше  алып барам.

              Патриотик тәрбиягә килгәндә укучыларга аеруча тәэсир калдырып, аларны патриотик рухта тәрбияләүче фактор булып, патриотик тәрбия  чаралары тора.      1 сыйныфтан башлап, без укучылар һәм әти-әниләр белән һәр елны  тарихи урыннарга экскурсиягә барабыз. 1 сыйныфта Болгардагы тарихи урыннарга, 2 сыйныфта Биләрдәге Изге урынга, 4 сыйныфта Юхмачи авылындагы патриотик музейга  сәяхәт кылдык.Халкыбызның үткәне, геройларыбызның батырлыгы турындагы мәгълүматлар укучыларыбызда батырлык, горурлык сыйфатлары тәрбияли.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Актуальные проблемы воспитания обучающихся"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Руководитель образовательной организации

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Гомер-гомергә укытучы өчен балага әхлак- патриотик  тәрбия бирү бик күп көч сарыф итә торган хезмәт булды,ул укытучыдан рухи үзбиреш таләп итте. Кече яшьтәге укучыны тәрбияләүдә һәм үстерүдә укытучы шәхесе, әти-әнинең, зурларның йогынтысы көчле. Шуңа күрә әти-әни, укытучы һәм җәмгыять тәрбиянең нәтиҗәсен даими контрольдә тотарга, уңышларын бәяләргә һәм алга таба дөрес юнәлеш бирергә тиеш. Шулай итеп, әхлак- патриотик үсеш проблемасы бүгенге көндә дә бик актуаль,әхлак тәрбиясе мәктәп тәрбия эшчәнлегенең үзәгендә булырга тиеш. Яңа стандартлар буенча башлангыч гомум белем бирү учреждениеләре алдында җаваплы, чынбарлыкны дөрес бәяләүче, тирә-юньдәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, үз эшчәнлеген оештыручы шәхес тәрбияләү бурычлары тора . Шул максаттан чыгып, сыйныф җитәкчесе буларак минем  тәрбия максаты - “Укучыларда халык педагогикасы нигезләренә таянып әхлак, патриотлык сыйфатлары  тәрбияләү”.  Буыннан буынга килгән һәм баетылган тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф-гадәтләр, гыйлем-күнекмәләр, педагогик карашлар яшь буынга белем-тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйный.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 895 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.03.2014 903
    • DOCX 18.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарифуллина Разия Рафгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гарифуллина Разия Рафгатовна
    Гарифуллина Разия Рафгатовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2729
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Гендерный подход в обучении и развитии учащихся младшего школьного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 222 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 059 человек

Курс повышения квалификации

Одаренные дети. Особенности развития и система сопровождения в системе школьного образования в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 531 человек

Мини-курс

Продвинутые техники нарративного подхода в психологии

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 16 регионов

Мини-курс

Figma: продвинутый дизайн

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 61 человек из 25 регионов

Мини-курс

Психологическое консультирование семей: от неблагополучия к гармонии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек