98489
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокИностранные языкиКонспектыСинонимы

Синонимы

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.


Тема. Синонимнар

Максат: синоним сүзләр белән танышуны дәвам итү, аларның барлыкка

килү сәбәпләрен ачыклау;

синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрә-

тү,

балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү

юнәлешендәге эшне дәвам итү;

укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләү.


Материал: 10 нчы сыйныф өчен дәреслек (Татар теле Р.С.Абдуллина,

Г.М.Шәйхиева)

Татар теле /Күнегүләр.Анализ үрнәкләре.Тестлар. Р.Р. Шәм-

сетдинова, Казан- 2007/

Татар телендә синонимнар. / Ш.Ханбикова . Казан -1961/

Хәзерге татар әдәби теле . Лексикология. /Ф.С.Сафиуллина,

Казан “Хәтер”- 1999/


Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, антонимнар, синонимнар,

фразеологизмнар сүзлеге; Каюм Насыйри портреты;

укучы саен ноутбук, интерактив такта.



Фәнара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, информатика


Педагогик технология: мәгълүмати технология





















Дәрес планы

I.Оештыру өлеше.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн, укучылар! Сез дәрескә әзерме?

Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресне башлыйк.


II. Актуальләштерү.

-Дәресемне К.Насыйри сүзләре белән дәвам итәргә телим. “Туган телеңнең серләрен өйрәнү- бөек эш ул!-дигән ул. (Тактада язылган сүзләрне укыйм, портретын күрсәтәм)

  • Кем ул Каюм Насыйри?

  • Сез бу юллардан нәрсә аңлыйсыз?

  • Әйе, без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә аны өйрәнәбез.

  • Әйтегез әле, без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

  • Ә лексика бүлеге нәрсәне өйрәнә?

  • Телнең сүзлек составына кергән, телебезне баеткан нинди сүзләрне беләсез икән, тикшереп карыйк (антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар, күп мәгънәле сүзләр,синонимнар турында искә төшерәләр).

- Бу синоним сүзләр сөйләмебездә ничек барлыкка киләләр? Алар безгә ни өчен кирәк? Нәкъ менә бүгенге дәрестә шул сорауларга җавап эзләрбез; синонимнар турында булган белемнәрне ныгытып, аларның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларбыз.


III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.


  1. сүзлек диктанты язу.

Дәрес, укучы, укытучы, билге, мөгаллим, шәкерт, лидер, белем, гыйлем, фән, көндәлек, дәреслек, дәфтәр, әдәбият, информатика, компьютер, инглиз теле, каләм, мәгариф, мәгърифәт, авторитет.


- Әйдәгез, эшкә керешик.Дәфтәрләребезне ачып , бүгенге числоны язабыз.Сүзлек диктанты язу өчен кем такта янына чыга? (тактага бер укучы яза, язган эш тикшерелә)

- Бу сүзләр кайсы өлкәгә карый? Алар барысы да аңлашыламы?

( укучылар фикере).


2) төркемнәрдә эш

-Ягез ,балалар, төркемнәргә бүленеп, мөгаллим, авторитет сүзләренә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк. ( 2-3 минут мөстәкыйль эшлиләр,бер укучы тактага яза, нәтиҗә ясала).

Мөгаллим - укытучы,педагог, остаз, хәлфә

Авторитет- дәрәҗә, абруй, дан, шөһрәт, ихтирам.

- Нинди сүзләр яздык?

- Алар ничек атала?

- Димәк, без мәгънәләре буенча бер-берсенә якын сүзләр төркемен күрсәттек. Бу төркем синонимик оя дип атала.

- Бу сүзләр арасында кайсы сүзне еш кулланабыз? (укытучы, авторитет яки дәрәҗә)

- Иң еш кулланыла торган сүз доминанта сүз дип атала.

- Укучылар, әйтегезче, телдә синонимнарны белү кирәкме? (укучылар җавабы).


3) синонимнар турында өстәмә мәгълүмат бирү (сәләтле бала чыгышы).

- Хәзер сүзне Илнарга бирик. Ул безгә синонимнар турында сөйләр. Рәхим ит, Илнар. (Слайдлар ярдәмендә синонимик оя, синоним сүзләргә мисаллар китерә)

Укучы сүзе

Рус, инглиз, немец, швед, француз, казах, башкорт,үзбәк, кебек телләрнең синонимнар байлыгы тупланып, сүзлекләр чыгарылган. Аларда бер мәгънәне аңлаткан сүзләр төркеме: синонимик рәтләр - синонимик оялар бирелгән.

Моны белү кызыклы:

  • инглиз телендә-4500

  • швед телендә-1380

  • немец телендә- 25000

  • казах телендә- 1448

  • рус телендә – 8000

  • татар телендә- 6000 нән артык оя теркәлгән.

Гаян Суфьян улы Әмиров, Г.Тукай әсәрләренең телен тикшерү нәтиҗәсендә, аның иҗатында 1300 синонимик оя таба.

  • Уйлап карагыз әле,матур сүзенә никадәр синоним табарга мөмкин.

Матур- гүзәл,чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис,бер кашык су белән йотарлык, килмәгән җире юк,коеп куйган,күзнең явын алырлык.

- Рәхмәт, Илнар.Эшебезне дәвам итәбез.

- Мисалларга игътибар итегез әле, сез бу сүзләрнең барысын да кулланасызмы? (матур, күп сүзләренең синонимнары белән танышалар).

-Инә төшәр урын юк.

-Ничек аңлыйсыз?

-Әйе, бу күчерелмә мәгънәдә бирелгән. Димәк, синоним булып фразеологик берәмлекләр дә килә ала.


VI .Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Күнегүләр эшләү

-Слайдны дәвам итеп, мәкаль һәм әйтемнәргә игътибар итәбез.


1)Дан һәм хөрмәт җирдә ята - билең бөк тә казып ал.

2)Кулым көче - зур байлык, тиз йөрешем – хәзинә.

3)Дуслыкта – көч, татулыкта – бәрәкәт.

4)Ак булмаса да, пакъ булсын.


2итап белән эш .

а) 144 нче күнегүне телдән эшлиләр (шулай ук синонимнарны табалар).

Калын-юан, кәкре-бөкре, сый-хөрмәт, кайгы-хәсрәт һ.б.

-Ясалышы ягыннан болар нинди сүзләр ?

-Парлы сүзләр.

-Димәк, синонимнардан парлы сүзләр ясала.

б) эзләнүле бирем.

-Бирелгән җөмләләрдән синонимнарны табарга өйрәндегез. Хәзер киресенчә эшләп карыйк.Түбәндәге сүзләргә синонимнар уйлыйбыз.

в) кунакханә-

чатыр-

сынау-

афәрин-

түрә-

рәсми-

(укучылар алынма сүзләрнең синоним булуын дәлиләп күрсәтәләр)

г) аяклары калмады-

кошлар очып җитмәс урын-

эчтә бүреләр улый-

көймәсе комгә терәлгән-

колагыңа киртләп куй-

гомере киселү-

(фразеологик берәмлекләр)

д) 148 нче күнегү (синонимнарның сөйләмдә кулланылышын ачыклыйлар, чылбыр тәртибендә матур һәм чибәр сыйфатларының исемнәр белән бәйләнешкә керү-кермәвен әйтәләр).

-Я, укучылар, һәрбер синоним сыйфат бөтен исемнәр белән бәйләнешкә керә аламы?

-Дөрес әйтәсез, балалар.Татар әдәбиятының күренекле язучысы Гомәр Бәширов “Гүзәл фәкать үз урынында гына гүзәл” дигән мәкаләсендә болай дип яза:

Кемнәр генә, ничек кенә кулланмый ул бичараны, нинди урыннарга гына ямаулык итеп ябыштырмый! Әнә бит, терлек үрчеме дә гүзәл, хезмәт җимешләре дә гүзәл, сыер савучыларның бармаклары да, артистлар иҗаты да, традицияләр дә, тагын әллә ниләр дә - санап бетергесез...

Гүзәл- матурның синонимнарыннан берсе. Әмма ул гади матурлыкны гына белдерми. Гүзәл үзе иптәшләренә караганда бераз аристократрак “табигатьле”, нәзберегрәк “холыклы” булу сәбәпле, ул матурлыкның иң югары дәрәҗәсе, иң кечкенәсе, иң нәфисе һәм камиле белән бергә генә эш итә. Мәсәлән, матур машина, матур йорт, матур урман дияргә мөмкин. Әмма гүзәл йорт, гүзәл машина дип әйтү мөмкин түгел...”


5. Экспресс тест.

-Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек ?Тикшереп карыйк.

Ноутбукта бирелгән экспресс - тест ( синонимнар темасына караган сорау лар) эшлиләр. Салмак кына Г.Тукай сүзләренә язылган “И туган тел” җыры яңгырый).


V. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

-Укучылар, әйдәгез, бүген дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясыйк.

- Синонимнар телдә ничек ясала?

- Синонимнарның роле нәрсәдә?

-Синонимнар кулланып сөйләргә кемнән өйрәнергә була? (укучы фикере)

-Дөрес әйтәсез. Менә минем бурычым, төп максатым, вазыйфам- тел өйрәтү.Сезне туган телебезнең серләренә төшендерү. Сезнең арагызда минем эшемнең дәвамчылары да булыр, чөнки укытучы хезмәте бик кирәкле, файдалы эш.Укытучыдан башка галим дә, космонавт та, хәтта президент та була алмый. Шуны истә тотып, укытучының авторитетын, абруен, дәрәҗәсен билгеләп, 2010 нчы ел ил күләмендә Укытучылар елы дип игълан ителде.


2. Өй эше бирү.

1)“Минем яраткан укытучым” темасына инша ( хикәя, эссе яки шигырь язарга .

2)”Минем тормышымда укытучының роле” темасына видеоролик эшләргә (теләгән очракта).


3. Билгеләр кую.

-Дәресебез ахырына якынлашты. Роза, Эльмира бүген бик актив катнашты, ә Инзилә, Гүзәл һәм Алинә яхшы җавап бирделәр. Мин әйткән билгеләрне һәм тест нәтиҗәләрен көндәлекләргә төшерәбез.

-Дәрес буенча сораулар бармы?

-Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт.Дәрес тәмам.

Тәнәфес.


Краткое описание документа:
Разработка урока татарского языка и литературы в 10 классе  для детей татар в русских школах.Максат: синоним сүзләр белән танышуны дәвам итү, аларның барлыккка килү сәбәпләрен ачыклау;синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү;балаларның      сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү    юнәлешендәге эшне дәвам итү;Материал: 10 нчы сыйныф өчен дәреслек (Р.С.Абдуллина,Г.М.Шәйхиева).Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, антонимнар, синонимнар, фразеологизмнар сүзлеге; К.Насыйри портреты;укучы саен ноутбук, интерактив такта.  Фәнара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, информатикаПедагогик технология: мәгъүмати технология          
Общая информация

Номер материала: 49175033039

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Английский язык: лингвистика и межкультурные коммуникации»
Курс «Русский для иностранцев»
Курс профессиональной переподготовки «Французский язык: теория и методика обучения иностранному языку в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Испанский язык: теория и методика обучения иностранному языку в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Немецкий язык: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания английского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания немецкого языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания итальянского языка с учетом требований ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков: английский, немецкий, французский»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков в профессиональном образовании: английский, немецкий, французский»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика билингвального обучения иноcтранным языкам»
Курс повышения квалификации «Организация кросс-культурной адаптации иностранных студентов в образовательных организациях в сфере профессионального образования»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания русского языка как иностранного»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности секретаря руководителя со знанием английского языка»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.