Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Технология / Конспекты / Чалыштырып ягьни «крестиклап» чигү
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Технология

Чалыштырып ягьни «крестиклап» чигү

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ конспект урока.docx

библиотека
материалов

Дәреснең темасы: Чалыштырып, ягъни “крестиклап” чигүне өйрәнү



  • Максат:халкыбызның рухи мирасын саклау, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүhәрләрен хәзерге буынга җиткерү;

  • асыл бизәкләрне сөлге өслегенә төшерергә hәм аларны чигәргә өйрәтү;

  • милләтебезнең асыл бизәкләрне, милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү, пөхтәлек, осталык күнекмәләре булдыру.

Дәрес тибы: катнаш

Үткәрү методы: әңгәмә, аңлату, күрсәтү.

Практик эш: сөлге өслегенә бизәк төшерү һәм чигү.

Дәрес барышы

I Актуализация.

  1. Сәламләү. Дежурны тыңлау, журнал тутыру.

  2. Эш урынын оештыруны тикшерү.

  3. Өй эшен тикшерү.

II. Төп өлеш. Яңа дәрес материалын үзләштерү:

  • Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч...

Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, өйне икегә бүлеп торучы чаршау, сабый бишегенә тартылган чигүле чыбылдык, чигүле тәрәзә пәрдәләре, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр... Йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән, вәгъдә билгесе булган кулъяулыклар. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чигелгән сөлгеләр. Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Сөлге - символ. Сөлге - татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы.

Чигү өчен төрле тукымалар-үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар, ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланылган. Ак, күк, зәңгәр, яшькелт, яшел, алтынсыман сары, ачык көрән, куе шәмәхә, алсу, сирәгрәк-кызыл төстәге тукымаларга яратып чиккәннәр.

Казан татарлары сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендәге композицияләр киң таралган. Чәчәк бәйләмнәрен бик тә нечкә һәм нәфис бөгелгән сабаклар һәм эре-эре чәчәкләр белән ясыйлар, алар арасына вак чәчәк мотивлары һәм бөреләре урнаштырыла. Бер үк сабакта еш кына тюльпан, георгин, канәфер, роза, мәк, ромашка һ. б. чәчәкләрнең мотивларын күререгә мөмкин. Күп кенә очракларда бизәлә торган җирлек өстендә андый чәчәк бәйләмнәре тыгыз тасма сыман бизәк ясыйлар. Чигү бизәкләренең иң киң таралган төрләреннән берсе “крестиклап”, ягъни, чалыштырып чигү санала.

Крестиклап” чигү махсус шакмаклы (әбиләр аны “шадра тастымал” да дип йөртәләр) тукымада башкарыла. Әлеге бизәк ике җепнең узара кисешүеннән ясала.

Практик өлеш:Хәзер укучылар без сезнең белән чигү элешенә көрешәбез.

Сезнең алдыгызда алдагы дәрестә әзерләнгән түбәтәй өслеге хәм ул өч тигез өлешкә бүленгән. Бизәк төшерүнең гади ысулы – шаблон куллану( бизәк төшерелгән өслек белән чагыштыру). Сезнең беренче максат дөрес итеп шаблон ярдәмендә бизәк төшерү.

Хәр кешенең өстәлендә алар бар.

бизәк төшерү технологиясын аңлату;

бизәк төшерү, хәр укучының эшләү тәртибен

ачыклау;

Максатчан күзәтү . Укучыларның эш урыннарын дөрес оештырылуын, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл утәвен, бизәк чигү эзлеклелегенең үзләштерелүэн ачыклау.

III. Практик эш:Сөлге өслегенә төшерелгән бизәкне чигү


hello_html_31d88d48.png


hello_html_4e4fb820.pnghello_html_4e4fb820.png

IV. Ныгыту. Укучылар хәрберегезне карап чыкканнан соң алга китеш күренә. Башлангычы бар, без булдырыбыз дип әйтә алабызмы? (укучылар җавабы)

* Без бүген дәрескә куйган максатка ирештекме?

*Бизәкне нәрсә ярдәмендә төшерәләр? (шаблон)

*сөлге чиккәндә кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш? (сабырлык, пөхтәлек, эшкә уңай караш, теләк)

V. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясау. Билге кую.


Өй эше: бизәк чигүне дәвам итәргә.











Краткое описание документа:

Мин  район  өчендә узачак ачык   дәрес өчен әзерләдем. Дәрескә технология укытучылары килгән иде. Максат:халкыбызның рухи мирасын саклау, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүhәрләрен хәзерге буынга җиткерү;   асыл  бизәкләрне сөлге өслегенә төшерергә hәм аларны чигәргә өйрәтү;   милләтебезнең асыл бизәкләрне, милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү, пөхтәлек, осталык күнекмәләре булдыру. Чигү бизәкләренең иң киң таралган төрләреннән берсе – “крестиклап”, ягъни, чалыштырып  чигү санала. “Крестиклап” чигү    махсус шакмаклы (әбиләр аны “шадра тастымал” да дип йөртәләр)  тукымада  башкарыла. Әлеге бизәк ике җепнең узара кисешүеннән ясала. Практик өлеш:Хәзер укучылар без сезнең белән чигү элешенә көрешәбез. Сезнең алдыгызда алдагы дәрестә әзерләнгән түбәтәй өслеге хәм ул өч тигез өлешкә бүленгән. Бизәк төшерүнең гади ысулы – шаблон куллану( бизәк төшерелгән өслек белән чагыштыру). Сезнең беренче максат дөрес итеп шаблон ярдәмендә бизәк төшерү. Хәр кешенең өстәлендә алар бар. бизәк төшерү технологиясын аңлату; бизәк төшерү, хәр укучының эшләү тәртибен ачыклау; Максатчан күзәтү . Укучыларның эш урыннарын дөрес оештырылуын, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл утәвен, бизәк чигү эзлеклелегенең үзләштерелүэн ачыклау. III. Практик эш:Сөлге  өслегенә төшерелгән бизәкне чигү       IV. Ныгыту. Укучылар хәрберегезне карап чыкканнан соң алга китеш күренә. Башлангычы бар, без булдырыбыз дип әйтә алабызмы? (укучылар җавабы)       * Без бүген дәрескә куйган максатка ирештекме? *Бизәкне нәрсә ярдәмендә төшерәләр? (шаблон)                                       *сөлге чиккәндә кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш? (сабырлык,     пөхтәлек, эшкә уңай караш, теләк) V. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясау. Билге кую.   Өй эше: бизәк чигүне дәвам итәргә.                     Дәрестә балалар кулы белән эшләнгән эшләрне күргәзмәгә куйдым. Төрле чигү алымнары кулланылды күбрәк без чалыштырып чигүгә басым ясадык.      
Автор
Дата добавления 31.03.2014
Раздел Технология
Подраздел Конспекты
Просмотров444
Номер материала 50724033118
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх