Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Разработка урока «Правильное написание букв я, ю, е»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Разработка урока «Правильное написание букв я, ю, е»

библиотека
материалов

Тема. Е, я, ю хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу.


Максат. Укучыларның е, я, ю хәрефләре һәм аларның авазлары турында алган белемнәрен ныгыту, шушы хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу өстендә эшләү; игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү; татар телен өйрәнүгә кызыксыну, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп шатлану хисе тәрбияләү.


Җиһазлау. Таблицалар, компьютер, слайдлар, карточкалар, магнитофон.


Материал. “Татар теле” дәреслеге, 2 нче сыйныф (авторы-А.Х.Нуриева), I кисәк, 62-63 нче битләр; “Башлангыч мәктәптә заманча дәрес” (авторы-И.Т.Сәгъдиева); Х.Халиков “Бәхет чишмәсе”, 82 нче бит; “Татар теленнән дидактик материаллар” (авторы-С.Г.Вагыйзов), 2 нче сыйныф.


Дәрес барышы.


1. Оештыру өлеше. Исәнләшү.

- Хәерле көн, укучылар!

- Хәерле көн һәммәбезгә: укытучыма, дустыма, килгән кунакларга! (1 нче слайд)

- Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә Х.Халиковның бер шигырен укып китәм. Шигырьдә кайсы ел фасылы турында сүз бара? (“Көз” шигырен уку)


Алтын-сары яфракларны җилләр саный.

Иртә-кичен Суык бабай бармак яный.

Ник гомергә килми икән шушы язлар?!”-

Дигән кебек моңсу гына китә казлар.

Әнә инде юлга чыккан торналар да...

Бер үк сүзне кабатлыйлар гүя бар да:

- Суык бабай арттан җитеп харап булмыйк,

Оча торыйк, бара торыйк, тор-рыйк, тор-рыйк!


- Бу шигырь кайсы ел фасылы турында булды инде? (көз)

- Әйе, шигырьнең исеме дә “Көз” дип аталган. (2-5 нче слайдлар)

- Шагыйрь көзнең нинди билгеләрен сурәтләгән?

- Көз көне тагын нинди үзгәрешләр күзәтелә?



2. Матур язу күнегүе итеп көз турында сынамыш язарбыз.


Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр.

(сүздәге тоташтыруларга игътибар иттерү, матур язу күнегүен башкару)

- Бу сынамышта кайсы сүзләрдә ике авазга билге булып йөри торган хәреф бар? (сентябрь, аяз)

- Сез тагын ике аваз кушылмаларын белдергән нинди хәрефләрне беләсез? (е, ю)

(е, я, ю хәрефләре турында таблица ярдәмендә кабатлау)


3. Уку мәсьәләсен кую.

- Без бу дәрестә шушы хәрефләр кергән сүзләрне дөрес итеп язарга өйрәнербез, алган белемнәребезне ныгытырбыз. (сораулар бирү, мисаллар китерү)


1) - Хәзер шушы авазларны хәрефкә әйләндереп 115 нче күнегүдәге сүзләрне укыйбыз.

- Ә хәзер шушы сүзләрне дөрес итеп сүзлек диктанты итеп язабыз.

Елга, яңа, хикәя, егерме, юлчы, дөя, бию, җәя, ерак, юнәлеш.

(компьютер ярдәмендә тикшерү – 6-15 нче слайдлар)


2) – Сез хаталы язмагансыз, менә мин тиз генә тактага сүзләр язып куйган идем, анда хаталар китмәгәнме?

Куйан, гәдәт, хәм, йөрәк, йолдыс, еырак, ел, юүтәл, күңеле, дөнья.

(укучылар хаталарны төзәтә)


3) Дәреслек белән эш (113 нче күнегү) – телдән


Физкультминутка (“Әйдә, дустым, биергә” – җырлы уен)


Бергә: Без-бәхетле, шат балалар

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Рамил, әйдә бие парлап,

Кемне сайларсың икән?

Рамил: Зилә янына киләм,

Аңа кулымны бирәм.

Әйдә, Зилә, чык уртага,

Бергә биибез, диям.


4) Дәреслек белән эш (116 нчы күнегү) – бирем буенча эшләү. (17,18 нче слайд)


5) Дәреслек белән эш (114 нче күнегү) – телдән (рольләп уку) (20 нче слайд)


6) Индивидуаль эш (карточкалар белән эш) – е, я, ю хәрефләренең тиешлесен куеп күчереп язу.


1 вар. Җылы ...ңгыр ...вып китте. Ак ка...н ку... ...шел ...фрак ...рды. Олы ...лдагы ...кә бөреләре дә ...шәрә башлады. Җир ...шел хәтфә ...рганга төренде.


2 вар. О..., ...март, пы...ла, ка...н, ...балак, Ка...м, ...лга, сы...р, а..., дөнь..., сы...рчык, Гали..., ку...н, җә...н, ...рыш, ... .


Күзләр өчен гимнастика


7) Компьютерда бирелгән сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау. (22-29 нчы слайдлар)


8) Тест биремнәре эшләү. (31-37 нче слайдлар)


9) “Әйе”, “юк” уены (җаваплар белән килешсәләр укучылар кул чабалар)


- Татар телендә 2 авазга билге булып йөри торган хәрефләр бар. (+)

- Я хәрефе [йа], [йә] аваз кушылмаларына билге булып йөри.(+)

- Е артыннан ы хәрефе языла.(-)

- Аю сүзендә ике аваз бар.(-)

- Юкә сүзе нечкә әйтелешле сүз.(+)

- Калын сүзләрдә ю хәрефен [йү] дип укырга кирәк. (-)

- Я артыннан а хәрефе язылмый.(+)

...


4. Йомгаклау.


  • Бүген бик матур эшләдегез, актив булдыгыз. (38 нче слайд)

  • Бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?

  • Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы? Кайчан?


5. Өй эше. Индивидуаль карточкалар (бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга һәм я, е, ю хәрефләре астына сызарга)


1 вар. ярды, яфрак, буендагы, юл, юкәләр

сыра, дөя, йоныннан, Фаягөл, юрган

әзерли, Юлдаш, Караюрганы, ярышка


2 вар. урманда, яши, тиен; чикләвек, ул, ярата; кышка, әзерли, азык; җыя, күп итеп, чикләвек.


6. Бәяләү.

- Дәфтәрдәге сүзлек диктантын бәяләп, билгеләрен көндәлекләргә куярбыз.

Краткое описание документа:

Урок татарского языка во втором классе проводится по учебнику автора А.Х.Нуриева. Цель урока: учить детей правильно писать буквы е, я, ю в словах; закрепить полученные в предыдущих уроках знания; воспитывать интерес к уроку татарского языка.Урок татарского языка соответствует Федеральному Государственному Образовательному стандарту (ФГОС).Предлагается конспект непосредственной  образовательной деятельности для школьников по теме: «Правильное написание  букв е, я, ю». Данный материал будет полезен для учителей начальных классов образовательных школ.
Автор
Дата добавления 31.03.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров575
Номер материала 50834033106
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх