Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / История / Конспекты / Презентация урока на тему « Кәрим Тинчурин.«Мәдрәсәдә беренче көн» хикәясе».
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • История

Презентация урока на тему « Кәрим Тинчурин.«Мәдрәсәдә беренче көн» хикәясе».

библиотека
материалов

Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе





7 нче класста әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе







Тема: К.Тинчурин. “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясенә анализ ясау.









Укытучы: Габдрахманова Луиза Минһаҗ кызы, 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы











2013-2014 нче уку елы

Тема: Кәрим Тинчурин “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясе.

Максат:

- Кәрим Тинчуринның тормыш юлын искә төшерү;

-проза әсәрләрен анализлау күнекмәләрен камилләштерү;

-белем алуга омтылыш тәрбияләү, әдәби әсәр аша тормышны танып белергә өйрәтү.

Җиһазлау: язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, техник чаралар, К.Тинчурин турында презентация, Г.Тукай “Таз” шигыре, асылмалы лампа.

Материал: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, К.Тинчурин “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

11.Актуальләштерү.

Г.Тукайның “Таз” шигырен сәнгатьле уку.

Укытучының кереш сүзе. Укучылар, шигырь нәрсә турында? Элекке уку-укыту тәртипләре турында сез нәрсәләр беләсез? Мәдрәсә тормышы турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар? (Татар милләте элек-электән укымышлы булган.Һәр авылда диярлек мәдрәсәләр эшләгән.Аларда укыту тәртипләре төрлечә була.Күбрәк дини гыйлем бирүгә өстенлек бирелә.Безнең Казанбаш авылында да ике малайлар, бер кызлар мәдрәсәсе эшләве билгеле).

- Укучылар, без бүген Кәрим Тинчуринның мәдрәсәдәге тәртипләр турында “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясен өйрәнербез. Хәзер К.Тинчуринның тормышына багышланган презентация карарбыз.Әзерләнеп килгән укучы әдипнең тормыш юлына күзәтү ясый. 1-4 нче слайдлар.

-К.Тинчуринның тормыш юлын өйрәнгәндә “шәхес культы”, “репрессия” сүзләре очрый. 30 нчы еллар уртасында, илдә “шәхес культы”на бәйле репрессияләр башлана, меңәрләгән кешеләр бер гаепсезгә үтерелә, төрмәләргә ябыла, лагерьларга җибәрелә. Галимнәр Сталин репрессиясе, яки шәхес культы елларын 1937 нче елдан башланган дип исәплиләр.Тарих белгечләре сүзләренә караганда, әлеге чор 1918 нче елдан башлана. Социалистик революция җиңгәч, Сталин илне революция дошманнарыннан азат итү максатын алга куя. Шул рәвешле, 60 миллион гаепсез кеше юк ителә.
Ул елларның вәхшилеге, шәхес культы фагигасе халык күңеленә мәңге төзәлмәслек яра булып сеңеп калган. Репрессияләр иң беренче чиратта милләтнең , халыкның зыялыларына, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә абруйлы урын тоткан алдынгы карашлы катламнарына юнәлтелгән була.
Сталин режимы милли интеллигенциянең каймагын, күренекле вәкилләрен, ”халык дошманы” буларак, кулга алган. Тикшерү һәм хөкем карары чыгару өчен һәр республикада, һәр өлкәдә өч кешедән торган махсус “өчлекләр” булдырылган. Репрессия корбанына әйләнгән шәхес “үзенең гаебен танып”, гаепләү актына имза куярга мәҗбүр булган.Болар арасында күренекле татар язучылары: Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, М.Галәү, Ф.Кәримнәр дә бар.
5 нче слайд

111.Төп өлеш.

Укытучы.Укучылар, без бүгенге дәрестә Кәрим Тинчуринның “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясенә анализ ясарбыз.Ул әдипнең “Мәрҗәннәр” исемле тәмамланмый калган әсәренең бер чылбыры.Хикәяне сез өйдә укып килдегез.Хәзер кыскача эчтәлек белән танышыйк.(Укучылар сөйли).

Сүзлек эше.Сәхра- мәдрәсәгә яңа килгән шәкерт, сабак- дәрес, хәлфә- укытучы.

-Автор әсәрен хикәя жанрына керткән.Ни өчен? (Әсәрдә бер вакыйга сурәтләнә)

-Укучылар, әсәрдәге образларга бәяләмә бирик әле.( Төп образ- Хафиз, ул беркатлы авыл баласы.Әсәрдән мисаллар:

Ялганлый” дигән сүз, Хафизның йөрәгенә ук булып кадалган төсле, күңелен әрнетте.

Хафиз, саесканны сөйләп мавыгып китеп, хәтта саескан булып сикергәләп, саесканча йөреп тә күрсәтте.

Әнисе пешергән ипиләрнең тәмлелеген күрсәтү өчен, капчыгыннан бер ипине чыгарып, шәкертләргә авыз иттерә-иттерә, анасының абруен саклау юлында бер бөтен ипинең беткәнен сизмичә дә калды.”

Сөләйман- оста психолог.Әсәрдән мисаллар:

Бу хәлне күреп торган чиста киемле, ак йөзле Сөләйман дигән шәкерт, алга чыгып:

-Юк-бар сүзләрегез белән егетнең башын катырмагыз, -диде дә, Хафизны аркасыннан сөеп: - Сөйләшмә син алар белән. Монда караңгы утыма. Әйдә минем урынга!- дип, аны яхшы киезләр җәелгән урынга илтеп утырты.

Хафиз, шәкертнең иплелегнә хәйран калып, барлык күңеле белән аңа ышанды.” 6 нчы слайд).



-Әсәрнең темасын ачыклыйк.Ул нәрсә турында? (Хикәядә сүз мәдрәсә тормышы, анда укыту тәртипләре турында бара.)7 нче слайд

-Хәзер әсәрнең сюжет элементларын билгелик.

Экспозиция

Хафизны әтисе мәдрәсәгә укырга китерә.

Төенләнеш

Шәкертләр мужик малаен «сайратырга» керешәләр.

Вакыйгалар үстерелеше

Хафизга саескан булып күрсәтергә, кәҗә булып кычкырырга туры килә.

Кульминация

Сакаллы бер шәкерт

Хафизның әнисе ипи сала белми дип, мәсьәләне кабыргасы белән куя.

Чишелеш

Хафизның капчыгы буш.





-Әсәрдә нинди проблема күтәрелгән? (Мәдрәсәдә шәкертләрнең тормыш-көнкүрешләре дөрес оештырылмау проблемасы.Патша Россиясе хөкүмәтенең аз санлы милләтләрнең балаларын укыту-тәрбияләү өчен шартлар тудырмавы.Мәдрәсә биналары тузган, җимерек хәлдә, санитария шартлары аяныч.8 нче слайд

-Төп герой Хафиз әсәр ахырында үзе дә бүтән шәкертләрне рәнҗетә башлый.Сәбәп нидә?

(Халыкта шундый сүз бар: кош оясында ни күрсә,очканда шуны кыланыр, ди. Шуның төсле, яңа килгән шәкертләрнең мыскыл ителүе сынавын үтүләре биредә бер гадәткә әверелгән. Моны үзенә күрә бер гадәти хәл буларак кабул иткәннәр. Мондый әхлакый-психологик мохиттә кешенең холык-гадәте дә шуңа бәрабәр формалаша, ягъни ул башкаларга карата әдәпсез мөнәсәбәт күрсәтүдән тәм таба башларга мөмкин. Мондый хәлләр булмасын өчен, иң әүвәл әнә шул гомуми хәл-әхвәлне савыктырырга, мохитне мондый “кызык итүләргә” урын калдырмаслык итеп үзгәртергә кирәк. Әлеге хикәядән туган төп нәтиҗә шуннан гыйбарәт.

-Димәк, төп нәтиҗә-әсәрнең идеясе: яңа килгән шәкертләрне мыскыллау булмасын өчен, мохитне савыктырырга кирәк.9 нчы слайд

-Бүгенге җәмгыятьтә без мондый күренешләрне кайларда очратабыз?(Кеше яңа коллективка килеп эләксә яки армиядә бер-берсен кыерсыту күренешләре күзәтелә.Үз кеше булып китү өчен, югалып калмаска, үзеңне уңай яктан күрсәтергә, физик яктан көчле булырга кирәк. Моның өчен спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, зарарлы гадәтләрдән ерак торырга кирәк.

- Әсәрнең теленә игътибар итик.Нинди сурәтләү чараларын таба алдыгыз?

Сөләйман, аның йөрәгенә кереп, үзенәХафизны тәмам ышандыру өчен, бик мөлаем гына:

Шулай, су буенда торасыз икән, алай булгач, сездә кош-корт та күптер инде,- диде.( күчерелмә мәгънәдәге сүз, метафора).

Сөләйман, хәйләкәр төлке төлке төсле, күзләрен мөлдерәтеп, сораштыруын дәвам итте ( чагыштыру ).

Ялганлый” дигән сүз, Хафизның йөрәгенә ук булып кадалган төсле, күңелен әрнетте( чагыштыру)һ.б.

-Явызлык явызлык тудыра.

Автор нәрсә әйтергә теләгән?
Үз фикерләрегезне дәлилләгез.(Укучылар мисаллар китереп сөйлиләр)

-Хәзер әсәр буенча тест эшләрбез.

1 . Хафизны мәдрәсәгә кем китерде?
әтисе
әнисе
абыйсы

2 . Хафизның апасы бармы?
юк
бар
белмим

3 . Хафизларның авылларында мунча бармы?
бар
юк
белмим

4 . Сезнең авылда нинди кош юк дип ярышалар?
карга
тутый кош
саескан

5. Хафизның әнисе ипи сала беләме?
юк
белә, әмма ипие уңмый
бик оста пешерә белә

6. Хафизның ипиен ашау өчен, аны нишләтәләр?
күзен бәйлиләр
чыгарып җибәрәләр
кыйныйлар

7. Хафиз үзе күпме ипи ашап кала?
аз гына
бер ипи
бөтенләй ашый алмый кала

8. Хафиз үзе дә яңа килгән малайларны кыерсытамы?
юк
әйе
бу турыда язылмаган

9. Хафиз бу вакыйгалардан соң елыймы?
әйе
юк
бу турыда язылмаган

Дәресне йомгаклау.








-





Краткое описание документа:

Кәрим Тинчуринның «Мәдрәсәдә беренче көн» хикәясендә элекке мәдрәсәләр тормышы турында язылган. Үткәрелгән дәрескә эшләнгән дәрес конспектында кызыклы мәгълүматлар тупланган.  Дәрес төп мәктәпнең 7 нче класс укучыларына  юнәлдерелгән. Дәрестә хикәягә анализ ясала, геройларга характеристика бирелә.  Әсәрнең идеясе,  проблемасы, теле тикшерелә.  Элекке мәдрәсәләрдә  уку-укыту тәртипләре  анализлана,  Шәкертләрнең  тәртипләре, хәлфәләрнең  наданлыгы тәнкыйтьләнә.  Хикәя Кәрим Тинчурин исән вакытта  басылмый. Ачык дәрес семинарда күрсәтелде.  
Автор
Дата добавления 31.03.2014
Раздел История
Подраздел Конспекты
Просмотров1605
Номер материала 50877033110
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх