Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Инновационно-педагогический проект «Полиэтник тирәлектә шәхес тәрбияләү»
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Инновационно-педагогический проект «Полиэтник тирәлектә шәхес тәрбияләү»

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ

Выбранный для просмотра документ Представление инновационно-педагогического проекта Воспитание личности в полиэтнической среде.doc

библиотека
материалов

Хөрмәтле жюри әгъзалары , укытучылар !

Сезнең игътибарыгызга мин , Балтач районы Иске Балтач 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Алия Нәби кызы , ” Полиэтник тирәлектә шәхес тәрбияләү ” темасы буенча инновацион педагогик проект тәкъдим итәм.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый ,

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый .

Без гүзәл җир шарында Русия дәүләте күпмилләтле Башкортстан Республикасында яшибез.

Ә Балтач – республикабызның төньяк - көнбатыш өлешендә урнашкан гүзәл табигате , эшчән кешеләре белән дан тоткан район.

Балтач районында иң күп санлы булган татар , башкорт , рус милләте вәкилләре сезне сәламли һәм кунакка чакыра .

600 гә якын бала белем алган Иске Балтач 1 нче урта мәктәбе ишекләре һәркемгә ачык .

1 сентябрь көнне һәрбер ата – ана үзенең баласын курчак кебек киендереп , кулына гөлләмәләр тоттырып , 1 сыйныфка алып килә . Нинди уй-хыяллар соң аларның күнел түрендә , нинди өметләр баглый алар мәктәпкә , укытучыларга ?

Ә чыгарылыш сыйныф укучысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш ?

Ата – аналарның ышанычын аклап , җәмгыятьтә үз урынын таба алырдай шәхес тәрбияләүгә ничек ирешергә соң ?

Ә бит бүгенге көндә мәктәп һәм гаилә өчен генә түгел , ә бәлки бөтен җәмгыятебез алдында торган төп проблемалар – ның берсе булып күпмилләтле һәм күпмәдәниятле җәмгыять шартларында яшь буынга дөрес тәрбия бирү мәсьәләсе тора.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бу мәсьәләләрне чишүдә аеруча мөһим вазифа йөкләнә дип исәплим мин.

Полиэтник тирәлектә белем һәм тәрбия бирүдә нәрсәне нигез итеп алырга , эшне ничек оештырырга дигән сорауларга җавап эзләү барышында шәхеснең үсеш моделен төзү һәм шуңа ярашлы инновацион педагогик проект булдыру кирәк дигән нәтиҗәгә килдем.

Полиэтник шәхес моделе , аның үсешенә булышлык итүче мәдәни белемле полиэтник даирә эчтәлеген схема ярдәмендә күрсәтергә мөмкин

. 4 . Дөнья мәдәнияте ( Мин - бөтендөнья гражданины )

3 . Русия мәдәнияте ( Русия – уртак йортыбыз )

2 . Регион мәдәнияте ( Туган - ягым Башкортстан )

1 . Этномәдәният ( милли үзаң )

1 . Этномәдәният – үзеңне этник төркемгә керүне тою ул . Үзеңне дөнья гражданины итеп тоюдан алда теге яки бу халыкның әгъзасы итеп кабул итәргә кирәк . Минем төп максатым - балага үзен татар этносының бер вәкиле буларак тоярга мөмкинчелек бирү .

2 . Регион мәдәнияте.

Тәрбия эше төрле милләт халкына , аларның мәдәниятенә , гореф – гадәтенә , йолаларына , этикетына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелә .

3 . Русия мәдәнияте.

Татар халкының мәдәнияте Русия мәдәниятенең 1 өлеше дигән күзаллау барлыкка китерү. ( Татар этносы сан буенча Русиядә икенче урында тора ).

Русия милли мәдәнияте кешене дөнья мәдәниятенә илтү юлында төп даирә булып тора . Рус теле халыкларның милли мәдәнияте белән дөнья мәдәнияте арасында арадашчы ролен үти .

4 . Дөнья мәдәнияте.

Туган тел ул – дөнья телләре , шул исәптән дөнья мәдәниятенең бер өлеше булуын төшендерү.

Проектның бу этапы укучыларны бөтендөнья гражданины , дөньяда булган вакыйгаларга турыдан – туры бәйләнешле шәхес итеп хис итүгә юнәлтелгән . ( космополитизм )



Дүрт компонент һәрдаим бер - берсен тулыландырып килә һәм аерылгысыз берлектә карала .

Проект , татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак , алдымда торган бурычларны чишү , максатка ирешү юлларын ачып бирә .

Полиэтник шәхесне тәрбияләүдә мин кешелеклелек , толерантлык , демократизм , плюрализм принципларына таянып эш итәм .

Җәмгыятьтә үзенең лаеклы урынын таба алырдай шәхес тәрбияләүнең нигезен этномәдәният тәшкил итә .

Этномәдәният ( тел , әдәбият , тарих , фольклор ,

гореф - гадәт , сәнгать )

Төп юнәлеш – милли үзаң тәрбияләү . Милли үзаң – үзеңне туган халкыңның мәдәнияте , рухи байлыгы вәкиле итеп тою , әлеге мәдәниятне саклау һәм үстерү өчен җаваплылыгыңны аңлау .

Бу юнәлештә эшне китапханә , сәнгать мәктәбе , мәдәният йорты , мәчет , музей , ата - аналар , җәмәгатьчелек белән берлектә оештырам .

Әлбәттә , беренчедән , балаларга татар теле һәм әдәбияты буенча ныклы белем бирү мөһим .

Туган телне һәм әдәбиятны өйрәнү һәр кешенең рухи үсешен , аның гомумкешелек һәм милли кыйммәтләрне үзләштерүен тәэмин итү чарасы итеп карыйм .

Ә дәрес – укыту -тәрбия процессын оештыруның төп формасы булганлыктан , укыту сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру өчен яңа педагогик технологияләрнең иң отышлы алымнарын кулланам .

Милли – төбәк компонентлары кулланып , шәхесне үстерүне тәэмин итүче проблемалы дәрес технологиясен үз практикама керттем .

Укучыларның татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен үзләштерүләре һәм фән белән кызыксынуларын арттыру өчен , эчтәлекле , чагу , хисле эшләр оештыруга игътибар бирәм .

Укучыларым белән Балтач районында яшәүче татарларның сөйләшендә очраган диалектизмнарны туплау , аларны фонетика , морфология , лексика өлкәләре буенча фәнни тикшерү эше алып барабыз .

Халкыбызның рухи дөньясын формалаштыруда зур әһәмияткә ия булган лексик берәмлекләрне

Танып –белү – Табигать – Кеше – Җәмгыять тематик группалар эчендә тикшерәбез .

Мәсәлән , “ Җәмгыять ” группасына караган диалектизмнар “ Кеше һәм Җәмгыять ” , “ Кешенең иҗтимагый социаль системада эшчәнлеге ” , “ Кешегә , җан иясе буларак , тереклек итү өчен кирәк-ярак әйберләр ” , “ Җәмгыять тормышы ” дип аталган дүрт зур төркемгә бүлеп карала .

Алар үз чиратында тагын да кечерәк төркемнәргә бүлеп күзәтелә .

Ономастика өлкәсендә эзләнү эшләре дә фәһемле .

Үз тарихын , тамырларын барларга омтылган халык сәламәт халык булуын һәрдаим истә тотып , Балтач районы татар авылларының килеп чыгышы , тарихын ачыклау эшенә укучыларны да җәлеп итәм .

Халыкның нинди телдә сөйләвен халык телендә кулланылган җир -су атамалары ачык күрсәтеп тора , чөнки алар “ тел чаралары белән бәян ителгән тарих ” дип әйтелә фәндә .

Берничә мисалга тукталып үтик :

Районда көн сүзе кушылган авыл исемнәрендә төрки телдә көн – “ яз ” , “ кояш ” дигән мәгънәне белдерә .

Көмьязы – көн язы , кояшлы җир .

Көнтүгеш – кояш туды .

Көндәшле – көн дәште , кояш чакырды .

Явъязы – яу җире .

Тутагач – түтә агач , туры агач .

Бу тикшеренүләр , әлбәттә , балаларның милли үзаңын үстереп , без кем ? без кайдан ? без нинди ? дигән сорауларга җавап табарга ярдәм итә , телгә игътибарлы караш тәрбияли , тел гыйлеме буенча белемне тирәнәйтә .

Ата- бабалы кеше – тамырлы имән ” , “ Үткәнгә күзе җиткән – киләчәккә үзе җитә ” кебек хакыйкатьне аңлату юлында Гаилә , Шәҗәрә бәйрәмнәре , күргәзмәләр , Салават Юлаев җыены , Сабантуй кебек чаралар олы әһәмияткә ия.

Балтач - күренекле шәхесләргә бай як . Шуларның берсе – 1755 -56 нчы елдагы мөселманнар күтәрелешенең рухи җитәкчесе Батырша .

Батырша исемен йөртүче мәчет , этнографик , тарихи экспонатларга бай Батырша музее белән берлектә милли үзаң тәрбияләү буенча күп эшләр башкарабыз .

Безнең мәктәп галимнәр , күренекле шәхесләр тәрбияләгән белем учагы. Татар сәхнәсендә милли байрагыбызны биек үрләргә күтәрүче Айрат Арслановның күңеленә дә туган телгә, әдәбиятка сөю нәкъ безнең мәктәптә салынган .

Нәфис сүз остасына 80 яшь тулуга багышланган кичә Батырша музеенда халкыбызның үткәне , бүгенгесе , киләчәге хакына иҗтиһат итүче хәзрә т Шәйхайдәров Рәфис Муллагаттәр улы катнашлыгында оештырылуы бу чараның әһәмиятен , мәртәбәсен бермә-бер арттырды , балаларның иман хәзинәсен , рухи байлыгын тирәнәйтте .

Полиэтник тирәлектә шәхес тәрбияләүнең этномәдәният компоненты эчендә милли үзаң формалаштыруның бәрәкәтләре чыганаклары гаять күп . Әлбәттә , әле мин аларның берничәсенә генә тукталып үттем .

Чыгышымны , барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларына , остазларыма юллап шигырь белән тәмамлыйсым килә :

Кояшым бар – Тукай ,

Аем – Такташ .

Йолдызларым – Җәлил , Есенин ...

Алардан нур алып яктыртучы

Җирдәге бер очкын ише мин .

Татар мөгаллимәсе буларак мин дә , балалар күңелендә очкыннар кабызып , милләтебезнең учак уты тагы да дөрләп янсын өчен , бар белемемне , көчемне салам , эшемне дә шул җирлектә оештырам .





Краткое описание документа:

Бүгенге  көндә  мәктәп  һәм  гаилә  өчен  генә  түгел  ,  ә бәлки  бөтен  җәмгыятебез  алдында  торган  төп проблемаларның   берсе  булып  күпмилләтле  һәм  күпмәдәниятле  җәмгыять  шартларында  яшь  буынга  дөрес  тәрбия  бирү  мәсьәләсе  тора.                                             Татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучыларына  бу  мәсьәләләрне чишүдә  аеруча  мөһим  вазифа  йөкләнә.     Полиэтник  тирәлектә  белем  һәм  тәрбия  бирү барышында  шәхеснең  үсеш  моделен  төзү  һәм шуңа  ярашлы  инновацион  педагогик  проект  булдыру мөһим.  Полиэтник   тирәлектә  шәхес  тәрбияләүнең  этномәдәният  компоненты эчендә  милли  үзаң  формалаштыруның  бәрәкәтләре  чыганаклары  гаять  күп  .   

Общая информация

Номер материала: 51560033119

Похожие материалы