Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыМероприятие « Сөмбелә бәйрәме»

Мероприятие « Сөмбелә бәйрәме»

Скачать материал

Сөмбелә бәйрәме.

А.б: Таң атуын ничек белә алыр идең,

Тау артыннан алсу нурлар сузылмаса.

Килер язның ни хозуры булыр иде,

Мул җимешле , алтын хисле көз булмаса.

 Хәерле кич, укытучылар, укучылар! "Сөмбелә" бәйрәмен башларга рөхсәт итегез!

 

 

          "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.

         Борынгы грекларда һәм башка Көнчыгыш халыкларында күп гасырлар буена кулланылган зодиак календаре бар. Унике йолдызлыкка мөнәсәбәттә корылган бу борынгы календарьда Сөнбеләнең тагын бер мәгънәсе сакланып калган.Сүз әлеге зодиак календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алучы сигезенче айның, дөресрәге, сигезенче айны белдерүче йолдызлыкның да Сөнбелә дип аталуы турында бара. Бу исем башка халыклардагы Кыз (Дева) йолдызлыгына туры килә.                    

    Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне   Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм  асылда көн белән төннең язгы тигезләшкән чорында  - 21 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма – каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын  башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап – йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып – җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән – эскертләргә куелган, сугылганы келәт – амбарларга тутырылган

       Менә шундый көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый – ризык әзерләп, көр күңел  белән үткәрелә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, максыма дип йөртелгән сыра кайнатылган, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.

 “Уракчы кыз” көе яңгырый.

Игенче бабай зал уртасына чыга.

-        Әй, Җир –ана! Синең ярдәмең белән без быел да мул уңыш үстердек. Рәхмәт сиңа, Җир – ана!

Сиңа тагын бер үтенечем бар! Җир – ана, син безнең барыбызның да бишеге, аяк басып торган терәге. Бүген минем улларым- кызларым биредә уңыш бәйрәме үткәрәләр. Шушы бәйрәмгә хәтфә чирәм келәмеңне җәеп, Сөмбеләне безнең янга чакырчы!

Көй уйнала. Көйгә әйләнә- әйләнә Сөмбелә кызы чыга.

Игенче бабай кереп китә.

 А.б: Төкле аягың белән Сөмбелә, Бәйрәмебезгә рәхим ит!

Сөмбеләнең  каршысына кыз бала чыгып баса, җыр җырлый.

Сөмбелә:

Рәхмәт сезгә, улларым- кызларым!

Бәйрәмегез мөбәрәк булсын!

Дәвер белән дәүләт бирермен

Тәүбә белән тәүфыйк бирермен

Хәерле эшкә хәрәкәт бирермен

Ашыгызга бәрәкәт бирермен

Тәнегезгә сихәт бирермен

Фәкыйрлеккә чара бирермен

Сырхаулыкка дару бирермен

Шөкер кылыгыз барлыкка

Төшермәм сезне тарлыкка.

     Минем дә сезгә күчтәнәчем бар. Бу тәмле калач сезнең өстәлләрегезне бизәп торсын. Җаныгызга рәхәтлек, тәнегезгә сихәт бирсен!

Сөмбелә түгәрәк ипи тапшыра.

А.Б.: Сөмбеләкәй, син тәхетеңдә утырып тор, безнең укучылар синең бәйрәмеңә бик нык әзерләнделәр, күп төрле чыгышлар әзерләделәр, 6-7-8-9 класс укучылары синең алда 4 төрле номинация буенча көч сынашачаклар.Син дә үз бәяңне бирерсең.

 

Конкурс түбәндәге номинацияләрдән тора:

1.    “Мисс Сөмбелә “ – монда һәр классның Сөмбеләсе үзенең тапкырлыгын, гүзәллеген, җор теллелеген күрсәтергә тиеш.

2.    Көзге эшләр вакытында була торган күренешләргә карата скетч- скетчның юмор- сатирага нигезләнгән булуыннан чыгып бәя бирелә.

3.    Көзге композицияне яклау.- композиция нинди темага нигезләнеп эшләнгән, шигъри юллар белән яклау, осталык исәпкә алына.

4.    Бәрәңге кулинариясе. Иң зур бәрәңге. – бәрәңгедән нинди ризыклар пешерергә мөмкин, сез нинди ризыклар пешердегез, сөйләргә тиеш буласыз. Иң зур бәрәңге үлчәнә, кем бакчасында үскәнен әйтергә тиешсез.

5.    Ирекле номер.

Ә хәзер бәйрәмнең төп элешен башлыйбыз.

Бәйрәм булгач әйдә, бәйрәм булсын,

Уйныйк , җырлыйк, биик,

Шаулатып күңел ачыйк!

Бәйрәмне матур җыр белән башлап җибәрәбез.

Җыр :  9 класс укучылары

1 конкурсны башлыйбыз.

Һәр классның Сөмбеләсен  зал уртасына чакырабыз.

Сөмбелә кызлары тәхеттә утырган Сөмбеләнең як – ягына утыралар.Бер- бер артлы чыгыш ясыйлар.

Чыгыш ясап бетергәч, Сөмбелә үзенең биремен бирә.

Сөмбелә:

Минем дә бер сынавым бар әле кызларыма.Менә сезгә серле алтын яфраклар, анда бирем язылган.

(Көз турында шигырь язарга)

Концерт номеры: Бию. 8 класс

1 конкурска йомгак.

2 конкурс  “Көзге композицияне яклау” Темасын әйтеп шигъри юллар белән дә ярый, чәчмә формада да ярый.

8 класс

6 класс

7 класс

9 класс

Концерт номеры.

3 конкурс.Көзге эшләр буенча скетч.

7 класс

9 класс

6 класс

8 класс

Концерт номеры.

4 конкурс. Бәрәңге кулинариясе. Иң зур бәрәңге.

Бәрәңгедән нинди ризыклар пешерергә була? Шуның турында сөйләргә.Иң зур бәрәңге үстерүче кем?

 6 класс

  9 класс

8 класс

7 класс

Конкурслар тәмам. Җюрилар балларны саный торалар.

8 класс укучылары башкаруында җыр.

 

 Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап-кара болытлар.

Тынычта яшәсен Җир шары,

Елмаеп уянсын  һәр кеше

Игеннәр көймәсен утларда,

Йортларга күз яше кермәсен.

Апалар, киленнәр, сабыйлар

Гомергә  ачлыкны күрмәсен.

Кешенең күңеле һәрвакыт

Изгелек турында уйласын

Зәп – зәңгәр күкләрдә ялтырап,

Нур чәчеп, аҗаган уйнасын.

Сүрелмәсен безнең күңелләрдә

Язлар бүләк иткән матур хисләр.

Табыннарга муллык, җанга сихәт

Алып килсен безгә алтын көзләр.

 Бәйрәмнең  икенче өлеше - дискотека

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мероприятие « Сөмбелә бәйрәме»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Режиссер-постановщик

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Сөмбелә бәйрәме көз аенда , ягъни сентябрь анның соңгы атнасында үткәрелә. Мәктәптә 2 группада үткәрдек, 1-5 класслар һәм 6-9 класслар арасында. Бу бәйрәмгә укучылар алдан ук әзерләнделәр. Композиция ясау өчен күп төрле яшелчә, җиләк- җимешләр кулландылар. Шулай ук  «Бәрәңге ашханәсе» исеме астында һәр класс бәрәңгедән әзерләнгән ризыклар өстәле ясадылар. «Иң зур бәрәңге « номинациясе дә үткәрелде. Иң зур бәрәңге 8 класс укучыларыныкы булды. Аның күләме 1кг.200 гр. иде. Сөмбелә кызларының чыгышы да бик матур күренеш булды, Иң матур Көз кызы- 9 класс укучысы Нигъмәтҗанов Ирек булды.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 136 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 31.03.2014 2390
    • DOCX 45 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исхакова Фания Шариповна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Исхакова Фания Шариповна
    Исхакова Фания Шариповна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2476
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 90 человек из 33 регионов

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 796 человек из 74 регионов

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 398 человек из 63 регионов

Мини-курс

Психология развития и воспитания детей: особенности и подходы

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология общения: эффективное общение и решение конфликтов

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 481 человек из 67 регионов

Мини-курс

Адаптация и расстройства: понимание, преодоление, развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 17 регионов