6ны, 7не, 8не, 9ны алу.

    ZIP

Документы из архива для просмотра:

  • DOCX

    карточка1.docx

  • DOCX

    карточка2.docx

  • DOCX

    план-конспект урока.docx

  • PPTX

    презентация к уроку.pptx

  • DOCX

    титульный лист.docx

  • hello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gifhello_html_m21a3043c.gif- =

    - - =

    - - =

    - - =

    - - =



    - - =

    - - =





    - =

    - - =

    - - =

    - - =

    - - =



    - - =

    - - =



  • өлешләп

    по частям

    тулыландыру

    дополнение

  • hello_html_7bf56ca1.gifhello_html_m39700d83.gifhello_html_63073d8f.gifhello_html_m73e51b4c.gifhello_html_1657edf8.gifhello_html_m710e3c5f.gifhello_html_5e0a05b5.gifhello_html_7789b6ee.gifhello_html_207270d2.gifhello_html_m4116898f.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_7c396d5d.gif1 нче сыйныф өчен математикадан ачык дәрес планы.

    Тема: 6ны, 7не, 8не, 9ны алу.

    Дәрес төре: үстерелешле укыту элементлары кертелгән традицион дәрес.

    Максат: 1. Алу гамәле компонентларының үзара бәйләнешен ныгыту.

    2. 6, 7, 8, 9, 10 саннарының составын ныгыту.

    3. 6, 7, 8, 9 саннарын алырга өйрәтү.

    4. Язмача һәм телдән исәпләүне ныгытү. Үз-үзеңне тикшерергә өйрәнү.

    5. Универсаль уку гамәлләренең коммуникатив төрен куллану.

    6. Халкыбызның традицияләренә тугрылык, туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт уяту.

    Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

    Җиһазлау: ноутбук, экран, карточкалар, дәреслек (Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова, “Перспектива”, 2010. ), магнитлы рәсемнәр.

    Дәрес барышы:

    1. Оештыру өлеше.

    Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Бүген безнең дәресебез гади дәрес түгел, бездә бүген кунаклар бар. Барыбыз да борылып, аларны сәламлик әле.

    -Ә хәзер кулга- кул тотынып бер-беребезгә хәерле көн телик!(Хәерле көн, дустым!Сиңа да хәерле көн телим!)

    1. Актуальләштерү. Телдән исәпләү күнегүләре.

    • 1 белән 3 арасында нинди сан? (2)

    • 3 алдында нинди сан тора? (2)

    • Саннар рәте нинди саннан башлана? (0)

    • 5 тән 2 не алгач ничә була? (3)

    • 1 дән зур булган иң беренче санны әйтегез. (2)

    • Нинди сан бернәрсә дә юк икәнен аңлата? (0)

    • 2 дән кечкенә санны әйтегез. (1)

    • 4 тән 3 не алгач ничә була? (1)

    22.03.2011 (1 слайд)

    -Укучылар, игътибар белән карагыз әле, бу саннар нәрсәне аңлата?

    -22 – бүгенге число.

    -03 – март ае.

    -2011 – 2011нче ел.

    -Бүгенге көн, укучылар, гади көн түгел. Бүген – көн белән төн тигезләшкән вакыт.

    -Март аеннан кайсы ел фасылы башлана?(Яз)

    -Яз килгәнен сез кайдан белдегез? (Төрле җаваплар тыңлана)

    -Әйе, бик дөрес әйтәсез. Безнең дә дәрескә яз кояшы килгән! Ләкин әле ул йоклый, аны уятырга кирәк. Моның өчен, безгә мисаллар чишәргә кирәк була. .

    III. Уку мәсьәләсен кую.

    Ә мисалларыбыз безнең кояш нурларын каплаган болытларда. 8-2=6, 10-3=7, 4+4=8, 6+3=9

    -Чыккан чыгышларга игътибар итегез: нинди саннар килеп чыкты? (6, 7, 8, 9.)

    -Без бүген сезнең белән 6, 7, 8, 9 саннарын алырга өйрәнербез. (2 слайд)

    Матур язу күнегүләре: 6,7,8,9 саннары.

    IV. Яңа тема өстендә эш. Уку мәсьәләсен чишү.

    -Менә безнең кояшыбыз да уянды. (3 слайд) Кояш ул, укучылар, яшәү чыганагы. Ул иртә белән үк уянып җир өстен яктырта, җылыта. Менә аның беренче нурлары күбәләкләргә төште.

    - Укучылар, тактада ничә күбәләк бар? (8).

    -Шуларның 7се очып китте (Бер бала тактага чыгып эшли).

    Модель эшләнә - =

    -Ничә күбәләк калды?(1)

    -Димәк, 8дән 7не алгач ничә була? (1)

    -Сез моны кайдан белдегез?(Чөнки 8 саны 7 белән 1 дән тора)

    -8 саныннан 7не алуның башка ысулларын беләсезме?(8 – 4 – 3, 8 – 3 – 4, 8 – 2 – 5, 8 – 5 – 2).

    Икенче модель эшләнә. Ул беренче модельдән нәрсә белән ае рыла?

    - = - = (Шакмаклар саны артты.)


    -47 нче биттәге №1 мисалларны табыгыз әле. Берәнләп мисалларны эшли башлыйбыз.

    7 – 6 = 1

    7 - 3 - 3 = 1

    -7 дән 6 ны алгач, 1 булганын сез ничек белдегез? (Чөнки, 7 саны 6 белән 1дән тора )

    -7 дән 6 ны тагын ничек итеп алырга була? (Башта 3 не, аннан соң тагын 3 не)

    -Икенче мисалда сез әйткән өчәрләп алу ысулы күрсәтелгән. Бу – өлешләп алу дип атала.

    Калган мисаллар да шушы тәртиптә эшләнә.

    Бер укучы дәреслектәге кагыйдәне укый.

    -Укучылар, безнең чыгарган кагыйдәбез дәреслектәге кагыйдә белән туры киләме?(Әйе)


    Физкультминутка:

    Яз килә” җырының көе яңгырый. Укучылар төрле-төрле язгы образларны күрсәтәләр, хәрәкәтләр ясыйлар.Экранда яз рәсеме.(4 слайд)

    -Безнең борынгы бабаларыбыз язны каршы алу бәйрәмен үткәрә торган булганнар. Ул хәзер дә гореф-гадәт буларак кире әйләнеп кайтты. Бүген бездә нинди бәйрәм? (Нәүрүз бәйрәме)

    -Нәүрүзбикә язны алып килергә тырыша, ләкин Кыш бабай да бирешергә теләми. Әйдәгез, без Нәүрүзбикәгә ярдәм итик әле.

    -Кояш җылыта башлау белән, кар эри, язның беренче чәчәкләре күренә. Алар нинди чәчәкләр?(Умырзаялар)

    Чәчәкләр янында мисаллар язылган, балалар шуларны чишәләр.(5 слайд)

    9 – 8 = 1 8 – 6 =2 10 – 9 =1

    10 – 7 = 3 9 - 7 = 2 10 – 6 =4

    Үзбәя. Укучылар мисалларын тикшерәләр. (6 слайд) (1 хатасы да булмаганнар йолдыз , 1 яки 2 хатасы булганнар чәчәк алалар)

    -Әйдәгез, бу мисалларны чыгышларына карап, төркемнәргә бүлегез әле.Ничә төркемгә бүлеп була?(2 төркемгә.Өчесе- так саннар , өчесе- җөп саннар.)


    -Ә хәзер дәреслекнең 47 нче битендәге мәсьәләне табыгыз.(Бер укучы кычкырып укый.)

    - Мәсьәләдә сүз нәрсә турында бара? (Гөмбәләр)

    - Мәсьәләнең соравына хәзер үк җавап биреп буламы?(Юк)

    -Башта нәрсәне белергә кирәк? (Барлык гөмбәләрне табарга, 3кә 6ны кушарга)

    -Хәзер мәсьәләнең соравына җавап бирә алабызмы? (Әйе)

    -Моны белү өчен нишлибез?(Барлык гөмбәләрдән 7не алабыз)

    Мәсьәләне язып чишәләр.(7 слайд)

    V.Фигуралардан сыерчык оясы төзү.(8 слайд)








    Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.(Төрле әйберләр барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән: йорт, эт оясы, сыерчык оясы һ.б.


    VI. Яңа тема аңлатуны дәвам итү.

    -Нәүрүзбикә язны никадәр алып килергә тырышса да, Кыш бабайның да бирешәсе килми икән. Әледән –әле ул үзенең салкыннарын җибәрә, бураннарын туздыра. Кар бөртекләре җиргә явалар да явалар. Ә бу кар бөртекләрендә мисаллар бар.

    8 – 6 = 2 10 – 7 =

    2



    6 7


    -8 саны 6 белән ничәдән тора? (2)

    -Димәк, 8не без нинди сан белән тулыландырдык? (2 белән)

    Башка мисаллар да шул тәртиптә эшләнә.

    -Бу - тулыландыру ысулы дип атала.

    -Кыш бабаебыз, безнең белән саубуллашып, салкын якларга китеп бара. Җир өстендә яз,Нәүрүзбикә хакимлек итә. Кояш көннән көн ныграк җылыта. Кар астында күмелеп калган өйләр дә күренә башлый. Ул өйләр гади өйләр түгел, ә санлы өйләр.

    Парлап эшләү. Укучыларга карточкалар бирелә.

    -Безнең өйләребез нинди фигуралардан тора? (өчпомак, турыпочмаклык)

    10

    9






    6


    7


    8


    6


    7


    8


    9












    Үзара тикшерү. .Бәяләү.(1 хатасы да булмаганнар йолдыз , 1 яки 2 хатасы булганнар чәчәк алалар)

    -Ә хәзер дәреслекнең 48 нче битендәге №5 мисалларны чишегез, бер-берегезнең чыгышларын тикшерегез.Бәяләү.(1 хатасы да булмаганнар йолдыз , 1 яки 2 хатасы булганнар чәчәк алалар)

    VIII. Хәтерне үстерүгә күнегү.(9 слайд)

    Рәсемнәр күрсәтелә, сораулар бирелә.


    hello_html_647ab3c1.pnghello_html_3989ba0c.pnghello_html_54e0100f.pnghello_html_52672755.pnghello_html_3fee2a6c.png





    -Нинди рәсемнәр ясалган.Истә калдырыгыз.(рәсем алып куела)

    -Беренче нәрсә тора?

    -Өченче нинди рәсем?

    -Уртадагы рәсем нәрсә?

    -Иң соңгы рәсемне әйтегез.

    -Соңгы рәсемнең алдында нәрсә тора?

    -Кояштан соң нәрсә?(Рәсемнәр яңадан күрсәтелә)

    -Монда нәрсә артык?(Гөмбә)

    1. Йомгаклау:

    -Без бүген дәрестә нинди яңа тема белән таныштык? 6, 7, 8, 9 ны ничек итеп алып була икән? Без бүген куелган максатка ирештекме?(тактадагы схематик маршрут буенча нәтиҗә ясала).

    -Без сезнең белән Нәүрүз турында сөйләшүне алдагы дәресләрдә дә дәвам итәрбез әле.

    -Сез дәрестә бик актив катнаштыгыз, Молодцы!

    Дәрес тәмам.




  • Описание презентации по слайдам:

    • Тема: 6ны, 7не, 8не, 9ны алу 1 нче сыйныф математика (Г.В. Дорофеев, Т.Н. Мир...

      1 слайд

      Тема: 6ны, 7не, 8не, 9ны алу 1 нче сыйныф математика (Г.В. Дорофеев, Т.Н. Мирокова)

    •  2 2. 0 3. 2 0 1 1

      2 слайд

      2 2. 0 3. 2 0 1 1

    •  8 – 2 = 10 – 3 = 4 + 4 = 6 + 3 = 6 7 8 9

      3 слайд

      8 – 2 = 10 – 3 = 4 + 4 = 6 + 3 = 6 7 8 9

    • 4 слайд

    • 5 слайд

    •  9 – 8 = 10 – 7 = 8 – 6 = 9 – 7 = 10 – 9 = 10 – 6 =

      6 слайд

      9 – 8 = 10 – 7 = 8 – 6 = 9 – 7 = 10 – 9 = 10 – 6 =

    •  9 – 8 = 1 10 – 7 = 3 8 – 6 = 2 9 – 7 = 2 10 – 9 = 1 10 – 6 = 4

      7 слайд

      9 – 8 = 1 10 – 7 = 3 8 – 6 = 2 9 – 7 = 2 10 – 9 = 1 10 – 6 = 4

    •  Ак гөмбә -3 Усак гөмбәсе - 6 Кыздырганнар - 7 Калган - ?

      8 слайд

      Ак гөмбә -3 Усак гөмбәсе - 6 Кыздырганнар - 7 Калган - ?

    • 9 слайд

  • ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

    МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “ОЛЫ ӘТНӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УРТА МӘКТӘБЕ













    1 нче сыйныфлар өчен математикадан ачык дәрес планы

    Тема:

    6ны, 7не, 8не, 9ны алу









    Югары квалификацион

    категорияле укытучы:

    Галимҗанова Руфинә Тәлгать кызы



Краткое описание материала

Представляю вам план-конспект урока по математике для 1 класса на тему: «Вычитание чисел 6,7,8,9»  по ФГОС.Тип урока: традиционный урок с элементами развивающего обучения.Во время урока ученики усвоят новую тему: «Вычитание 6,7,8,9», закрепят устный и письменный счет,состав чисел 6, 7, 8, 9, познакомятся с новым типом решения задач, а так же усвоят навыки самоконтроля и применения видов универсальных учебных действий. В план-конспекте так же представлена информация о традиционном празднике татарского народа, празднике весны  «Науруз - байрам». Ученики познакомятся с традициями и обычаями праздника, узнают много интересных фактов о весне. Урок на татарском языке для школ с татарским языком обучения.

6ны, 7не, 8не, 9ны алу.

Файл будет скачан в формате:

    ZIP

Автор материала

Галимзянова Руфиня Талгатовна

Учительначальных классов

  • На сайте: 11 лет и 9 месяцев
  • Всего просмотров: 35139
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 19
  • 35139
    просмотров
  • 19
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Галимзянова Руфиня Талгатовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: