Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / План конспект урока по окружающему миру для 3 класса
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

План конспект урока по окружающему миру для 3 класса

библиотека
материалов

«Хайваннар нәрсә белән туклана?»

3 сыйныфта «Әйләнә-тирәне өйрәнү» фәненнән дәрес эшкәртмәсе


Дәреснең максаты: укучыларны хайваннарның туклану тибы буенча классификацияләү белән таныштыру; туклану чылбыры белән таныштыру, аны төзергә өйрәтү; хайваннарның азык табу һәм дошманнарыннан саклану өчен яраклашуын күзәтү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:

  1. Схема «Хайваннар (туклану тибы буенча)».

  2. Төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар.

  3. Кайчы, клей – һәр укучыда.

  4. Дәреслек «Табигать белеме» А.А.Плешаков, “Табигать белеме” К.М.Зарипова, эш дәфтәрләре, “От земли до неба” атлас – ачыклагычы, тестлар җыентыгы, “Знакомые незнакомцы”, “В союзе с природой” китаплары, “Табигать әлифбасы” русча-татарча биологик сүзлекләре

  5. Презентация «Туклану чылбыры»


Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

- Хәерле, көн, укучылар, яхшы кәефләр белән дәресебезне башлыйбыз. Ягез, бергәләп өй эшләрен тикшерик.

- Без узган дәрестә хайваннарның күптөрлелеге белән таныштык. Әйдәгез, экранга карап аларны искә төшереп үтик һәм һәр төркемгә керә торган үзегез белгән 1-2 хайванны да өстик. (1 нче слайдта хайваннарның төркемнәре бирелгән):

Суалчаннар – яңгыр суалчаны, сөлек

Моллюсклар - әкәм-төкәм, лайла суалчан, осьминог, кальмар

Энәтирелеләр – диңгез йолдызы, диңгез керпесе, диңдез кыяры, диңгез лилияләре

Кысласыманнар – кыслалар, краблар, саңагаяклар

Үрмәкүчсыманнар – үрмәкүч, чаян, (4 пар аяклы)

Бөҗәкләр – коңгыз, күбәләк, энә карагы, бал корты, чебен (3 пар аяклы)

Балыклар – балык (тәннәре тәңкә белән капланган, саңаклары бар)

Җир-су хайваннары – гөберле бака, саз бакасы, җир бакасы, (лайлалы юкка тиреле)

Сөйрәлүчеләр – крокодил, елан, кәлтә, ташбака (тәне коры мөгез калканнар белән капланган)

Кошлар - тәннәре каурый белән капланган

Җәнлекләр – имезүче хайваннар, тәннәре йон белән капланган, суда шома тәнлеләре дә бар)

(Төркемнәрдә эш) (Үзбәя)

ІІ. Актуальләштерү.

  • Хайваннар турында белгәннәрегезне искә төшерегез һәм төркемнәрдә кабатлагыз. Хайваннар турында өйрәнүче фән ничек дип атала?( Зоология фәне, ул биологиянең бер бүлеген тәшкил итә)

  • Хайваннар төркеме һәм төре дигән төшенчәләрне ничек аңлыйсыз? Мисаллар китерегез. (Төркемнәрдә эш) (Көтелгән җаваплар:

Алдагы слайдта без төркемнәрне санап үттек, ә бер үк төркемдәге хайваннарның әллә ничә төре булуы мөмкин икәнен беләбез. Мәсәлән, бөҗәкләрдән озынборынның (черкинең) гына дә “От Земли до неба” китабында өч төре билгеле: черелдәвек озынборын, шалтыравык озынборыннар озынаяклы озынборыннар; бакаларның 5 төрен күрергә мөмкин: гөберле бака, яшел бака, үлән бакасы, күл бакасы, көрән бака). (Үзбәя)

  • Эш дәфтәрләренең 42 нче битендәге 3-4, 6 нчы биремнәрне ничек үтәдегез? (Үзбәя)

ІІІ. Уку мәсьәләсен кую.

- Хайваннарның үсүе һәм яшәве өчен нинди шартлар кирәк? (Төркемнәрдә эш)

( Хайваннарның үсүе һәм яшәве өчен иң әһәмиятлесе – туклану).

- Шуннан чыгып бүгенге дәрес темасын билгелик. Без «Хайваннар нәрсә белән туклана?» дигән темага сөйләшербез. (Теманы яктырткан 2 нче слайд) Туклану чылбырын төзергә өйрәнербез.

- Хайваннарга тереклек итү өчен нәрсәләр кирәк? (Хайваннар барлык тере җан ияләре кебек үк туалар, үсәләр, сулыйлар, ашыйлар, хәрәкәтләнәләр, үрчиләр, үләләр). (Үзбәя)

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

- Кем нәрсә ашый? Шул сорауга җавап бирү өчен әйдәгез, тиз генә бер уен уйнап алыйк. Бу тартмада төрле ашамлыклар исемнәре язылган кәгазьләр бар. Кайсы ашамлык кайсы хайванга кирәк булыр - дөрес итеп парлагыз. (Төркемнәрдә эш) (Тартма эчендә чикләвек, сыр, бодай, кишер, алма, бал рәсемнәре салынган. Тактага төрле хайван һәм кош рәсемнәре беркетелгән).

1. Әңгәмә.

- Хайваннар нәрсәләр белән туклана?

- Кайбер хайваннар үсемлекләр белән тукланалар

- Мисаллар китерегез.

- Мәсәлән, пошилар, куяннар, тиеннәр. (Тактадагы рәсемнәргә нәтиҗә ясау)

- Үсемлекләр белән туенучы хайваннарны кайсы төркемгә кертерсез?

- Бу төркемгә үсемлекләр белән тукланучы хайваннар, дибез.

- Тагын нәрсә белән тукланучы хайваннарны беләсез?

- Хайваннар һәм кош-кортлар белән тукланучы хайваннар.

- Башка хайваннар белән тукланучы хайваннарны ничек дип атыйлар микән? (Андый хайваннарны ерткыч хайваннар дип атыйлар).

Тагын нәрсәләр белән тукланучы хайваннарны әйтмәдек? (Кайбер хайваннар һәм бөҗәкләр бөҗәкләр белән туена).

- Бөҗәкләр белән тукланучы хайваннарны һәм бөҗәкләрне ничек дип атарбыз? (Андый хайваннар бөҗәк ашаучылар дип атала).

- Дуңгыз, елан, юлбарыс һәм тагын байтак хайваннарның нәрсәләр белән туклануын ачыклап китик әле. (Бу хайваннар үсемлек, бөҗәк һәм хайваннарны да ашыйлар).

- Шулай булгач алар нинди төркемгә керә микән соң? (Аларга без төрле азык белән тукланучылар, дибез).

  • Без сезнең белән төрле азык белән тукланучы хайваннар төркемен ачыкладык.

V. Белемнәребезне модельләштереп куйыйк.

(Төркемнәрдә эш) (3 нче слайдта схема күрсәтелә)


Хайваннар

Үсемлекләр белән тукланучылар

Бөҗәкләр белән

туенучылар

Төрле азык белән тукланучылар

Ерткычлар


(Үзбәя)

Хәзер дәреслекнең 96 нчы битендә «Хайваннар нәрсә белән туклана?» дигән текстны укып чыгыйк.

2. Үзегезнең күзәтүләрегездән чыгып хайваннар арасындагы бәйләнешне әйтеп китә аласызмы? (Хайваннар үсемлекләр яки башка хайваннар, бөҗәкләр белән туклана. Галимнәр әйтүенчә, тереклек ияләре, туклану чылбыры барлыкка китереп, үзара бәйләнештә торалар).

- Хәзер без сезнең белән туклану чылбырын төзергә өйрәнербез.

- Туклану чылбыры үсемлекләрдән башлана. Бу чылбырның беренче буыны. Ни өчен икәнен кайсыгыз әйтеп бирә алыр? Төркемнәрдә уйлагыз. (Кояш яктысында яфракның күзәнәкләрендә су һәм углекислый газдан шикәр, крахмал барлыкка килә. Ул хайваннарга туклык, көч бирә)

Чылбырның икенче буыны – ул үсемлекләр белән тукланучы хайваннар. Ни өчен шулай дип уйлыйбыз? (Үсемлекләр белән турыдан-туры бәйләнгән хайваннар төркеме).

Чылбырның өченче буыны – ул бөҗәкләр, хайваннар белән тукланучы хайваннар.

(4 нче слайд).

Төлке өчен мөмкин булган чылбырларны төзеп карыйк.

Имән – тычкан – төлке

Усак – куян – төлке

3. Эш дәфтәрләрен ачып һәм 43 б., № 1. биремне укыгыз.

- Хайваннар туклану тибы буенча нинди төркемнәргә бүленә?

(Үсемлекләр белән тукланучылар, бөҗәкләр белән тукланучылар, ерткычлар, төрле азык белән тукланучылар). (Төркемнәрдә эш)

- Беренче багананың беренче юлында язылган хайван исемен укыгыз.

- Икенче баганада аның нәрсә белән туклануын укыйбыз.

- Бу хайваннар кайсы төркемгә керәләр? (Бөҗәк ашаучы)

- Түгәрәкне нинди төс белән буйыйбыз? (Зәңгәр төс белән буярга кирәк).

- Икенче юлда язылган хайван исемнәрен укыйбыз. Алар нәрсә белән туена?

- Бу хайваннар кайсы төркемгә керәләр? (Ерткычлар)

- Түгәрәкне нинди төс белән буйыйбыз? (Кызыл төстә).

- Калган юлларны төркемнәрдә эшлибез.

Тикшерү. (Үзбәя)

(3нче юл – төрле азык ашаучылар, сары төс; 4нче юл – үсемлек белән туенучылар, түгәрәкне яшел төс белән буйыйбыз)

4. 44 нче б., № 2 Биремне укыгыз. (Атлас-ачыклагычтан үсемлекләр белән тукланучылар һәм ерткыч хайваннарның исемнәрен язарга, 2-3 төр)

- Кайсы төркемгә керә торган хайваннарны язарбыз? (Үсемлек белән туенучылар поши, куян, кыр кәҗәсе, ерткычлар сусар, ас, ләтчә)(Үзбәя)

5. 44 нче б., № 3 Кайчы, клей алабыз, биремне төркемнәрдә эшлибез. (Чылбырның җитмәгән буынын кушымтадан кисеп ябыштырырга: чикләвек- тычкан -? (ләтчә), кәбестә-? (лайлач әкәм-төкәм)-бака, бодай-?(тычкан)-елан-бөркет)

Тикшерү. (Үзбәя)

(5 нче слайд белән эш) Туклану чылбырын төзегез: БҮРЕ, ИМӘН, КАБАН

45 нче б., № 4. Чылбырның буыннарын дөрес итеп урнаштырыгыз. ( а- биреме экранда слайдта күмәк рәвештә үтәлә, б -тукран, нарат, кайры коңгызы; в- төркемдә яңа чылбыр төзергә)

  1. Дәреслек белән эш.

«Хайваннарның табигатьтәге роле» текстын укып чыгыгыз. (К.М.Зарипова Табигать белеме, 48 нче бит)

- Хайваннар табигатьтә ничек яраклаша? (Хайваннарның һәрберсе куркыныч янаганда үзенчә яраклаша: куян тиз йөгерә, кәлтә койрыгын ташлап калдыра, кошларның каурыйлары чуар булу коткара, төлкенең койрыгы һ.б. )

- Аларны ни өчен сакларга кирәк? (Ерткыч хайваннар санитар ролен үтиләр, табигатьнең тигезлеген саклыйлар)

- Без хәзер сезнең белән мәсьәлә чишәрбез. (Төркемнәрдә эш)

а) Ләтчә дигән кечкенә генә ерткыч елына 2000 тычкан аулый. Бер айга ул күпме тычкан тотар? Бер тычкан елына 12 кг бөртекне әрәм итсә, бер ләтчә ничә кг орлыкны саклап калыр? (2000:12* 12=2000(кг), димәк ул 2 тонна ашлыкны саклап калачак).

б) Иске имәнлектә кәҗә һәм сыер көтүе йөри башлаган. Агач һәм куакларга оя корган кошлар имәнлекне ташлап китә башлаган. Күпләп ефәк күбәләге үрчегән, агач һәм куаклардагы бөтен яфракларны ашап бетергән. Меңьяшәр имәнннәр корып һәлак булганнар. Сәбәбен аңлатыгыз. (Үзбәя).

  1. Экологик әкият “Серле җәнлек ”

- Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз.

Шулай беркөнне мин урманга килдем һәм узалдыма сөйләнә башладым.

- Мәче тычкан тота, акчарлак балык аулый, чебен чыпчыгы – чебен. Урманда җәнлекләр күп. Сорап карыйм әле, бәлки берәрсе ишетер, җавап бирер.

- Әй, син нәрсә ашыйсың, әйт, ә мин синең кем икәнеңне әйтеп бирәм. - Шулчак агачлар арасыннан бер тавыш ишетелде.

  • Әйдә, әйт! Мин бөҗәкләр дә, кырмыска да ашыйм!

Мин бераз уйлап тордым да ышанычлы итеп:

  • Тукран! – дидем.

  • Менә, белмәдең! Мин әле шөпшәләр һәм төклетура ашыйм!

  • Алайса, син шөпшәашар!

  • Түгел! Мин күбәләк корты белән личинкаларны да яратып ашыйм.

  • Чуар сандугачтыр син. Ул шундый бөҗәкләрне ярата.

  • Белмәдең. Чөнки мин поши ташлап киткән мөгезләрне дә кимерәм.

  • Урман тычканыдыр инде.

  • Тычкан ашаганым да бар минем. Тычкан тычканны ашамый!

  • Тычкан да ашагач, мәче буласың бит син.

  • Ничек алай булсын ди, я тычкан дисең, я мәче дисең! Белмәдең бит.

  • Әйдә, күрен! – дип кычкырдым мин һәм бик тырышып, тавыш ишетелгән куе чыршыга текәлдем.

  • Күренермен, ләкин син башта җиңелүеңне таны!

  • Ашыкма! – дидем мин, тиз генә җиңеләсем килмәде.

  • Кайчак кәлтә ашарга туры килә. Бик сирәк кенә балыктан да авыз итәм.

  • Бәлки син челәндер?

  • Челән түгел. Кош оясындагы кош балаларын ташып ашыйм, йомыркаларын эчәм.

  • Сусар!

  • Сусар минем күптәнге дошманым, миңа аның турында сөйләп торма. Тыңла: мин агач бөресе, чикләвек, чыршы белән нарат күркәләренең орлыгын, гөмбәләр һәм җиләк ашыйм.

Минем түзәр чамам калмады, чынлап ачуым чыкты. “Җиңеләм!”

- Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз? Нинди җәнлек микән бу? (Укучыларның җаваплары).

- Ботаклар чайкалып китте, як-якка аерылды. Миңа күзләрен ялтыратып тиен карап тора иде!

  • Исеңдә тот! – диде ул. – Песиләр тычкан гына ашамый, акчарлаклар да балык кына тотмый, чебен чыпчыклары да чебен генә ауламый. Тиеннәр дә чикләвек кенә ашамый. Мин - урманның иң данлыклы җәнлеге.

  • Бу әкиятне тыңлаганнан соң тиенне нинди төркемгә кертерсез һәм туклану чылбырын ничек итеп төзерсез? (Төркемнәрдә эш)(Үзбәя)

. Рефлексив бәяләү этабы.

- Дәрестә нәрсә эшләдек?

- Ничек эшләдек?

Хайваннар туклану тибы буенча нинди төркемнәргә керә?

Билгеләр кую.

. VІІ. Өй эше бирү.

  1. Дәреслектәге теманы укып чыгарга.

  2. Сорауларга җавап бирергә. 46 б., № 6, үтәргә. (Үсемлекләр һәм хайваннарның саклану чараларын билгеләргә)

  3. Иҗади эш.


Краткое описание документа:

Данный план конспект урока поможет учащимся классифицировать животных по цепи питания, научит их самостоятельно составлять цепь питания исходя от их жизненного опыта.Поможет в воспитании любви к животному миру. желанию сохранить и сберечь природу; научит наблюдательности, умению делать выводы, обобщать полученные знания.на этом уроке предусмотрены задания, где ребёнок при помощи энциклопедического материала должен находить ответы на поставленные вопросы, доказывать свою версию ответа, учит работать самостоятельно.
Автор
Дата добавления 31.03.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров689
Номер материала 51757033113
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх