339779
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокНачальные классыКонспекты«Китаплар иленә сәяхәт»

«Китаплар иленә сәяхәт»

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Китаплар иленә сәяхәт

Максат: 1) укучыларның сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;

2) таушалган китапларны яңартырга өйрәтү;

3) китап укуга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, китапны саклап тоту кагыйдәләре язылган

плакат.

Балаларга: төсле кәгазь, альбом, клей, карандаш,кайчы.

Әңгәмә барышы.

- Исәнмесез укучылар! Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табып, бүгенге әңгәмәбезнең темасын ачыкларсыз.

1) Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.

2) Кат-кат катлама,

Акылың булса, ташлама.

-Китап.

- Әйе,укучылар без бүгенге әңгәмә-дәресебездә китаплар иленә сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебезнең иң беренче тукталышы: «Кәгазьләр тукталышы» булыр.

- Иртәләрен кояш белән уянып әти-әниләрегез эшкә җыенганда , сез дә укучылар, мәктәбегезгә юл аласыз.Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул- гыйлем алу. Кыңгырау чыңлау белән сез дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулыгызга китап аласыз.

Нәрсә соң ул китап? «Китап …Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң , ул – кешеләр уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,- дип язган татар язучысы Ибраһим Гази.

Китап - тормышта иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә.Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора.

Беренче китаплар хәзергеләренә охшамаганнар. Китапларны эпек-электән саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган. Балалар, элек нәрсәгә язганнар икән?

-Ташка, каен тузына.

-Ә нәрсэ белән язганнар дип уйлыйсыз?

- Очлы таякчык . каз каурыен карага манып.

-Төрле илләрдә төрле материалга язганнар. Хәзерге вакытта китапларны бик тиз бастыралар. Ул безнең кулга килеп җиткәнче , бик күп кеше хезмәт куя.



1у. Башта кәгазь эшләү өчен

Шактый хезмәт сорала.

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз җайлана.

2у. Язучының һәрбер сүзе

Редактор аша үтә.

Китаптагы һәр сүз өчен

Ул үзе җавап тота.

3у. Китап басу машинасы

Биткә сүзләр төшерә.

Битләр әле китап түгел

Елмаймыйлар кешегә.

4у. Ябыштырып, төпләп куйгач.

Тышларга кирәк була.

Исемнэрен язгач кына,

Ул битләр китап була.



II тукталыш. – « Китапханә тукталышы» .


Шәйхи Маннурның «Алай итмә» шигырен уку.

«Бик ярата шул Мәрфуга

Китапларны күп укырга.

Ятса да ул, торса да ул,

Суза тизрәк китапка кул.

Оныта урын җыярга.

Бит юарга, чәч тарарга,

Чыкмый урамга уйнарга.

Китап булсын гел аңарга!

Ашарга дип утырса да,

Өстәлгә ул китап сала.

Бер укый да, бер аш кааба.

Белмим нинди тәмен таба.

Ә, минемчә, бутала ул.

Бернәрсә аңламый кала ул!

Алай итмә, син үскәнем,

Ашаганда бел аш тәмен,

Укыганда – китап тәмен.

Барысын да бергә бутап ,

Җибәрмә син эшнең тәмен!»


Шигырь эчтәлегенә карата сорауларга җавап бирү:

- Сезгә Мәрфуга ошадымы? Теләсә кайчан, теләсә кайда укыган әйбер истә сакланыр дип уйлыйсызмы? Автор бу шигыре белән сезгә нинди киңәш бирә? Сез ул киңәшләрне белә идегезме?

-Ә хәзер «Укытучы һәм малай» диалогын тыңлап үтегез.

Малай. – Миңа әти күп укымаска кушты, күзең авыртыр да, күрми башларсың, ди.

Укытучы: - Юк, энем, китапны күбрәк укыган саен . күз киресенчә ачыла гына бара. Дөңьяны яхшырак күрә башлыйсың.

-Әйе, укучылар, китапны күбрәк укыган саен без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Китап яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, бөек акыл ияләренең уй-фикерләре белән таныштыра.

III тукталыш. – «Китаплар хастаханәсе».

-Алда – китаплар хастаханәсе. Монда балаларны, хайваннарны түгел, ә китапларны дәвалыйлар. Алар йөткерми, төчкерми, сиздермичә генә агара, саргая һәм таркала.Ә мондый хәл нидән була соң? Балалар китапларны куллану кагыйдәләрен үтәп бетерми. Әйдәгез әле, китапны саклап тоту кагыйдәләрен кабатлап алыйк.

  1. Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.

  2. Китап битләрен ачканда бармакларыңны төкрекләмә, битләрне өстән, почмактан ача башла.

  3. Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

  4. Китапны кояшка куйма: югыйсә, тышы кибеп кубар, битләре саргаер.

  5. Рәсемнәрен буяма, ертылган битләрен ябыштыр.

6. Өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

7. Әгәр китаптагы әсәрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

- Менә түземле дәваланучылар зарланмыйлар, ыңгырашламыйлар,дәшми генә сездән ярдәм көтәләр. Аларны китап докторлары дәвалыйлар. Ә бүген мин сезне китап докторлары булырга чакырам.( Укучылар китапларга ремонт ясыйлар).

Х.Халиковның «Китап докторы» шигырен уку.


«Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый…

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең? Чынлап та:

Бите төшә, ертыла-

Ул бит көн дә тотыла.

Алам шуңа сак кына.

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләи мин:

Әйткәнне һич көтмим мин.

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры-

Мин аларнын докторы.».


Сәяхәтне йомгаклау.

-Рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер сезнең ярдәм белән бу китапларны башка укучылар да укый ала. Менә безнен сәяхәтебез дә ахырына якынлашты. Халыкта «Китап – белем чишмәсе», «Китап- кешенең дусты» дигән мәкальләр бар. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша.Әйдәгез , барыбыз да китап белән дус булыйк! Тагын бер кат кабатлап үтик: кайларда сәяхәт иттек, ниләр белдек? (Балаларның җаваплары тыңлана). Сәяхәтебезне китап турында шигырь белән тәмамлыйсы килә:

«Минем сөйгән китабым».


Мине укып күр , дисен.

Миндә күпме сер дисең.

Күбрәк өйрән, бел, дисең.

Хикмәтләрен дөньяның,

Минем сөйгән китабым!

Тик тормаучы сабый да ,

Сабыр уйчан абый да,

Сине укып карый да ,

Оныта йокыларын,

Минем сөйгән китабым.



Бик таушалган булсаң да,

Тетелсәң дә, тузсаң да-

Син кадерле . син якын,

Минем сөйгән китабым.»

Мәхмүт Хөсәен.







Краткое описание документа:
Максат:   1) укучыларның сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;                 2) таушалган китапларны яңартырга өйрәтү;                 3) китап укуга кызыксыну тәрбияләү. Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, китапны саклап тоту кагыйдәләре язылган                   плакат. Балаларга:   төсле кәгазь, альбом, клей, карандаш,кайчы. Әңгәмә барышы. - Исәнмесез укучылар! Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табып, бүгенге әңгәмәбезнең темасын ачыкларсыз.   1)  Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.   2)  Кат-кат катлама,        Акылың булса, ташлама. -Китап. - Әйе,укучылар без бүгенге әңгәмә-дәресебездә китаплар иленә сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебезнең иң беренче тукталышы: «Кәгазьләр тукталышы» булыр. - Иртәләрен кояш белән уянып әти-әниләрегез  эшкә җыенганда , сез дә укучылар, мәктәбегезгә юл аласыз.Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул- гыйлем алу. Кыңгырау чыңлау белән сез дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулыгызга китап аласыз.    Нәрсә соң ул китап? «Китап …Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң , ул – кешеләр уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,- дип язган татар язучысы Ибраһим Гази.    Китап - тормышта иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә.Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора.       Беренче китаплар хәзергеләренә охшамаганнар. Китапларны эпек-электән саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган. Балалар, элек нәрсәгә язганнар икән?   -Ташка, каен тузына.   -Ә нәрсэ белән язганнар дип уйлыйсыз?   - Очлы таякчык . каз каурыен карага манып.    -Төрле илләрдә төрле материалга язганнар. Хәзерге вакытта китапларны бик тиз бастыралар. Ул безнең кулга килеп җиткәнче , бик күп кеше  хезмәт куя.  
Общая информация

Номер материала: 52167033147

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС второго поколения»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-воспитателя группы продленного дня»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы Ф
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.