129525
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокНачальные классыКонспекты“Экологик кичә. Табигатькә экскурсия”.

“Экологик кичә. Табигатькә экскурсия”.

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.


Тема. “Экологик кичә. Табигатькә экскурсия”.

Максат. Халык педагогикасы алымнары, тәрбия чараларын кулланып, экология , тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә алган белемнәрен ныгытып табигатькә экскурсиягә чыгу. Балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, аларда тапкырлык, зирәклек, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатларын тәрбияләү, шул ук вакытта экологик тәрбия бирү.

Материал. К.В.Закирова,Р.А.Кадырова.Әдәп төбе-матур гадәт.Казан.1998.21 бит”Казлар-аккошлар”рус халык әкияте,”Кояшлы ил”,”Зәңгәр күл”җырлары.

Җиһазлау. Мич, алмагач, елга, убырлы карчык өе, убырлы карчык киеме (әкият декорацияләре); дару үләннәре коллекциясе, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган таблица; экологик рәсем күргәзмәсе; экология буенча китаплар күргәзмәсе; татар бию көйләре кассетасы, магнитофон, кояш оясы, кошчык (сувенир).

Кичә барышы.

Укытучы:

- Балалар, без бүген сезнең белән табигать кочагында ял итәргә, экскурсиягә чыгарга дип сөйләшкән идек. Әйдәгез, юлга чыкканчы искә төшереп алыйк -- нәрсә соң ул - табигать? Аңа нәрсәләр керә? Ул безгә нәрсәләр бирә?(саныйлар).

Экскурсиягә барыр алдыннан, без табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп алыйк.(табигатьне, ял иткән урыннарны янгыннан, пычратудан саклау, тәртипкә китереп китү кирәк).

Шул вакытта (ишек шакыйлар) бер кыз килгәнен күреп алалар һәм аның кем булуын уйлыйлар. Ул елап килеп керә:

Исәнмесез,малайлар,кызлар! Сезгә минем сөйлисе бик зур хәсрәтем бар.Әти белән Әнием базарга азык-төлек алырга киткәндә, миңа кечкенә энемне карарга кушканнар иде. Мин энемне ишек алдында чирәмгә утыртып калдырып, иптәш кызларым белән уйнарга чыгып киткәнмен. Уен белән мавыгып, энем турында бөтенләй онытканмын. Ә кайтып керсәм, ишек алдында энем юк. Мин аны эзләп тә карадым,тик таба алмадым.Сез миңа ярдәм итмәссезме? Юкса, мин әти-әниемә ни дип җавап бирермен, минем энем кем булыр?(елый).

Укытучы:

Балалар,бу кыз безгә таныш бит. Ул кайсы әкияттән соң? Аның энесе кайда икән?

Укучылар:

Аны казлар-аккошлар алып киткән. Ул кыз”Казлар-аккошлар” әкиятеннән.

Укытучы:

Елама әле,сеңлем. Без менә үзебез дә, хәзер табигать кочагына экскурсиягә чыгарга җыенган идек. Балалар инде табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә кабатладылар. Ярый,без сиңа ярдәм итәрбез, энеңне табарга булышырбыз. Әйдәгез, юлга кузгалыйк. Юлыбыз кыскарак булсын өчен, җырлап барыйк.Җыр-күңелне күтәрә, диләр бит.

Кояшлы ил”җыры.

Укытучы:

Балалар, ә-ә-нә тегендә нәрсә ул? Мич түгелме?

Укучылар:

Әйе, апа, ул мич шул әкияттәге мичкә охшаган. Әйдәгез, аннан сорап карыйк, ул казлар-аккошларның кайсы якка киткәнен күргәндер.Исәнләшәләр,сорыйлар.

Мич:

Әгәр минем сорауларыма,табышмакларыма дөрес җавап бирсәгез, мин сезгә ярдәм итәрмен, юлны күрсәтермен (табышмаклар әйтә).Дөрес уйлыйсыз икән сез балалар. Тапкырлыгыгыз өчен мин сезгә ярдәм итәм. Казлар-аккошлар ә–ә–нә–теге якка киттеләр.

Укытучы:

Менә балалар, юлда яхшы кешеләр, матур күренешләр, күңелгә ятышлы хәлләр очраса, юл йөрү күңелле була ул. Сезгә дә күңеллле булып киттеме? Әйдәгез, шушы болында, шушы болында, матур чәчәкләр арасында бер уйнап алыйк. Чәчәкләр табигатьтә ни өчен кирәк? Сез нинди чәчәкләр беләсез? Аларны күпләп өзәргә ярыймы? (фикер алышулар)

Тәкыя үрәм”уены.

Түгәрәк ясап басалар. Берничә балага чәчәк рәсемнәре куелган башлык кидерелә. Җырлап әйләнәләр:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Кыңгырау чәчәк, кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

Кыңгырау чәчәк (уртага чыга)

Охшасам да кыңгырауга,

Шалтырамыйм,чыңламыйм.

Эт эчәгесе” шикелле,

Үләннәргә чорналмыйм.

Балалар:

Кыңгырау чәчәк,күр әле,

Тәкыя итеп үр әле.

(чүгәләп утыра).

Энҗе чәчәк.

Энҗедәй чәчәк атам мин,

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми,

Күләгәлек булганда.

Ромашка

Кечкенә көнбагыш кебек,

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара

Әгәр булсаң бик түзем.

Күкчәчәк.

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам,

Зәңгәр күкле,чалт кояшлы

Аяз көнне яратам.

Тәкыя”үрелеп” беткәч, ”тәкыя” бер якка, балалар икенче якка әйләнә.

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыйдык

Тәкыялар үрдек без.

Укытучы.

- Укучылар чәчәкләрдән үрелгән тәкыя, бу уен сезгә ошадымы? Әйдәгез, юлны дәвам итик, тизрәк кунак кызның энесен эзлик.

Алмагач очрый(исәнләшәләр).

Балаларның берсе:

- Алмагач, син әйт әле, казлар-аккошлар кайсы якка очтылар?

Алмагач.

- Ярый, мин сезгә ярдәм итәрмен.Тик минем сезнең зирәклелегезне сынап карыйсым килә. Бар сорауларыма да җавап бирә алсагыз, ярдәм итәрмен.

Әйтегез әле, минем алмаларым нинди?(әче) Ни өчен?(кыргый алма әче була) Ә минем җимешләремнән нәрсәләр ясыйлар?(саныйлар) Миңа үсү өчен нинди шартлар кирәк?(су җылылык, яктылык) Ярый, бу сорауларыма җавап бирдегез, инде табышмакларымны тыңлагыз (табышмаклар әйтә).

Ә сез әле минем ботагымдагы бу язманы укыдыгызмы соң?(укыйлар)

1.Урманда,паркларда йөргәндә агач ботакларын сындырма!

2.Яз көннәрендә каеннарны яралама!

3.Урманнарны янгыннан сакла!

4.Коры,җилле көннәрдә урман аланнарында учак якма!

5.Кискән агачлар урынына яшь үсентеләр утырт!

6.Кош ояларын туздырма!

- Балалар,бу кагыйдәләрне онытмагыз!

Юл дәвам итә.

Бер укучы:

Апа, карагыз әле, кара, менә монда бер кош оясы бар, кошы да бар әле.

Арадан берсе,читкә алып китә:

Тавышланмагыз. Кош оясы янында тавышланырга ярамый. Ул бала чыгарганда, куркыныч сизсә, оясын ташлап китә, күпме кошчык чыкмый кала.

Бер кыз:

Әйдәгез, апа, рус теле дәресендә укыган кебек,оя янына язып куйык.”Пожалуйста,тише!” хикәясен укыдык бит без. Шундагы кебек “Зинһар,тыныч булыгыз! Монда бер кош бала чыгара” дип языйк (язалар,оя янына куеп китәләр) Еракта сөт-кесәл улгасы күренә. Елга буена барып үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәбез.

Балалар:

- Елга, елга, әйтче, казлар кайсы якка очтылар?

Елга:

- Балалар,минем турында нинди табышмаклар беләсез?

1.Кыш буена тик тора,

Яз җиттеме котыра.(елга)

2.Су өстендә җәяү йөрим,

Тып-тып басып атлыйм мин.

Иң тирән җирләрдән үтәм,

Әз генә дә батмыйм мин. (боз белән капланган елга)

- Табышмакларны белдегез. Ә хәзер минем сорауларыма җавап бирегез.

1. Суда нинди таш булмый? (коры таш)

2. Үрдәк судан чыккач,нишли? (коры җиргә баса)

3. Суны кайчан иләк белән ташып була? (су карга яки бозга әйләнгәч)

Рәхмәт. Ә сез минем китергән файда турында беләсезме? (саныйлар)

Сез бик зирәк балалар икән, миңа бик ошадыгыз. Шатланып ярдәм итәм. Ә-ә–нә теге якка (урманга таба күрсәтә) барыгыз.

Урман аланы. Туктап ”Капкалы”уены уйнап алыйк.(уйныйлар, җырлый һәм бииләр)

Шул арада шәл белән төренгән убырлы карчык килеп чыга.Ачуланып:

Авырып ятканда да бер тынычлык юк. Нишләп йөрисез монда мине борчып?

Укытучы:

Әбекәй, синең кай җирең авырта соң? Бәлки без ярдәм итә алырбыз?

Убырлы:

Суык тиердем,тамагым авырта.

Укытучы:

- Борчылма, әбекәй, Безнең балалар суык тигәннән дәвалау серләрен беләләр. Әйдәгез,балалар, әбигә ярдәм итик.

1 бала.

Йөткерсәм дә, карлыксам,

Әни миңа кич-иртә,

Бераз гына бал кушып,

Балан суы эчертә.

2 бала.

Кура җиләген менә

Дару дисәң дә ярый.

Кызыл доктор дип аңа,

Исем бирсәң дә ярый.

Суык тисә вареньесын

Чәйгә салып эчәсең,

Шабыр тиргә төшәсең.

Кем дә белә анысын!...

Ул булмаса, әгәр дә

Юкә чәчәгеннән дә

Яхшы дару бармы соң?

4 бала.

- Әбекәй, менә бу үлән суын эчеп җибәр әле. Файдасы тими калмас (убырлыга балан суын эчертә)

Ай, рәхмәт яугырлары,сез бик шәфкатьле балалар икән. Шундук җиңеләеп киттем.

Әбекәй, әле без тагын бик күп дару үләннәре беләбез. Менә тыңлап кара әле.

1.Без таныйбыз дус-ишне,

Кара нинди хуш исле,

Тагып йөрерлек түшкә!

Бу бит зәңгәр мәтрүшкә.

2. Ә менә монысы сары мәтрүшкә

Бик күп төрле авыруга.

Шифасы бар, аның да

Тамакны да дәвалый ул,

Эчәк авыруларын да.

3. - Ә менә минем әни чәчемне юганнан соң, кычыткан суы белән чайкый.Шуңа минем чәчләрем озын, ялтырап тора.

4. Алай булса кил әле,

Менә каен җиләге.

Бик тәмле ул, бал гына

Авызыңа ал гына.

Күңелегез ачылыр,

Сусавыгыз басылыр.

5.Исеме сәер булса да,

Аны бик хөрмәтлиләр.

Киселсә дә,канаса да,

Иң әйбәт дару диләр.

Бу бит бака яфрагы.

6)Уздык калын урманны,

Болынны, үзәннәрне

Очраттык без һәр җирдә

Дарулы үләннәрне.

Бака яфрагы, кычыткан,

Тузганак һәм әремне

Кирәкми дип, ташлама,

Бу файдалы үләннәрдән

Күп дарулар ясала. (үләннәрне убырлыга бирәләр.)

Убырлы карчык:

Ярый, балалар, сез бик әйбәт, бик шәфкатьле балалар икәнсез. Яхшылыгызга яхшылык белән җавап бирәм. Сез бу кызның энесен эзләп йөрисез бугай.Бу явызлыгымны кичерегез. Мин сезгә малайны кире кайтарам. Тик башка беркайчан да әти-әниеңә биргән вәгъдәңне бозма. Аны үтә!

Укытучы:

- Вәгъдәңдә тормау–иң зур тәрбиясезлек. Тапкырлык, зирәклек бик кирәк, борчу килгәндә, ул һәркемгә кирәк. Бу кагыйдәләрне белү бик кирәк.Менә безгә бүген белемнәр, тапкырлык, зирәклек, әдәплелек ярдәм итте. Инде кунак кыз һәм аның энесе кайтсыннар. Аларга хәерле юл телик. Ә без бүгенге экскурсиябезгә нәтиҗә ясыйк. Шуның белән кичә тәмам.





Краткое описание документа:
Максат.   Халык педагогикасы алымнары, тәрбия чараларын кулланып, экология , тормыш        иминлеге  нигезләре дәресләрендә алган белемнәрен ныгытып табигатькә       экскурсиягә чыгу. Балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, аларда тапкырлык, зирәклек, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатларын тәрбияләү, шул ук вакытта экологик тәрбия бирү. Материал.  К.В.Закирова,Р.А.Кадырова.Әдәп төбе-матур гадәт.Казан.1998.21 бит”Казлар-аккошлар”рус халык әкияте,”Кояшлы ил”,”Зәңгәр күл”җырлары. Җиһазлау. Мич, алмагач, елга, убырлы карчык өе, убырлы карчык киеме (әкият декорацияләре);  дару үләннәре коллекциясе, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган таблица; экологик рәсем  күргәзмәсе; экология буенча китаплар күргәзмәсе; татар бию көйләре кассетасы, магнитофон, кояш оясы, кошчык (сувенир). Кичә барышы. Укытучы: - Балалар, без бүген сезнең белән табигать кочагында ял итәргә,  экскурсиягә чыгарга дип сөйләшкән идек. Әйдәгез, юлга чыкканчы искә төшереп алыйк -- нәрсә соң ул - табигать? Аңа нәрсәләр керә? Ул безгә нәрсәләр бирә?(саныйлар). Экскурсиягә барыр алдыннан, без табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп алыйк.(табигатьне, ял иткән урыннарны янгыннан, пычратудан саклау, тәртипкә китереп китү кирәк). Шул вакытта (ишек шакыйлар) бер кыз килгәнен күреп алалар һәм аның кем булуын уйлыйлар. Ул елап килеп керә: –Исәнмесез,малайлар,кызлар! Сезгә минем сөйлисе бик зур хәсрәтем бар.Әти белән Әнием базарга азык-төлек алырга киткәндә, миңа кечкенә энемне карарга кушканнар иде. Мин энемне ишек алдында чирәмгә утыртып калдырып, иптәш кызларым белән уйнарга чыгып киткәнмен. Уен белән мавыгып, энем турында бөтенләй онытканмын. Ә кайтып керсәм, ишек алдында энем юк. Мин аны эзләп тә карадым,тик таба алмадым.Сез миңа ярдәм итмәссезме? Юкса, мин әти-әниемә ни дип җавап бирермен, минем энем кем булыр?(елый).
Общая информация

Номер материала: 52198033142

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Возрастные особенности детей младшего школьного возраста»
Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС второго поколения»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс профессиональной переподготовки «Организация инклюзивного обучения в сфере образования»
Курс повышения квалификации «Мотивация учебной деятельности в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-дефектолога: специальная педагогика и психология»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.