- 31.03.2014
- 3362
- 1
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Әниләр көненә багышланган бәйрәм-кичә эшкәртмәсе «Әниләрне котлый бүген җирдә барлык балалар!» 1. а.б. Хәерле көн кадерле әниләр, укучылар! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбәрәк булсын!!! Ирина: Нигә бүген бөтен җирдә Чәчәкләр балкый бездә. Нигә кояш көлеп карый- Беләбез һәммәбез дә!!! Рамис: Бүген- Әниләр бәйрәме, Бүген-җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана! Светлана: Әниләрнең бәйрәменә Куана шулай алар. Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар!!! 2.а.б.: Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез, һәрчак шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз! Булат : Син, әнием минем өчен Бу дөньяда бер генә. Елмайганда йөзләреңнән Бар өйгә нур бөркелә. Камилә : Иң кадерле кешебез син, Сөекле әниебез. Син булганга, без бәхетле, Тыныч, рәхәт яшибез. Александр: Әниләрне, әбиләрне Кадерлибез, зурлыйбыз. Чын күңелдән һәммәгезне Бәйрәм белән котлыйбыз! 1 ал.б. Күмәкләшеп барыбыз бергә Җырлап алыйк, әйдәле. Котлы булсын! Гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме. 2 ал.б. Штокало Арина башкаруында җыр. “Җәйге яңгыр” 1 ал.б. Куанычлар һәм бәхетләр Сыймый күңелгә Биемичә утырырга Без карт түгел лә. 2 ал.б. Буыннар әле катмаган Без биеп калыйк Хәтта бии белмәсәк тә Бер биеп карыйк. 1 ал.б. Илсөя, Алина, Илдар һәм Кирилл башкаруында бию “Мамбо” 2 ал.б. Бәйрәмебез дәвам итә. Бер уйнап алыйк әле. (Уенга бер әни һәм бер бала чакырыла. Алмага шырпы кадалган, шул шырпыларны матур сүзләр әйтеп алырга кирәк.) 1 ал.б. Менә алар бер-берләрен ничек яраталар икән, тәмле теллеләр икән. 2 ал.б. Җырсыз җирнең яме юк Җырсыз тормыш тәме юк Җыр сулар һава кебек, Җыр яши, җыр – мәңгелек! 1 ал.б. Мурзина Ирина башкаруында җыр. “Әнием” 2 ал.б. Хәзер ике егетебезне әниләре белән бергә уртага чакырабыз. (Прическа ясау ярышы) Регина: Җирдә миңа ни кирәк! Әти дә әни кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Без яшәрдәй өй кирәк! Камилә: Җирдә миңа ни кирәк? Әллүкиле көй кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Туган үскән җир кирәк! Регина: Җирдә миңа ни кирәк? Камилә: Мәңге имин ил кирәк! 1 ал.б. Хәзер сезгә чираттагы уеныбызны тәкъдим итәбез. (Мумия). 2 ал.б. Әйдә, әйдә катырак бас, Бу кем бии, дисеннәр. Баскан җирдә ут чыгара Безнең кызлар, дисеннәр. 1 ал.б. Марина һәм Айгөл башкаруында татар халык биюе. 2 ал.б. Без-уңганнар, без-булганнар, Без-тапкырлар Әниләр моны күреп Шаккатарлар. Роман: Көннәр якты булсын өчен Әни кирәк! Йокы татлы булсын өчен Әни кирәк! Максим: Җил-яңгырдан саклар өчен Әни кирәк! Усаллардан яклар өчен Әни кирәк! Никита: Ашлар тәмле булсын өчен Әни кирәк! Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк! Сергей: Безнең көннәр якты булу Кирәк аңа! Безнең йокы татлы булу Кирәк аңа! Рамис: Җил-яңгырдан безне саклау Кирәк аңа! Усаллардан безне саклау Кирәк аңа! Руслан: Безнең ашлар тәмле булу Кирәк аңа! Бөтен дөнья ямьле булу Кирәк аңа! Бөтенесе: Шуңа күрә бит ул ана! 2 ал.б. Әти тапкыр, әни тапкыр, Ә мин кемнән ким икән? Табышмаклар әйтеп карыйм, Кем җавап әйтер икән? 1 ал.б. Ромашка уены (Табышмаклар язылган.) Марина: Син яраткан иң матур сүз Нинди сүз,әйт, бәбкәем? Иң назлы сүз, иң якын сүз, Ул матур сүз - ӘНКӘЕМ! Светлана: Ярый әле, мине әнкәй Сан булсынга гына тапмаган Туган җиргә гашыйк иткән мине Ялан тәпи йөргән чаклардан! Әмир: Кая барма, шунда әнкәй йөзе, Кая барсам, әнкәй күңелдә Әни генә шулай синең өчен Җанын биреп йөри гомергә. Дарья: Гашыйк иткән мине җиргә, Чәчәкләргә, арыш исенә Лаек булсын, дигән, минем бәбкәм “Кеше” дигән бөек исемгә. 1 ал.б. Әниләребез кайчан бәхетле була? - Без сау-сәламәт булсак. - Без тырышып укысак. - Без хезмәт яратсак. - Без әхлакле, итагатьле булсак. - Аларга терәк-таяныч булсак. 2 ал.б. Әниләребезгә дә сүз бирик әле. Аларның безгә нинди теләкләре бар икән. (Бер әни сүз әйтә) 1 ал.б. Хәзер “Ачык авызлы” уйнарга чакырабыз. 1 ал.б. Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын. Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Сезне тагын бер кат бөтен балалар исеменнән бәйрәм белән котлыйбыз. Без сезне яратабыз!
6 655 763 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Абуярова Самаря Миннефайловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.