Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / «Сөмбелә бәйрәме»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

«Сөмбелә бәйрәме»

библиотека
материалов

Сөмбелә бәйрәме


(1-4 нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән уңыш бәйрәме)


Бәйрәмчә бизәлгән зал. Матур итеп өстәлләргә «көз байлыклары» куелган. Балаларның төрле яшелчәләрдән ясалган әйберләреннән күргәзмә оештырылган. Музыка астында балалар залга керәләр. Кызларның кулларында яфраклар.


1 нче бала. Саубуллашу өчен генә

Ашыгып килгән кебек

Үтте җәй…

Юк, ул үтмәде-

Калды күңелгә кереп.

2 нче бала. Август…Җирдә сары яфрак -

Көз килүнең билнесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

3 нче бала. Урман аланнарына

Алтын келәм ябылган.

Миләш тәлгәшләренә

Назлап кояш сарылган.

Җыр. «Көзге моң» (М.Андерьянова сүзләре һәм музыкасы).

4 нче бала. Менә нинди мул уңышлар

Безнең кырларда үсте.

Синең хезмәт , сиңа хөрмәт

Рәхмәт сиңа, игенче!

Бергә Рәхмәт сиңа, игенче!

5 нче бала. Бәйрәм итик бергә-бергә

Мул уңыш хөрмәтенә.

Баш иябез без һәммәбез

Игенче хезмәтенә.

Җыр. «Иген кырлары» (А.Вәлиуллин көе, Г.Зәйнәшева сүзләре).

6 нчы бала. Яфраклар тирбәлә,

Кояш та сөенә.

Әйдәгез, биибез,

Алтын көз көенә.

Яфраклар биюе.

Алып баручы. Кадерле балалар, кунаклар! Без бүген сезнең белән көз һәм “Уңыш бәйрәменә җыелдык. Табигать – илаһи коч ул. Ямьле җәйләр артыннан кыш килми, ә алтын көз килә. Бер караганда, җылы, матур көннәр,икенче караганда,ачы җилләр, салкын яңгырлар булса да, алтын ул! Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең барыбызга да кирәк булган, яратып ашый торган тәмле-тәмле яшелчәләре, җиләкләре, ә, барыннан да бигрәк, гәрәбәдәй алтын бөртеге – икмәге өчен алтын ул.

Музыка астында, кулына кәрзин тотып, Сөмбелә керә.

Сөмбелә. Исәнмесез, исәнмесез!

Нәни дуслар, кунаклар!

Ишетелде шат тавышлар,

Тартты мине бу яклар.

Балалар. Исәнме, Сөмбелә,

Рәхим ит, Сөмбелә.

Алып баручы. Рәхим ит, Сөмбелә,

Бәйрәмебез түренә!

Сөмбелә. Мин – көз кызы, мин – Сөмбелэ.

Көзге байлык кулымда

Муллык, сәламәтлек телим,

Кем очраса юлымда.

Күкрәп үсте игеннәрем,

Яшелчәләрем мулдан.

Алма, балык, миләшләрем

Чикләвекләр дә уңган.

7 нче бала. Рәхмәт сиңа, көз – Сөмбелә,

Синең барлыгың өчен.

Тормыш чыганагы булган

Барлык байлыгың очен.

Тирә-якны төрле төскә

Бигрәк матур бизәдең

Яңгырлар да бик кирәкле,

Суык булса түзәрбез.

Сөмбелә. Башта сез миңа сөйләгез,

Тыңлыйм игътибар белән,

Ничек үтте җәй айлары?

Үсеп килгәнсез күрәм…

Әби-бабайлар янына

Авылга кайткансыздыр

Йә, булмаса, урман-болын,

Кырларга чыккансыздыр.

Ир бала. Бик күңелле һәм файдалы

Үтте җәй көннәребез.

Авыл эшен һәм тормышын

Без һәммәсен беләбез.

Ничек икмәк үстерделәр,

Ничек печән чабалар.

Ничек тырышып көтү көтә

Авылдагы балалар.

Без дә үскәч, тик ятмабыз

Булышырбыз зурларга.

Печән чабарга чыгарбаз

Чалгы тотып кулларга.

Кыз бала. Кояшның якты нурлары

Күзләремә карады.

Җәйнең җиләс җилләре

Чәчләремне тарады.

Шифалы яңгырлары

Битләремнән сыйпады.

Урман, болын, таулары

Жиләк белән сыйлады.

Елга буенда камышлар

Яшерен сер сөйләделәр.

Басу өстендә тургайлар

Матур җыр көйләделәр.

Алып баручы. Сөмбелә, ә менә безнең Радик җәй көне көн саен балыкка йөргән, ди.

Сөмбелә. Ә кая соң үзе?

Алып баручы. Әнә, тагын балыкка бара, көз дип тормаган.

Балыкчылар биюе.



Ир бала. Сөмбелә,мин дә җәй көне балык каптырырга йөрдем.

Борылмалы су буенда,

Яр өстендә чирәмдә

Балык тотып утырам.

Беркем дә юк тирәмдә,

Балык чиртми, уйланамын,

Хыялланып утырам.

Тәмле-татлы хыял белән

Чиләгемне тутырам.

Чү! Калкавычым уйный,

Хыяллардан уяндым.

Балык капмауга көенмим,

Туйганчы хыялландым.

( Нәфис Сафиуллин «Балык тотканда» )

Алып баручы. Малайлар безне балык тотарга йөрүләре белән кызыктырып бетерделәр. Әйдәгез әле, без дә балык тотыйк. Кем күбрәк каптырыр икән?

Уен « Кем күбрәк балык каптыра? » ( Кармакка магнит бәйләп «балык» тоту).

Сөмбелә . Безнең җирләрдә мул үсте

Игеннең һәрбер төре.

Саламнары камыш кебек

Алтын кебек бөртеге.

Уракчылар урсыннар,

Басуларга узсыннар.

Уракчылар биюе.

Алып баручы. Сөмбелә, менә хәзер инде минем балаларга синең турыда сөйлисем килә. Балалар, сез беләсез микән, 23 нче августтан 28 сентябрьгә кадәр булган вакыт «Сөмбелә ае» дип атала. Сөмбелә ул, «сөмбел чәчле» кыз дигән сүз.Сөмбел исә башаксыман, алтынсу төстә чәчәк ата торган үсемлек. Димәк, бөдрәрәк, сары чәчле кызларга «чәчең сөмбел, үзең былбыл» дип тиккә генә җырламаганнар. Ә игеннәрне җыеп, көлтәләрне кибәннәргә өеп куйгач, Сөмбелә бәйрәмнәре үткән. Бу инде чын мәгънәсендә көзнең иң ямьле , иң кадерле бәйрәме – уңыш бәйрәме булган. Кадерле дуслар, сезне тагын бер тапкыр Сөмбелә бәйрәме белән! Сөмбелә! Без сине уртага чакырабыз.

«Көз һәм балалар җыры». (Г.Гәрәева көе һәм сүзләре).

Балалар. – Сөмбелә, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә. - Кәрзинемдә уеннар,

Бар тагын табышмаклар.

(Сөмбелә кәрзиннән яфраклардан ясалган чәчкә ала).

Сөмбелә. Минем кәрзинемдә менә шундый серле чәчкә бар. Мин аны сезгә бирәм. Ә сез бер-берегезгә җибәрегез. Музыка туктаганда чәчкә кемдә кала, шул бер яфрак алып, андагы табышмакның җавабын әйтә. ( Алып баручы табышмакны укый, бала җавап бирә алмаса, башкалардан сорый ).

Соңгы табышмакны Сөмбелә әйтә.

Сөмбелә. Алма дисәң, алалар,

Нәрсә соң ул, балалар?

( Шулвакыт зур кашык күтәреп сикерә-атлый Хөрәсән керә).

Хөрәсән. ( Үзалдына сөйләнеп). Алма дисәң, алалар, нәрсә соң ул, балалар? (Берничә тапкыр кабатлый, өстәлдән бер алма алып, зур итеп тешләп ала). Ай-яй, тәмле икән бу алма.

Алып баручы. (Гаҗәпләнеп ) Тукта әле, бу нинди тәртипсез малай?

Хөрәсән. Нишләп тәртипсез булыйм мин. Искиткеч тәртипле малай.

Алып баручы. Кем соң син?

Хөрәсән. Әй, мин булып мине белмиләр. Таныш булыйк, апа җаным, Хөрәсән мин. ( Балаларга) Ягез әле, исемне әйтегез. Хө-рә-сән.

Балалар. Хөр-ни сан.

Хөрәсән. Хөрнисан түгел инде, Хө-рә-сән.

Балалар. Хөрәсән.

Алып баручы. Хөрәсән, ярый, исемеңне белдек. Тик үзең бик тәртипсез, ахры.

Хөрәсән. Нишләп тәртипсез булыйм ди, бик тәртипле малай мин (идәнгә ята). Бернәрсә дә эшләмим, менә шулай ятып кына торам. Селкенмим дә.

Алып баручы. Ничек инде ятып торасың? Ә синең тамагыңны кем туйдыра?

(Бер бала әти, бер бала әни булып киенә.Хөрәсән төртеп күрсәтә.)

Хөрәсән. Әти, әни! («Әти» һәм «Әни»гә Хөрәсән янына урындык куела. Шунда килеп утыралар.)

Әти. Хөрәсән, улым, әйдә җир казыйбыз.

Хөрәсән. Әти, үзең казы, башым авырта бит.

Әни. Хөрәсән, улым, әйдә яшелчәләргә су сибик әле.

Хөрәсән. Әни, син беләсең бит, минем аякларым авырта, үзең сип.

Әти. Хөрәсән, улым, бәрәңге казып алырга кирәк бит.

Хөрәсән. Әти, үзең казы, билләрем сызлый.

Әни. Хөрәсән, бәбкәем, утын гына алып кереп бир әле.

Хөрәсән. Әти-әни, тәмам үзәгемә үттегез. Миңа бит авыр эш эшләргә ярамый. Үзең генә алып кер.

( Әти-әни, бер-берсенә карап, елмаешып утыралар. « Нишләргә? Картайдык бит»,- диешәләр.)

Хөрәсән.(Аптырап торып утыра) Ашыйсым килә. Әти, әни, кая миңа ашарга?

Әни. Улым, мичкә ягарга утын юк. Алып керергә билем авырта.

Хөрәсән. Әти-әни! Кайчан ашарга була?

Әти. Әй, улым, улым. Бәрәңге дә казылмаган әле. Авыр эш эшләргә ярамый шул әтиеңә.

Хөрәсән. (Елап) Уф, мин сезнең белән ачка үләм.

Алып баручы. Хөрәсән, бик ашыйсың киләмени?

Хөрәсән. Килә шул.

Алып баручы. Хөрәсән, син әле эшләп ашарга кирәклеген белмисең бугай. Балалар, Хөрәсәнне эшләргә өйрәтәбезме?

Балалар. Өйрәтәбез.

Сөмбелә. Иң элек, балалар, минем беләсем килә, яхшы уңыш алу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Балалар. Җирне казырга, тырмаларга, яшелчәләр утыртырга, чүп утарга, су сибәргә, вакытында җыеп алырга.

Сөмбелә. Бик дөрес. Менә хәзер бәрәңге утыртырга өйрәнәбез. Хөрәсән, син карап тор, өйрән.

1. Уен. «Бәрәңге утырту. Бәрәңге җыю».

2. Уен. «Бәрәңге әрчү». (Бу уен кызлар өчен). Хөрәсән дә уеннарда катнаша.

Хөрәсән. Чынлап та, бик рәхәт булып китте бит әле эшләгәч. Җиңеләеп тә киттем, биисе дә килә башлады. Тик оялам.

Сөмбелә. Оялма, Хөрәсән, белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Балалар, мин сезне Хөрәсән белән биергә чакырам. Эш беткәч, уйнарга да, биергә дэ ярый.

Күмәк бию. Кулъяулык биюе.

Алып баручы. Балалар, ә хәзер Сөмбелә белән Хөрәсәнгә башка һөнәрләребезне дә күрсәтик әле.

(Концерт номерлары башкарыла. Балалар көз турында шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр.)

Хөрәсән. Сез бик күңелле шат балалар икән. Сезнең белән дуслашуыма сөенеп туя алмыйм. Матур итеп җырлыйсыз, сөйлисез… Минем дә бер шигырь сөйлисе килеп китте бит әле. (Шигырь сөйли. Балалар кул чабалар.)

Хөрәсән. Әй, дусларым, Сөмбелә. Бик зур рәхмәт сезгә. Эшләргә эшең булу – үзе бер бәхет икән бит әле ул. Әти, әни, хәзер утын алып керәм, аннары бәрәңге казыйм, әле ашарга пешерергә дә өйрәнәм, Алла боерса. Сау булыгыз! Пока!

Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәмебез ахырына якынлаша. Без бүген көз кызы Сөмбелә белән очраштык. Бик матур күңел ачтык. Рәхмәт сиңа, Сөмбелә.

Балалар. Рәхмәт сиңа, Сөмбелә.

Сөмбелә. Бәйрәмегез ямьле үтте.

Өстәлегез бай булсын.

Яңа елның уңышыннан

Сезгә күчтәнәч булсын.

( Алмалар, яшелчәләр салынган кәрзин бирә.)

Алып баручы. Алтын көзгә охшап торсын

Туган җирем, туган як.

Халкым булсын сабыр, тыныч,

Дуслар булсын көләч, шат.

Җыр «Алтын көз».


Краткое описание документа:

  Бәйрәмчә бизәлгән зал. Матур итеп өстәлләргә «көз байлыклары» куелган. Балаларның төрле яшелчәләрдән ясалган әйберләреннән күргәзмә оештырылган. Музыка астында балалар залга керәләр. Кызларның кулларында яфраклар.   1 нче бала. Саубуллашу өчен генә Ашыгып килгән кебек Үтте җәй… Юк, ул үтмәде- Калды күңелгә кереп. 2 нче бала. Август…Җирдә сары яфрак -  Көз килүнең билнесе. Сары яфрак – көз чибәрнең Төшеп калган көзгесе. 3 нче бала. Урман аланнарына Алтын келәм ябылган. Миләш тәлгәшләренә Назлап кояш сарылган. Җыр. «Көзге моң» (М.Андерьянова сүзләре һәм музыкасы). 4 нче бала. Менә нинди мул уңышлар Безнең кырларда үсте. Синең хезмәт , сиңа хөрмәт Рәхмәт сиңа, игенче! Бергә          Рәхмәт сиңа, игенче! 5 нче бала. Бәйрәм итик бергә-бергә Мул уңыш хөрмәтенә. Баш иябез без һәммәбез Игенче хезмәтенә. Җыр. «Иген кырлары» (А.Вәлиуллин көе, Г.Зәйнәшева сүзләре). 6 нчы бала. Яфраклар тирбәлә, Кояш та сөенә. Әйдәгез, биибез, Алтын көз көенә. Яфраклар биюе. Алып баручы. Кадерле балалар, кунаклар! Без бүген сезнең белән көз һәм “Уңыш бәйрәме” нә җыелдык. Табигать – илаһи коч ул. Ямьле җәйләр артыннан кыш килми, ә алтын көз килә. Бер караганда, җылы, матур көннәр,икенче караганда,ачы җилләр, салкын яңгырлар булса да, алтын ул! Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең барыбызга да кирәк булган, яратып ашый торган тәмле-тәмле яшелчәләре, җиләкләре, ә, барыннан да бигрәк, гәрәбәдәй алтын бөртеге – икмәге өчен алтын ул. Музыка астында, кулына кәрзин тотып, Сөмбелә керә. Сөмбелә.   Исәнмесез, исәнмесез!  Нәни дуслар, кунаклар!  Ишетелде шат тавышлар,  Тартты мине бу яклар
Автор
Дата добавления 31.03.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров542
Номер материала 52422033122
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх