Дуслык бит ул – тормыш үзәге!

Найден 61 материал по теме

«Дуслык бит ул – тормыш үзәге!»

    DOCX

Предпросмотр материала:

Дуслык бит ул – тормыш үзәге!

( 2 - 3 сыйныф укучылары белән дуслык кичәсе)

Максат:төрле милләт балалары арасында дуслык тойгылары, милли хисләр культурасын тәрбияләү.

Кичә барышы.

Укытучы – алып баручы:

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык бит ул-тормыш үзәге,

Дуслык бит ул-бәйрәм бизәге.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да,ә шулай да

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле  итеп бүген

“Уен” үткәрик әле.

( Туган як турында җыр яңгырый.)

Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине,Татарстан” җыры яңгырый.

Көтмәгәндә әби белән бабай килеп чыгалар,алар исәнләшәләр.

Алып баручы:

Иәнмесез! Хәерле кич!

Нишләп йөрисез кичен?

Бабай:

Шушы аланлыкта кичке уен буласын ишетеп, яшь чакларны искә төшерик,дип килдек,кызым.

Алып баручы:

Дөрестән дә, без аларны

Искә төшерик әле.

Халык йоласын кайтарып,

Бер уйнап алыйк әле.

Бабай:

Соңга калабыз дип куркып,

Иртәрәк килдек,ахры...

(сандугачлар сайрый)

Әби:

Аптырама,карт,карале,

Ничек матур аланда...

Сандугачлар сайрый өздереп,

Җыры сарыла җанга.

Карыйм,карыйм...

Тик күрәлмыйм,

Кайда соң үзе,кайда?

(әби үрелеп, агач башына карый)

Бабай:

Нинди матур, моңлы тавыш ишетелә, күңелем тулып, җырлыйсы килә башлады.

( “Авыл көе”н җырлыйлар.)

Алып баручы:

Бигрәк тә матур җырлыйсыз икән...

Бабай:

Яшь вакытта болай гына җырламый идек шул, кызым. Чү, яшьләр килә түгелме? ( Милли киемнәрдән кызлар керәләр)

Исәнмесез,балакайларым! Кичке уенгв чакырган өчен зур рәхмәт үзегезгә!

Әби:

Инде кунак булыйк кичен,

Бергә күңел ачыйк кичен.

Балалар әби белән бабайга урын биреп утырталар.Уртада-каен агачы.

Кыз бала:

Су буенда ялгыз гына

Үсеп утыра каен.

Бәхетле бул, озак яшә,

Ялгыз булма, дускаем.

Онытма син бу дөньяда

Бәхет дигән сүз барын.

Шатлык кына килсен сиңа,

Тик боекма,дускаем.

Әйдәгез,дусларым,әйлән-бәйлән уйныйбыз!

( “Ак каен” дигән түгәрәк уены оештыралар)

Залга, җырлап,малайлар керә.

1-малай:

Исәмесез,кызлар!

Һавадагы йолдызлар!

Кызлар:

Исәнмесез! Кемнәр дисәк, безнең малайлар икән.

1-малай:

Берәү,икәү,өчәү,дүртәү,

Кызлар бездә күбәү.

Алия,Алинә,Әдилә,Айсылу...

Барысы да бик сылу.

2-малай:

Әйдә,дуслар,җырлыйк әле

Уйнаган гармуннарга,

Алсу чәчәк күк яшик әле

Туган якларыбызда.

(Кара-каршы җырлау)

3-малай:

Барысы да шундый уңган,

Барысы да шундый булган,

Йөзләре кояш кебек,

Торалар нуплар сибеп.

4-малай:

Ә хәзер биеп алыйк әле,

Сезне матур бии,диләр.

Биетеп карыйк әле.

(“Парлы бию” башкарыла)

Бабай:

И-и,балалар,күңелем бигрәк яшәреп китте. Без яшь чакта әле менә мондый уеннар да уйный идек.( “Түгәрәк уен”, “Чума үрдәк,чума каз” уеннары)

5-малай:

Без биибез тыпыр-тыпыр,

2-кыз:

Без биибез топ та топ.

6-малай:

Без бии башлагач,

Безне туктатып булмый.

(“Чабата” биюе башкарыла)

Әби:

Һай,балалар.күрше авыл яшьләре дә килә түгелме? Әйдәгез,рәхим итегез! Хәерле кич!

(Шау-гөр килеп,милли киемнәр кигән яшьләр керә.)

Яшьләр:

Исәнмесез! Здравствуйте! Умоесь-о!

1-рус кызы:

Потрудились мы на славу,

Мы в своём селе.

Вот пришли на праздник к вам мы,

На «Кичке уен».

Мы покажем наши пляски,

Потанцуем от души.

Наши села крепко дружат.

Песни наши хороши.

2-рус кызы:

Наш Татарстан

Дружбой славится.

И жить нам в Татарстане

Очень нравится.

Рус малае:

Живут у нас в округе

Удмурты и кряшене,

Я-русский…

Татар малае:

Я-татарин,

Бергә:

Но очень дружны мы.

Татар малае:

Карагыз әле,карагыз,

Кызлары бигрәк матур.

Әйдәгез,кызлар,егетләр,

Бергәләп күңел ачыйк.

Рус малае:

Давайте,девчата,частушки споем!

(Такмаклар җырлыйлар)

Удмурт кызы:

Мин сезгә үз телемдә бер шигырь өйрәнеп килдем.

(Туган як һәм дуслык турында)

Рус малае:

Давайте,свою любимую “Кадриль станцуем!(бииләр)

Бабай:

Йөрәкләрем түзми,бигрәк матур көй. (бии башлый)

Алып баручы:

Бас,бас,катырак бас,

Бии икән дисеннәр.

Безнең яшьләр табаныннан

Ут чыгара дисеннәр.

Әби:

Җитәр,җитәр,уздырдың,

Бигрәк тузан туздырдың.

Аягыңны шакылдатып,

Колагымны тондырдың.

Бабай:

Әбиемнең кәҗәсе-

Бакчада,кәбестәдә,

Биемәгәч,җырламагач,

Мин монда нәмәстәгә?

Алып баручы:

Туктатмагыз гармунны,

Чакырыйк без кызларны.

Бергә-бергә җырлыйк әле,

Без яраткан җырларны.

( “Чын дустым” җыры башкарыла.)

Алып баручы:

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса,яшәү дә күңелле,

Уңай була йәрбер эшең дә.

Барыбызга да дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә.

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

 

Барлык балалар һәм өлкәннәр белән бергәләп, “Матур булсын” дигән татар халык җыры башкарыла.

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

Максат:төрле милләт балалары арасында дуслык тойгылары, милли хисләр культурасын тәрбияләү. Кичә барышы. Укытучы – алып баручы: Карап тормый ара еракка, Дуслар килгән безгә кунакка. Дуслык бит ул-тормыш үзәге, Дуслык бит ул-бәйрәм бизәге. Бәйрәмнәр бик күп болай да, Ә шулай да,ә шулай да Халкыбызның йолаларын Искә төшерик әле, Күңелле  итеп бүген “Уен” үткәрик әле. ( Туган як турында җыр яңгырый.) Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине,Татарстан” җыры яңгырый. Көтмәгәндә әби белән бабай килеп чыгалар,алар исәнләшәләр. Алып баручы: Иәнмесез! Хәерле кич! Нишләп йөрисез кичен? Бабай: Шушы аланлыкта кичке уен буласын ишетеп, яшь чакларны искә төшерик,дип килдек,кызым. Алып баручы: Дөрестән дә, без аларны Искә төшерик әле. Халык йоласын кайтарып, Бер уйнап алыйк әле. Бабай: Соңга калабыз дип куркып, Иртәрәк килдек,ахры... (сандугачлар сайрый) Әби: Аптырама,карт,карале, Ничек матур аланда... Сандугачлар сайрый өздереп, Җыры сарыла җанга. Карыйм,карыйм... Тик күрәлмыйм, Кайда соң үзе,кайда? (әби үрелеп, агач башына карый) Бабай: Нинди матур, моңлы тавыш ишетелә, күңелем тулып, җырлыйсы килә башлады. ( “Авыл көе”н җырлыйлар.)

«Дуслык бит ул – тормыш үзәге!»

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Самигуллина Ляйсан Зиннуровна

учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 79737
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 37
  • 79737
    просмотров
  • 37
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

я, Самигуллина Ляйсан Зиннуровна родилась 10 октября 1972 года в деревне Сардыган Балтасинского района РТ. 1980-1988 г. обучалась в школе. После 8-го класса в 1988 году поступила в Арское педагогическое училище и окончила в 1992 году. С 1997 года работаю в школе учителем начальных классов. Люблю свою профессию и детей.

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Самигуллина Ляйсан Зиннуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: