Исәнләшү, танышу әдәбе
(Тәрбия сәгате)
Максат: Аралашу белү сәнгате турында сөйләшүне дәвам итү.
Исәнләшү
- танышу әдәбенең кайбер кагыйдәләре турында сөйләшү,
фикер
алышу.
Укучыларның
бер - берсенә карата, малайлар һәм кызлар арасында үзара
ихтирам
тәрбияләү.
Материал:
1.
«Мәгариф» журналы, №6, 2002 ел.
2.
В Казыйханов «Әхлак дәресләре», Казан, 2004.
Дәрес барышы
Укучылар
төркемнәргә бүленешеп утыралар .(3 төркем)
1.Укытучының кереш
сүзе.
-Бер караганда
исәпләшү - танышуның әллә ни кыенлыгы да юк кебек. Һәрберебез исәнлек - саулык
сорашуда гамәлгә кергән «Саумы?», «Әссәламәгаләйкем!», «Сәлам», «Ни хәлләр?»
кебек сүзләрне көн дә урынлы һәм белеп куллана. Һәр халыкның, гөреф - гадәтләре
үзенчәлекле һәм күптөреле. Европа илләрендә гадәти саналган аралашу кагыйдәләре
Азия илләрендә кабул ителгәннән аерым Французлар белән инглизләр һәрберсе бу
мәсьәләгә үзенчә якын килә, русларның һәм татарларның аралашу тәртибе дә башка
халыкларныкыннан аерыла. Белгәнебезчә, халкыбызның әдәплелек кагыйдәләре гомүм
төрки гореф - гадәтләр нигезендә кабул ителгән. Элек - электән татар хатын -
кызы үзенең тыйнаклыгы, басынкылыгы, сабырлыгы белән аерылып торган. Исәнләшкән
вакытта ир - атның күзенә карау түгел, йөзенә дә күтәрелеп бакмаган, аңа кул да
бирмәгән.
Ләкин заманалар
үзгәрде. Хәзер хатын - кызларга, мәгълүм сәбәпләргә бәйле рәвештә үз авылы,
шәһәре, иле һәм хәттә чит ил кешеләре белән аралашырга, эшлекле мөнәсәбәтләргә
керергә туры килә. Әлбәттә, кайда һәм кем белән аралашуына карап, һәркемнең
исәнләшү - танышу кагыйдәләреннән хәбәрдар булуы зарур. Сезгә дә аларны белү
бары тик, файдага гына булачак, чөнки «иртәгә» «бүгеннән» башлана.
2. Укытучының кереш
сүзеннән соң, алдан әзерләнгән укучылар чыгыш ясый.
Укучы: Дөньяда сәлам бирүнең күп төрле
формалары бар. Мәсәлән, тибетлылар исәнләшкәндә баш киемнәрен уң кул белән
сала. Сул кулны колак артына күтәреп куя, өстәвенә телен дә чыгара.
Европалылар, гадәттә, эшләпәләрен күтәреп, җиңелчә баш ию белән чикләнә.
Японнарда сәлам бирү башны түбән итеп, уртача түбәнлектә һәм җиңелчә иеп
башкарыла. Иртә белән профессорын күргәч, япон студенты аңа уртача гына баш иеп
сәлам бирә. Көндез очрашканда җиңелчә генә баш ия. Профессор студентка сизелер
- сизелмәс кенә баш кагып җавап бирә.
Укучы: Милли йолалар үзенчәлекле булса да,
сәлам бирүнең халыкара кагыйдәләре охшаш. Кешеләр төрле формада, төрле ысуллар
белән бер - берсенә хәерле иртә, хәерле көн, хезмәттә уңыш, саулык -
сәламәтлек, иминлек тели.
Сәлам
бирүнең төп кагыйдәсе шундый: ир кеше - хатын -кыз белән, яшьрәк кеше -
өлкәннәр белән, хезмәткәр җитәкче белән беренче булып исәнләшергә тиеш. Ирләргә
бер - берсе белән һәрвакыт кул биреп күрешергә киңәш ителә, ә хатын -кызга кул
бирү ике якның да теләгенә бәйле. Исәнләшкәндә уң кулыңны бирү - борынгы йола,
аның мәгънәсе - кулыңда корал юк икәнне аңлату. Хәзерге вакытта кул биреп
күрешү - яхшылык теләү, ихтирам итү билгесе. Ир кешене хатын - кыз белән
таныштырганда, беренче булып хатын - кыз кул бирә. Бу кагыйдәне өлкән кешеләргә
карата куллану да урынлы.
Дөньяның
күпчелек илендә, шул исәптән бездә дә, кияүдәге хатын - кызларның гына кулын
үбү гадәткә кергән. Германия һәм Австриядә хатын - кызларның кулын аеруча
тантаналы очракта гына үбәләр.
3.
Ситуацияле мәсьәләләр чишү, вакыйгаларны тасвирлап күрсәтү.
1)
Азат иптәшләре белән кафеда утыра. Ишектән аның күптәнге танышы Илдус килеп
керә. Азат аны бик сагынган, күрәсең, кинәт урыныннан торып, биючеләрне
этә - төртә Илдус каршына йөгерә, аны кочаклый, шап - шап аркасына суккалый,
үзе утырган өстәл артына чакыра. Азатның үз - үзен тотышын сез ничек бәяләр
идегез? ( Клубта, кафеда яшьтәшеңне очратсаң, баш иеп исәнләшү дә җитә. Әгәр
өстәл янында үзең генә булмасаң, урыннан тору кирәкми.)
2)Сания
театр фойесында ял итеп йөрүчеләр арасында йөзе бик таныш булган бер кешене
күрде, ләкин кем икәнен исенә төшерә алмады, ди. Исемен хәтерләмәгәнгә курә,
дәшми калырга булды. Бу очракта ни эшләргә: әлеге кешенең кем булуын ачыклау
йөзеннән, аңа «Сезне кайда күргән идем соң әле, исемә төшерә алмыйм?» кебек
сорау бирергәме яки таныган кыяфәт белән хәл - әхвәлен сораша башларгамы?
(Таныш йөзле кешенең кем икәнен төгәл белмәгәндә, баш селкеп кую да җитә.)
3)Гали
чакырылган урынга соңрак килде. Ул килгәндә башкалар җыелып беткәнгә күрә, егет
югалып калды, башлап кемгә дәшәргә дә белмәде. Сез бу очракта нишләр идегез?
(Башта хуҗалар янына килеп исәнләшергә, ә калган кунакларга әдәпле генә итеп
баш иеп алырга кирәк. Беренче тапкыр күргән кешеләрне игътибарсыз калдырып, иске
танышлар белән генә исәнләшергә ярамый. Сезне кунаклар белән хуҗалар
таныштырыр.)
4)
Тест сорауларына җавап биреп, фикер алышу.
Тәкъдим
ителгән тестлар укучылар һәм кешеләр арасында бәхәс уята, чөнки олы яшьтәге
кайбер кешеләрнең аралашу тәртипләрен белеп бетермәүләре сер түгел. Исәнләшүче
танышучыларның яшь кешеме яки өлкәнме, хатын - кызмы яисә ир - аңны, җитәкчеме
я аның кул астында эшләүчеме, сау - сәламәтме, әллә авыру - сырхаумы булуына
карап һәм башка сәбәпләргә бәйле рәвештә, этикет кагыйдәләренә
өстенлекләр бирелә. Тест сорауларын дөрес җавап бирү өчен, түбәндәгеләрне
белергә кирәк: саналып киткәннәр арасында иң беренче өстенлек - авыру кешегә,
аннан соң өлкән яшьтәгеләргә, җитәкчегә, хатын кызга, ир - атка, соңырак кечерәк
вазифалар башкаручы хезмәткәрләргә бирелә. Аерым житәкче кул астында
эшләүче бер дәрәжәдәге хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итү әлеге исемлек
тәртибендә булырга мөмкин
Тест.
Исәнләшү.
1.
Кыз белән егет ничек исәнләшә?
*
а) беренче булып кыз кул суза;
б)
алдан егет кул бирә;
в)
баш иеп исәнләшү житә;
г)
исәнләшү сүзе әйтү житә.
2.
Танышкан вакытта, кем беренче булып кул бирә?
а)
яшьрәк кеше - өлкән кешегә;
*
б) өлкән кеше – яшьрәгенә;
в)
житәкче - уз кул астында эшләүчеләргә;
г)
хезмәткәр житәкчегә.
3.
Танышканда, егет кешегә һәрвакыт аягүрә басу кирәкме?
*
а) Һәрвакыт;
б)
кыз белән танышканда гына аягурә баса;
в)
ничек жайлы, шулай эшли.
4.
Егет белән танышканда, кыз аягурә басамы?
а)
Һәрвакыт баса;
б)
басарга тиеш түгел;
в)
буй - сыны матур булса, аягүрә баса;
*
г) 18 яшькә кадәрге кыз узеннән өлкәнрәк кеше белән танышканда басып тора.
5.
Кайсы очракларда ир - ат хатын - кызны утырган җирдән генә сәламли ала?
*
а) өлкән яшьтә булса;
б)
авыруы комачауласа;
в)
әгәр ул житәкче булса.
6.
Егетләргә, перчатка кигән килеш, исәнләшергә ярамый? а) яшьтәше белән ярый;
*
б) ярамый;
в)
бик салкын көннәрдә ярый.
7.
Кыз исәнләшкән вакытта, перчаткасын салырга тиешме? а) тиеш тугел;
*
б) исәнләшүчегә хөрмәт курсәтәсе килсә, тиеш; в) көн салкын
булса, тиеш түгел.
8. Исәнләшергә
сузылган кулны алмасаң ярыймы?
а) ярый;
б) ярамый;
* в)
аерым очракларда хатын - кыз гына моны эшләргә мөмкин.
9. Танышкан
вакытта кул ничек кысыла?
а) каты
һәм озак;
б) йомшак
һәм кыска вакытлы;
в) яңа
танышыңның кулын кысып, бераз селкеп торырга
кирәк, бу - дуслашу билгесе;
* г)
кул кысу дусларча, әмма кыска вакытлы булырга тиеш.
10. Көнгә
бер кеше белән ничә тапкыр исәнләшергә ярый?
а) беренче
очрашканда һәм бер тапкыр гына;
б) һәр
очрашуда;
* в)
очрашудан соң хәйран вакыт узса - берничә тапкыр.
11. Таныш
булмаган кеше ялгыш исәнләшсә, нишләргә?
а) исәнләшүен
ишетмәмешкә салышырга;
* б)
сәламләп җавап бирергә;
в) таныш
булмаган кешегә хатасын аңлатырга.
12. Кем
беренче булып исәнләшә: керүчеме, әллә
бүлмәдәгеләрме?
* а)
һичшиксез, керүче;
б) кем
тәрбиялерәк, шул беренче исәнләшә;
в) килеп
керүчене кем беренче күреп ала, шул беренче
исәнләшә.
13. Кем
беренче исәнләшә: көтеп торучымы, әллә соңга
калучымы?
а) көтеп
торучы, ул моңа күбрәк әзер;
* б)
соңга калучы, соңга калуны йомшарту өчен;
в)
соңга калучы хатын - кыз булса, ул беркайчан да беренче булып исәнләшми.
14. Кул
биреп күрешкәндә, таныш булмаган кеше очраса, аның белән дә шулай ук
исәнләшергәме?
* а)
әйе, шулай ук кул биреп;
б) үзеңне
куркыныч астына куярга ярамый: аның кул бирмәве бар;
в) бирергә
кирәк, әмма мәҗбүри түгел.
V.
Тәрбия дәресен иомгаклау. Укучыларң жавапларына нәтиҗә ясау. Моның өчен әңгәмә
барышында һәр төркемнең жавапларын баллар белән билгеләп бару кирәк.
1 төркем
|
2 төркем
|
3 төркем
|
|
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.