Татарстан Республикасы
Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бөгелмә муниципаль районының
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
7нче гимназия
“Килеш кушымчаларын кабатлау. Чыгыш килешендәге
- нан,
- нән кушымчалары.”
(5нче сыйныф рус төркемнәре өчен К.С.Фәтхуллова дәреслеге буенча дәрес эшкәртмәсе).
II квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Садыйкова Рита Фәнис кызы
Бөгелмә
Тема: Килеш кушымчаларын кабатлау. Чыгыш килешендәге
- нан,
- нән кушымчалары. (1 слайд)
Максат: 1. Үткән дәрес материалларын кабатау. – нан , - нән кушымчаларын куллану;
2.Узган дәрестә өйрәнгән лексиканы, килеш белән төрләнеш турында белемнәрен активлаштыру;
3. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, матур язу күнекмәләрен булдыру.
Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, рәсемнәр, китаплар.
Дәрес барышы
1. Оештыру, уңай атмосфера тудыру
- Исәнмесез, укучылар!
- Хәерле көн!
- Утырыгыз.
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның кайсы көне?
- Кем юк?
2. Белемнәрне актуальләштерү
Фонетик зарядка
а) Мин сезгә сүзләр әйтәм, тыңлагыз да икенче сүзгә нәрсә өстәлгән икәнен әйтерсез.
Чәчәк - чәчәккә, әни – әнигә, алма – алмага, алма – алмадан, китап – китапның, дәфтәр – дәфтәрне, ишек – ишектә, алма – алманың, әби – әбинең, сәгать – сәгатьне.
б) Бу рәсемнәрне слайдта күрсәтәм, җөмләләр төзибез (2 слайд)

3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Әйдәгез әле үткән дәресләрдә үткән темаларны искә төшерик.
4. Төп өлеш.
- Ә бүген без сезнең белән килешләрне кабатларбыз, Ч.килешенә ныграк тукталырбыз.
Тактада килешләр (3 слайд)
Килешләр
Б.к Кем? Нәрсә?
И.к. Кемнең? Нәрсәнең?
Ю.к. Кемгә? Нәрсәгә? Кая?
Т.к. Кемне? Нәрсәне?
Ч.к. Кемнән? Нәрсәдән? Каян? Кайдан?
Ур-в.к. Кемдә? Нәрсәдә?
Бер укучы кабатлап чыга. Фон.зарядкадагы рәсемнәрнене тактада күрсәтәм телдән килеш белән төрләндерәбез.
Укучылар, Ч.к-дә кушымчалар саны башка килешләрдән күбрәк. Кабатлыйк әле ул нинди кушымчалар (-дан, дән; -тан, - тән; -нан, -нән)
-дан, -дән кайчан ялгана? (сүз сузыкка һәм яңгырау тартыкка бетсә )
- тан, - тән кайчан ялгана? (сүз саңгырау тартыкка бетсә)
- Ә менә укучылар – нан, - нән кайчан ялгана соң? (сүз борын авазларына бетсә –м,- н, -ң).Әйе укучылар сүз ахырында м,н,ң хәрефләре булса - нан, -нән кушымчалары ялгана. (4 слайд)
- Әйдәгез түбәндәге сүзләрне Ч.к. әйтик. Урын, урман, урам, кием, тун, җиң, имән, каен,келәм, түшәм. (5 слайд)
5. Ныгыту
а)- Без сезнең белән килешләрне кабатладык. Ә хәзер биремнәр эшләп алыйк.
Тактада җөмләләр.(6слайд)
Алсу Казан... кайта.
Алсинә Казан... бара.
Быел Казан... универсиада була.
Казан... урамнары бик матур.
Минем абый Казан... бик ярата. (-нан кушымчасын кабатлау)
Тикшерәбез.
б)- Ә хәзер бирелгән кушымчаларга туры килгән сүзләрне язабыз.( Сүзләр дәреслектә бирелгән.)
-нан
-га
-нән
-нең
-ка
-ны
-дан
-дән
Комуникатив биремнәр эшләү(килешләрен әйтү)
Скажи что:
· наша Родина – Республика Татарстан ;
· у каждого государства есть свои символы;
· сегодня небо голубое;
· это платье вам очень идет. (7 слайд)
Узнай у соседа:
· сейчас какое время года;
· сегодня на улице идет снег;
· во сколько часов он идет в школу;
· на уроке татарского языка что вы делаете. (8 слайд)
6.Йомгаклау
- Без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Дәрестә нәрсәләр белдегез?
- Дәрес ошадымы?
7.Өй эше.
- Ә өй эшенә универсиада сүзен барлык килешләрдә кулланып 6 җөмлә язарга.
Профессия: Учитель музыки
В каталоге 6 866 курсов по разным направлениям