Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Йорт хайваннары һәм кошлары.

Йорт хайваннары һәм кошлары.

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Әлмәт шәһәре, 20 нче урта мәктәбе

Укытучы: Тазипова Айгөл Әсхать кызы

1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес.

Тема: Йорт хайваннары һәм кошлары .

Максат: 1. Йорт хайваннары һәм кошлары темасы буенча укучыларның белемнәрен гомумиләштерү.

2. Йорт хайваннары һәм кошлары турында җөмләләр төзеп сөйләтү, алар турында кечкенә шигырьләрне дөрес уку һәм мөмкин кадәр тәрҗемә күнекмәләрен бирү.

3. Укучыларда хайваннарга, кошларга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: Белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү.

Җиһазлау: Ноотбук, интерактив такта, дәреслек, тема буенча сюжетлы рәсемнәр.

Файдаланылган материал: Дәреслек Р.З.Хәйдәрова 65 нче бит, Л.Ә. Гыйниятуллина, Р.З.Хәйдәрова “Татар теленнән эш дәфтәре”, 57-58 нче битләр.

Дәрес барышы.

  1. Исәнләшү.

  • Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!

  • Балалар, безнең бүгенге дәресебезгә кунаклар да килде. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик. (Укучылар борылып басалар да исәнләшәләр.)

  1. Актуальләштерү.

Кереш әңгәмә.

- Укучылар без кайда яшибез? ( - Без шәһәрдә яшибез. Тактадагы рәсемгә күрсәтеп.)

- Бу нәрсә? (-Бу шәһәр.)

- Шәһәр нинди? ( Шәһәр зур, матур.)

- Шәһәрдә нәрсәләр бар? (Шәһәрдә машиналар, биек йортлар, музейлар, театрлар, цирк, кибетләр бар.)

-Ә сез нинди кибетләрне беләсез? (-Киемнәр кибете, уенчыклар кибете, ашамлыклар кибете.)

-Укучылар, карагыз әле, бу әйберләрне кайсы кибетләрдән алып була?

(Рәсемнәр күрсәтелә. Укучылар чыгып бу рәсемнәрне кибет исемнәре астына ябыштыралар. Рәсемнәр: уенчык машина, курчак, күлмәк, башлык, шарф, сөт, күкәй.)

-Балалар, ә сөт, күкәй ашамлыклар кибетенә кайдан килә соң? (- Авылдан.)

- Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп авылга кунакка барыйк әле. (Авыл рәсеме ачыла)

  1. Төп өлеш

-Бу нәрсә? (-Бу авыл.)

-Авыл нинди? (- Матур, кечкенә.)

-Сезнең авылда булганыгыз бармы? (- Әйе.)

-Авылда нәрсәләр бар? (-Авылда машиналар, өйләр, печәннәр, йорт хайваннары һәм кошлары бар.)

-Сез нинди йорт хайваннарын һәм кошларын беләсез? Әйдәгез, хәзер рәсемнәр буенча сөйләп китик.

(Интерактив тактада йорт хайваннарының һәм кошларының рәсемнәре чыга.)

1).- Бу нәрсә? (Бу – сыер.)

-Ул нинди төстә? (Ул ак төстә.)

-Ул нәрсә ашый? (Ул печән ашый.)

- Сыер нәрсә бирә? (Ул сөт бирә.)

2).- Бу нәрсә? (Бу- бозау.)

-Ул матурмы? (Әйе, матур.)

-Ул ничек кычкыра? (Му- му-у-у)

3). – Бу нәрсә? (Бу- сарык.)

- Сарык нәрсә ярата? ( Үлән, печән)

- Ул нәрсә бирә? ( Ул йон бирә.)

- Ул ничек кычкыра? (Мә-ә – мә-ә)

4). –Бу нәрсә? (Бу- ат.)

-Ул нәрсә ашый? (Ул печән ашый.)

-Ул зурмы? (Ул зур.)

5). – Бу нәрсә? (Бу- колын.)

- Колын кайда? (Болында.)

-Колын нәрсә ярата? (Үлән, печән)

6). –Бу нәрсә? (Бу- кәҗә.)

- Ул нинди төстә? (Ул ак төстә?)

-Кәҗә нәрсә ярата? (Печән.)

- Ул нәрсә бирә? (Сөт, йон.)

-Без кәҗә турында нинди шигырь өйрәндек? Әйдәгез, сөйләп карыйк.

Кәҗә безгә сөт бирә.

Кәҗә безгә йон бирә.

Тик шунысын яратмыйм,

Җәен бакчага керә.

7). -Бу нәрсә? (Бу- эт.)

-Ул нәрсә ярата? (Ул сөяк ярата.)

-Ул ничек өрә? (Һау-һау.)

8). –Бу нәрсә? (Бу- песи.)

-Ул нәрсә ярата? ( Ул сөт ярата.)

-Ул ничек кычкыра? (Мияу- мияу.)

9). –Бу нәрсә? (Бу –дуңгыз.)

-Дуңгыз кемнеке? (Дуңгыз Иван абыйныкы.)

10). Бу нәрсә? ( Бу-каз.)

-Ул ничек кычкыра? (Кыйгак- кыйгак.)

-Әтәч турында нинди шигырь өйрәндек? Кем сөйли?

Кызыл әтәч, Торыйк иртүк,

Тора иртүк Эшләр бик күп

Кычкырадыр Кикри-күк.

Кикри-күк. Кикри-күк.

Шул рәвешле каз бәпкәсе, әтәч, тавык, чеби, үрдәк, үрдәк бәпкәләре турында сөйләнә.

Физкультминут. “Чебиләр зарядкасы”.

-Укучылар йорт хайваннары үзләре генә яши алалармы? (Юк.)

- Аларга кемнәр кирәк? (Хуҗалар.)

-Әйдәгез, бу биремдә эт белән песинең кемнеке булуын әйтик.

мин Алмаз

син малай

песи ул эт кыз

без Алсу

сез Булат

алар бабай

-Укучылар, ә сезнең йорт хайваннарыгыз бармы? ( Укучылар үзләренең йорт хайваннары турында сөйлиләр.)

-Укучылар, йорт хайваннары һәм кошлары авылда күпме? (Әйе.)

-Әйдәгез, хәзер аларны күплек санда әйтик. (Эт-ләр, ат-лар, һ.б. Рәсемнәр күрсәтелә, шуларга карап сүзләрне күплек санда әйтеп баралар.)

-Без йорт хайваннарын авылда күп дидек. Бу рәсемдә ишек алды күрсәтелгән. Әйдәгез, аларны санап карыйк.

-Ничә тавык бар?

-Ничә каз бар? Һ.б.

  1. Йомгаклау өлеше.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә кайда кунакта булдык? (Авылда.)

-Авыл зурмы? (Юк, кечкенә.)

-Матурмы? (Әйе.)

-Авылда нәрсәләр бар? (Йорт хайваннары һәм кошлары.)

- Алар безгә кирәкме? (Әйе.)

-Алар безгә нәрсәләр бирәләр? (Ит,сөт, йон.)

-Без аларны нишләргә тиешбез? (Карарга, ашатырга.)

-Без аларны безнең дусларыбыз дип әйтә алабызмы? (Әйе.)

Дәрестә актив катнашкан укучыларга рәхмәт әйтелә.

Саубуллашу.



Краткое описание документа:

Этот урок я показывала для автора учебника Р.З. Хайдаровой.На своем уроке я исполҗзую современные технологии: личностно-ориентированные технологии,компьютерные технологии, игровые технологии.Это повышает продуктивност обучения, вызывает стойкую мотивацию к изучению татарского языка и литературы. При изучении нового материала применяю методы наблюдения и анализа, которые дают ученику ощущение самостоятельности открытия.В процессе предметно-умственной деятельности учащиеся приходят к усвоению и пониманию теоретического материала, к открытию общего и выделению частного.В общем урок понравилась и ученикам и гостям.

Общая информация

Номер материала: 53259040121

Похожие материалы