Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Музыка / Конспекты / Урок по татарскому языку
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Музыка

Урок по татарскому языку

библиотека
материалов

Тема: Сүз төркеме буларак сыйфатны гомумиләштереп кабатлау

Максат: 1. Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу;

  1. Укучыларның сыйфат буенча алган белемнәрен практикада кулланып, тел байлыкларын һәм сыйфатларны җөмләдә таба белү күнекмәләрен үстерү;

  2. Укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү,БДИ биремнәрен эшләү күнекмәләрен үстерү;

  3. Сугыш кырын кичкән авылдашыбыз Газиз абый Абдуллин белән таныштыру

Җиһазлау: 4 вариантта тест, дәреслек, компьютер, сораулыклар, агач рәсеме

Дәрес тибы: кабатлау


Дәрес барышы

  1. Оештыру

  2. Актуальләштерү

  • Укучылар бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Без сезнең белән нинди теманы өйрәнеп туктадык?

  • Сыйфат сүз төркемен өйрәнүне төгәлләдек.

Уку мәсьәләсен кую:

Укучылар, тактадагы текстны укыгыз әле. (Текст компьютер экраннарында яктыртыла). Сез Сез бу текстны тагын да тулыландырып яза алыр идегезме?


........... сугыш еллары һаман ераклаша, тарихка күчә бара. Әмма ул китергән кайгы- хәсрәт һич тә онытылмый. Сугышны үз күзләре белән күргән, аның ...... юлларын узган ветераннар сугышның ....... мизгелләрен искә төшереп йокысыз калалар. Минем күршедә сугышның әчесен- төчесен күргән Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Газизулла бабай яши. Капитан Газиз Абдуллин бу ....... һәм ...... сугыштан исән-сау һәм бик күп орден- медальләр белән кайта.

  • Укучылар, әйтегез әле: сыйфатны өйрәнү ни өчен кирәк? Аның өчен экраннардагы текстны башта сыйфатлары белән, ә аннары сыйфатлардан башка укып карыйк.

  • Димәк, нәтиҗә чыгарыйк инде: сыйфатлар ни өчен кирәк?

  • Сыйфатлар куллангач, текст тулы, сөйләмебез бай килеп чыга. Димәк, алар сөйләмне матурлыйлар, телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтергә ярдәм итәләр.

  • Алдагы дәресләрдә сыйфатлар турында күп нәрсәләр белдек. Бүгенге дәресне үткәрү, бәлки, кирәкмидер дә?

  • Дәрес сыйфат турында белемнәребезне ныгыту өчен кирәк.

  • Өйрәнгәнне кабатлау өчен кирәк.

Алган белемнәребезне ныгыту өчен, әйдәгез, тест эшләп алыйк әле.

«Сыйфат» темасына тестлар. 4 вариантка укучыларны бүлү. Тестларны аларга тарату.

1 нче вариант

1. Сыйфат нинди сүз төркеменә керә?

а) модальлек сүз төркеме

б) мөстәкыйль сүз төркеме

в) бәйләгеч сүз төркеме

2. Морфологик яктан сыйфатның төп характеры үзенчәлеге нинди?

а) төрләнә

б) төрләнми

3. Сыйфат лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?

а) предметны белдерә

б) эшне, хәрәктәне белдерә

в) предметның билгесен белдерә

4. Түбәндәге сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Зур йорт, түгәрәк өстәл, уйчан бала, тарихи урын, мөһим мәсьәлә, рәсми кеше, субъектив караш.

а) тәмамлык

б) хәл

в) аергыч

г) хәбәр

5. Түбәндәге сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Агач яфраклары ямь-яшел.

Көн яңгырлы.

Күңел шат.

а) хәбәр

б) аергыч

в) тәмамлык

г) хәл

6. Түбәндәге сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Күңелле яшибез, матур җырлый, яхшы эшли, җиңел атлый, ямьсез кылана.

а) тәмамлык

б) хәл

в) аергыч

г) хәбәр

7. Сыйфатлар кайчан рәвешкә якын тора?

а) предметның билгесен белдергәндә

б) предметның саф билгесен белдергәндә

в) эш яки хәлнең билгесен белдергәндә

8. Сыйфатлар нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә? ни?

б) нинди? кайсы? кайдагы? кайчангы?

в) кайда? кайчан? ничек?

9. Сыйфат кайсы очракта исемләшә?

а) сыйфатланмыш белән килгәндә

б) сыйфатланмыштан башка килгәндә

10. Сыйфат кайчан килеш, тартыш, сан белән төрләнергә мөмкин?

а) дәрәҗә категориясен алганда

б) исемләшмәгәндә

в) исемләшкәндә

2 нче вариант

11. Бу сыйфатлар нинди төркемчәгә керә?

Сары күлмәк, зур йорт, киң юл, түгәрәк күл, йомшак ипи, симез хайван, нечкә җеп, яшь үсемлек, батыр егет, усал бүре, ачы миләш, тозлы аш.

а) нисби сыйфатлар

б) тартым сыйфатлары

в) асыл сыйфатлары

12. Бу сыйфатлар нинди төркемчәгә керә?

Көзге җил, шәхси мәсьәлә, агымдагы эшләр, сөтле чәй, кораллы гаскәр, тарихи урыннар, әдәби кичә, документаль фильм.

а) нисби сыйфатлар

б) тартым сыйфатлары

в) асыл сыйфатлар

13. Бу сыйфатлар нинди төркемчәгә карый?

Эз куянныкы, китап апаныкы, бакча минеке, бакча мәктәпнеке.

а) нисби сыйфатлар

б) тартым сыйфатлары

в) асыл сыйфатлар

14. Кайсы төркемчәгә караган сыйфатлар дәрәҗә кушымчалары ала?

а) нисби сыйфатлар

б) тартым сыйфатлары

в) асыл сыйфатлар

15. Кайсы төркемчәгә караган сыйфатлар җөмләдә аергыч була алмый?

а) нисби сыйфатлар

б) тартым сыйфатлары

в) асыл сыйфатлар

16. Кайчан сыйфат җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала?

а) дәрәҗә кушымчалары алганда

б) исемләшкәндә

в) сыйфатланмыш белән бергә килгәндә.

17. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

Ак кар, караңгы төн, таза егет, матур кыз, гомуми караш, рәсми кәгазь.

18. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

Кызылрак төс, көчлерәк яу, тыгызрак капчык, олырак кеше, күңеллерәк кичә, моңлырак җыр, тозлырак аш

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

19. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

Кып - кызыл алма, сап - сары көнбагыш, иң акыллы бала, дөм сукыр бабай, тип – тигез юл, шыр ялангач каен, чалт аяз көн, тома надан карт, гүзәлдән гүзәл кыз.

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

20. Бу сыйфатларның ясалыш ысулын күрсәтегез?

Матур күлмәк, чибәр кыз, сылу каен, зифа буй, гүзәл күренеш, гадел көрәшче, чем - кара күз, кара тап.

а) тамыр

б) ясалма

в) саф кушма

г) парлы

д) тезмә

3 нче вариант

21. Кайсы сыйфат дәрәҗәсенең махсус кушымчасы юк?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

22. Бу нинди сүзләр?

Яшь (егет) - күз (яше); саф (хис) – саф (рәт,колонна); ал (чәчәк) - ал (боерык фигыль) – ал (урын); арык (ат) - арык (су улагы); күк (төс) - күк (гөмбәсе); көзге (пычрак) - көзге (предмет); кабартма (чәч) - кабартма (ризык).

а) антонимнар

б) синонимнар

в) омонимнар.

23. Бу кайсы сыйфат дәрәҗәсе?

Предметның гадәти (төп) билгесен белдерә.

24. Бер предметтагы билгенең икенче предметагы шундый ук билгедән артыграк икәнлеген күрсәтүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

25. Бу сыйфатлар кайсы дәрәҗә мәгънәсен белдерәләр?

Синнән олы кеше, миннән шактый яшь кеше, башкалардан акыллы.

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

26. Предметтагы билгенең бу төр предметлар белән чагыштырганда барысыннан да артыграк булуын белдерүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

27. Предметтагы билгенең төп дәрәҗәдәгедән, нормадан кимрәк булуын белдерүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

28. Бу сыйфатларны дәрәҗәгә куеп буламы?

Аксак, кулсыз.

а) куеп була

б) куеп бумый.

29. Бу сыйфатларның ясалыш ысулын күрсәтегез?

Нурлы иртә, ямьсез көн, кышкы вакыт, каурый казныкы, бишьеллык план, кунакчыл халык, оялчан бала, сусыл алма, киртләч тау, аваздаш сүзләр, кисек бау, кискен карар, куркыныч төш, аерым куак, өлгер укучы, гыйльми әсәр, сыйнфый җәмгыять.

а) тамыр

б) ясалма

в) саф кушма

г) парлы

д) тезмә

30. Бу сыйфатларның ясалыш ысулын күрсәтегез?

Исәнле - хисаплы эш, уен - көлкеле тамаша, бала - чагалы гаилә, караңгылы - яктылы сәфәр, иләс-миләс күңел, зур - зур йорт.

а) тамыр

б) ясалма

в) саф кушма

г) парлы

д) тезмә

4 нче вариант

31. Бу сыйфатларның ясалыш ысулын күрсәтегез?

Беркатлы фикер, бертөрле аш, эчкерле егет, күпьеллык үлән, атказанган артист, алмачуар ат, эчпошыргыч фильм.

а) тамыр

б) ясалма

в) саф кушма

г) парлы

д) тезмә

32. Бу сыйфатларның ясалыш ысулын күрсәтегез?

Тизйөрешле поезд, гадәттән тыш вакыйга, күзачкысыз буран, куе яшел буяу, аз сүзле кеше.

а) тамыр

б) ясалма

в) саф кушма

г) парлы

д) тезмә

33. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?

Саргылт яулык, әчкелтем җимеш, күгелҗем офык, зәңгәрсу чәчәк, аксыл болыт, озынча кыяр, җылымса су.

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

34. Бу парлы сыйфатлар нинди сүзләрне янәшә кую юлы белән ясалганнар?

Исәнле - хисаплы эш, уен - көлкеле дәрес, бала - чагалы гаилә.

а) омонимнарны

б) синонимнарны

в) антонимнарны

г) бер үк сыйфатны кабатлау.

35. Бу парлы сыйфатлар ничек ясалганнар?

Зур - зур йортлар, матур - матур манзаралар, төз - төз наратлар.

а) омонимнарны

б) синоним сыйфатларны

в) бер үк сыйфатны кабатлау

г) антоним сыйфатларны.

36. Бу сыйфатлар кайсы сүз төркеме нигезендo барлыкка килгәннәр?

Җебегән кеше, кайнар су (эссе мәгънәсендә), туган тел, булган кыз, уңган бәлеш, күгәргән тимер.

а) исем

б) сыйфат фигыль

в) рәвеш

г) алмашлык.

37. Бу сыйфатлар кайсы сүз төркеме нигезендә барлыкка килгәннәр?

Кызу эш, бөркү көн, калку җир.

а) исем

б) сыйфат фигыль

в) исем фигыль

г) рәвеш.

38. Бу нинди сыйфатлар?

Матур, чибәр, сылу, гүзәл. Ярлы, хәерче, фәкыйрь. Батыр, герой, каһарман, баһадир. Яхшы, әйбәт, ару, шәп. Кечкенә, вак, бәләкәй, кечтеки, нәни. Саф, пакъ, керсез, чиста.

а) омоним

б) синоним

в) антоним.

39. Бу нинди сыйфатлар?

Матур - ямьсез (күренеш), зур - кечкенә (авыл), эшчән - ялкау (кеше), батыр-куркак (җан), авыру - сау (агач), ачы - төче (тәм), салкын - җылы (өй).

а) омоним

б) синоним

в) антоним.

40. Кайсы сыйфат дәрәҗәсе 3 төрле юл белән ясала?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

(Соңыннан һәр вариантның тест җаваплары экраннарда яктыртыла. Укучылар үз җавапларын үзләре тикшерәләр)

  1. Ныгыту.

- Укучылар, әйдәгез, сөйләшеп алыйк әле. 2010 ел - вакыйгаларга бик бай ел. Кайсыгыз санап китә: нинди истәлекле даталар микән алар?

- 2010 ел – Укытучылар елы, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы, Сарман районыбыз оешуга 80 ел, Татарстан АССР оешуга 90 ел.

- Дөрес, укучылар. Безнең бүгенге дәресебез хөрмәтле укытучы, сугыш кырын кичеп, исән кайткан авылдашыбыз Зәйтүнә апа Гәрәевага багышлана. “Сыйфатлар” темасы буенча алган белемнәребезне искә төшердек, күнегүләр эшләп, ныгытып та китик әле. Хәзер экраннардагы текстны дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз. Без эшне түбәндәге тәртиптә 4 вариантта эшлибез.

1 нче вариант өчен: тексттан сыйфатларны табып билгеләргә. Сыйфат билгене кайсы яклап ачыклый? (характеры буенча урын һәм вакытка бәйле билгесе, башка предметка бәйле билге, төсе, тәме һ.б.) ул билгеләрне башка бер сүз белән ничек әйтеп була? Сыйфатның лексик билгесе буенча нәтиҗә чыгарыгыз.

2 нче вариантка: текстта сыйфат нинди формада бирелгән? Исем кебек сыйфат үзе килеш, тартым белән төрләнәме? Берлек һәм күплек санда киләме? Сыйфатның үзенә хас нинди үзенчәлекләре бар?

3 нче вариантка: тексттан сыйфатларны табып, аларның нинди җөмлә кисәге булуын күрсәтегез. Сыйфат кайчан аергыч, кайчан хәбәр була?- нәтиҗә чыгарырга.

4 нче вариантка: барлык сыйфатларны табып, аларга морфологик анализ ясарга. Сыйфат ясалышы ягыннан ниндиләргә бүленә?

Текст

Дәһшәтле сугыш чорында зур батырлыклар күрсәткән, фидакарь хезмәте белән безнең күңелләребезгә кереп калган авылдашыбыз Зәйтүнә апа Закирҗан кызы 1923 елда туган. Сабый чакның татлы хыяллары бик тиз чәлпәрәмә килгән: чөнки кечкенә вакытта ук әнисен югалта. Әлбәттә, кечкенә Зәйтүнәнең дә иптәшләре кебек туйганчы йоклыйсы, “курчаклы” уйныйсы, әнисенең кочагында назланасы килгәндер.

Зәйтүнәнең әнисе сабый балаларын ире җилкәсенә калдырып, бик яшьли гүр иясе була. Нишлисең: сынаулы тормыш дәвам итә. Зәйтүнә әтисе Закирҗан белән тормыш йөген бергәләп тарталар. Ул энеләрен, сеңелләрен карарга, авыр хуҗалык эшләрен алып барырга да җитешә. Яшьлекнең ак хыяллары: мәктәптә яхшы укый. Оста итеп җырларга – биергә яраткан.

Нәтиҗәләр.

1 нче вариант. Сыйфат предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә.

2 нче вариант. Сыйфатлар төрләнми торган мөстәкыйль сүз төркеме. Сыйфатланмышы төшеп калганда, исемләшәләр. Сыйфатларның 4 дәрәҗәсе бар. Гади дәрәҗә. Мондый сыфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерәләр. Чагыштыру дәрәҗәсе. Бер предметтагы билгенең, башка предметтагы билге күләме белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтә. Артыклык дәрәҗәсе. Сыйфатларның бу дәрәҗәсе бер предметтагы билге күләменең башка барлык предметларга караганда күбрәк булуын белдерә. Кимлек дәрәҗәсе. Предметтагы билгенең гади дәрәҗәдәгедән кимрәк булуын белдерә.

3 нче вариант. Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып киләләр.

4 нче вариант. Төзелешләре ягыннан сыйфатлар тамыр һәм ясалма булалар. Тамыр сыйфатлар тамырдагы лексик мәгънәләре белән үк предметның билгесен ачыклап киләләр. Ясалма сыйфатлар күбрәк исем һәм фигыльләргә махсус кушымчалар ялганып ясала.

4. Дәреснең ял итү өлеше.

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга, (алга башларны ию хәрәкәте)
Ә аннары – артка (башларны артка ию хәрәкәте)
Уңга, сулга борабыз (башларны уңга – сулга хәрәкәтләндерү),
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез (иң өсләрне сикертү),
Кулларны биетәбез (кулларны селкетү),
Бер алга, бер артка сузып (кулларны алга, артка таба сузу хәрәкәте)
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез (чүгәләү),
Тезләрне кочаклыйбыз (чүгәләп, тезләрне кочаклыйбыз),
Башларны алга яшереп (чүгәләп, башларны тезгә кую)
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.

  1. Күнегүләр эшләү

-hello_html_m21dc34a.gif Укучылар, Илексазның Айтуган болыны янында карт бер имән үсеп утыра. Шул имән ничәмә-ничә сөлектәй ир-егетне һәм зифа буйлы кызларыбызны сугышка озаткан вакытта шаһит булган ул. Менә сезнең алда аның рәсеме. Тик яфракларының эче буш. Аның өчен сезгә, компьютер экраннарындагы тексттан сыйфатларны табып, агачка беркетергә кирәк булачак.

Текст:

Урта мәктәптә укыган еллар... Яшьлек хыялларын чәлпәрәмә китереп, 1941 нче елда рәхимсез сугыш башлана. Саранча көтүедәй чикне узып, илебез җиренә үтеп кергән сугыш бу гаиләгә дә бары тик ачы хәсрәт һәм күз яшьләре генә алып килә. Кулга аттестат алу шатлыгы янына канлы сугыш кайгылары да кушыла. Зәйтүнә Закирҗан кызы Илексаз мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли башлый. Тырыш була, арган вакытларында да уфтанмый, сынмый – сыгылмый – түзә. Ул да башка укытучылар белән бергә мәктәптән калган вакытын колхозда эшләп үткәрә.

  • Күнегү

Компьютер экраннарында бирелгән тексттан сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләп язарга.

тамыр

ясалма

кушма

парлы

Тезмә











Текст

1942 нче елда фронтка райондагы хатын – кызларны да җибәрә башлыйлар. Ноябрь аенда 19 яшьлек авыл кызы Зәйтүнә апага да чират җитә. Аны Илексаз авылында яшәүче якын дусты Мияссәрә апа Раббаниева белән бергә озаталар. Ул Мәскәү өлкәсендәге запас полкка җибәрелә.

Билгеләнгән көнгә барып җиткән көнне үк күпкырлы авыр солдат тормышы башлана. Тугыз ай буена нечкә беләкле, әмма көчле рухлы хатын – кызлар төрле кораллардан атарга, кул сугышы, сафта йөрү алымнарына өйрәнәләр.

Хәрби укулар тәмамлангач, Илексаз кызы Зәйтүнә Смоленск өлкәсенең Демидово шәһәрендәге эчке гаскәрләр бригадасына билгеләнә. Мөһим хәрби объектларны саклау, немецлардан азат ителгән районнарда диверсантларны, полицайларны, сатлык җаннарны эзләп табып, зарарсызландыру кебек башкарырга туры килә аларга.

1945 нче елның 9 нчы маена кадәр барган дәһшәтле көннәр Зәйтүнә Закирҗан кызының йөрәгенә күпме яра салган. Ниһаять, көтеп алынган Халыкара Бөек Җиңүне ул Ленинград шәһәре Петропавловск крепостендә каршы ала. Ләкин солдат шинелен аңа бары тик 1946 нчы елның ноябрендә генә салырга туры килә: туган төбәгенә кайту шатлыгы насыйп була.

  1. Йомгаклау

  • Укучылар, тагын бер кат сыйфат буенча алган белемнәребезне барлар өчен, безгә сораулыклар ярдәмгә килер. Мин сезгә һәрберегезгә бер сораулык бирәм. Сез сорауга җавапны әйтәсез һәм мисал китерәсез. Җөмләләр сугыш темасын яктыртсын.

hello_html_3756168.gifhello_html_m1fc86bfa.gifhello_html_m8d46808.gif


hello_html_7f43da82.gifhello_html_6c43fc92.gifhello_html_m3c31c854.gif




hello_html_m2d850c75.gifhello_html_m4a474010.gif

















  1. Өйгә эш бирү.

  1. Карточкада, мин биргән тексттан сыйфатларны табып, морфологик анализ ясарга

  2. Сугыш ачысы” темасына кушма, парлы сыйфатлар кертеп мәкалә язарга (иҗади бирем)

Авылның иң булган егете Миңнулла Гәрәев белән гаилә учагын тергезәләр: берсеннән – берсе чибәр 3 бала үстерәләр. Ләкин яшьлек хыялын тормышка ашыру көче барысыннан да өстен була: ул Минзәлә педагогия техникумын тәмамлап, гомерен балалар укытуга багышлый. Илексаз мәктәбенең генә түгел, авылның да горурлыгы булган Зәйтүнә апа Гәрәева 30 елдан артык гомерен укытучылык һөнәре белән бәйли.

Сугыштагы батырлыклары өчен”, “Бөек Җиңүнең 45, 50, 55, 60 еллыгы өчен”, “Ленинград оборонасы өчен” һәм башка орден – медальләре сугыш хатирәләре һәм авыр тормыш истәлеге булып гаиләсендә саклана. Зәйтүнә апа Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылый алмаса да, аның күрсәткән батырлыклары, фидакарь хезмәте авылдашларыбызның күңелләрендә мәңге онытылмас.


  1. Билгеләр кую.


Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

1 нче категорияле татар теле

укытучысы





Краткое описание документа:

Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1. Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу; 2.Укучыларның сыйфат буенча алган белемнәрен практикада кулланып, тел байлыкларын һәм сыйфатларны җөмләдә таба белү күнекмәләрен үстерү;    3 . Укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү,  БРИга әзерлек максатыннан, укучыларның сыйфат темасы буенча алган гомуми теоретик һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү. 4. Сугыш кырын кичкән якташыбыз Газиз абый Абдуллин белән таныштыру, иҗади фикерләү сәләте үстерү. . Йомгаклау тибындагы дәрес. Укучыларның сыйфат темасы буенча алган белем һәм күнекмәләре ныгытыла. Дәрестә 2 вариантта тест,  компьютер, проектор, сораулыклар, агач  рәсеме,  Абдуллин Газиз турындагы текст китапчык формасында. Иҗади үсеш һәм информацион технологияләр кулланылды. Сыйфатның    грамматик билгеләрен  кабатлау компьютерда слайдлар ярдәмендә  үткәрелә. БРИга әзерлек максатыннан, укучыларның сыйфат темасы буенча алган гомуми теоретик һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләре тикшерелд. Дәрестә текст белән эшләгәндә, җирле региональ компоненттан файдаланыла. Информацион технологияләрне куллану дәреснең материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары (материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга мөмкин). Шулай ук укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен дә тестларуңышлы кулланылды , 
Автор
Дата добавления 01.04.2014
Раздел Музыка
Подраздел Конспекты
Просмотров354
Номер материала 53527040103
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх