Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / “Дуслык” - сыйныф сәгате
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

“Дуслык” - сыйныф сәгате



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Салавыч күппрофильле лицее”






Сыйныф сәгате

Дуслык”



Сыйныф җитәкчесе:

Фатыйхова Зөбəрҗəт Шəһидулла кызы,

I квалификацион категорияле

татар теле һəм əдəбияты укытучысы






2014



Тема: Дуслык


Максат: Дуслык турында фикер алышырга өйрәтү.

Дуслыкны саклый белергә, дус була белергә өйрәтү.

Дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Материал: Гəрəева Г.Х. «Уртаклашыр тəҗрибəм бар”, www.бала.рф

http://mon.tatarstan.ru/

Рөстәм Мингалим “Дусларың гына булсын”.

Татар халык уены»Куш кулым»


Җиһазлау: , ноутбук, прекцион аппарат, презентация, әкият

геройлары рәсемнәре, мәсьәләләр һәм мәкальләр язылган

карточкалар, фломастерлар,

альбом битләре , кулланмалар .



Дəрес барышы

I.МОЭ

1) Исəнлəшү, танышу;

2) Уӊай- психологик халəт тудыру;

3) Уку мəсьəлəсен кую.


Укучылар, мин сезгə бер əкият сөйлим. Дəрестə нəрсə турында сөйлəшүебезне шуннан аӊларсыз.

Борын- борын заманда, биек тауда, гаилəсе белəн көтүче яшəгəн. Ул бик ярлы булган. Бер төнне аларныӊ ишеген 3 кеше шакыган. Көтүченеӊ өе бик кечкенə икəн. Ул аларга : «Берегез генə керегез, өем бик кечкенə минем,-дигəн һəм: «Сез кемнəр соӊ?»- дип сораган.

-Без – Дуслык, Бəхет, Байлык. Син кайсыбызны чакырасыӊ, шул керер ,-дигəннəр алар.

Сезгə сорау:

-Көтүче өенə кемне чакырган? (Укучыларныӊ җавабын тыӊлау)

-Төркемнəрдə киӊəшегез.


_Димəк, бүген дəрестə нəрсə турында сөйлəшербез?

(Дуслык турында)


II. Уку мəсьəлəсен чишү.

  1. Ә нəрсə соӊ ул дуслык һəм аныӊ нинди төрлəре бар? Бу сорауга җавап эзлəү өчен без сезнеӊ белəн Стё зе класс структурасын кулланырбыз. Моныӊ өчен һəркем алдында торган битне ала һəм үзенеӊ фикерлəрен яза. Шуннан соӊ сызык сыза, минем команда белəн урыннардан торып, һəркем үзенə пар эзли, үзендə булмаган фикерлəрне өсти. Сезнеӊ бурыч: күбрəк кеше белəн аралашып, күп фикер туплау.

Урыннарга утырабыз.Фикерлəрне тыӊлыйбыз.

(Дус синең өчен шатлана, борчыла, хәлеңгә керә, ярдәм итә, кирәк вакытта аңлата, дөресен әйтә, син аңа ышанасың, сереңне сөйлисең, ....)

йе, укучылар, нинди матур сүз. Дус – ул сиңа һәрвакытта да ярдәмгә килүче әниең, әтиең. Дус – ул яраткан китабың, аны укыган саен укыйсы килә. Дус – ул сине белем иленең серләренә төшендерүче укытучың. Дус – ул колаклары өзелгән, сиңа авыр вакытта зарыңны тыңлаучы яраткан йомшак уенчыгың. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.


  1. Аӊлатмалы сүзлектəн Дус сүзенə билгелəмəне тыӊлап үтəбез.


ДУС:

  1. Берəүгə карата дуслык мөнəсəбəтендəге кеше, якын иптəш;

  2. Яраткан кеше;

  3. Берəүне яклаучы, аныӊ белəн фикердəш, телəктəш, аныӊ яклы кеше;

  1. Ситуациялəр.

Дус һəм дуслыкныӊ ни икəнен белдек. Ә хəзер дусларныӊ нинди булуы турында белү өчен Инсайд-Аутсайд Сёкл структурасын кулланырбыз.

Урыннардан торып парлашабыз. Каршыдагы иптəшеӊ белəн дуслашасыӊ. Түгəрəккə урнашасыз. Эчке һəм тышкы түгəрəк хасил итəсез. Сезгə шундый ситуация укып китəм.Сез бу очракта нишлəрсез?


1.ситуация. Синең дустың өй эшен хәзерләп килмәгән, күчерергә сорап тора. Син нишлисең? (Уйлый 30 с., Башта берсе, аннан икенчесе сөйли 30 с) Парына рəхмəт əйтеп саубуллаша. 5 адым атлый, икенче пар таба)

2. ситуация.Синең дустың сөйләшкәндә начар сүзләр куллана. Син нишлисең?

3ситуация.Синең дустың начаррак укый башлады, чирегенә дә “3”ле билгеләре чыга. Сиңа аның белән уйнамаска да кушалар. Син нишләрсең бу очракта?

  1. һəркемгə аерым сорау: Иӊ якын дустыгыз кем һəм ни өчен нəкъ менə аны дустыгыз итеп сайладыгыз? (Берничə укучыдан сорау)

  2. Дус һəм дуслык турында сөйлəшүлəрдəн чыгып, дуслык турында белгəннəрне барлыйбыз. Модель Фрейер структурасын кулланырбыз.

Һəркем алдында торган бер бит кəгазьне урталай, аннан тагын урталай бөкли. Уртадан өчпочмак ясап бөкли. Кəгазьне ача. Уртага дуслык дип яза. Һəм үзеӊ мисалларын яза.


  1. Укучылар, дуслык турында бик күп сөйлəргə мөмкин. Өстəлдəге чыбыкларга игътибар иттек. 1 нче номерлар чыбыкны ала, сындырып карый. Ничек сынды? Ә хəзер шундый берничə чыбыкны бергə сындырып карагыз. Бу эш җиӊел булдымы?

  2. Димəк шуны белегез: дуслык ул бердəм булганда гына көчле икəн.

Инде сүземне йомгаклап, шуны əйтəсем килə: Дус булу- җиӊел эш түгел, ə аны саклап калу- тагын да авыррак. Бүгенге дəрестə сөйлəшкəн сүзлəр килəчəктə сезгə ярдəм итсен иде. Алдыгызда торган йөрəклəрне рəхмəт əйтеп, дустыгызга бирегез.








































Прямая соединительная линия 2

МРомб 1Прямая соединительная линия 3Прямая соединительная линия 4Прямая соединительная линия 5əҗбүри характеристика Мəҗбүри булмаган билгелəр





























Мисаллар Капма-каршы мисаллар

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Тема:        Дуслык   Максат:    Дуслык турында фикер алышырга өйрәтү.                   Дуслыкны саклый белергә, дус була белергә өйрәтү.         Дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.         Материал:   Гəрəева Г.Х. «Уртаклашыр тəҗрибəм бар”,  www.бала.рф                     http://mon.tatarstan.ru/          Рөстәм Мингалим “Дусларың гына булсын”.            Татар халык уены«Куш кулым»   Җиһазлау:  , ноутбук, прекцион аппарат, презентация, әкият                     геройлары  рәсемнәре, мәсьәләләр һәм мәкальләр  язылган                     карточкалар,     фломастерлар,                     альбом битләре ,  кулланмалар .                                                                           Дəрес барышы I.МОЭ 1) Исəнлəшү, танышу; 2) Уӊай- психологик халəт тудыру; 3) Уку мəсьəлəсен кую.     Укучылар, мин сезгə бер əкият сөйлим. Дəрестə нəрсə турында сөйлəшүебезне шуннан аӊларсыз.      Борын- борын заманда, биек тауда, гаилəсе белəн көтүче яшəгəн. Ул бик ярлы булган. Бер төнне аларныӊ ишеген 3 кеше шакыган. Көтүченеӊ өе бик кечкенə икəн.  Ул аларга : «Берегез генə керегез, өем бик кечкенə минем,-дигəн һəм: «Сез кемнəр соӊ?»- дип сораган.   -Без – Дуслык, Бəхет, Байлык.  Син кайсыбызны чакырасыӊ, шул керер ,-дигəннəр алар.       Сезгə сорау:    -Көтүче өенə кемне чакырган?  (Укучыларныӊ җавабын тыӊлау) -Төркемнəрдə киӊəшегез.   _Димəк, бүген дəрестə нəрсə турында сөйлəшербез? (Дуслык турында)

Общая информация

Номер материала: 53628040121

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>