Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Химия / Другие методич. материалы / Гамил Афзалның юмор һәм сатира әсәрләрендә күтәрелгән актуаль проблемалар.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Химия

Гамил Афзалның юмор һәм сатира әсәрләрендә күтәрелгән актуаль проблемалар.

библиотека
материалов


Г.Афзалның юмор һәм сатира әсәрләрендә күтәрелгән

актуаль проблемалар

Гамил Афзал матур итеп елмая да, авыз тутырып көлә дә белә. Көлүе шундый табигый, самими һәм йогышлы ки, укучы һич тә ваемсыз кала алмый. Шагыйрь поэзиянең төрле жанрларына, формаларына мөрәҗәгать итә: фельетон, мәсәл, җыр, баллада, эпиграмма, диалог, монолог.

Шагыйрьнең геройлары - тормышның әчесен-төчесен татыган, дөньяга әзме-күпме"фәлсәфәгә" ия булган, урта һәм өлкән буын кешеләре. Бригадир Ахун, мактанмый булдыралмый торган Сәләхетдин абзый, йомшак креслога кунаклаган председатель яки үзенең черек мещан фәлсәфәсенә табынып яшәүче "урынбасар" дисеңме - болар барысы да тормышчан һәм тере типлар. Мондыйлар бүген дә һәр авылда, һәр төбәктә очрый. Шуның өчен дә укучыга алар таныш һәм үз. Гамил Афзал, үз геройлары арасында гомер буе кайнаган кешедәй, аларның психикасындагы һәр нечкәлекне тоеп, тормышларындагы һәр күзәнәкне танып, төсмерләп яза. Кешеләрне мыскыллау түгел, аларны кызгану, тәрбияви мәгънәдәге ярату хас бу сатирага.

Гамил Афзал вакыты белән йомшак телле, тәмле телле. Үз итеп, наян итеп, кытыклап көлә. Ә вакыты белән әрем телле. Ачы итеп, усал итеп, үзәккә үткәреп көлә:

Әрем телле булдым әрем татып,

Телемдәге әрем өчен дә

Салкын көздә

Салкын чәчәк атып

Әрем үсәр кабрем өстендә.

("Әрем")

Белүебезчә, әрем ачылыгы белән генә түгел, дару үләне булуы белән дә үзенчәлекле. Гамил Афзалдагы әрем теллелекнең дә җәмгыять өчен шифасы бар: ул һәртөрле зыянлы вируслар белән көрәшә. Матурлык хакына, киләчәк хакына көрәшә. Телендә әрем әчелеге булса да, тупаслы, дорфалыктан ерак тора шагыйрь. Ул һәр авыруга дозаны төгәл билгели, еш кына йомшак түшәп катыга утырта. "Г. Афзал шигырьләрендә гуманист җанлы тәрбияче кулы сизелә", - ди Н. Хисамов. Геройларның бер ишеләре, минем эшне сизмиләр, белмиләр, дип йөри, үзенең көлкегә каласын чамаламый. Мәсәлән, анда-санда эшләгән булып, тормышка һич игелек күрсәтә алмаган җилкуар ("Анда - санда") ... улына-кызына "асыл" киңәшләр яудыручы Флүрәттәй ("Флүрәттәй акыллы"). Бүрәнә өстендә юкны-барны сөйләшеп гомер үткәрүче колхозчылар ("Лавка алдында күләгәдә"). Мондый шигырьләр тыныч тондагы гади хикәяләүне хәтерләтә, сатирик монологлар аша образлар үзләрен үзләре фашлый. Тискәре образларның икенче берләренә исә карьеристларга, мин-минлекләре чиктән ашкан эгоистларга, үз шәүләсеннән үзе куркып яшәүче "тун асты кыюларына"- усал камчысын кызганмый автор. Шигырьләрендә аларга кабат—кабат кайта, яңа ысул һәм яңа чаралар ярдәмендә сатирик типларны яңача пешерә.

Г. Афзал бүгенге тормыштагы әхлакый ямьсез күренешләрне, социаль яңгырашлы темаларны кыюрак күтәрә башлады. Менә "Дуслар идек" шигыре. Кайчандыр алар якын дуслар булганнар. Ә хәзер :

Ул базада юан түрә булган,

Авторитет баскан иңсәгә;

Өе сервиз, келәм белән тулган,

Ансат тапкан маллар кесәдә...

Исәнләшми хәзер күрсә дә, их!

"Танышлык белән генә" шигыре танышлык белән генә яшәүчеләрне сатира уты астына ала. "Рекорд", "Тактика" кебек әсәрләрендә нефть чыгару һәм завод даирәсендәге бүгенге көнгә ят гадәтләр тәнкыйть ителә.

Гамил Афзалның образлар хәзинәсендә икенче бер төркем -"Сак кеше", "Курку хисе" кебек шигырьләренең геройлары. Болар - алны-артны кат-кат уйлап та, үз фикерләрен әйтергә куркып яшәүче типлар:

Авылында, каласында

Һәр кешедән сора:

Күз белән каш арасында

Урку посып тора.

("Курку хисе")

Мондый типларның икенче берләре исә "оптимистрак", алар җайлы гына урнашып өлгергән, хәтта үз мәнфәгатьләрен хуп күреп, аны башкаларга да тәкъдим итәләр. "Урынбасар булу яхшырак", "Файдалы киңәшләр", "Исәп-хисап", "Киңәш" шигырьләренең геройлары "бай" тормыш тәҗрибәсе туплаган акыл сатучы кыяфәтендә:

Тыныч карап яхшылыкка, яманлыкка,

Әз генә дә хәтәр эшкә кулын тыкма.

Биләп алып тыныч урын, җайлы урын

Өстәл сугып патшалык ит, җепшек борын.

(" Киңәш")

Шагыйрь кешенең кешелеклеге, зурлыгы, аның мөмкинлекләре турында уйлана, фикри әҗәлдән, ваемсысызлык чиреннән сагая. Аның герое - күпкырлы, катлаулы, кабатланмас социаль берәмлек. Шагыйрь үзенең геройларын Туган иленә, гаиләсенә, дус-ишләренә һәм, гомумән, тормышка булган мөнәсәбәтендә күзәтә.

Патриотик рухта язылган "Икенче Ватан", "Вахмяков мистер булып карады" шигырьләрендә эштән өркеп, малга ашкынып туган илен, туган телен саткан ханнар мәсхәрәле хөкүмгә дучар ителә:

Каксалар да, суксалар да, сүксәләр дә инде түз,

Тупсалар типсәләр дә елмаясың бетле күз,-

дип, шагыйрь Тукайча ачы көлү, нәфрәтле мыскыллау белән коендыра сатлыкҗанны.

Дөньяда гаделсезлек, янып бетмәгән утлы кисәү кебек, башын гел калкытып тора. Ә инде бу гаделсезлек синең халкыңның үткәненә, тарихына кагылса, күңел түрендә канәгатьсезлек уянып, ул сүнмәс сагышка әверелә. "Г. Афзал туган халкының язмышы, узган олы юлы турында туктаусыз уйлана, җаны әрнеп сызлана."1 "Сарматлар", "Тарих мең дә...", "Кол Гали", "Салават батыр", "Болгарлар" кебек шигырьләрендә ул ерак тарихны, аның сәхифәләрен бүгенге көн югарылыгыннан килеп бәяли; шундый мәшһүр тарихы булган, Кол Гали, Сөембикә, Колшәриф кебек бөек шәхесләрне биргән халык эзсез

югала алмый, ди шагыйрь. Үткән тарихыбыз турында сүз барса да, хәзерге яшәешкә,әхлаксызлыкка, рәнҗетүләргә киная шигырьләрнең һәр юлыннан аңкып, сизелеп тора:

Кайда сез, сарматлар, скифлар,

Кем улы кемнәрдән ятсына? –

дип, сорый ул "Сарматлар" исемле шигырендә.

Әдәбият мәйданына юл ярганда, Гамил Афзалга бик зур ярдәм кулы сузган Сибгат Хәким шагыйрь турында болай яза: "Аның бердәнбер максаты - халыктан алган шигъри таланты белән шул халыкка хезмәт итү".

Әдипнең туган җиргә, аның табигатенә, халыкның гореф-гадәтләренә, әхлак-кануннарына хөрмәте, кешегә мөнәсәбәте, үз кул көче белән көн күрүче гади кешеләрнең эш -гамәлендә, фикер-омтылышларында матурлык , гүзәллек, ягъни гомумкилек кыйммәтләрен күрүе һәм шуны укучыларга да күрсәтә белүе аның шигырьләрен һәр чор өчен актуаль ителүенә басым ясалды.

Безнең фикеребезчә, шагыйрь иҗат иткән шигырьләрнең күбесе әдәбиятыбыз казанышы булып саналырга хаклы..

Аның шигырьләренә анализ ясап шундый нәтиҗә ясалды: шагыйрь һәр шигырендә чорыбызның гаять үткен-четерекле мәсьәләсен - җәмгыять һәм шәхес проблемасын яктырта.



Кулланылган әдәбият


  1. Афзал Г. Ак бәхетләр теләп. : Шигырьләр. Ватаным Татарстан. - 1998. - 7 август

  2. Афзал Г. Ачы язмышлар: Шигырьләр. Казан утлары.- 1994.- № 3

  3. Әхмәтҗанов М. Күңелдә моң-сагыш тирбәлә:Юксыну. (Шагыйрь Гамил Афзал). Шәһри Казан. - 2004

  4. Гамил Афзал : Күренекле язучы. Мәгариф.-1992.- № 11

  5. Гилаева И. Гамил Афзал иҗаты мәктәптә : Шагыйрь. «Фән һәм мәктәп». 2003.-№ 9-10

  6. Гыйльманов Г. Шагыйрьнең биеклеге (образлар дөньясына күзәтү). Шагыйрь Гамил Афзал иҗаты. Афзал Г. Гомер кичүләре.- К.- 2000

  7. Ир йөрәге - сандугачлы урман: Шигырьләр. Казан утлары.- 1997,- 4

  8. Кәшфиева Л. Гамил Афзал көлүе. Казан утлары.-1990.- № 5

  9. Ленар Шәех . Күңелдә моң - сагыш тирбәлә :Юксыну ( Шагыйрь Гамил Афзал). Шәһри Казан. 2004.-12 июнь

  10. Миргазиян Юныс. " Үзе китте, җыры калды". Татарстан яшьләре.- 2003.- 25 сентябрь

  11. Олы шагыйребез бар. ( Шагыйрь Гамил Афзалга 70 яшь тулу уңае белән). Казан утлары.- 1991.-№ 5

  12. Садриев Ф. Йөрәге халык күкрәгендә: Шагыйрь Гамил Афзал иҗаты турында. Мәйдан. 2004.- № 2

  13. Хәсәнов А. Йөз кешелек дәрман: Шагыйрь Гамил Афзал турында истәлек. Ватаным Татарстан.- 2002.- 14 май

  14. Хөрмәтуллина Р., Хәлимов 3. Халыкныкы - халыкка: Шагыйрь Гамил Афзал иҗаты. Мәйдан.- 2004.- № 4

  15. Шагыйрьнең биеклеге: Гамил Афзалга 80 яшь.Ватаным Татарстан.- 2001

  16. Шаехов Л. Шагыйрь белән соңгы сөйләшү.: Гамил Афзал турында. Ялкын.-2001 №5

  17. Юзеев Н. Гамил Афзал (шагыйрь). Татар әдәбияты тарихы, т. 6 - К., 2001




Краткое описание документа:

Бу эштә Гамил Афзал шигырьләренә  анализ ясала. Г. Афзал юмор һәм сатира остасы. Аның әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә дә бик актуаль.Аның шигырьләрендә кешеләрдә булган тискәре сыйфатлар тәнкыйтьләнә, сатира утына тотыла.Автор тәрбия мәсьәләсенә дә зур игътибар бирә. Мәсәлән, «Өф-өф итеп» шигырендә, дөрес тәрбия бирмәү аркасында малайларының колына әйләнгән ата-ана турында сүз бара. Икенче шигырендә кеше хезмәтеннән файдаланып ятучыларны күрсәтә. Шулай итеп,  Гамил Афзалның  шигырьләре бүгенге көндә дә бик актуаль.
Автор
Дата добавления 01.04.2014
Раздел Химия
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров683
Номер материала 54505040100
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх