963545
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5 480 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1 400 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 60%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до 28 февраля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Абдулла Алиш – әкиятләр остасы

Абдулла Алиш – әкиятләр остасы


Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 184 курса профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Тема . Абдулла Алиш – әкиятләр остасы.

Максат.1) А. Алишка, аның иҗатына хөрмәт тәрбияләү. Аның китапларын уку теләге булдыру.

2) Театр сәнгатенә булган сәләтләрен үстерү.

3) Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә ярдәм итү.

Җиһазлау. А Алиш портреты , аның китапларыннан , укучылар ясаган рәсемнәреннән күргәзмә , “ Мәгариф” , “ Мәгърифәт “ материаллары.

Кичә барышы.

I. Оештыру өлеше. (һәр класс урыннарына кереп утыра)

II. Укытучының сүзе , әңгәмә.

-Хәзер мин сезгә китаплар күрсәтәм . Сез аларның исемнәрен әйтегез. - Бу китапларны нәрсә берләштерә ? Охшаш яклары нәрсәдә ? - Сез язучы Абдулла Алиш турында нәрсәләр беләсез ? -Сентябрь аенда аның тууына .......ел булды. Бүген без – “Абдулла Алиш – әкиятләр остасы “ кичәсенә җыелдык.

III. Абдулла Алиш турында сөйләү.

Ул 1908 нче елның 15 нче сентябрендә хәзерге Спас районы Көек авылында туган . Бабасы Нурулла мулла булган , ә әтисе Габделбари хуҗалык эшләре белән шөгельләнгән –иген иккән , умарта караган. Әнисе Газизә укымышлы булган , шигырь һәм бәетләр чыгарган. 8 яшьтә Абдулланы әтисе үзләреннән 15 км ераклыктагы авылга мәдрәсәгә биргән. Аннан педагогия техникумы каршындагы мәктәпне тәмамлый. 1927нче елда Казанга килә , җир төзү техникумында укый. Шунда алган һөнәре буенча эшли. 1937нче елдан Бөек Ватан сугышы башланганчы “ Пионер каләме” ( “Ялкын”) журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли. Педагогия институтында укый. Иң күп язган еллары була бу. Алишны балаларның сөекле язучысы иткән әсәрләр- әкиятләр. 20 дән артык әкият яза. Аларны “Нечкәбил” , “Әкиятләр” , “Ана әкиятләре” исемнәре белән бастырып чыгара.

  • Безнең укучылар әкиятләргә иллюстрацияләр ясаган иде, аларны карап китик................

  • Сугыш башлангач , 1941 нче елда фронтка китә , разведчик була. Чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. Берлин төрмәсендә Муса Җәлил белән очраша.

1944 нче елның 12 нче августында фашистлар Алишны үтерәләр. Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Абдулла Алиш ,көрәштәше Җәлил кебек үк, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.

2001нче елда туган авылы Көектә Абдулла Алишка һәйкәл салынды. Көектә , Казанның Балалар иҗаты үзәгендә,55 мәктәптә аңа багышланган музейлар эшли. 1990 нчы елда ул 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән үлгәннән соң бүләкләнде. Менә кем булган ул - Абдулла Алиш. Мәктәп елларыда ул төрле түгәрәкләргә йөри . концертлар оештыра , стена газеталары чыгара . шигырь – хикәяләр яза. Ул тәртипле бала булган, тәмәке тартмаган, сүгенмәгән , мактанырга яратмаган , дусларына ярдәмгә ашкынып торган.Әнисе Газизә апа , улына багышлап , менә шушы шигырь юлларын иҗат иткән:

Рәхмәт булсын балама, Тугры юллардан барган . Дошманнарның йөрәгенә Бик күп куркулар салган. Дошманнарның алдында Балам сүзендә торган. Нинди газаплар күрсә дә , Һаман нык , чыдам булган.

IV. Абдулла Алиш әкиятләреннән викторина.

-Ә хәзер Алиш әкиятләрен беләбез микән? – шуны сынап карыйк.

1. “Сыерчык белән чыпчык” кайсы әкият геройлары? (“ Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”)

2. “Бу нинди боерык ? Нәрсә ул койрык ? “ бу җөмләләр кайсы әкияттән? (“ Койрыклар”)

3.”Кайгырма , туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була.” (“Куян кызы”)

4. “ Серең эчендә торса , йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр.” (“Сертотмас үрдәк”)

5. Алиш әкиятләре җиңел , “җырлап” укыла. Алар мәкаль , әйтемнәргә бай. Менә бу мәкальләр кайсы әкиятләргә туры килә?

- Телең озын булса , гомерең кыска булыр. - Батыр бер үләр ,куркак мең үләр. (“ Бикбатыр белән Биккуркак”)

6.Бер әкияттән өзек тыңлагыз.(проигрыватель) Ул кайсы әкияттән? (“ Аерылганны аю ашар , бүленгәнне бүре ашар .”)

V. Абдулла Алиш әкиятләрен сәхнәләштерү.

1. “ Сертотмас үрдәк “ .

2. “ Чукмар белән Тукмар “.

Автор. Бер әбинең ике әтәче булган. Аларның берсе – Чукмар, икенчесе – Тукмар исемле. Чукмар чукырга бик оста,ә Тукмар тукмый икән. Әби килеп җитсә:

Чукмар: Әби, әби, кара әле, Тукмарың, тукмый,тукмый бөтенләй күгәртеп бетерде.

Тукмар: Башымны кара әле әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде.

Автор: Әйтешеп кенә калмыйлар, тагын сугыша башлыйлар.

Әби: Чеп, чеп,чеп! Килегез монда әтәчләрем. Мин сезгә җим сибәм. Сугышмыйча, тату гына ашагыз.

Тукмар: Син, миңа дигән орлыкны ашадың, Чукмар.

Чукмар: Ә, син үзең минем бодайларны чүплисең бит, Тукмар, менә сиңа, менә сиңа.

Әби: Җиттеме сезгә юкмы? Дус, тату булып яшәгез, җим икегезгә дә җитә бит.

Әтәчләр: Ярар, ярар әбекәй, моннан соң бер дә сугышмабыз.

Автор: Әтәчләр әби киткәч, тагын сугышырга тотынганнар.

Әби: Әле, сез һаман сугышасызмыни? Кызык итим әле мин сезне.

Автор: Әби Тукмарны күршеләренә кертеп куя. Чукмар үзе генә калгач, бик ямансулый, юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул:

Чукмар: Тукмар булмагач, бик күңелсез әби. Син Тукмарны алып кайт инде. Бүтән бер дә сугышмас идек.

Әби: Ярар, ярар! Алып кайтсам кайтырмын инде. Әгәр дә тагын сугышсагыз, ул вакыт тотам да берегезне суйдырам, аңладыгызма?

Чукмар: Аңладым, әби.

Автор: Әби Тукмарны алып кайткан. Алар бик сагынышкан булганнар. Кочаклашып күрешкәннәр. Киләкчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.



Укытучы: Бу әкият безне нинди булырга өйрәтә? (дус-тату яшәргә, олыларның сүзләрен тыңларга.)

3. “Куян кызы”.

Автор. Бер куянның бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик ярата икән. (куян кызы белән чыга, аркасыннан сөя)

Куян. - Кызым, кадерлем, мин хәзер кайтам. Тәртипле ,акыллы бул.(чыгып китә)

Куян кызы. - Тиен дустым, кил әле, бергә уйныйк.(тиен белән уйныйлар)

Автор. Көннәрдән беркөнне ул кызына киез итекләр алып кайтып биргән.

Куян. - Кызым, кил әле монда. Мин сиңа җылы киез итекләр алып кайттым. Аягыңа киеп куй әле шуларны. Аякларың туңмасын , сызламасын.

Куян кызы. - Рәхмәт инде әнием. Киез итекләрбик җылы икән.(әнисе чыгып китә,тиен белән уйныйлар)

Автор. Ләкин куян кызы җылы киез итекләрдән бик тиз туя ,салып ташлый да . әнисе тапмасын дип, аларны яшереп куя.

Куян. - Кызым , киез итекләрне ник салдың, хәзер үк киеп куй.

Автор. Куян кызы әнисе барында гына киез итекләрен киеп йөргән , әнисе китүгә ул аларны салып ташлаган һәм яшереп куйган. Кар өстеннән дә ,боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде әнисе янына аксый-аксый елап килгән.

Куян кызы.- Әни-әни, минем аягым авырта , кара әле.

Куян. –Ай кызым, синең аягың шешкән ич. Инде нишләргә ? Бу баланы кая алып барырга . ничек дәваларга?

Тиен. - Кайгырма , туганкай .йомшак куянкай . Кызыңның аягын бик тиз тазартып була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга , аңардан киңәш сорарга кирәк.

Куян. – Доктор Айболит кайда тора? Анда ничек барырга?

Тиен. – Мин Доктор Айболитның кайда торганын беләм. Сезгә юл күрсәтермен. ( Өчесе бергә – Доктор Айболитка китәләр.)

Автор.- Барып җитсәләр , Доктор Айболитның эше бик күп икән ,аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән.

Доктор Айболит . – Син бүре менә монда күчеп утырып тор. Балаларны чиратсыз карыйм мин. Рәхим итеп утырыгыз. Нәрсә булды ? Нинди зарыгыз бар?

Куян. Доктор Айболит, кызымның аягы авырта , карый алмассыз микән?

Доктор Айболит .(куян кызының аягын карый) – Ай-ай-ай! Синең кызым аягыңа суык тигән, карда ялан аяк йөргәнсең. Хәзер аягыңа дарулар сөртеп , бәйләп җибәрәм. (бәйли) Менә шулай. Аягың тазаргач, киез итекләреңне инде . Салкын көннәрдә бер дә салма , әниеңнең сүзен тыңла.

Куян. Тиен. Куян кызы. - Рәхмәт сезгә , Доктор Айболит. Сау булыгыз.

Куян. - Рәхмәт инде , сиңа да тиен дустым !

Тиен. – Бергә гел шулай тату яшик.

Куян кызы. - Әнием, синең сүзеңне тыңларга сүз бирәм. Икенче сине бер дә борчымам.



Укытучы: Бу әкият безне нинди булырга өйрәтә? (әниләрнең сүзен тыңларга , әдәпле тәртипле булырга.)

VI.Кичәне йомгаклау -Димәк , Абдулла Алиш әкиятләре безне нинди булырга өйрәтәләр ?

Краткое описание документа:
Ул 1908 нче елның 15 нче сентябрендә хәзерге Спас районы Көек авылында туган . Бабасы Нурулла мулла булган , ә әтисе Габделбари хуҗалык эшләре белән шөгельләнгән –иген иккән , умарта караган. Әнисе Газизә укымышлы булган , шигырь һәм бәетләр чыгарган. 8 яшьтә Абдулланы әтисе үзләреннән 15 км ераклыктагы авылга мәдрәсәгә биргән. Аннан педагогия техникумы каршындагы мәктәпне тәмамлый.                                                                                    1927нче елда Казанга килә , җир төзү техникумында укый. Шунда алган һөнәре буенча эшли. 1937нче елдан Бөек Ватан сугышы башланганчы “ Пионер каләме” ( “Ялкын”) журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли. Педагогия институтында укый. Иң күп язган еллары була бу. Алишны балаларның сөекле язучысы иткән әсәрләр-  әкиятләр. 20 дән артык  әкият яза. Аларны “Нечкәбил” , “Әкиятләр” , “Ана әкиятләре” исемнәре белән бастырып чыгара.
Общая информация

Номер материала: 54701040129



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая компетентность педагога»
Курс повышения квалификации «Организация работы с одаренными детьми в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Оказание первой помощи детям и взрослым»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты профессиональной компетентности педагогических работников в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Современный переговорный процесс в практике образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Основы педагогического дизайна»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС ДО»
Курс профессиональной переподготовки «Методическое сопровождение педагогического процесса в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.