Инфоурок Начальные классы КонспектыТема:Укучыларны музыкаль инструментлар белән таныштыру

Тема:Укучыларны музыкаль инструментлар белән таныштыру

Скачать материал

Тема: Укучыларны музыкаль инструментлар белән таныштыру

Максат: Укучыларны музыкаль инструментлар белән таныштыру.

Бурычлар:

  • Музыка инструментлары һәм аларның үзенчәлекле яңгырашлары белән танышу

  • Җыр күнегүләре,җыр башкарганда, музыка инструментларында уйнаганда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

  • Бию хәрәкәтләрендә ритмны тою

  • Вокаль һәм бергә җырлау вакытындаҗыр күнекмәләрен үстерү

  • Төрле жанрларны аера белү

  • Үз-үзләренә,иптәшләренә бәя бирә белү

  • Бер-берләренә карата ягымлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрескә кадәрге эшләр:

  • Җыр күнегүләрен, тизәйткечләр өйрәнү

  • Укучылар белән җыр һәм җыр күнегүләре буенча индивидуаль эш

Дәрескә кирәкле материал:

  • Музыкаль инструментлар – синтезатор, гармун, аккардеон, бубен, кашыклар, кыңгыраулар, шалтыравыклар.

  • Аудиоязмалар – П.И.Чайковский “Чәчәкләр вальсы», «Кургаш солдатлар маршы», М.И.Глинка “Полька”, барабан, курай, кубыз,гармун, фортепьяно, мандолина тавышлары, “Язгы тамчы”(М.Шәмсетдинова көе, Х.Хәкимуллина көе) җыры

  • Маннитофон

  • Музыка инструментлары (кубыз, курай, мандолина, фортепьяно,гармун, барабан) рәсемнәре

  • Л.Батыр-Болгари “Сайра, моңлы сандугач” китабыннан “Хәерле иртә” җыры, Х.Халиков сүзләре.



Дәрес барышы.



1.Оештыру өлеше.

Дәрескә керү. М.И.Глинка “Полька” Укучылар утыралар.

Җырлап сәламләшү.

  • Хәерле көн,балалар!

  • Хәерле көн!

2. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Җырлау күнегүләре:

- Бер нотага тизәйткеч җырлау.(Абагага бага-бага башым бәрдем баганага.)

- Урында атлап торам, баскычтан өскә менәм.

Урында сикереп торам, баскычтан аска төшәм.

  • Песи баскычтан менә,йоклап китә.

Тычкан менә,песине күреп ала,куркып аска йөгерә.

Көчек менеп китә, песи көчектавышына уяна да куркып аска йөгерә.

  • Балалар,күңелле булдымы? Ни өчен?

2. – Укучылар, узган дәрестә нинди җыр өйрәнгән идек?(“Хәерле иртә”җыры.)

- Хәзер парлашып бер-берегез белән сөйләшегез дә җырның нәрсә турында барганын әйтерсез.(Чебиләр,үрдәкләр,казлар)

- Җырның характеры?(Күңелле,ягымлы)

Барысы бергә җырны башкаралар.

Парлап җырлыйлар, бер-берләренә бәя бирәләр.

Физкультминутка.

Әйдәгез,музыка жанрларын искә төшереп алыйк әле. Аудиоязмада вальс, марш,полька, бию көйләре яңгырый. Балалар аларны танып беләләр һәм тиешенчә хәрәкәтләнеп күрсәтәләр.

3. Уку мәсьәләсен кую

- Кайчандыр кешеләр төрле төрле инструментлар уйлап тапканнар.

Кайберсенең тавышына биегәннәр, икенчеләренә җырлаганнар, өченчеләренә моңланып уйланганнар. Нинди инструментлар икән алар? (Тактада сүзләр язылган, аларның берәр хәрефе төшеп калган.)Шушы сүзләрдәге югалган хәрефләрне тапсагыз шул инструментларның исемнәре чыга. (мандолина, барабан, курай, гармун, кубыз.)

  • Әйтегез әле, бүгенге дәрестә нәрсә өйрәнербез икән? ( Музыка инструментлары)

4. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы аудиоязмада әйтелгән инструментларның яңгырашын тыңлата, алар турында сөйли, табышмаклар әйтә.

  • Телләре бик күп булса да

Һәркем аңлый,үз итә

Елата да, җырлата да

Кирәк икән – биетә. (гармун)

  • Аягын башын кистем,

Корсагын тиштем,

Эченә өрддем,

Моңайганын ишеттем. (курай)

  • Эче буп-буш

Тавышы дөньяга сыймый.(барабан)

Музыка инструментларында уйнаучыларны музыкантлар диләр.Алар башкаруында без төрле музыка әсәрләре тыңлыйбыз.

5. Дәрес материалы өстендә эш.

- Безнең мәктәптә дә музыка инструментлары бар. Санап чыгыгыз әле. (аккардеон, гармун, синтезатор, кыңгыраулар, кашыклар) Авыр исемнәрне әйтергә өйрәтү – сүзлек өстендә эш.

6. Мөстәкыйль эш.

- Ә менә серле сандыктан ниндидер тавыш ишетелә – ачып карыйк әле. (Укучылар матур итеп бизәлгән эчләренә борчаклар салынган шешәләрне алалар.) Бу бит без уйлап тапкан инструментлар. Әйдәгез, исем кушыйк әле аларга. (Шалтыравыклар.) Хәзер алар белән көй чыгарып та карыйк. (Синтезаторда “Әпипә” көе уйнала, балалар шалтыравыклар, кашыклар белән уйныйлар.)

- Менә сез шалтыравыкларда, кашыкларда уйнадыгыз. Сезне кемнәр соң хәзер? (Музыкантлар)

- Урамга карагыз әле.Бүгенге көн турында ни дип әйтеп була?(Кояшлы, матур, тамчылар тама.)

- Тамчылар тавышы өстәлдәге кайсы музыка инструменты тавышына охшаган? (кыңгырауга.) Хәзер без тып-тып дип әйтеп торыйк, ә Нәргизә кыңгырау белән тамчы тавышын чыгарсын.

Яңа җыр белән танышу. “Язгы тамчы” М.Шәмсетдинова көе, Х.Хакимуллина сүзләре. Магнитофоннан җырны тыңлау.

  • Җыр сезгә ошадымы? Аның турында нәрсәләр әйтеп була? (Дәртле, күңелле,җиңел.)

Җырны фразалап өйрәнә башлау.

7.Белемнәрне тикшерү.

Уен “ Бу нинди инструмент?” Бер бала өстәлдәге бер инструментның тавышын чыгара, ә калганнары танып әйтә.

Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

  • Бу дәрестә ниләр белддегез?

  • Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?





Арча районы Шекә башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе







Музыка

1 сыйныф

(методик берләшмә укытучылары каршында ачык дәрес)



































Укытучы: Вильданова Г.Ш.

2013 ел.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тема:Укучыларны музыкаль инструментлар белән таныштыру"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Старший рекрутер

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема: Укучыларны музыкаль инструментлар белән таныштыру Максат: Укучыларны музыкаль инструментлар белән таныштыру. Бурычлар: Музыка инструментлары һәм аларның  үзенчәлекле яңгырашлары белән танышуҖыр күнегүләре,җыр башкарганда, музыка инструментларында уйнаганда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүБию хәрәкәтләрендә ритмны тоюВокаль һәм бергә җырлау вакытындаҗыр күнекмәләрен үстерүТөрле жанрларны аера белүҮз-үзләренә,иптәшләренә бәя бирә белүБер-берләренә карата ягымлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Дәрескә кадәрге эшләр: Җыр күнегүләрен, тизәйткечләр өйрәнүУкучылар белән җыр һәм җыр күнегүләре буенча индивидуаль эш

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 018 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.04.2014 2134
    • DOCX 20.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Вильданова Гулфия Шамиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Вильданова Гулфия Шамиловна
    Вильданова Гулфия Шамиловна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3269
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 393 человека из 65 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 212 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Основы религиозных культур и светской этики: проблемы и перспективы преподавания в начальной школе

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 208 человек из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 424 человека

Курс профессиональной переподготовки

Подготовка детей к школьному обучению в условиях вариативного дошкольного образования и реализации ФГОС НОО

Учитель по подготовке к школе (педагог)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 307 человек из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 610 человек

Мини-курс

Библиотечная трансформация: от классики до современности с акцентом на эффективное общение и организацию событий

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 33 человека

Мини-курс

История и основы галерейного бизнеса

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Налогообложение и компенсация потерь: предотвращение ошибок и снижение рисков

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе