Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Баш килеш формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Баш килеш формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр

библиотека
материалов


4 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе


Балтач муниципаль районы

Салавыч күппрофильле лицее филиалы:

Биктәш башлангыч мәктәбе укытучысы

Потапова Гөлгенә Рәис кызы



Тема: Баш килеш формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр


Максат: укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнелгән белемнәрне кабатлау; баш килеш формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр турында белем һәм күнекмәләр булдыру;төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сүзлек запасын баету: бер-береңә игътибарлык,дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа, экран, тестлар, мультфильм, презентация


Дәрес барышы:

I Оештыру,уңай психологик халәт тудыру.

Чыңлады көмеш кыңгырау,

Безне дәрескә чакырып.

Кызыклы дәресне башлыйк

Парталар артына утырып.

-Әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

II Уку мәсьәләсен кую

  1. Кроссворд чишү.

1 СЛАЙД

1.Татарстанның иң зур елгасы.(Идел)

2.Мордовия Республикасының башкаласы.(Саранск)

3.Татар язучысы Әмирхан ...(Еники)

4.Татарстан башлыгының фамилиясе(Миңнеханов)

И С Е М

-Нинди сүз килеп чыкты? ( Исем)

-Укучылар ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән? (җаваплар,Бүгенге дәрестә исем турында сөйләшәбез)

-Бик дөрес.

2. Дәреснең темасын, максатын әйтү.

Дәфтәрләргә числоны, теманы язабыз.

3. Матур язу күнегүе

- Бүген көн нинди?

Бүген тышта кояш нурлары күзләрне чагылдыра.

4.Өй эшен тикшерү. Иҗади эш:“Мин мәктәптән кайткач”темасына хикәя.

-хикядән исемнәрне табу, килешләрен билгеләү.

-Укучылар, тыңлаган чыгышларда исемнәргә төрле кушымчалар ялганган. Сез инде беләсез исемнәрнең саннар белән төрләнүен, кушымчаларын да беләсез. Исем тагын нәрсә белән төрләнә?(Килеш белән)Нинди кушымчалар ялгана?

-Дөрес, хәзер без исемнәрнең килеш белән төрләнеше турында яңа мәгълүматлар алырбыз.Иялек һәм төшем килешендәге исемнәр дә баш килеше формасында килергә мөмкин.

5. ЭЙ АР ГАЙД

Тест сораулары бирелә.


Дәрес башы

Сораулар

Дәрес ахыры


Кушымчасы булмаган исемнәр баш килештәге исемнәр була.



Иялек килешендәге исемнәргә һәрвакыт -ның/-нең кушымчасы ялгана.



Төшем килешендәге исемнәр һәрвакыт -ны/-не кушымчалары ялганып ясала.



Исемнәр җөмләдә ия, тәмамлык, хәл булып киләләр.





-Беренче баганада сорауларга җавап бирү.

III Уку мәсьәләсен чишү

1. Укытучы сүзе. Баш килеше формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр турында сөйләү.

а) -Укучылар татар телендә ничә килеш бар? (Татар телендә 6 килеш бар)

-Сорауларын искә төшерик. Б.к. кем? нәрсә? 3 СЛАЙД

И.к. кемнең? нәрсәнең?

Ю.к.кемгә? нәрсәгә? кая?

Т.к. кемне? нәрсәне?

Ч.к. кемнән? нәрсәдән? кайдан?

Ур.в.к.кемдә? нәрсәдә? кайда?

б) Иялек һәм төшем килешендәге исемнәрнең баш килеш формасында килүе

Җөмләләрне уку, тикшерү

  • Укучы укый. – Кем укый?

  • Укучы китап укый. – Укучы нәрсә (нәрсәне) укый?

  • Укучы әкиятләр китабын укый. – Укучы нәрсәләр (нәрсәләрнең) китабын укый?


в) Баш килеше формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәрнең җөмләдәге роле

Баш килеш формасындагы исем:

  • Баш килешендәге исем җөмләдә ия булып килә.

  • Иялек килешендәге исем җөмләдә аергыч булып килә.

  • Төшем килешендәге исем җөмләдә тәмамлык булып килә.

  1. Дәреслек белән эш

104,105 нче күнегү

Биремнәрне үтәү, парларда тикшерү

  1. Физкультминутка

МИКС ФРИЗ ГРУПП

  1. Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыренә ясалган татарча мультфильм карау

  2. Музыка астында бию, ял итү

  3. Сорауларга җавап бирү:

  • Малайны уенга иң беренче булып нәрсә чакырды?

  • Малай турындагы фикерләрең?

  • Баш килеш формасында килгән иялек килешендәге исем белән җөмлә төзе.

  • Баш килеш формасында килгән төшем килешендәге исем белән җөмлә төзе.

IV Мөстәкыйль эш.

Карточкалар белән эш

  • Төшеп калган исемнәрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

  • Исемнәрнең килешләрен билгеләгез

Җизнидә – кунакта.

Агач саплы табада йомырка кыздырдылар. Ак күмәчкә май яктылар. Йомырка тәбәсен малайлар, йокыдан гына торсалар да, бик тиз ашап бетерделәр.

Малайлар, тел белән әйтмәсәләр дә, шәһәргә килүләреннән бик канәгать иделәр. Нәгыймгә дигән дүрт җәпле пәкене җизниләре үзе бүләк итте. Хәтта кайчысы да бар! Икесенә дә күлмәк, дәреслекләр сатып алдылар.

  • Дөреслеген тикшерү

  • Үзбәя

V Кабатлау

Тестлар белән эш.

1.Юнәлеш килеш сорауларын күрсәт.

1) Кемдә? нәрсәдә?

2) Кемгә? нәрсәгә? кая?

3) Кемнән? нәрсәдән?

2.Чыгыш килешенәдге исемнәрне тап.

1)Авылны, китапны,урманны

2)Урамда,мәктәптә,кызда

3) Әнидән,дәфтәрдән,укучыдан

3.Түбәндәгеләрнең кайсы дөрес?

1)Исем – сүзнең өлеше

2)Исем – җөмлә кисәге

3)Исем – сүз төркеме

4.Исем нәрсәләр белән төрләнә?

1) Килеш, сан белән,тартым белән

2) Зат-сан белән

3) Заман белән

5.Җөмләләрдәге хатаны тап.

1) Менә алсу таң ата.

2) Безгә алсу килде.

3) Күктә йолдыз күренә.

4) Кичә йолдыз апа кайтты.

6.Ясалма исемнәрне тап.

1) Агач, китапны, уенчык.

2)Бүлмә, сызык,фикердәш.

3)Татфак,ерак, мәктәп.

7)Күплек сандагы исемнәрне тап.

1) Шагыйрь, шәһәр,өй,таңнар.

2)Мәктәпләр,күпер,кызлар,абый.

3)Урманнар,укучылар,дәресләр,


VI Рефлексия.

  1. ЭЙ АР ГАЙД.

  • Тест сорауларына икенче баганада җавап бирү.

  • Дәрес башындагы җаваплар белән чагыштыру.

  • Ни өчен дәрес башындагы фикерләрегез дәрес ахырында үзгәрде? Фикерләрне тыңлау.Үзбәя.

  1. Дәрескә нәтиҗә ясау.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

  1. Өй эше бирү. 108 нче күнегү. Рәсемнәр буенча баш , иялек , төшем килешендәге исемнәрне кулланып җөмләләр язырга

  2. Белемнәрне бәяләү. СЛАЙД . Үзбәя

  • Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – “5”

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым – “4”

  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – “3”

  • Дәрес күңелле булды, ләкин мин үзем генә бер нәрсә дә эшли алмыйм – “2”



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

      4 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе              Тема:  Баш килеш формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр           Максат: укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнелгән белемнәрне кабатлау;  баш килеш формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр турында белем һәм күнекмәләр булдыру;төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сүзлек запасын баету: бер-береңә игътибарлык,дуслык хисләре тәрбияләү.         Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа, экран, тестлар, мультфильм, презентация        Дәрес барышы: I   Оештыру,уңай психологик халәт тудыру. Чыңлады көмеш кыңгырау, Безне дәрескә чакырып. Кызыклы дәресне башлыйк Парталар артына утырып. -Әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик. II  Уку мәсьәләсен кую 1.     Кроссворд чишү. 1 СЛАЙД И С Е М -Нинди сүз килеп чыкты? ( Исем) -Укучылар ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән? (җаваплар,Бүгенге дәрестә исем турында сөйләшәбез) -Бик дөрес. 2. Дәреснең темасын, максатын әйтү.     Дәфтәрләргә числоны, теманы язабыз. 3. Матур язу күнегүе - Бүген көн нинди? Бүген тышта кояш нурлары күзләрне чагылдыра. 4.Өй эшен тикшерү. Иҗади эш:“Мин мәктәптән кайткач”темасына хикәя. -хикядән исемнәрне табу, килешләрен билгеләү. -Укучылар, тыңлаган чыгышларда исемнәргә төрле кушымчалар ялганган. Сез инде беләсез исемнәрнең саннар белән төрләнүен, кушымчаларын да беләсез. Исем тагын нәрсә белән төрләнә?(Килеш белән)Нинди кушымчалар ялгана? -Дөрес, хәзер без исемнәрнең килеш белән төрләнеше турында яңа мәгълүматлар алырбыз.Иялек һәм төшем килешендәге исемнәр дә баш килеше формасында килергә мөмкин. 5. ЭЙ АР ГАЙД Тест сораулары бирелә.     -Беренче баганада сорауларга җавап бирү.  III  Уку мәсьәләсен чишү 1. Укытучы сүзе. Баш килеше формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр турында сөйләү. а) -Укучылар татар телендә ничә килеш бар? (Татар телендә 6 килеш бар) -Сорауларын искә төшерик. Б.к. кем? нәрсә? 3 СЛАЙД И.к. кемнең? нәрсәнең? Ю.к.кемгә? нәрсәгә? кая? Т.к. кемне? нәрсәне? Ч.к. кемнән? нәрсәдән? кайдан? Ур.в.к.кемдә? нәрсәдә? кайда? б) Иялек һәм төшем килешендәге исемнәрнең баш килеш формасында килүе Җөмләләрне уку, тикшерү •      Укучы укый. – Кем укый? •      Укучы китап укый. – Укучы нәрсә (нәрсәне) укый? •      Укучы әкиятләр китабын укый. – Укучы нәрсәләр (нәрсәләрнең) китабын укый?   в) Баш килеше формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәрнең җөмләдәге роле       Баш килеш формасындагы исем: •      Баш килешендәге исем җөмләдә ия булып килә. •      Иялек килешендәге исем җөмләдә аергыч булып килә. •      Төшем килешендәге исем җөмләдә тәмамлык булып килә. 2.   Дәреслек белән эш 104,105 нче күнегү Биремнәрне үтәү, парларда тикшерү 3.     Физкультминутка МИКС ФРИЗ ГРУПП 1.     Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыренә ясалган татарча мультфильм  карау 2.     Музыка астында бию, ял итү 3.     Сорауларга җавап бирү: IV  Мөстәкыйль эш.   Карточкалар белән эш •      Төшеп калган исемнәрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. •      Исемнәрнең килешләрен билгеләгез Җизнидә – кунакта.          Агач саплы табада йомырка кыздырдылар. Ак күмәчкә май яктылар. Йомырка тәбәсен малайлар, йокыдан гына торсалар да, бик тиз ашап бетерделәр.         Малайлар, тел белән әйтмәсәләр дә, шәһәргә килүләреннән бик канәгать иделәр. Нәгыймгә дигән дүрт җәпле пәкене җизниләре үзе бүләк итте. Хәтта кайчысы да бар! Икесенә дә күлмәк, дәреслекләр сатып алдылар. ·        Дөреслеген тикшерү ·        Үзбәя V  Кабатлау Тестлар белән эш.   VI  Рефлексия. 1.     ЭЙ АР ГАЙД. ·        Тест сорауларына икенче баганада җавап бирү. ·        Дәрес башындагы җаваплар белән чагыштыру. ·        Ни өчен дәрес башындагы фикерләрегез  дәрес ахырында үзгәрде? Фикерләрне тыңлау.Үзбәя. 2.     Дәрескә нәтиҗә ясау. -Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? 3.     Өй эше бирү. 108 нче күнегү. Рәсемнәр буенча баш , иялек , төшем килешендәге исемнәрне кулланып җөмләләр язырга 4.     Белемнәрне бәяләү. СЛАЙД . Үзбәя ·        Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – “5” ·        Әйбәт эшлим, материалны аңладым – “4” ·        Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – “3” ·        Дәрес күңелле булды, ләкин мин үзем генә бер нәрсә дә эшли алмыйм – “2”
Автор
Дата добавления 02.04.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров1006
Номер материала 55246040231
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх