Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока

Конспект урока

Скачать материал

Тема: Укымышлы Ябалак китапханәсендә “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай “Бу кайчак була?”,Г.Афзал “Беренче кар”, Р.Корбан “Ел фасыллары”.

Максат: 1) Ел фасылларында табигать күренешләрен аерып тасвирлый белергә,билгләре буенча ел фасылларын танырга өйрәтү.Хат язу осталыгын камилләштерү.

Бурычлар:

1)    Күзәтүчән,эзләнүчән һәм кызыксынучанлыкны үстерү;

2)    Гап-гади предмет һәм күренешләрдән матурлыкны күрә белергә өйрәтү;

3)    Ел фасылларына соклана, гаҗәпләнә белүләренә ирешү,фантазия һәм хыялны үстерү.

Материал: Дәреслек  (54-58 битләр), хрестоматиядән Ф.Яруллинның “ Яз”, Л.Леронның “Яз”шигырьләре, дәфтәрдән 47 бирем.

Җиһазлау: Ел фасылларына багышланган шигырьләр, рәсемнәр, язучыларның китапларыннан күргәзмә,презентация, тест, табышмаклар,төсле түгәрәкләр.

                                    Дәрес баршы

   I . Мотивация

Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

-         Яхшы кәеф, яңа көч белән дәресебезне башлыйбыз.

 II . Актуальләштерү.

1)    Үткән темаларны ныгыту өчен, тест эшләп алырбыз (балаларга тест бирелә)

-         Укучылар, мин сезгә бер шигырь укыйм. Сез игътибар белән

тыңлагыз һәм бу шигырьне укыгач, сез нәрсәне күз алдыгызга китерәсез?

 

 

Елның дүрт фасылы.
Һәр елның дүрт фасылы бар, 

Һәр фасылның үз төсе, 
Һәр фасылның үз яме һәм
Үз хезмәте, үз эше.

Яз – яшел ямь белән килә, 
Кызыл җәй- җылы белән.
Сары  көз- мул уңыш һәм
Көмеш кыш –сафлык белән. 

 

Балаларның җаваплары тыңлана.

-Әйе, балалар, бу шигырь ел фасыллары турында.Һәр ел фасылының

үз төсе була икән.Тактага төсле кәгазьгә язылган ел фасылларын элү. Кыш-ак яки зәңгәр, яз-яшел, җәй- кызыл, көз- сары.

III. Яңа материалны аңлату.

-Бүген Укымышлы Ябалак үзенең китапханәсенә утырыш үткәрә, без шунда барачакбыз. Безнең белән бу утырышта Әмир белән Әминә дә катнаша. Бу утырыш – иң күзәтүчән һәм эзләнүчән балалар өчен. Без биредә табигатькә, ел фасылларына багышланган шигырьләрне укып чагыштырыбыз.         

(Балалар түгәрәк өстәл артына утыралар) Ябалак рәсеме элеп куела.

-     Ябалак безгә күчтәнәч әзерләгән. Без  хәзер “Кем зирәк, әйт тизрәк”уенын уйнап алырбыз.

Алдыгызда төсле түгәрәкләр. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Табышмакның җавабы нинди дә булса табигать күренеше турында. Шул күренеш бер  ел фасылына карый, шуны төсле түгәрәк белән күрсәтегез. Ә кайсы төс нинди ел фасылын аңлатканын сез инде беләсез.


Ел да киләм сагынып,
Ак тунымны ябынып.
Киләм, киләм, ел да киләм,
Көртләр өям, таулар өям. (Кыш, зәңгәр төс)


Боз һәм кар эреде, 
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде. (Яз, яшел төс)


Сикереп төшә,

Бозны тишә. (тамчы, яшел төс)


Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә. (Җәй, кызыл төс)


Һәр көн диярлек

Елап яшь коя.
Килгән кошларны
Көньякка куа. (Көз, сары төс)


Беркемгә дә күренмичә,

Җыр көйләргә ярата.
Алтын сары яфракларны
Тирә-якка тарата.(Җил, сары төс)

-Укучылар,бүгенге дәреснең темасы ничек булыр инде?( Ел фасылларына багышланган шигырьләр уку).

-Әйе, без бүген шигырьләр укырбыз һәм аларның эчтәлеген чагыштырырбыз.

 

1)Дәреслекнең 54 битендәге Г.Тукайның “ Бу кайчак була?” шигыре буенча эш. (Слайд 1)

- Бу шагыйрьне кем икәнен беләсезме?

-Әйе,бу күренекле шагыйрь Г.Тукай. Сез аның нинди әсәрләрен беләсез? (балаларның җаваплары тыңлана).

-Бүген без аның “Бу кайчак була?” шигырен укырбыз.Мин бер куплетын укыйм, ә сез бу куплетта кайсы вакыт тасвирланганын әйтерсез. (Укытучы бер куплетны укый, балалар җавап бирәләр. Яз турында) ( Слайд.2)

-Әмир яз турында рәсем ясаган,ул нинди хаталар ясаган? (боз киткәндә елга буенда йөрергә ярамый)

-Яз көне нинди үзгәрешләр күзәтелә? (балаларның җаваплары)

-Яз айларын кем әйтә ала?

- Икенче куплетта сүз кайсы вакыт турында бара? Җәй турында (Слайд 3)

- Җәй көне нинди үзгәрешләр була? (......)

-Җәй айларына нинди айлар керә?

- Өченче куплетта нәрсә әйтелә? (Көз турында) (Слайд 4).

-Көз көне нинди үзгрешләр күрәсез?(....)

-Көз айларын санап чыгыгыз.

- Дүртенче куплетта кайсы вакыт сүрәтләнә?( Кыш тасвирлана) (Слайд 5).

-Кыш үзенең нинди якларын күрсәтә? (.....)

-Кыш айларын санап чыгу.

Балаларның шигырьне 4 кисәккә бүлеп укулары. Тыныш билгеләренә игътибар итү.

 

2) Шагыйрь Г.Афзал иҗаты белән танышу.(Слайд 6)

     Г.Афзал 1921 елның 23 маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында туган.Мәктәптә укыганда ук шигырьләр иҗат итә башлый. Аның бик күп шигырьләр җыентыклары бар. Күп кенә шигырьләренә көйләр дә язылган. Г.Афзал 81 яшендә, 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була

 Г.Афзалның “Беренче кар” шигырен укытучы  укуы (Слайд 7).

 Укучыларны укыту, сүзләрне дөрес укуларына игътибар итү.

-Сезгә шигырь  ошадымы? Бу шигырьне укыгач, сез елның кайсы вакытына кире кайттыгыз?

- Беренче кар кайчан ява?

-Ул нинди була? 

- Шагыйрь беренче карны кемгә ошата?Ни өчен?

-Малай кайчан бабайга әйләнер?

3) Р.Корбан иҗаты белән танышу (Слайд 8).

-Алдагы дәресләрдә Р.Корбанның нинди  шигырен укыдык? (“Чыпчык” 41 бит).

Р.Корбан –балалар язучысы. Ул Биектау районының Битаман авылында туган.Ул татарча чыга торган күп кенә газеталарда эшли. Аның беренче китабы “Буран кайда йоклый?”(Р.Корбанның китапларын күрсәтү).Хәзерге вакытта Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшли.

“Ел фасыллары” шигырен уку.

Сүзлек эше: Котып-полюс, бик салкын як.Толып-тышкы кием өстеннән киелә торган киң һәм зур якалы  мех кием.

-         Шигырь ахырындагы сораулар буенча парларда  эш.

IV. Ныгыту.

“ Ел фасыллары” шигырен 4 кисәккә бүлеп уку. Һәр кисәктәге ел фасылының үзенчәлекле билгеләрен ачыклау.(Слайд)

Һәр ел фасылының билгеләрен тактага беркетү

-Кыш көне нинди үзгәрешләр күзәтелә?

Кыш(салкын,сулар бозлана, көннәр кыскара, буран дулый)

Яз(Кояш көлә,кар эри,сулар ага,дөнья җанлана,көннәр озая, кошлар килә)

Җәй( ашлыклар үсә, башаклар пешә, җиләк-җимеш пешә)

Көз (кырлар буш кала, яңгырлар ява, яфраклар саргая,кошлар китә)

Дәреслектәге сорауларга җавап бирү.

4)    Г.Тукайның “ Бу кайчак була?”шигыре белән чагыштырып, һәр фасылның уртак билгеләрен табу.

V. Мөстәкыйль эш.

1) Г.Афзалның “Беренче кар” шигырен укып, беренче кар явуның төп билгеләрен табарга.

-Беренче кар ничек ява?

2)  Укытучы К.Д.Ушинскийның “Дүрт теләк” хикәясен укый.

-Табигатьнең начар вакыты буламы?

-Сез елның кайсы вакытын яратасыз? Ни өчен?(балаларның җавабы)

-Ел фасыллары үзгәрүгә карап, безнең тормышыбыз ничек үзгәрә?

-Язның төп билгеләрен искә төшерегез әле.( Балаларның җаваплары)

3) Яз турында җыр тыңлау.

-         Сез яз тавышын ишеттегезме?

VI. Рефлекция.

1) Дәрескә нәтиҗә ясау.

-Әсәрләрнең кайсысында яз билгеләре аеруча матур итеп тасвирланган? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

2) Өй эше.

1 вариант  Р.Корбанның “Ел фасыллары” шигырен укырга.Хрестоматиядән Ф.Яруллинның “ Яз”, Л.Леронның “Яз”шигырьләрен укырга

 2 вариант Дәфтәрдән  В.Хәйруллинаның “Әйләнгеч” шигырен укып, биремнәрен үтәргә.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заместитель директора

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема: Укымышлы Ябалак китапханәсендә “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай “Бу кайчак була?”,Г.Афзал “Беренче кар”, Р.Корбан “Ел фасыллары”. Максат: 1) Ел фасылларында табигать күренешләрен аерып тасвирлый белергә,билгләре буенча ел фасылларын танырга өйрәтү.Хат язу осталыгын камилләштерү. Бурычлар: 1)    Күзәтүчән,эзләнүчән һәм кызыксынучанлыкны үстерү; 2)    Гап-гади предмет һәм күренешләрдән матурлыкны күрә белергә өйрәтү; 3)    Ел фасылларына соклана, гаҗәпләнә белүләренә ирешү,фантазия һәм хыялны үстерү. Материал: Дәреслек  (54-58 битләр), хрестоматиядән Ф.Яруллинның “ Яз”, Л.Леронның “Яз”шигырьләре, дәфтәрдән 47 бирем. Җиһазлау: Ел фасылларына багышланган шигырьләр, рәсемнәр, язучыларның китапларыннан күргәзмә,презентация, тест, табышмаклар,төсле түгәрәкләр.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 615 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Методическая разработка урока по светской этике с использованием электронных образовательных ресурсов.
  • Учебник: «Основы религиозных культур и светской этики. Основы светской этики», Шемшурина А.И.
  • 02.04.2014
  • 1696
  • 14
«Основы религиозных культур и светской этики. Основы светской этики», Шемшурина А.И.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.04.2014 1879
    • DOCX 28.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галимова Рамзия Камиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галимова Рамзия Камиловна
    Галимова Рамзия Камиловна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3777
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика повышения техники чтения у младших школьников с ОВЗ

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 99 человек из 28 регионов

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 394 человека из 66 регионов

Мини-курс

Эффективное управление запасами

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Созависимые отношения и способы их преодоления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 14 регионов

Мини-курс

Разделение имущества при банкротстве: правовые аспекты и мировое соглашение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе