Музыка:
Р.Ибраһимова башкаруында М. Ногман сүзләренә язылган” Киек казлар” җыры
видеотасмада күрсәтелә.
Менә
шулай итеп, табигатьтәге бар нәрсә дә Рөстәм күңелендә гармония уята, ниндидер
моң тудыра.
1
нче алып баручы. Ә чынлыкта аны музыка дөньясына
абыйсының кызы Фәридә апасы алып керә. Ул музыкаль белем ала һәм Рөстәмне дә
укытучысы янына алып бара, инструментта аккордлар алыргаөйрәтә, ләкин әтисе
моңа каршы төшә, “Фортепианода уйнау егет эше түгел”ди.
2 нче алып баручы.
Язмышның усал җилләре Яхиннар гаиләсенә дә кагылып узалар. Әтисенең кустарь
хуҗалыгына бик күп салымнар салалар, кәҗәләрен, башка әйберләрен тартып алалар.
4 нче алып баручы.
Малайга да килде бәхетсезлек:
Алсу төсләр качты битеннән.
Үсәселәр алда иде дә бит,
Аердылар кәҗә сөтеннән.
Подвал, сарай, читлек ише нәрсә,
идәннәрен бик еш су баса.
Ярый әле үзенә сыендырган
Якыннары, туган- тумача.
Акчасызлык белән җитәкләшеп,
җил сугыла ятим ишеккә
Ә малайга хәзер үзен-үзе
Югалтмаска кирәк ничек тә!
1 нче алып баручы. Әтисенең
сеңлесе, татар халык җырларын үтә матур башкаручы, моңлы җырчы Мөнирә Рахманкулова
да алар өендә еш була. Ул кечкенә Рөстәмдә музыкага сәләт барлыгын тоеп ала һәм
аны музыка мәктәбе директоры Р. Поляков янына алып бара. Үз эшенә фанатларча
бирелгән Поляков Рөстәмнең сәләтен тикшерә һәм аны берсүзсез мәктәпкә алырга
була. Шулай итеп, Р.Яхин чынлап музыкаль белем ала башлый,профессиональ рәвештә
музыка белән шөгыльләнә
башлый.
Музыка
яңгырый: Д.. Т. Закирова “Дулкыннар”, М. Җәлил сүзләре.
2 нче алып баручы. Мәктәп
директоры Р.Л.Поляков һәм фортепиано укытучысы А.В.Чернышева баланың сәләтенкүреп,
аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә. Мәскәү музыка училищесындаА.Г.Руббахның
фортепиано сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1941 елда Р.Яхин Мәскәү
консерваториясенә имтиханнарын уңышлы тапшыра.
3 нче алып баручы.
Кинәт сугыш ялмап алды дөньяны,
Ил өстендә ут-кылычлар уйнады.
Өстә шинель.Иңдә солдат биштәре,-
“Тревога”га баткан Мәскәү кичләре...
Яхин саклый Мәскәү күген төнката,
“Зенитка”лар таңны ертып уята.
Муза да бит әнә шулай көрәште,
Дау барганда җыр һәм мылтык берләште.
Түнде фашист.Тынды сугыш. Килде яз.
Моабитны җимереп чыкты кайтаваз:
Тарихларда батырлыкка дәлил бар-
Моңлы бер җыр булып кайтты Җәлилләр!
Моабиттан исән кайткан җырларны
Яңгырата Сәйдәш, Яхин моңнары.
Музыка яңгырый: М. Җәлил сүзләре,
“Җырларым”.
4 нче алып баручы.
Сугыш беткәч, Яхин яңадан Мәскәү
консерваториясенә юл ала.
Казан-Мәскәү... Шушы ике арадан
Язмыш һаман юл йөретә, фаразан.
Анда концерт , монда концерт-аншлаг!
Кулны кысып котлый яңа танышлар.
Кысан аңа, кысан кайчак Казанда,
Пахмутова кебек затлар аз анда.
Р. Яхин, пианист буларак – В.М.Эпштейн,
композитор буларак профессор Ю.А.Шапорин сыйныфында шөгыльләнә. Мәскәүдә укыган
еллары комозиторның профессиональ осталыгы һәм иҗади үсешендә зур роль уйный.
Диплом эше буларак, ул Фортепиано белән оркестр өчен концерт (беренче бүлек)
тәкъдим итә, бу әсәр күпләрдә зур кызыксыну уята (1950 ел). Шул елда ук композитор
Казанга әйләнеп кайта, фортепиано концерты өстендә эшен дәвам итә һәм 1951 елда
аның тагын ике бүлеген язып бетерә. Бу әсәр татар музыкасында фортепиано белән
оркестр өчен беренче концерт була. Ул бүгенге көндә дә әлеге жанрда иң танылган
әсәрләрдән санала һәм һәрвакыт яңгыратылып тора.
Музыкаяңгырый: Р. Яхин.
Фортепиано һәм симфоник оркестр өчен концерт
4 нче алып баручы. 1950–1952
елларда Р.Яхин Казан консерваториясендә белем бирә, алга таба гомерен исә ул
музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Ул яшьли Татарстанның
әйдәп баручы композиторларына әверелә.
5 нче алып баручы
Музыканың ефәк дилбегәсен
Бюрократлар тота кулында.
Кирәк түгел диктат һәм борынчык
Нәфисәи сәнгат юлында.
Җырның кайда ничек яралганын,
Их, әйтәсе килә, белмәсә,
Иң-иң якын дигән затларына
талант ягын Ходай өләшә.
Матурлыкка аяк чалучылар
Юк дисәң дә тора табылып.
Күңел күзең сукыр булса әгәр,
Тигез җирдә мөмкин абыну.
Яшәү гөлен бозлар капламасын
Һәм тормасын җанны өшетеп.
Моңлы җырлар, романслар язам
Салкын йөрәкләргә үч итеп.
Музыка:” Серле күзләр”-Ә. Саттар сүзләре,
башкаручы-Х. Бигичев.
6 нчы алып баручы.
Күпме җырлар, романслар яздым
Сөю хәлләренә багышлап...
Җырда гына канатлыдыр сөю,
Җирдәгесе – сәер табышмак.
“Богема”лар чәчәк сузды миңа
Күз карашын төреп букетка.
Сөю килми, гыйшык алмый мине,
Тәкъдиремдә –һаман күпнокта.
5 нче алып баручы. Рөстәм
Яхин Мәскәүдә үзе белән бергә укыган, кияүгә чыгып, Санкт-Петербургка китеп
барган Сайра Сәләхетдинованы сагына, аңа хатлар яза. Сайрага атап,Рәхим Гәрәй
сүзләренә язылган “Аңлыйм,дустым” җырын иҗат итә . Ә хәзер әнә шул җырны тыңлап
узыйк.
Җыр тыңлау.
7 нче алып баручы. Рөстәм
Яхин үзенең тормыш юлын Хәлимә Таҗетдинова белән бәйли . Ә ул исә “Рөстәм белән
бергә янәшә тору да зур бәхет” дип саный.
Слайд №4
6 нчы алып баручы Р.Яхин
Рахманинов, Чайковскийның иҗатын яраткан, шуңа күрә бигрәк тә беренче чорда
композиторга аларның йогынтысы зур була. Алга таба исә Р.Яхинның миниатюра
жанрында инструменталь музыка өлкәсенә кызыксынуы арта, ул төрле характердагы
пьесалар иҗат итә, кайвакыт аларны циклларга да берләштерә, мәсәлән, “Җәйге
кичләр” (музыка ишетелеп ала) фортепиано циклы халык арасында киң
таныла. Бу юнәлештә ул Ауропа романтизмының төрле милли композитор мәктәпләренең
камера–инструменталь музыка традицияләрен үстерә. Вальс, ноктюрн, музыкаль
мизгел, юмореска, программалы миниатюра һ.б. шундый жанрларда кызыклы әсәрләр
иҗат итә. Шуберт, Шуман, Шопен, Григның пьеса жанр–стиль традицияләре Яхин
иҗатында татар музыка даирәсенең аһәңнәре, XX гасыр зәвык таләпләре белән үзенчәлекле
яңгыраш таба.
Музыка: Р. Яхин. Ноктюрн.
2нче алып баручы.
1993 нче елның 23 нче ноябре.
SOS! Һәм “Ашыгыч ярдәм”
Машинасы йортка туктала
Композитор...шәфкать туташына
Ни әйтергә теләп уктала?
Ишетелә тояк зеңләгәне,
Еллар аша атлар пошкыра.
Үлем тырнагына кергән саен
Йөрәк “Яшәү” диеп кычкыра.
Карый да ул үзенең үткәненә
Өченче тау биеклегеннән-
Күрегезче:ул тудырган моңнар
Ватан байрагына
Яшәү гимны булып чигелгән!
Татарстан гимны яңгырый (тамашачылар басып
тыңлыйлар)
4нче алып баручы. Татар
профессиональ музыкасын тудырып, үстергән шушы олы талантлардан музыкаль
эстафетаны үзенең ныклы кулларына алып, аларның дәвамчысы булган Рөстәм Яхин
татар музыкасы сәнгатендә аерым урын тота. Рөстәм Яхин үзенең йөзләгән җырлары,
романслары, инструменталь әсәрләре белән татар музыка дөньясын баетып, аны якты
бер биеклеккә күтәрде, үзенә бер "Рөстәм Яхин җырлары, романслары"
дәверен тудырды. Рөстәм Яхин иҗаты гаять дәрәҗәдә халыкчан рухта. Аның матур
үзенчәлеге һәм халыкчанлыгы, минемчә, иҗатының дөнья классик музыкасы
югарылыгындагы алымнар белән сугарылган булуында һәм бу алымнарның халыкчанлык
белән үрелүендәдер. Әнә никадәрле бүләкләргә лаек булган ул моң иясе!
Слайд № 5
2 нче алып баручы.Рөстәм
Яхинның дәрәҗәле исемнәре:"Дулкыннар, дулкыннар", "Күңелем
өзгәләнгән минутларда" һ. б. җырлары, романслары өчен 1959 елда Г.Тукай
исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.1972 елдан башлап һәрвакыт Р.Яхин
Татарстан Композиторлар берлегенең идарә әгъзасы итеп сайлана. 1964 елда аңа
ТАССРның атказанган сәнгать эшелеклесе, 1970 елда РСФСРның атказанган сәнгать
эшлеклесе, 1981 елда РСФСРның халык артисты, 1986 елда СССРның халык артисты
дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Слайд № 6
3 нче алып баручы. Рөстәм
Яхин җырларын музыка дөньясы йолдызлары белән беррәттән эстрадабызның яшь һәм
талантлы җырчылары да яратып һәм сокланып башкаралар. Мәсәлән, Филүс
Каһиров, “Болгар кызлары” триосы, Рамил Миңнегалиев , Илназ Бах һәм башкалар.
Р. Миңнегалиев башкаруында .Ш. Хөсәенов сүзләренә
язылган “Сорнай моңы” җыры куела
1 нче алып баручы
(Әкрен генә ишетелгән музыка астында сөйли)
Рөстәм Яхин әсәрләре безнең музыка
сәнгатебезнең алтын фондына кереп калачак. Татар халкы үзенең Рөстәмен яратты,
аның белән горурланды, аның әсәрләрен үзе белән киләчәккә алып барачак.
Галәветдинова Л. Г. татар теле һәм
әдәбияты
укытучысы, Казан, ГББМУ ”62 нче мәктәп”
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.