629745
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
ИнфоурокРусский языкПрезентацииПрезентация «Минем якташларым»

Презентация «Минем якташларым»

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Нури.pptx

библиотека
материалов
Татар авыллары тарихы Галявеева Гөлчәчәк Сәгыйть кызының “Минем якташларым”...
Хәерле көн ,кадерле укучылар. Бүген без сезнең белән якташыбыз, Г.Кариев исе...
Туган як, туган җир, туган авыл... Күпме мәгънә салынган бу сүзләргә. Безнең...
Туган авылым-Шунталы, Тирә-ягың гел таллык. Синдәге ямь, туган як, Җырга куш...
Кадерле балалар. Хәзер без сезнең белән Нуриәхмәт Сафинның шәхси альбомыннан...
Нуриәхмәт Сафин — Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Кариев...
«Һәркемгә үз туган җире кадерле.  Минем өчен дә Алексеевский Алексеевск райо...
Яхшы укыган һәм җәй көне мәктәпнең куян фермасында тырышып эшләгән өчен мине...
«Казан театр училищесында укып йөргән еллар. Күрегез, күпме билгеле шәхесләр...
«Иң истәлекле көннәремнең берсе – гаилә корган көнем. Хәләлем Рәмзия белән б...
«Безнең гаилә. Уртада – әнием Гыйззәтбану, мин, кызым, улым, хәләлем. 1998 е...
 «Рабит Батулланың «Сак-Сок» әсәре буенча куелган спектакльдә Алпамша ролендә».
«2006 елның 15 декабрендә миңа 60 яшь тулды. «Король Лир»ның премьерасы да н...
«Россия Федерациясенең атказанган артисты» исемен алган көн. Татарстанның бе...
«Кызыбыз Гөлнара кияүгә чыгып, Франциядә яши. Туйлары Орлеан шәһәрендә бик з...
«Быел оныгыбыз Лиза беренче сыйныфка укырга китте инде. Бу фотода аның әле 5...
Рольләре: Профессор Арсланов – “Намус хөкеме” (Д. Вәлиев), Хәмзин – “Сандуга...
Кыш бабай – “Мисс Убырлы” (Ф. Галиев), Шакир – “Хуш, Хәйбуш!” (И. Юзеев), Оф...
Бүгендә Нуриәхмәт Сафин авыл белән элемтәсен өзми. Авылыбызда үткәрелгән чар...
Гомере матур гына, үткәннәрне уйлап, киләчәккә өметләр баглап,яшьләрчә дәрт б...
 Игътибарыгыз өчен рәхмәт
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге: 1. Нуриәхмәт Сафинның шәхси аль...

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд Татар авыллары тарихы Галявеева Гөлчәчәк Сәгыйть кызының “Минем якташларым”
Описание слайда:

Татар авыллары тарихы Галявеева Гөлчәчәк Сәгыйть кызының “Минем якташларым” номинациясе буенча презентациясе. Татарстан Республикасы Алексеевск районы Сахаровка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2 слайд Хәерле көн ,кадерле укучылар. Бүген без сезнең белән якташыбыз, Г.Кариев исе
Описание слайда:

Хәерле көн ,кадерле укучылар. Бүген без сезнең белән якташыбыз, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашчы театрының әйдәп баручы актеры, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинга багышланган дәрескә җыелдык.

3 слайд
Описание слайда:

4 слайд Туган як, туган җир, туган авыл... Күпме мәгънә салынган бу сүзләргә. Безнең
Описание слайда:

Туган як, туган җир, туган авыл... Күпме мәгънә салынган бу сүзләргә. Безнең һәрберебезнең туган авылы, туган йорты, яныбызда әти-әниләребез бар. Авылыбызның һәр сукмагы, такыр юллары, урман-кырлары, сулары безгә таныш һәм бик якын. Туган җирне матур табигать кенә түгел, күренекле кешеләр дә бизи. Безнең туган авылыбыз да күренекле шәхесләргә бай. Алар арасында төрле хезмәт ияләре бар. Әлеге шәхесләребез туган як тарихына, илебез тарихына зур өлеш керткән кешеләр. Бары тик үз туган җирен, халкын, үз хезмәтен яраткан кеше генә шундый батырлыклар, игелекле эшләр кыла ала. Миндә горурлану хисләре тудырган шундый шәхесләрнең берсе - авылдашыбыз Нуриәхмәт Сафин.

5 слайд Туган авылым-Шунталы, Тирә-ягың гел таллык. Синдәге ямь, туган як, Җырга куш
Описание слайда:

Туган авылым-Шунталы, Тирә-ягың гел таллык. Синдәге ямь, туган як, Җырга кушып җырларлык.

6 слайд Кадерле балалар. Хәзер без сезнең белән Нуриәхмәт Сафинның шәхси альбомыннан
Описание слайда:

Кадерле балалар. Хәзер без сезнең белән Нуриәхмәт Сафинның шәхси альбомыннан алынган фотолардан төзелгән презентация карап китәрбез. Шунталыма кайтып барам- Бигрәк сагындым аны. Коедан сулар эчәрмен Бер онытып дөньяны Шунталымда гына кояш Җирләргә якынырак. Бик еш сиңа кайтыр идем, Аралар гына ерак.

7 слайд Нуриәхмәт Сафин — Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Кариев
Описание слайда:

Нуриәхмәт Сафин — Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Кариев театры актеры.

8 слайд «Һәркемгә үз туган җире кадерле.  Минем өчен дә Алексеевский Алексеевск райо
Описание слайда:

«Һәркемгә үз туган җире кадерле.  Минем өчен дә Алексеевский Алексеевск районындагы туган авылым – иң гүзәл почмакларның берсе. Исеме дә ничек матур бит – Кыр Шонталасы. Без, шул авыл мәктәбенең 7 нче сыйныф шәкертләре, галстукларыбызны җилфердәтеп 1 сентябрьдә фотога төшкәнбез. Их, күпме еллар узган инде бу көннән соң… 1961 ел».

9 слайд Яхшы укыган һәм җәй көне мәктәпнең куян фермасында тырышып эшләгән өчен мине
Описание слайда:

Яхшы укыган һәм җәй көне мәктәпнең куян фермасында тырышып эшләгән өчен мине Кырымга, «Артек» пионерлагерена юллама белән бүләкләгәннәр иде.

10 слайд «Казан театр училищесында укып йөргән еллар. Күрегез, күпме билгеле шәхесләр
Описание слайда:

«Казан театр училищесында укып йөргән еллар. Күрегез, күпме билгеле шәхесләр бар сабакташларым арасында».

11 слайд «Иң истәлекле көннәремнең берсе – гаилә корган көнем. Хәләлем Рәмзия белән б
Описание слайда:

«Иң истәлекле көннәремнең берсе – гаилә корган көнем. Хәләлем Рәмзия белән бергә яши башлавыбызга киләсе елда 40 ел тула икән инде. 1972 ел, 30 июнь».

12 слайд «Безнең гаилә. Уртада – әнием Гыйззәтбану, мин, кызым, улым, хәләлем. 1998 е
Описание слайда:

«Безнең гаилә. Уртада – әнием Гыйззәтбану, мин, кызым, улым, хәләлем. 1998 ел».

13 слайд  «Рабит Батулланың «Сак-Сок» әсәре буенча куелган спектакльдә Алпамша ролендә».
Описание слайда:

«Рабит Батулланың «Сак-Сок» әсәре буенча куелган спектакльдә Алпамша ролендә».

14 слайд «2006 елның 15 декабрендә миңа 60 яшь тулды. «Король Лир»ның премьерасы да н
Описание слайда:

«2006 елның 15 декабрендә миңа 60 яшь тулды. «Король Лир»ның премьерасы да нәкъ шул көнне узды».

15 слайд «Россия Федерациясенең атказанган артисты» исемен алган көн. Татарстанның бе
Описание слайда:

«Россия Федерациясенең атказанган артисты» исемен алган көн. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев белән төшкән истәлекле фото. 2007 ел, ноябрь».

16 слайд «Кызыбыз Гөлнара кияүгә чыгып, Франциядә яши. Туйлары Орлеан шәһәрендә бик з
Описание слайда:

«Кызыбыз Гөлнара кияүгә чыгып, Франциядә яши. Туйлары Орлеан шәһәрендә бик затлы замокта узды. Бу фотода Гөлнара белән киявебез Иванның туй мизгелләре. 2002 ел, 29 июнь».13. « Франция. Атлантик океан буе. 2002 ел, 10 июль».

17 слайд «Быел оныгыбыз Лиза беренче сыйныфка укырга китте инде. Бу фотода аның әле 5
Описание слайда:

«Быел оныгыбыз Лиза беренче сыйныфка укырга китте инде. Бу фотода аның әле 5 яшьлек вакыты. Казанга кунакка кайткач төшкән фото. 2009 ел, 3 сентябрь».

18 слайд Рольләре: Профессор Арсланов – “Намус хөкеме” (Д. Вәлиев), Хәмзин – “Сандуга
Описание слайда:

Рольләре: Профессор Арсланов – “Намус хөкеме” (Д. Вәлиев), Хәмзин – “Сандугачлар килгән безгә” (И. Юзеев), Аучы – “Тозакка төшкән Аучы” (Н. Дәүли), Урман карчыгы – “Үги кыз” (Ә. Әхмәт), Моталлап – “Уеннан – уймак” (Ш. Зәйни), Һади Такташ –“Атылган йолдыз” (Ф. Бәйрәмова), Аю – “Кадерне белмәүче бурсык” (Н. Новосельская, Ә. Камал тәрҗ.), Җәгур – “Хыялдагы дөнья” (Ф. Галиев), Юлдаш – “Оят төне” (Б. Мукаев, Н. Сафин тәрҗ.), Президент фон Вальтер – “Мәкер һәм мәхәббәт” (Ф. Шиллер, Г. Шамуков тәрҗ.), Солтан Фатыйхов – “Кырларым-тугайларым” (Т. Миңнуллин), Энәбай – “Керпе малае дуслар эзли” (Р. Корбан), Кәрим бай – “Башмагым” (Т. Гыйззәт либреттосы, Җ. Фәйзи муз.; 1995 елда сәхнәләштерелгән), Лейтенант – “Тайгак кичү” (И. Салахов, Ф. Галиев инс.), Әхмәтҗан бабай – “Үп мине, Зәйтүнә!” (Н. Кәримова), Хәйрулла – “Яшен чаткысы” (Ш. Сарымсаков), Әхмәт – “Бер күрешү үзе бер гомер” (Ф. Яруллин), Федор, Лапшин – “Шау-шулы көн” (В. Розов, Ә. Хәйри тәрҗ.), Сәлимбай – “Помада мәсьәләсе”

19 слайд Кыш бабай – “Мисс Убырлы” (Ф. Галиев), Шакир – “Хуш, Хәйбуш!” (И. Юзеев), Оф
Описание слайда:

Кыш бабай – “Мисс Убырлы” (Ф. Галиев), Шакир – “Хуш, Хәйбуш!” (И. Юзеев), Офицер –“Кызлар-йолдызлар” (Ш. Рәкыйпов, Ф. Хәбибуллин инс.), Такыр баш – “Борын-борын заманда” (Аманулла), Рәхмәт бабай – “Шүрәлеләр ни атлы?” (Г. Гыйлманов), Кыш бабай – “Кар кызының бәхете” (Г. Гыйлманов), Оргон – “Тартюф” (Ж.-Б. Мольер, Н. Исәнбәт тәрҗ.), Дию Пәрие – Салыптаптар – “Гүзәл Аппаксылу” (Р. Сәгъди), Мыраутаң – “32-нче март” (Р. Садриев, М. Сафин), Алпамша – “Сак-Сок” (Р. Батулла), Ир – “Көзебезнең язы” (Тимерҗан), Ата – “Алмачуар” (Ф. Галиев), Шәехзаман – “Кыю кызлар” (Т. Гыйззәт), Капитан – “Сержант” (И. Сираҗи), Шайтан, Жандарм, Авыл агае, Доктор, Дию – “Печән базары” (Р. Әюпов), Король Лир – “Король Лир” (В. Шекспир, Н. Исәнбәт тәрҗ.), Сантьягоның әтисе, Мәлик Сәдәк, Бәллүр сатучы, Гаскәр башлыгы – “Алхимик” (Пауло Коэльо, Р. Батулла тәрҗ., Р. Әюпов һәм Ф. Янышева инс.), Йагъкуб – Йосыфның атасы – “Йосыф-Зөләйха” (Кол Гали, Н. Гайнетдин инс.), Социал – “Ничек миллионер булырга” (М. Гыйләҗев), Бәдри – “Галиябану” (М. Фәйзи), Зыя бай – “Башмагым” (Т. Гыйззәт либреттосы, Җ. Фәйзи муз.), Баптиста – “Тискәрегә –- авызлык” (В. Шекспир; П. Мелкова, Зөлфәт тәрҗ.), Гарифулла – “Нигез ташлары” (Т.Миңнуллин).

20 слайд Бүгендә Нуриәхмәт Сафин авыл белән элемтәсен өзми. Авылыбызда үткәрелгән чар
Описание слайда:

Бүгендә Нуриәхмәт Сафин авыл белән элемтәсен өзми. Авылыбызда үткәрелгән чараларда теләп катнаша. Һәр изге эшкә үзенең фатыйхасын бирә. Без шундый авылдашыбыз булуы белән горурланабыз.

21 слайд Гомере матур гына, үткәннәрне уйлап, киләчәккә өметләр баглап,яшьләрчә дәрт б
Описание слайда:

Гомере матур гына, үткәннәрне уйлап, киләчәккә өметләр баглап,яшьләрчә дәрт белән уза да уза Нуриәхмәт абыйның. Артист күңеле бигрәк тә картаюны белми бит ул. Белмәсен дә.

22 слайд  Игътибарыгыз өчен рәхмәт
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт

23 слайд Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге: 1. Нуриәхмәт Сафинның шәхси аль
Описание слайда:

Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге: 1. Нуриәхмәт Сафинның шәхси альбомыннан алынган фотолар; 2. Земфира Гыйльметдинова, «Сәхнә», 2011, №11 (ноябрь); 3.Фәнис Гатин «Туган авылым-Шунталым»; 4. «Тал-тирәкле Шунталым» , Казан 2007 ел; 5.Рифкат Мирзаев фотолары.

Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
   Бу эш татар авыллары тарихы буенча ,минем якташларым номинациясенә презентация рәвешендә төзелде. Презентация Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында туып үскән, бүгенгесе көндә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театрының әйдәп баручы артисты Нуриәхмәт Сафинга багышлана.Биредә артистның биографиясе,  туып үскән авылы  тарихы  һәм шәхси архивындагы фотолар белән үрелеп барыла. Шулай ук Кыр Шонталысы авылына багышланган «Шонталы» җыры да урын алган.    Бу  хезмәт читтә яшәүче авылдашларым өчен кызыклы булыр дип уйлыйм.
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Русский для иностранцев»
Курс повышения квалификации «Основы туризма и гостеприимства»
Курс «Инспектор по кадрам»
Курс повышения квалификации «Формирование компетенций межкультурной коммуникации в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: организация реабилитационной работы в социальной сфере»
Курс повышения квалификации «Деловой русский язык»
Курс профессиональной переподготовки «Русский язык как иностранный: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания русского языка как иностранного»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности помощника-референта руководителя со знанием иностранных языков»
Курс профессиональной переподготовки «Риск-менеджмент организации: организация эффективной работы системы управления рисками»
Курс повышения квалификации «Финансовые инструменты»
Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.