126713
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокУкраинский языкРабочие программыСыйфатларны гомумилэштереп кабатлау

Сыйфатларны гомумилэштереп кабатлау

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

Максат:

1. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.

2. Сөйләм һәм язу телен үстерү.

3. Укучыларда туган якның матурлыгына мәхәббәт хисе уяту, туган төбәгебезне ихтирам итү хисе тәрбияләү; эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.

Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге, схемалар, тестлар, карточкалар, проектор, экран.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

- Исәнләшү, үзем белән таныштыру;

- Максат белән таныштыру.

II. Өй эше тикшерү.

- 1- 2 укучыдан өйдә язып килгән миниатюр сочинениеләрен укыту, башкалары сыйфатларны табып барырга тиеш.

III. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1. Сорауларга җавап бирү:

- Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

- Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар?

- Нәрсә ул сыйфатланмыш?

- Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?

- Ясалма сыйфатлар нәрсәләр ярдәмендә ясала?

- Сыйфат ясагыч кушымчаларны атагыз?

- Сыйфатлар күбрәк җөмләнең нинди кисәге булып киләләр?

-Кайчан сыйфат җөмләнең теләсә нинди кисәге була ала?

- Нинди сыйфатлар синоним сыйфатлар дип атала?

- Нинди сыйфатлар антоним сыйфатлар дип атала?

2.Бирелгән сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләп язу.(дәфтәрләрдә)

тамыр

ясалма

кушма

парлы

тезмә

Җиңел, куе кызыл, иске – москы, матур йөзле, чибәр,күңелсез,аклы – каралы, алмачуар, зәңгәр, күпкырлы, ямь – яшел, ямьле, иң юмарт, эшчән, зифа, халыкара, дөм караңгы, кышкы.

3. Физкультминутка.

4. Уен “Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез” (конверт ярдәмендә)

Сары май, күксел томан, биегрәк тау, кып – кызыл алма, куе яшел буяу, кара туфрак, саргылт яфрак, батыр егет, дөм караңгы төн, зәңгәрсу күлмәк, чибәррәк кыз, ямьлерәк болын.

5. Сыйфатларга морфологик анализ.

- Экраннан анализ ясау тәртибе белән таныштыру.

- Дәреслектән үрнәкне укыту.

- Бирелгән җөмләләрдән сыйфатларны табып, анализ ясау.

Татарстанның табигате төрле һәм бик матур. Анда калын урманнар, тигез далалар, яшел тугайлы болыннар һәм түгәрәк күлләр бар. Аның урманнарында мәһабәт мөгезле пошиларны, усал бүреләрне һәм кызыл төлкеләрне очратырга була. Татарстанны күп сулы һәм балыклы елгалар бизи.

6. “2009 нчы ел – спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы” иде. Түбәндәге сүзтезмәләрне кулланып, шушы темага 3 – 4 җөмлә төзергә.

Көчле укучылар, батыр егетләр, күңелле бәйрәм, җитез балалар, сылу гәүдә, зур зал, биек тау.

7. Тест.

1. Нинди сүзләр сыйфат була?

А. Предметның исемен белдергән.

Б. Предметның билгесен белдергән.

В. Предметның санын белдергән.

Г. Предметның эшен яки хәрәкәтен белдергән.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап була?

А. Ничә? Ничәнче? Ничәләп?

Б. Кем? Нәрсә? Ни?

В. Нишли? Нишләгән? Нишләячәк?

Г. Нинди? Кайсы? Кайдагы?

3. Сыйфатларны табыгыз.

А. Иренчәк, үткен.

Б. Язучы, киләчәк.

В. Үткер, язган.

Г. Укучы, тырышкан.


4. Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар?

Аксыл сары; кара коңгырт.

А. Кушма сыйфат. В. Тезмә сыйфат.

Б. Ясалма сыйфат. Г. Парлы сыйфат.


5. Бу мисалда калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатлар җөмләнең нинди кисәкләре.

- И Куян, куркак Куян; йомшак Куян…

А. Аергычлар. В. Ия, аергыч.

Б. Аергыч һәм хәбәр. Г. Тәмамлык.


6. Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар бирелгэн?

Жилбәзәк, җилкуар

А. Тезмә сыйфатлар. В. Ясалма сыйфатлар.

Б. Тамыр сыйфатлар. Г. Кушма сыйфатлар.


7. Монда нинди сыйфатлар?

Ялгыз-күмәк, батыр - куркак.

А. Синоним сыйфатлар. В. Антоним сыйфатлар.

Б. Омоним сыйфатлар.


8. Шушы сыйфатка синоним парларын табыгыз: пөхтә.

А. Ыспай, нәфис. В. Көяз,купшы.

Б. Чиста, саф. Г. Чиста, шапшак.


9. Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?

А. Сыйфатланмыш. В. Саналмыш.

Б. Аерылмыш. Г. Аныкланмыш.


10. Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була?

А. 2 Б. 3 В. 4

- Экранга дөрес җаваплар чыгарыла, укучылар үзара тикшерәләр, билгеләр куела.


7. Өй эше:

- 230 нчы күнегүне укырга, тексттан 5 сыйфатка морфологик анализ ясарга.

8. Нәтиҗә ясау.


Краткое описание документа:
-Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.- Сөйләм һәм язу телен үстерү.-Укучыларда туган якның матурлыгына мәхәббәт хисе уяту, туган төбәгебезне ихтирам итү хисе тәрбияләү; эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.- Исәнләшү, үзем белән таныштыру;- Максат белән таныштыру.-укучыдан өйдә язып килгән миниатюр сочинениеләрен укыту, башкалары сыйфатларны табып барырга тиеш.-Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау-Нәтиҗә ясау.
Общая информация

Номер материала: 57012040308

Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Мерчендайзинг»
Курс профессиональной переподготовки «Маркетинг: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Основы туризма и гостеприимства»
Курс «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и предоставление туристских услуг»
Курс повышения квалификации «Экономика и право: налоги и налогообложение»
Курс профессиональной переподготовки «Организация логистической деятельности на транспорте»
Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности секретаря руководителя со знанием английского языка»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Деятельность по хранению музейных предметов и музейных коллекций в музеях всех видов»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и Охраны исторических памятников»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»
Курс повышение квалификации «Информационная этика и право»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.