1759133
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
До повышения цен на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации осталось:
0 дней 0 часов 0 минут 0 секунд
Успейте подать заявку на курсы по минимальной цене!
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 60%
-->
ИнфоурокКлассному руководителюПрезентацииПрезентация «Татарның Шолоховы»

Презентация «Татарның Шолоховы»

библиотека
материалов

Мөслим Шолоховы

(Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай, Р.Фәхертдинов һәм Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Мөслимнең Мактаулы гражданины, Мөслим җирле үзидарә советы депутаты Фоат Садриев иҗатына багышланган презентация)

Башкарды : Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы

     Татар әдәбияты- меңьеллык әдәби мирасы, бай язу культурасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятенә зур урын тоткан әдәбият. Менә шушы бай мираслы әдәбиятка өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган әдипләр арасында Фоат абый Садриев та бар. Без якташ әдибебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай, Р.Фәхертдинов һәм Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Мөслимнең Мактаулы гражданины, Мөслим җирле үзидарә советы депутаты Фоат Садриев белән чиксез горурланабыз. Мөдәррис Әгъләм аны: “Фоат Садриев-татарның Шолоховы ул”,-ди. Бүгенге көндә аның иҗатын өйрәнүне актуаль дип таптык, шуңа күрә иҗади презентацияне үз төбәгебезнең йөзек кашы булган, татар әдәбиятында үзенчәлекле урын яулаган әдипләребезнең берсе –Фоат Минлеәхмәт улы Садриевның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышладык. Аның тормышы һәм иҗаты безнең эшебезнең өйрәнү объекты булып тора.

Максатыбыз: аның тормыш юлын, иҗатын берничә төрле яктан күзәтү, өйрәнү, анализлау.

Үзебезнең алдыбызга язучының иҗади юлын күзәтүне бурыч итеп куйдык. (Хезмәттә анализлау методын кулландык. )Теоретик база туплаганда язучының төрле елларда чыккан китапларына, газета-журналларда басылган мәкаләләргә, язучының үзе белән элемтәгә кереп аралашуга, Фоат абыйның архив материалларына таянып эш ителде. Әлеге материаллар аша без язучының тормышта да бик гади, эчкерсез, тыйнак булуын; әдәбият мәйданына килгән яшьләргә һәрдаим хәер-фатиха, киңәшләр бирүен; әдәбият -сәнгать әһелләре белән иҗади дуслыгын һ.б. белдек.

Бу эшнең фәнни яңалыгы шул: материалны әдәбият дәресләрендә, язучы белән очрашулар оештырганда, газеталар чыгарганда кулланырга мөмкин. Әзерләнгән презентация татар әдәбияты укытучылары өчен зур ярдәмлек булып тора.

Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941нче елның 10 нчы мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Олы Чакмак- минем дә туган авылым. “Мин-авыл баласы. Әтием гади комбайнчы булган, яшь гомере изге җиребез өчен яуда өзелгән. Сугыш беткәндә әнкәй 29 яшьтә булган. Әнкәй миңа әтине дә, тумаган эне-сеңелләремне дә алыштырды. Ул гомерен миңа багышлады,”- дип яза Фоат абый. Гыйззелямал апа бөтен эшкә дә осталыгы белән аерылып тора. Балта, пычкы үткенли, чалгы чүки, итек баса, койма коя, мал-туар дәвалый. Әнием Зиннурова Әминә Зиннур кызы белән Гыйззелямал апа бик яхшы мөнәсәбәттә иде. Еш кына әнием аңа киңәшкә бара иде, димәк ул оста психолог та булган әле. Фоат абыйның яраткан Минниаямал әбисе минем өчен дә якын кешегә әверелде. Ул безнең күршедә генә яши иде.Балалар бакчасы эшләмәсә дә, авырып бакчага бара алмасам да әни мине Минниямал әбиләргә кертә иде. Киң күңеллелек, кешеләргә һәрчак ярдәм итү, миһербанлылык сыйфатлары Фоат абыйга нәкъ менә әбисеннән һәм әнисеннән күчкәндер.

Олы Чакмак авылы мәктәбендә Фоат абыйны әниемнең бертуган апасы Зиннурова Фатыйма Зиннур кызы башлангыч сыйныфларда укыта. Язучы аны һәрчак җылы хисләр белән искә ала. Татар теле һәм әдәбияты фәне серләрен исә Гайнетдинова Газизә апа төшендерә.. Олы Чакмакта җиде еллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 нче елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963-1970 нче елларда әүвәл Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, берничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970-1972 нче елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 нче елның августыннан 1981 нче елның сентябренә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле төбәк газетасының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. Шул елларда төп эшеннән аерылмыйча укып, 1965 нче елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1981-1982 нче елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта.

Фоат Садриев — ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы — «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кече күләмле комедиясе — 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга. Һәвәскәр артист буларак, әлеге комедиядә ул үзе дә сәхнәдә уйный.

Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән даими хезмәттәшлектә иҗат итә. Аның бу театрда сәхнәләштерелгән пьесаларыннан «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң», «Кондырлы кодачасы», «Тозлы бал», «Син сандугач, мин каен...», «Безнең авыл кызлары», «Яшьли сөйгән ярлар», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», «Аяз көнне яшен», «Безнең гомер язлары» спектакльләре тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан аеруча җылы каршы алына.

Ф.Садриев проза әсәрләре — хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Әдипнең «Шаһзаманов эше», «Адәм әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Өченче кеше», «Рәхмәт, әтием!..», «Көлми торган кеше», «Кыргый алма әчесе» кебек повестьлары, дистәләгән хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тормышчан эчтәлекләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиле белән җәлеп итәләр.

1993-1994 елларда Татарстан китап нәшриятында зур тираж белән ике мәртәбә басылып чыккан «Таң җиле» романы язучыга аеруча зур танылу алып килә.

Ф.Садриев үзенең укучыларына 1991 елда язып тәмамланган һәм 2001 елда аерым китап булып басылып чыккан «Бәхетсезләр бәхете» дигән яңа романын тәкъдим итә.

Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелә.

Ф.Садриев — 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Күренекле якташыбыз Фоат Садриев тормыш  иптәше, Россиянең Почетлы мәгариф хезмәткәре, Мәгариф отличнигы, хаҗия Сәйденур Садриева белән бәхетле гомер кичерәләр. Кадерле әти-әни, әби-бабай булып яшиләр.

Татарстан югары советы депутаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, фикердәше, каләмдәше һәм якын дусты Мөҗәһит Әхмәтҗанов, каләмдәшләре Нур Әхмәдиев, Дамир Гарифуллин, Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь, прозаик, драматург Разил Вәлиев һәм академик Флүн Мусин, Әсгать Сәлахов, Альберт Хәсәнов , язучы Әхмәт Дусайлы, шагыйрә Лилия Садриева, язучы Зөфәр Дәүләтов, Ләбиб Лерон, Шагыйрә Клара Булатова, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Газинур Морат, Данил Салихов. Факил Сафин һәм башка бик күпләр белән иҗади дуслыкта яши Фоат абый Садриев.

Гомере буе үзе туып –үскән якка-Мөслим төбәгенә тугры булып кала алган һәм туган ягында олуг Әдип, Шәхес булып җитешкән Фоат абый Садриев белән без бик горурланабыз. Укыган саен укыйсы килә торган әсәрләрең белән тагын бик күп еллар куандыр безне, Фоат абый. Сезгә сэламәтлек һәм озын гомер телибез. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!



Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
Презентация «Татарның Шолоховы» посвящается жизни и творчества татарского писателя , драматурга Фоата Минниахметовича Садриева. Который является лауреатом премии имени Габдуллы Тукая,Р.Тухфатуллина, Ризы Фахретдинова, С.Сулеймановой. В работе использованы копии фотографий. документов из личного архива Фоата Садриева. Материал очень полезен при проведении открытых уроков, научно-практических конференций, встречи с самим писателем, так же проведении творческих вечеров, посвященных татарскому писателю Фоату Садриеву.
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация работы с одаренными детьми в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Оказание первой помощи детям и взрослым»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Управление конфликтами в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организационно-педагогическая деятельность в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты профессиональной компетентности педагогических работников в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Система работы специалистов ОО по подготовке учащихся старших классов к сдаче экзаменов»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Основы педагогического дизайна»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс повышения квалификации «Инструменты и методы воспитания российской гражданской идентичности согласно ФГОС»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Skillbox
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.