Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Логопедия / Другие методич. материалы / Сценарий по творчеству Х.Туфана«Күңелкәем – күбәләгем –Туган үскән ягымда. Күңелкәем – күбәләгем –Туган үскән ягымда. Күңелкәем – күбәләгем –Туган үскән ягымда. Сценарий :Күңелкәем – күбәләгем –Туган үскән ягымда. Сценарий:» Күңелкәем-күбәләгем-Ттуган үск
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Логопедия

Сценарий по творчеству Х.Туфана«Күңелкәем – күбәләгем –Туган үскән ягымда. Күңелкәем – күбәләгем –Туган үскән ягымда. Күңелкәем – күбәләгем –Туган үскән ягымда. Сценарий :Күңелкәем – күбәләгем –Туган үскән ягымда. Сценарий:» Күңелкәем-күбәләгем-Ттуган үск

библиотека
материалов


.

Тема:Күңелкәем – күбәләгем –Туган үскән ягымда.

(Х.Туфан)


Максат :

Федераль стандартларның нигез ташы - балаларда гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләү Кайда соң алар,гомумкешелек кыйммәтләре?Алар яшәешьнең үзендә.Яшәешьне чагылдыручы әдәби әсәрләрдә.Х Туфанның язмышы,иҗаты югарыда әйтелгән максаттан чыгып караганда бик кыйммәтле тәрбияви чара. Олы Шәхеснең туган көненә багышланган датаны без зурлап,хөрмәт итеп үткәрсәк балаларыбыз күңеленә шигъриятнең асыл үрнәкләрен җиткеребез.Гомумкешелек кыйммәтләрен сабыйлар күңеленә сала алырбыз .Мин шушы олы бәйрәмнең якынлашып килүен исәпкә алып,укытучыларыбыз игътибарына Х.Туфанның туган ягы белән никадәр аерылгысыз рухи бәйләнештә яшәвен,күңеле белән мәңгегә туган туфрагына береккәнлеген,нәселенә,туган ягына чиксез рәхмәт хисләре тоеп яшәвен ачырга тырышу максатында әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәм.




Сәхнә матур итеп җиһазландырыла.Хәсән Туфанның ”Сездә идем,мәңге сездә калам...”һ.б сүзләре язылган плакат белән бизәлә.Зур экран (интертакта) урнаштырыла.Экраннан һәр куплет шигырьнең темасына туры килерлек рәсемнәр –күренешләр күрсәтеп барыла.Х.Туфан портреты эленә .һәм күп чәчәкләр куела.

Сәхнәдә чарада катнашучы балалар тезелешеп баскан.Менә алар Әкрен генә “Агыла да болыт агыла”җырын җырлыйлар.


Агыла да болыт агыла

Туган үскән җирләр ягына,

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,

Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Агыла да болыт агыла...”

Алып баручылар алга чыгалар

1 нче алып баручы:

Кем кайтмый калыр

Туган иленә?

Кошлар да кайта

Үскән җиренә,

Еракта да син

Йөрәккә якын:

Торган җир – көмеш,

Туган җир алтын

1Слайдтан

Хәсән Туфанның Туган ягы күренешләре күрсәтелә.Авылга таба сузылган юл күренә

2нче алып баручы:

Туган авыл юлы- татар халкының бөек шагыйрен зур дөньяга озатып калучы ,ераклардан сагынып кайтканда каршы алучы

1нче алып баручы:

Юл безне Бөек шагыйрьнең туган авылына,аның бала чагына чакыра

...Аһ ,юлың да,юлың,

Туган ягым.

Ямь –яшел бит,

Һаман ямь-яшел..”


2нче слайд. Экранда шагыйрьнең туган ягы күренешләре

2нче алып баручы:

Кармәт авылында Хәсән Туфан дөньяга тәүге кабат аваз салган,балачагы монда үткән.





1нче алып баручы:

Әни миндә: “Бар нәрсәнең дә җаны бар икән,чишмәләр генә түгел,җилләр дә,яфраклар да,йолдызлар да сөйләшә икән”,-дигән иман тудырды”

Әнисе әйткән йолдыз шагыйрьнең гомерлек сердәше.

1 нче укучы:

Җемелдәмә,искә төшермә лә...

Ансыз да бит

Исемдә минем:

Мин ул төндә - әни итәгендә,

Син кибәннәр өстендә идең...

2 нче укучы :

Әнкәем хисләре шикелле

Тылсымлы,шигырьле аяз төн...

Мин бит бу йолдызлар илендә

Биш яшьтә чакта ук адаштым.



2 нче алып баручы:

Шагыйрь гомере буе шушы иманнан аерылмый.язмыш аны кая гына илтсә дә һәрвакыт үзен туган ягының табигате белән бербөтен итеп хис итә.





3 нче кучы:

Аксубайдан шундый йорак җирдә,

Кавказ сырты киртләчләрендә

Кем уйлаган шундый биеклектә

Очрармын дип илдәшләремә.


4 нче укучы :


Көтмәгәндә күреп каушап калдым,

Шуа яздым кыя астына:

Якташларым –ап-ак кыналарым –

Ак каеннар тора каршымда!


(Салмак көйгә аклы күлмәк кигән кызлар,кулларына каен ботаклары тотып,нәфис ,салмак бию башкаралар)

Алып баручы :


Таныйм сине,таныйм үсмер чагым:

Син һаман шул-уйчан,әдәпле.

өстеңдәге киндер күлмәгең дә

таныш миңа –зәңгәр сәдәпле.



(Слайдтан шагыйрьнең үсмер чакта төшкән фотосурәте күрсәтелә.)


Алып баручы


Киндер күлмәк,яңа,яшь чабата.

Ак эшләпә кара тасмалы .


5 нче укучы :


Мәгълүм булсын әле дөньяга ,-дип

Безнең дә бит “егет “ икәнлек!

Уң кулның без урта бармагына

Бакыр балдак киеп җибәрдек..


Алып баручы:

Беренче саф мәхәббәт хисләрен дә шагыйрь туган ягында татый


6 нчы укучы :

Еллар,юллар мине

Чакырса да,

Әкияттән дә ерак-еракка,

Кармәт офыклары киңлеге дә

Җитә иде миңа ул чакта.

Тик бер генә кочак бәхеткә дә

Риза улың идем мин синең!

(Исеңдәме ,Ниса,исеңдәме?-

Ул “бер кочак бәхет”син идең...)


Алып баручы:


Туган як....

Киче дә,җиле дә

Күңелле,сөйкемле,сөекле!


.

6 нчы укучы:Туган як шагыйрьнең нәсел тамырларын җылы туфрагында саклый


Бәхил,бәхил,и бәбкәем,

Күгәрченем “,дип...

Исән булсаң,син дә,әни,

Үбәр идең бит.



7 нче укучы :


Миндәге җан өчен,кан өчен

Рәхмәтләр китергән чагымда,

Чардуган кайда соң?Дәү әти,

Син кайсы абага астында


8 нче укучы:


Яфраклар ничә кат әйткәндер:

Киләчәк оныгың, киләчәк!”

Син кайсы әрекмән төбендә

И газиз әбкәем, Гөлчәчәк?


9 нчы укучы :


Бездәге гадәтләр,әдәпләр –

Меңъеллык тарихның йоласы,

Бездәге тапкырлык,чаялык –

әбиәр ,бабайлар мирасы.






(“Сибелә чәчәк “җыры башкарыла.)


10 нчы укучы :


Аксу ягы волостнойларыннан

Комык иле чүле эченә

Качып килеп,

Шунда мәрхүм булган

Бабайларның гүре өстенә: .

Кызыл гөлләр куеп узып киттем,

Җырлый-җырлый”Сибелә чәчәкне”не

Нәкъ аларча – эчкә йоттым яшьне,

Бозмадым мин безнең гадәтне:



1 нче укучы :


Васыять безгә,-хәтта кызларга да,-

Ни күрсәк тә тормыш юлында,

Күрсәтмәскә яшьне,сыгылмаска,

Сабыр,чыдам ,кырыс булырга!


Алып баручы :


Нәселенең васыятенә шагыйрь гомере буена тугры – ул нинди генә кыенлыклар күрсә дә

бирешми.Нәселе,Туган як тирәкләре догасы аны саклый. Ә шигырьләрендәге рухи ныклыклык таң калдыра.


2 нче укучы :


Әллүле ,бәллүле талларым!-

Тиккә дә тибрәнгән тирәгем!-

Нәкъ сезнең шикелле, әле дә

Җилсез дә тибрәнә йөрәгем.


3 нче укучы:


Атылган уклар да тишмәде,

Чабылган балта да кисмәде

Сез сыйпап,сихерләп үстергән

Чәчәкле,шигырьле хисләрне.


4 нче укучы:


Йомасы идем мин,якташлар,

Күзләрне мәңгегә йомасы...

Коткарды илемнең,җиремнең,

Тирәкнең,талымның догасы.


...

Слайдтан фотолар күрсәтелә.

Алып баручы:

Чал шагыйрь,зур сынаулар үткән карт шагыйрь яңадан кадерле туган җирендә:


5 нче кучы :

...ничек,нигә шагыйрь булдым соң?”дигән сорауга җавап эзли башласам,минем күңел, ирексездән,кайдадыр еракларда калган балачакларга юнәлә - дип яза Хәсән Туфан үзенең истәлекләрендә.

Кармәт авылы ,табигате,халкы—барысы да Туфанда тәүге шигъри омтылыш тудырган.


Алып баручы:

Х.Туфан :”бер елны яз көне җирләр ачылгач,туп уйнаганда,бер дә юктан гына кызып китеп,сугышырга керештек.Елга аша ташлар һәм усал сүзләр белән бәрешә башладык.Шул чакны ,ничектер,үзем дә сизмәстән,безнең белән ызгышкан малайларның исемнәрен кертеп берничә җыр чыгардым да.Безнекеләр җырларны шунда ук отып алдылар.Менә шунда җырның йодрыктан көчлерәк икәненә төшендем бугай.”

Алып баручы:Шигырьләрендә Туфан галәмне гизә,йолдызларга менә,кабат авылына кайта.

6 нчы укучы:


Яңадан шунда мин –Кармәттә.

Галәмне күзәтәм болдырда.

Алтмыш биш елдан соң эндәшәм

Җидегәнгә,

Көянтә йолдызга:


1 нче укучы:


Җилләргә,бу якты айларга

Бернинди үзгәреш кермәгән;

Без күргән дәверләр әйтерсең

Аларны бөтенләй күрмәгән


2 нче укучы:


Әйдәме,керикме бакчага, -

Бер йөреп,әйләнеп чыгарбыз:

Сабый чак эзләрен тапмасак,

Тирәктән,таллардан сорарбыз





( Сәхнәгә тагын “Агыла да болыт агыла “җырын җырлап укучылар чыга) Кулларында чәчәкләр.Укучылар чәчәкләрне чара ахырында Хәсән Туфанның портреты янына куялар)


: Алып баручы:


Дөнья хәле шулай инде,

Бер китә бит килгәннәр...

Сау булыгыз,каеннарым,

Сау булыгыз,имәннәр!

Алып баручы :


Х.Туфан табигатьнең үзе кебек мәңгелек.

Барлык балалар бергәләшеп кичәнең башында җырлана башланган “Агыла да болыт агыла”җырын җырлап,Х.Туфан рәсеме тирәсенә чәчәкләрен куеп,кичәне тәмамлыйлар.


(Чарада Хәсән Туфанның “Мирас”,”Бәхилләрлек”,”Офыклар уртасында”,”Әле дә”,

Узып барышлый”,”Йолдызлар”,”Таллар әйтер”,”Илгә сәлам”,”Агыла да болыт агыла” шигырьләре Һәм “Сибелә чәчәк(Халык җыры) ,Слайдлардагы рәсемнәр ,портретлар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин ярдәме белән,Н.Гыйматдинова тарафыннан төзелгән ”Сәлам сиңа тормыш”Фотоальбом”ыннан алынды,Казань,2000г..)

Әдәби-музыкаль кичәне Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,Татарстан Язучылар Союзы әгъзасы Миңнеруй Гайфуллина –Хәбибуллина төзеде.

Краткое описание документа:

Хәсән Туфанның иҗаты беркемне дә битараф калдырмый.Татар халкының олысы да кечесе дә Туфанны ярата,әсәрләрен укып җан азыгы ала.Мәктәп укучылары да Туфан шигырьләрен яшь күңелләре аша уздырып,рухларын баеталар.Гомумкешелек кыйммәтләре салынган әсәрләр -чын мәгънәсендә бөек тәрбиячеләр.Туфанның шигырьләре ,гомумән ,бар иҗаты да шундыйлардан.Туфан иҗаты буенча төзелгән әлеге  әдәби-музыкаль кичә дә үз эченә асыл шигъри әсәрләрне туплап,барлык яшь күңелләрдә дә туган нигезләргә,туган якка,туган җиргә карата бары тик изгедән=изге хисләр генә тәрбияли
Автор
Дата добавления 03.04.2014
Раздел Логопедия
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров388
Номер материала 57668040331
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх