Авыллар... Аларда безнең үткән
тарихыбызның бер өлеше. Һәр авылның үз тарихы. Ничә гасырлар яшәгән авылда
вакыт агышларына кушылып төрле үзгәрешләр булып торган. Кемнәр килеп, кемнәр
китмәгән, авыл тарихында кемнәр генә нинди эз калдырмагандыр?... Тарих – ул хәтер. Ул элек булган
ялгышларны кабатламаска, азатлык өчен көрәштә башларын куйган җаннарны
онытмаска, бердәм булырга өйрәтә... Татар халкы үзенең тарихын, телен,
гореф-гадәтләрен онытмаска тиеш. Әмма Вакыт галиҗәнәпләре бай тарихыбызның бик
күп кыйммәтле төсмерләрнен юып та узачак. Вакытлы, узгынчы хисләр белән мавыгып
инде күпме кыйммәтле мирасыбызны теркәп, тарихка кертеп калдырмаганбыз, исән
чакта өлкән буыннан сөйләтеп калдырасы истәлекләр, вакыйгаләр дә бик күп булган
югыйсә...
Мәктәп программасында, тарих дәресләрендә
укучылар дөнья тарихын өйрәнә. Кайдадыр - Италиядә, Мисырда, Европада я Америка
булган вакыйгалар хакында алар белергә мөмкин, ә менә туган җир тарихы, я авылы
тарихы хакында сорасаң, алар югалып кала. Әйтерсең тарихи вакыйгалар авыл
җиренә бөтенләй кагылмаган диярсең... Укучыларда патриотик тәрбия бирү
максатыннан укытучылар туган як тарихы хакында белешмәләр бирергә тырыша, әмма
бу хакта язмаларны кайдан алырга? Чөнки безнең татар авыллары хакында төпле
белешмәләр табу авыр. Авыл тарихлары барланмаган. Музейларда җыелган
мәгълуматлар да эзлекле түгел. Аларны дәлилләр өчен ниндидер документларга
таяну кирәк. Аның өчен архивларга мөрәҗәгать итү, эзләнү күп вакыт сорый, ә
аның өчен укытучының вакыты җитеп бетми. Тик, шулай да вакыт үтә, яңа буын өчен
тарих вакыйгаларны ераккарак яшерә, ул онытыла бара. Халыкта “Тарихын белмәгән
халык- үлгән халык” дигән әйтем бар. Туган – як тарихы хакында булган
белешмәләрне җыю, яшь буынга тапшыру – безнең төп бурыч.
Максат.
·
Тирә -
як авыллар тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, шәҗәрәләргә,
халыктан язып алынган мәгълүмәтләргә, төрле чыганакларга таянып, авыллар
тарихын яктырту, алардагы уку-укыту эшчәнлеге турында мәгълүмат туплау.
·
Югала барган
тарихи мәгълүмәтләрне яңарту.
·
Авылымның
мәктәпләрең кыскача тарихы.
Бабаларым дөньяда яши
башлаганнан бирле һәрвакыт укыту, өйрәтү, үзләштерү ихтыяҗы кичергәннәр. Үзләренең йолаларын, гореф-гадәтләрен, хезмәт
һәм тормыш итү тәҗрибәләрен алар нәсел дәвамчыларына гаиләдә өйрәткәннәр. Ә
баланы укырга һәм язарга өйрәтү мәдрәсәләр, мәктәпләр өстенә йөкләнгән. Шулай
да гаилә белән мәктәп тыгыз элемтәдә торган.
Белем-мәгърифәтне башкаларга тарату сыйфаты татар халкында элек-электән яшәп
килгән. Һәм елдан-ел үзенең көчен арттырган.
Мәдрәсәләрнең төп юнәлеше – дини белем бирүдә. Әмма халкыбызның әдәби
теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә нигез салу да шуннан башланган. Элеккеге
мәдрәсәләрдә белем алу дәрәҗәсен күп кенә галимнәрнең аны тормыш итүгә яраксыз,
бушка утыру, мәгънәсез дини сүзләр ятлау гына дип фикер йөртүләре әлегә кадәр
яшәп килде. Ләкин ислам динен һәм мантыйкны үзләштерү мәдрәсә шәкертләренә
гарәп телен өйрәнергә, фикерләүнең югары дәрәҗәсенә ирешергә, уйларны уйдырып
салырга өйрәнергә ярдәм итүен дә әйтмичә калу мөмкин түгел. Халыкны аң-белемле,
тәрбияле, үзенең милләте өчен бик күп зыялы шәхесләр, әдипләр, мәгърифәтчеләр
әзерләп чыгарган мәдрәсәләр үз чорының җимешләре булган.
1780 нче елларда Екатерина Икенче (Әби патша) мәрхәмәтлелеге белән татар
авылларында мәчетләр төзи башлагач, кагыйдә буларак, һәр мәчет каршында мәдрәсә
төзи башлыйлар.
Белемгә ирешү юлында
төрле киртәләр булуга карамастан, безнең төбәктә дә халык һәрвактытта
мәгрифәткә омтылган. Чөнки укымышлы кешеләр җәмгыятьтә зур хөрмәткә ия
булганнар. Мөслим районының Баек, Күбәк, Карамалы, Әмәкәй, Метрәй, Мөслим,
Тойгельде, Табын һәм башка күп кенә авылларында икешәр, хәтта өчәр мәхәлләгә
бүленеп, алар каршында мәктәп яисә мәдрәсәләр эшләгән. Укучы шәкертләр гарәп
графикасында укырга, язарга өйрәннгәннәр, шәригатҗ каннунары нигезендә әдәп,
әхлак, өлкәннәргә мөнәсәбәт, шәхси гигена, җәмгыятьтә шәхеснең роле турында
төпле белем һәм тәрбия алганнар. Ә кыз балаларны абыстайлар өйләрендә
укытканнар. Алар, башлыча, укырга өйрәтеп, кызларны гаилә тормышына
әзерләгәннәр. Шул замандагы безнең мәдрәсәләр тормышын кузаллау өчен Казан
университеты профессоры Фридрих Эрдманның татарларда уку-укыту эшләренең
куелышы хакында язып калдырган мәгълүматлары белән танышып китик: “...Дәресләр күп
вакыт көн туу белән башлана һәм караңгы төшкәч кенә бетә. Укыту предметлары
булып уку һәм язу, Коръәнчә шәрех, башака дини язмалар һәм дога уку. Болар
өстенә төрле һөнәрләр, мәсәлән, аяк киеме тегү өйрәтелә. Шуңа күрә мөгаллим
янында төрле эш кораллары белән такта күрергә мөмкин. Пәнҗешәмбе көнне атна буе
укыганнар кабатлана, ә җомга көнне дәресләр булмый”. Олы Чакмак, Сиәк, Мөслим,
Күбәк, Табын һәм башка мәдрәсәләрнең даны, шөһрәте тирә-якта гына түгел, бик
еракларда да билгеле булган. Мәшһүр галим, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче
Шиһабетдин Мәрҗәни, тарихчы, педагог Ризаэтдин Фәхретдинов, шулай ук тарихчы,
галим Габделбари Баттал Таймас хезмәтләрендә безнең төбәктә булган
мәктәп-мәдрәсәләрдә дин әһеле булып торган шәхесләрнең тормышы, эшчәнлеге
турында да әйтелгән. Шуларның берсе Шаһиахмәт бине Хөсәен Әс-Симәки. Ул Казан
төбәгендә Габденнасыйр Әл-Курсавиның дәресләрен тыңлый. Бохарада булып
кайтканнан соң Симәк авылында имам-хатип һәм мөдәррис була, дан һәм шөһрәт
казана.
Икенче бер шәхес
Габделхәбир Әл-Мөслими. Ул гасырдашлары көнләшерлек оста һәм гадәттәе тыш
белемле, үткен һәм якты зиһенле кеше булган.
Мөслимдә Октябрь
революциясенә кадәр өч мәчет булган. Беренче мәчетне ачарга 1859 елныың 31
декаберендә губернаторның 8023 номерлы карары белән рөхсәт ителгән.
Мәдрәсә өчен таш
бинаны Мөслим мулласы Миргаләү Максудов 1901 елда Казандагы таныш байлары
Галькәевләр ярдәме белән эшләткән. Хәзерге вакытта да ул бина төзек , Пушкин
урамында тора. Гасырлардан килгән мәдрәсә бүген дә үзенең төп вазыйфасын үти.
Монда өлкәннәр белән бергә яшь буын да дини белем нигезләрен үзләштерә.
Туган авылымда
мәдрәсәләр XX йөз башында гына оештырыла. 1902-03 нче елларда беренче Түбән оч мәчете төзелә. Аннан соң Югары оч мәчете салына. Түбән оч
мәчетенең манарасы булмый. Мәчет каршында мәдрәсәләр булдырылып, балалар укыту
оештырыла. Бу беренче баскыч мәдрәсә, хәзерге уку системасы белән
чагыштырганда, башлангыч мәктәп була. Икенче баскыч мәдрәсә - тулы булмаган
урта мәктәпкә тиң, өченче баскыч
урта мәктәп дәрәҗәсендә була. Безнең якта икенче баскыч мәдрәсә булмаган.
6-7 яшьлек
балаларны Сабир мулла кызы Мәхтүмә абыстай үзләренең ике катлы өйләренең
беренче катында укыта. Авылыбыз аксакаллары язып калдырган истәлекләрдән
күренгәнчә, алар абыстайда: “сукыр сабак” ягъни бисмилла, иман, әлифба, әбҗәт
кебек нәрсәләрне ятлап 2-3 ел уздырдганнар. Алда әйтеп үтелгәнчә, укулар
башлыча кыш көннәрендә бик иртә башланган. Шәкертләр бүлмәләрне яктырту өчен
үзләре белән өйләреннән чыра, мичкә ягарга салам алып килеп йөргәннәр.
4 нче класска
күчкән балаларны, 1909 нчы елда салынган таш мәдрәсәгә күчереп укыта
башлаганнар. Анда балаларга Әхмәтшакир мулла, Исмагыйль хәлфә һәм Шакиров Салих
хәлфәләр белем биргәннәр. Монда балаларны Коръән сүрәләре, намаз укырга һәм
башка дини кагыйдәләргә өйрәткәннәр.
Укулар башлыча
телдән алып барылган. 5 нче класста да кәгазь-каләмсез генә укыганнар. Бары тик
6-7 нче класска күчкәч кенә балаларга язу өчен таштан ясалган кара такта һәм
графит каләмнәр сатып биргәннәр. Шуннан соң балаларга кадимчә хәрефләр өйрәтә
башлыйлар. Хәзер әкренләп Коръәннең беренче кисәген, “Сарыф”, “Кисекбаш” дигән
китаплар укыта башлыйлар, география керә башлый. Ләкин дәреслекләр бөтенләй
диярлек булмый. Укытучылар: “Җир астындагы суда зур балык өстендә үгез, шул
үгез Аллаһының кодрәте белән җирне күтәреп тора. Җир әйләнми, кояш кына әйләнә,
дип өйрәттеләр безне,” – дип язылган истәлекләрдә. Шулай итеп авыл
мәдрәсәләрендә балаларны 16-17 яшьләргә кадәр укытканнар.
Түбән Табын
авыланда мәдрәсәләр 1923 елга кадәр эшләп килгәннәр. 1924 елда җирлектә Совет
мәктәпләре төзелә. Ул 1927 елга кадәр 4-5 еллык мәктәп булып эшли. 1927-1930
елларда элеккеге мәчет бинасы башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.
Шулай ук Югары оч
мәчетен халыктан тартып алып җидееллык мәктәп итеп оештыралар.
1930-31 елдан 7
класс белем бирүче тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1936-1939 елларда
мәктәптә 400 гә якын укучы белем ала. Бу мәктәпкә тирә-якта урнашка алты
авылдан (Югары Табын, Тегермәнлек, Тугаш, Тамьян, Сөренчәк, Краснояр) балалар
йөреп укыйлар. 1939 елга кадәр белем бирү латин графикасы нигезендә алып
барыла.
Иске мәчет
бинасындагы мәктәптә укулар 1961 елга кадәр алып барыла.Уку класслары җитмәү
сәбәпле өстәмә биналар салына, шул исәптән, Түбән очтагы манаралы мәчетне
күчереп уку класслары итеп салалар. (Мәчетнең манарасын 1935 елда төшерәләр).
1960 елда яңа
мәктәпкә нигез салына. Җиде бүлмәле төп бина төзелә.1961 елның 1 нче
сентябрендә мәктәп ачыла.
1971 елда заманча
проект белән эшләнгән зур таш бина салуга керешәләр. Ниһаять 1981 елның 1 нче
сентябрендә мәктәпнең бүген дә сафта булган бинасы ачыла. Мин бу хезмәтемне
тәмамлап килгәндә мәктәбебезгә капиталь ремонт ясый башладылар. Киләчәктә
мәктәп тагын да матур, уңайлы, белем алырга бөтен шартлары булган заманча уку
йортына әйләнер, дип уйлыйм. Ни кызганыч, анда укучыларның саны гына елдан- ел
кими бара. Бу хөкүмәтебезнең авылга карата тискәре карашы нәтиҗәсе.
Без яңарыш чорында
яшибез. Киләчәккә өмет багълап, яшь
буынны тәрбияләгәндә, үткән,
әби-бабалалырыбыз яшәгән
дәверләргә караш тоту бик мөһим. Кешене хәтер
яшәтә. Халыкның тарихи хәтере кыска
булса, гомере дә озын булмый
аның. Эшемдә Мөслим төбәгенә, Түбән Табын, Югары Табын, Тамьян, Тегермәнлек авылларына багышланган төрле мәгълүматларны кулландым. Алар белән танышу төбәк халкына гына түгел, ә бәлки милләтебезгә булган хөрмәтне арттырды. Тарихи хәбәрләрнең әһәмияте авылым тарихы белән генә чикләнмичә, бөтен бер милләт тарихына караган чыганакка әйләнде. Үз халкың, туган илең белән горурлану хисе дә әнә шулай чал тарихны белүдән туадыр, минемчә. Бу эшемдә авылларда белем
учакларының барлыкка килү, урнашу тарихына гына кагылдым. Авылның кешеләре, төрле чорга караган башка материаллар да тупланды. Алга таба да авыл тарихына караган материаллар җыярга исәплим.
Кулланылган
әдәбият:
1.
Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим
төбәге. Тарихи сәхифәләр. - “Яр Чаллы типографиясе” дәүләт унитар
предприятиесе. 2003 ел.
2.
Тутаев М.З. Развитие
народного образования в Татарии. – Казань, Тат. Кн. Издательство, 1975.
3.
Түбән Табын урта гомуми
белем бирү мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музее материаллары.
4.
Уфадан кайткан архиф
белешмәсе. - №62/1 от 11.08.2006, 2006.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.