Инфоурок Химия Другие методич. материалы«Ясагыч кушымчаларны кабатлау»

«Ясагыч кушымчаларны кабатлау»

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ тышлык.docx

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

Әхмәт төп белем мәктәбе

 

“Ясагыч кушымчаларны кабатлау”
5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес конспекты 
 

 

 

 

 

 

 


 

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зәйнуллина Гөлшат Нурсәлим кызы.

 

                                                   2014

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Ясагыч кушымчаларны кабатлау»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Логопед

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Унберенче март.pptx

Скачать материал "«Ясагыч кушымчаларны кабатлау»"

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Унберенче мартСыйныф эшеЯсагыч кушымчаларны кабатлау

    1 слайд

    Унберенче март
    Сыйныф эше
    Ясагыч кушымчаларны кабатлау

  • Хатын - кызларга хас сыйфатларны ясагыч кушымчалы сүзләр белән карточкаларга...

    2 слайд

    Хатын - кызларга хас сыйфатларны ясагыч кушымчалы сүзләр белән карточкаларга язарга

  • “эш” сүзенә тамырдаш сүзләрне язарга

    3 слайд

    “эш” сүзенә тамырдаш сүзләрне язарга

  • Тамырын һәм ясагыч кушымчасын билгеләргәсүзлек                 бүләк...

    4 слайд

    Тамырын һәм ясагыч кушымчасын билгеләргә
    сүзлек бүләк яктылык
    асма сазлык эшчән
    Сызым ярдәмчел тарак
    бүлмә сердәш эшлә
    Тозсыз сүзле

  • Көчле, мәгънәле, аңлаучы, тыңлаучы, бөтенләйгә, вакытлыча, җитәрлек, җандай,...

    5 слайд

    Көчле, мәгънәле, аңлаучы, тыңлаучы, бөтенләйгә, вакытлыча, җитәрлек, җандай, кадерле, шатлыгым, назлы, җырдай, моңлы. (13 сүз)

  • Тест1. –чы/ - че ясагыч кушымча булып килгән төркемне күрсәтегез.
А) килгәнче...

    6 слайд

    Тест
    1. –чы/ - че ясагыч кушымча булып килгән төркемне күрсәтегез.
    А) килгәнче, барганчы, эндәшкәнче.
    Б) илче, комбайнчы, көймәче.
    В) күрче, уйначы, сөйләче.
    Г) кайчы, мәче, төче.

  • 2. Ясагыч кушымчалардан гына торган төркемне күрсәтергә.

А) –кыч/ - кеч, - м...

    7 слайд

    2. Ясагыч кушымчалардан гына торган төркемне күрсәтергә.

    А) –кыч/ - кеч, - ма/ - мә, - ган/ - гән, - ды/ - де
    Б) – гач/ - гәч, - даш/ - дәш, - рак/ -рәк, - да/ - дә
    В) – а/ - ә, - лык/ - лек, - лы/ - ле, - ла/ - лә
    Г) – ып/ - еп, - ның/ - нең, - ым/ - ем, - га/ - гә

  • 3.  Икешәр ясагыч кушымчасы булган төркемне билгеләгез.
А) уйчанлык, урманчыл...

    8 слайд

    3. Икешәр ясагыч кушымчасы булган төркемне билгеләгез.
    А) уйчанлык, урманчылык, татарчалап, кичәгедәй.
    Б) киптергечкә, балыкчыга, уйчан, башланды
    В) уйнамый, яшьлектә, киткәннәр, эшчеләребез.
    Г) яшьнәгән, гөрләде, укылган.

  • 4. Ясагыч кушымча....

А) сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртә, яңа сүз ясый
Б) сү...

    9 слайд

    4. Ясагыч кушымча....

    А) сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртә, яңа сүз ясый
    Б) сүзләрне бер – берсенә бәйли
    В) сүз формалары ясый
    Г) сүзгә эмоциональ төсмер бирә

  • 5. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне күрсәтергә


А) карга, язгы, эшчән, к...

    10 слайд

    5. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне күрсәтергә


    А) карга, язгы, эшчән, килгән
    Б) җиденче, укыган, кызчык, килгәнче
    В) көзге, балакай, яшьлек, тормыш
    Г) тынлык, кичәге, элеккечә, нурлы

  • Дөрес җаваплар1. Б.
2. В.
3. А.
4. А.
5.  Б.

    11 слайд

    Дөрес җаваплар
    1. Б.
    2. В.
    3. А.
    4. А.
    5. Б.

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Ясагыч кушымчаларны кабатлау.docx

74

дата

 

Тема.  Ясагыч кушымчаларны кабатлау

Максат. 1. Ясагыч кушымчалар темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү

2. Сүзне составы буенча тикшерү, ясагыч кушымчаларны тану күнекмәсен үстерү

3. Дуслык хисе, тырышлык тәрбияләү.

4. Ясалма сүзләрне урынлы кулланып сөйләшүгә ирешү.

Җиһаз. Ноутбук, презентация.

Тибы. Ныгыту

Дәрес барышы.

Дәрес этабы

Укытучы максаты

Укучы максаты

Эш төрләре

Искәрмә

1. Оештыру.

 

Дәресне оештыру, эш тәртибен аңлату. Уңай халәт тудыру. .

Дәрестәге эшчәнлеккә  әзерләнү,

-           Исәнмесез, укучылар. Бездә бүген ачык дәрес. Әйдәгез әле, барыбызга да күтәренке кәеф, уңышлы эшчәнлек теләп, дәресебезне башлыйк. Бер – беребезгә карап елмайыйк, урыннарыбызга утырабыз. Үткән дәрестә без нинди тема өйрәндек әле?

-           Ясагыч кушымчалар һәм тамырдаш сүзләрне өйрәндек.

-           Нинди кушымчалар ясагыч кушымчалар дип атала?

-           Бер сүздән яңа сүз ясый торган кушымчалар ясагыч кушымчалар дип атала.

-           Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?

-           Бер үк тамырдан ясагыч кушымчалар ялгап ясалган сүзләрне тамырдаш сүзләр дип атыйлар.

-           Тагын нинди кушымчалар була?

-           Сүзләрне бер – берсенә бәйли һәм форма ясый торган кушымчалар була.

 

2. Өй эшен тикшерү.

 

Материалның үзләштерелеш дәрәҗәсен тикшерү.

Кушымчаларның сөйләм төзүдәге ролен ачыклау.

-           Бик яхшы. Сез өйдә нинди эш эшләп килдегез?

-           265 нче күнегүне эшләдек. Анда төшеп калган кушымчаларны куеп язарга иде.

Өй эшен бер укучыдан сорау. Билге кую.

-          Күнегү буенча нинди нәтиҗә ясыйбыз?

-           Кушымчалардан башка җөмлә төзеп булмый.

 

3. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек

 

Эшчәнлекне оештыру,

Ясагыч кушымчаларны искә төшерү

-           Бүгенге дәресебезнең темасы – ясагыч кушымчаларны кабатлау. Димәк, без дәрестә ни эшләячәкбез?

-           .. Ясагыч кушымчалар буенча өйрәнгәннәрне  кабатлыйбыз.

-           Без дәрестә ике төркемгә бүленеп эшләячәкбез, беренче өстәл артында – Айгөл, Әдилә, Раил һәм Нияз, икенче өстәл артында – Азат, Айрат һәм Инсаф. Сезнең каршыгызда Менеджмент тора, сез шуңа карап үзегезгә нинди номер һәм хәреф туры килгәнен билгели алачаксыз. Җавап биргәндә игътибарлы булыгыз.

-           Ясагыч кушымчаларга мисаллар китерегез әле. Җавапларны битләргә языгыз, төркемнәрдә тикшерегез.

    Һәр өстәлдән җавапны иң озын фамилияле кеше әйтә.

-           Нәтиҗә ясыйк: бу  кушымчалар ни өчен кирәк? Төркемнәрдә сөйләшәбез. Бернче өстәлнең 3 нче укучысы җавап бирә. Сиңа каршыдагы партнерың ни дип җавап бирде?

-           Яңа сүзләр ясар өчен кирәк.

 

 

 

 

 

Бер үк төрле озынлыкта булса,  алфавит тәртибендә карарга.

4. Гомумиләштерү һәм системага салу.

 

Ясагыч кушымчалар белән ясалган сүзләрне таный, сөйләмдә куллана белергә, яңа сүзләр ясый белергә өйрәтү,

 Максат куярга һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү.

Ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга, кешене тасвирларга, сүзләрне составы буенча тикшерергә өйрәнү.

УУК: максат кую һәм нәтиҗә ясау күнекмәсен үстерү

-           Әле генә нинди бәйрәм билгеләп үттек?

-           8 нче март – хатын – кызлар көне.

-           Әйдәгез әле, хатын - кызларга хас сыйфатларны ясагыч кушымчалы сүзләр белән әйтеп күрсәтик әле. Бу безгә ни өчен кирәк?

-           Кешене характерлый белү өчен кирәк.

-           Һәр укучы өч сүзне аерым карточкаларга яза, аларны рәт саен өчәрләп өстәл уртасына тезәбез. Сүзләр кабатланмаска тиеш. 2 минут вакыт бирелә.

Укучылар эшне башкара.

-          Хәзер шул сүзләрнең теләсә кайсы рәтендәге  3 сүзне дә кертеп, 2 шәр җөмлә төзергә кирәк. Бу эшне башкарырга 3 минут вакыт бирелә.

-          Җөмләләрне тикшерү һәм анализлау.

-           Димәк, ясагыч кушымчалы сүзләр белән ни эшләп була икән?

-          Кешене характерлап була.

 

Акыллы, эчкерсез, бәхетле, түземле, шәфкатьле, эшчән, талымсыз, сердәш, ярдәмче,

-           Хәзер түбәндәге эшне эшлибез. Сез “эш” сүзенә тамырдаш сүзләрне язасыз, һәр өстәлдәге укучылар бер биткә яза. Сүзләрне язып бетергәч, астына сызык куябыз. 1 минут вакыт бирелә.

Укучылар эшне башкара.

-          Хәзер һәр өстәлнең 2 нче укучылары сүзләрен укый, әгәр күрше өстәл артындагы укучылар шул ук сүзне әйтсә, сүзне сызасыз, булмаса – язып куясыз.

Сүзләр дәфтәргә дә языла.

-          Бу эш буенча нинди нәтиҗә ясыйбыз?

-          Төрле ясагыч кушымчалар ярдәмендә бер үк сүздән башка сүзләр ясап була.

-           Хәзер такта янына чыгыгыз. “Б” укучылар эчке түгәрәккә, “А” укучылар тышкы түгәрәккә йөзгә – йөз басыгыз. Бер – берегезгә, ясалма сүзләр кулланып, комплиментлар әйтегез. “А” укучылары башлый.

Укучылар комплиментлар әйтәләр, урыннарына утыралар.

-          Әйдәгез, укучылар, тактада бирелгән сүзләрнең, берәмләп чыгып, тамырын һәм ясагыч кушымчасын билгелибез. Моны белү ни өчен кирәк?

-          ... Сүзнең нинди мәгънәле кисәкләрдән торганын билгеләү өчен кирәк.

-          Сүзләр: сазлык, сүзлек, асма, бүлмә, бүләк, эшлә, сердәш, яктылык, сызым, сүзле, тозсыз, эшчән, ярдәмчел, тарак.

-          Нинди нәтиҗә ясыйбыз бу эш буенча?

-          Сүзләргә кушымча ялгап, башка сүзләр ясап була.

 

5. Үзконтроль һәм контроль.

 

Материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.

Тема буенча алган белемнәрен тикшерү.

-          “Татар теле 5-11” электрон дәреслегеннән күнегү эшлибез. (Сүз ясалышы һәм төзелеше” бүлеге, 5 нче дәрес, 15 нче күнегү). Бирелгән җөмләләрдән ясагыч кушымчалы сүзләрне язып алырга кирәк. Эшне һәр кеше үзе башкара. Бу эш безгә ни өчен кирәк?

-          ...Ясалма сүзләрне таный белергә өйрәнер өчен кирәк.

Укучылар шигырь юлларыннан ясалма сүзләрне язып алалар.

-          Укучылар, тел һәм сүз турында нинди мәгънәле сүзләр әйтелгән. Ниләр аңладыгыз сез аннан?

-          .......

-          Ясалма сүзләр текстка ни өчен кирәк булды?

-          .... Телнең һәм сүзнең төрле сыйфатларын тасвирлап бирер өчен кирәк.

 

Онлайн тест эшләү. http://yasmina-z.ucoz.ru/tests/0-12-0

1.      –чы/ - че ясагыч кушымча булып килгән төркемне күрсәтегез.

А) килгәнче, барганчы, эндәшкәнче.

Б) илче, комбайнчы, көймәче.

В) күрче, уйначы, сөйләче.

Г) кайчы, мәче, төче.

 

2.      Ясагыч кушымчалардан гына торган төркемне күрсәтергә.

А) –кыч/ - кеч, - ма/ - мә, - ган/ - гән, - ды/ - де

Б) – гач/ - гәч, - даш/ - дәш, - рак/ -рәк, - да/ - дә

В) – а/ - ә, - лык/ - лек, - лы/ - ле, - ла/ - лә

Г) – ып/ - еп, - ның/ - нең, - ым/ - ем, - га/ - гә

 

3.      Икешәр ясагыч кушымчасы булган төркемне билгеләгез.

А) уйчанлык, урманчылык, татарчалап, кичәгедәй.

Б) киптергечкә, балыкчыга, уйчан, башланды

В) уйнамый, яшьлектә, киткәннәр, эшчеләребез.

Г) яшьнәгән, гөрләде, укылган.

 

4.      Ясагыч кушымча....

А) сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртә, яңа сүз ясый

Б) сүзләрне бер – берсенә бәйли

В) сүз формалары ясый

Г) сүзгә эмоциональ төсмер бирә

 

5.      Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне күрсәтергә

А) карга, язгы, эшчән, килгән

Б) җиденче, укыган, кызчык, килгәнче

В) көзге, балакай, яшьлек, тормыш

Г) тынлык, кичәге, элеккечә, нурлы

 

 

Көчле, мәгънәле, аңлаучы, тыңлаучы, бөтенләйгә, вакытлыча, җитәрлек, җандай, кадерле, шатлыгым, назлы, җырдай, моңлы. (13 сүз)

6. Дәресне йомгаклау.

 

Дәрескә йомгак ясау.

Белемнәрне гомумиләштерү.

-          Без бүген дәрестә нинди теманы кабатладык?

-          ... Ясагыч кушымчалар темасын кабатладык.

-          Әдилә, каршыдагы партнерыңнан сора әле: ясагыч кушымчалар ни өчен кирәк?

-          ... яңа сүзләр ясау өчен кирәк.

-          Азат, җилкәдәш партнерыңнан сора әле: яңа сүзәр ни өчен кирәк?

-          ... яңа төшенчәләрне атар өчен кирәк. Алар телебезне баеталар.

-          Айрат, каршыдагы партнерың сүз нинди өлешләрдән торганын аңладымы икән?

-          ... тамыр һәм кушымчалардан тора.

-          Билгеләр кую, аңлату.

 

7. Өй эше бирү.

 

Өй эшен эшләү тәртибе белән таныштыру.

Өй эшен башкаруга әзерлек

-          Кушымчалар буенча алган белемнәрне кабатларга.

-          Дәрес тәмам, сау булыгыз.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Ясагыч кушымчаларны кабатлау»"

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

    Әлеге дәрес 5 нче сыйныфта ясагыч кушымчаларны кабатлау максатыннан үткәрелде.  Дәрес Сингапур укыту методын кулланып төзелгән, «Татар теле 5 - 11» электрон дәреслегеннән дә файдалану күздә тотыла. Онлайн тестны  http://yasmina-z.ucoz.ru/tests/0-12-0 адресы буенча минем шәхси сайттан табып була. Максат. 1. Ясагыч кушымчалар темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү.2. Сүзне составы буенча тикшерү, ясагыч кушымчаларны тану күнекмәсен үстерү3. Дуслык хисе, тырышлык тәрбияләү.4. Ясалма сүзләрне урынлы кулланып сөйләшүгә ирешү.Җиһаз. Ноутбук, презентация.Тибы. Ныгыту

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 199 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.04.2014 2034
    • RAR 582.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зайнуллина Гульшат Нурсалимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2505
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Химия окружающей среды

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 53 человека из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 438 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания химии в школе в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 56 человек из 38 регионов
  • Этот курс уже прошли 261 человек

Курс профессиональной переподготовки

Биология и химия: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель биологии и химии

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 57 человек

Мини-курс

Судебные процессы и их особенности

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Цифровые валюты и правовое регулирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Финансовый анализ

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов