Урок по татарскому языку для 4 класса «Сүз төркемнәре»

Предпросмотр материала:

Тема: Сүз төркемнәре.Кабатлау.

Максат: “Фигыль” темасыннан  алган белемнәрне актуальләштерү, исем, сыйфат турындагы белемнәрне бәяләү, фигыльләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә чагылыш табуын күрсәтү, милли  әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау:  4 нче сыйныф татар теле дәреслеге, презентация.

 

                             Дәрес барышы.

         - Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез. Укучылар , бу дәрестә  без,  сүз төркемнәреннән фигыль, сыйфат, сан, исемне кабатлап үтәрбез. Сез игътибарлылык һәм тапкырлык һәрчакта  да уңыш китерүенә инанырсыз. Биремнәрнең үтәлешен тикшергәндә, эшләрегезнең пөхтәлегенә  шулай ук һәркайсыгызның дәрестәге активлыгына да әһәмият биреләчәк.

- Әйдәгез, иң элек сүз төркемнәренең сорауларын искә төшерик.

-Исем сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә ?

- Кем? ,нәрсә?

- Сыйфат сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

- Нинди, кайсы?

-Сан сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

- Сан сүз төркеме ничә?,ничәнче? күпме ? сорауларына җавап бирә.

- фигыль сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

- Нишли?, нишләде?, нишләячәк? Сорауларына җавап бирә.

1 нче бирем.

Түбәндәге атаманы җөмлә белән алыштырырга.

“Исем+ фигыль”. Җөмләләр табигать темасына карасын.

М-н: Кояш кыздыра. Кыш килә. Кар ява. Җил исә.

2 нче бирем.

Сезгә өйгә эш итеп бирелгән омоним исем һәм фигыльләрдән шигъри  куплетлар төзеп килергә иде. Искә төшереп китик әле,

- Омоним исем һәм фигыльләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?

- Язылышлары бер булган, мәгънәләре төрле булган сүзләргә әйтәбез.

М-н: алма-яблока (исем), алма- не бери (фигыль).

 

1.  Бүген әти кибеттән

     Алып кайткан алма.

    Сәйдәш тәртипсезләнеп

    Өстәлдән алма алма.

2. Илнур бик тырышып,

    Тиз-тиз утын яра.

     Рөстәм өендә ята

    Аягында бар яра.

3. Әбекәйнең бакчасында

    Үсә юан карама.

    Дәрестә тәртипле утыр

   Як-ягыңа карама.

4.  Безнең мәктәп бакчасында

     Үсеп утыра алма.

     Аңа  бик кызыксаң да,

    Сорамый аны алма.

5.  Азат капка  төбендә

     Тырышып утын яра.

      Балтасы ялгыш тиеп

      Ясый күрмәсен яра.

6.  Адашканга юл күрсәтә

     Юл буенда карама.

     Шул юл белән туры бар,

     Як-ягыңа карама.

7.  Өстәлләрдә ике алма,

     Берсен ал, берсен алма.

8.  Бу басмага басма, Әсма

     Яңадан саный башла.

Өй эшен дөрес эшләгәнсез. Молодцы.

3 нче бирем.

Дәфтәргә бүгенге числоны язабыз.”Кем тизрәк  баскычтан төшә?” дигән бирем. Баскычтан фигыльләрнең синонимнарын язып төшү.

Иңү - шиңү

Ишәю - күбәю

Сөенү  - шатлану

Соңару - соңга калу

Матураю - чибәрләнү

Шелтәләү – ачулану

Бөртекләү – чүпләү

Физкульт минут.

Җил исә, исә, исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына,тына.

Агачлар зур үсә.

4 нче бирем.

Хәзер, укчылар, без сезнең белән иҗади диктант язарбыз. Мин сезгә мәкальләрнең  баш өлешен әйтермен, ә сез калган өлешен уйлап язарсыз.

1. Бүгенге эшне ....                        (иртәгә калдырма)

2. Язның бер көне ....                      (ел туйдыра)

3. Һөнәрле үлмәс .....                      (һөнәрсез көн күрмәс).

4. Эш эшләми ....                            (уңыш килми).

5. Иренчәк  ......                               (ике эшләр).

6. Аз сөйлә ....                                   (күп эшлә).

7. Тырышкан табар  .......                (ташка кадак кадар).

8. Тел сөйли  .................                   (кул эшли).

9. Ялкауга эш кушсаң  ................( башы авырта).

10. Киңәшле эш  ...............              (таркалмас).

11.  Хәрәкәттә - .........                      (бәрәкәттә).

12.  Тәвәкәл ..................                  (таш ярыр).  

5 нче бирем.

Эш сүзен тиешле килешләргә куеп языгыз.

Авыр  эш... күмәк кул җиңә.

Калган эш... кар ява.

Авыр эш...  калач ашата.

 Фигыльләрне өстәп язарга!

 

Кем ..., шул ... .

Тырышкан ..., ташка кадак ... .

Бүгенге эшне иртәгә ... .    

Фигыльләр: эшләми, ашамый, табар, кагар, калдырма.

Сыйфатларны куярга!

 

... кеше – акмас су.

... кеше - ... кеше.

Хезмәте ...  – җимеше ... .

Сыйфатлар:эшсез,һөнәрсез, кулсыз, каты, татлы.

6 нчы бирем.

Җөмлә кисәкләрен билгеләп, сүзләрнең асларына сызарга, сүз төркемнәрен өстенә язарга.

Эш остадан курка.

Һөнәрле кул үлмәс.

Кеше яраткан эшен яхшы эшли.

Йомгаклау.

Нәтиҗә ясау.

Билгеләр кую.

Өй эше. “Кыш” темасына хикәя язып киләргә.

 

Краткое описание материала

Урок по татарскому языку для 4 класса «Сүз төркемнәре»

5

(1 оценка)

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Девятеева Аниса Анваровна

учитель татарского языка и литературы

  • На сайте: 10 лет и 10 месяцев
  • Всего просмотров: 24647
  • Подписчики: 1
  • Всего материалов: 13
  • 24647
    просмотров
  • 13
    материалов
  • 1
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Девятеева Аниса Анваровна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

Более 60 ИИ-инструментов для учителей

Создавайте презентации, планы уроков, рабочие листы, проверяйте работы учеников и многое другое!

Попробовать ИИнфоурок

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: