Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН
2 слайд
Унҗиденче гыйнвар. Сыйныф эше. Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
3 слайд
1. Батыр яуда беленер. 2. Тау башына салынгандыр безнең авыл 1. Кич. Салкынайтып җибәрде. 2. Тизрәк өйгә кайтырга кирәк.
4 слайд
Иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмлә ике составлы җөмлә була. Мәсәлән: - Ренат, син бүген китапханәгә барасыңмы? - Барам.
5 слайд
Баш кисәкләрнең берсе генә булып, икенчесе сүз сөрешеннән дә беленмәсә, андый җөмлә бер составлы була. Мәсәлән: Кояшлы иртә. Әлегә салкынча.
6 слайд
Баш кисәкләрнең икесе дә булган яки алар сүз сөрешеннән аңлашылса, мондый җөмләләр ике составлы җөмләләр дип аталалар. Баш кисәкләренең берсе генә булып, алар сүз сөрешеннән дә аңлашылмаса, бер составлы җөмләләр дип аталалар.
7 слайд
Алар автобус тукталышына килеп җитте. Кәбир Иске Зәй ягына карап алды . - Автобус әле чыкмаган да, күрәсең. - Күренми. - Ашыгасызмы, Гәүһәрия? - Юк, ашыкмыйм. - Әйдәгез, җәяү генә.
8 слайд
Сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган һәм баш кисәкләренең берсе генә яки икесе дә төшеп калган җөмләләр дә ике составлы җөмлә була алалар.
9 слайд
Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә ҖЫЙНАК ҖӨМЛӘ дип атала. Мәсәлән: Алсу укый. Кыз яза. Яз җитте. Яңгыр ява.
10 слайд
Баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмлә ҖӘЕНКЕ ҖӨМЛӘ дип атала. Мәсәлән: Алсу китап укый. Җылы яңгыр ява. Ямьле яз җитте.
11 слайд
ФИНК-РАЙТ РАУНД РОБИН 41нче күнегү. Тексттан ия белән хәбәрне парлап язып алыгыз. Нинди җөмләләрдән торган текст барлыкка килде? Аны төп вариант белән чагыштырыгыз. Алар арасында нинди аерма бар?
12 слайд
Ял минуты МИКС ПЭА-ШЭА РЕЛЛИ РОБИН
13 слайд
ТИК – ТЭК – ТОУ
14 слайд
ТАЙМД РАУНД РОБИН
15 слайд
Тест Ике составлы җөмләләр дип 1) иясе генә булган җөмләләр; 2) иясе дә хәбәре дә булган җөмләләр; 3) хәбәре генә булган җөмләләр атала.
16 слайд
Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә бүләләр? 1) баш һәм иярчен кисәкләргә; 2) иярчен кисәкләргә; 3) баш кисәкләргә.
17 слайд
Нинди җөмлә җыйнак җөмлә дип атала? 1) иярчен кисәкләрдән торган; 2) баш һәм иярчен кисәкләрдән торган; 3) баш кисәкләрдән торган.
18 слайд
Без укыйбыз инде. Бу нинди җөмлә? 1) җәенке; 2) бер составлы; 3) җыйнак.
19 слайд
Сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган һәм баш кисәкләрнең икесе дә төшеп калган җөмләләр ике составлы җөмлә була алалармы? 1) юк; 2) әйе.
20 слайд
Өй эше 43нче күнегү. “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” темасына миниатюр сочинение язып килергә. ( Җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып ).
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Әлеге татар теле дәресе эшкәртмәсе Сингапур методикасы буенча эшләнде. Дәрес 7 сыйныфта татар классларында үткәрелде. Презентациядә дәрес үткәрү өчен барлык материаллар да бар. Һәр дәрес өлеше аерым структура буенча үтә. Презентациядә кагыйдәләр дә күнегүләр дә бирелгән. Ныгыту максатыннан тест үткәрелә. Сингапур методикасыннан Тэйк оф - тач даун, Финк-райт раунд робин, Микс пэа - шэа, Тик - тэк - тоу, Таймд раунд робин структуралары кулланылды. Әлеге дәрес төркемнәрдә үткәрелә. Һәрбер төркемгә аерым эш бирелә.
6 661 379 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Афзалова Гөлназ Җәүдәтовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300 ч. — 1200 ч.
Мини-курс
2 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.