131783
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокНачальные классыКонспектыСпорт - сәламәтлек нигезе

Спорт - сәламәтлек нигезе

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

hello_html_c285d7a.gifhello_html_3e5e1d87.gifhello_html_m58ef94f2.gifhello_html_3b623154.gifhello_html_61e68f3c.gifhello_html_m4c842090.gifhello_html_594afebf.gifhello_html_1a92cdc1.gifhello_html_1ffa70e7.gif Арча районы

Апаз төп гомуми белем бирү мәктәбе




Спорт -

сәламәтлек

нигезе.





















Класс сәгате








hello_html_m72d62121.png



Төзеде: 1 квалификацион категорияле

башлангыч класс укытучысы

Миннибаева Рамзия Гарафутдин кызы.



2014 ел.


Тема: Спорт- сәламәтлек нигезе.

Максат: Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү.

Барышы: ачык сыйныф сәгате әңгәмә- дәрес тибында үтә.

   Укытучы: -Хәерле көн, укучылар.

   “Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба.

Нәрсә соң ул сәламәтлек?

Бу сорауга җавап бирер өчен бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез Мин, мин, мин һәм минем дусларым дип әйтерсез, килешмисез икән дәшмисез инде.

А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?

Б) Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?

В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?

Г) Кем ярата уйнарга, саф һавада йөрергә?

Д) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?

Е) Кем ярата витамин, банан, алма, апельсин?

Ё) Кем ярата йокларга, кәнфит суырып ятарга?

З) Кем ярата эшләргә,зурларга булышырга?

. Димәк, сәламәтлек нәрсә инде ул, укучылар? Кеше сәламәт булып калсын өчен нәрсәләр эшләргә тиеш?
(Бу сорауларга укучылардан көтелгән җавап үрнәкләре)
-    
Дөрес тукланырга кирәк.
-    Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга.
-    Көндәлек режимны үтәргә.
-    Яхшы итеп ял итәргә.
-    Чиста, пөхтә булырга.
-    Спорт белән шөгыльләнергә.
-    Һәр көнне иртән физик күнегүләр ясарга.
-    Тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, гомумән, начар гадәтләрне булдырмаска.

Укытучы: Рәхмәт, балалар. Фикерләрегезне ачык итеп әйтә белдегез.

   Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе.
Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк.

Хәрәкәттә - бәрәкәт.

- Укучылар, бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (укучылар җавабы тыңлана,).

- Дөрес, укучылар. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз.

Үзегез нинди мәкальләр язып алып килдегез. (Укучылар үзләре язып алып килгән мәкальләре белән таныштыралар)

Ә без хәзер спорт темасына аерым тукталып китербез. Чөнки спорт кеше тормышында аерым урын алып торырга тиеш. Спорт- ул сәламәтлек нигезе. Әйдәгез әле, балалар, әйтеп карагыз, сез нинди спорт төрләрен беләсез?
( Укучылар үзләре белгән төрле спорт төрләрен санап китәләр һәм хәрәкәтләр белән күрсәтәләр.)

 

Укытучы: Бик яхшы, балалар.Сез бик күп спорт уеннарын беләсез икән.Спортның сәламәтлек нигезе икәнен безнең тарихи шәхесләребез, хөкүмәт җитәкчеләре дә онытмаганнар. Башкаларга үрнәк булырлык итеп спорт белән шөгыльләнгәннәр һәм шөгыльләнәләр алар.Ә хәзер аларның кайберләре белән танышып китик.  

- Владимир Путин дзюдо белән шөгыльләнә һәм тау чаңгыларында шуа.

http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=202505733-32-72&n=21
Дмитрий Медведев бассейнга йөри,тренажер залында шөгыльләнә,чаңгыда шуа. Яшь чагында ул штанга күтәрү белән дә мавыккан булган.

http://im5-tub-ru.yandex.net/i?id=118928445-55-72&n=21 http://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=429191452-22-72&n=21

- Минтимер Шәймиев тә спортка битараф түгел.Ул чаңгыда шуарга, бассейнда йөзәргә ярата, шахмат уенын да үз итә.

http://im4-tub-ru.yandex.net/i?id=2479369-48-72&n=21
-   Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов автомобиль узышлары буенча спорт мастеры, Россия чемпионаты призеры.

http://im6-tub-ru.yandex.net/i?id=499870197-31-72&n=21

-    Күренекле җырчы Салават Фәтхетдинов шулай ук автомобиль узышлары буенча спорт ярышларында катнаша.

http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=53115202-04-72&n=21 http://im5-tub-ru.yandex.net/i?id=530060835-02-72&n=21

     Укытучы: Балалар, сез бүгенге көндә танылган спортчылардан кемнәрне беләсез? (Шушы темага кыскача сөйләшеп алу.)

Биредә күрсәтелгән спортсменнарны таныйсызмы? Алар спортның кайсы төре белән шөгыльләнәләр?

(Төркемнәрдә эшләргә. Спортсменны үзе шөгыльләнгән спорт төре белән тоташтырырга)

http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=445118731-34-72&n=21биатлон http://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=72083467-17-72&n=21

хоккей

hello_html_m70a7e330.pngфутбол http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=4182708-01-72&n=21

теннис

http://im7-tub-ru.yandex.net/i?id=240757666-24-72&n=21фигуралы шуу http://www.bochkavpechatleniy.com/data/photo/50456/4b6f278c735b2b3c7e86695638d091bd_original.jpg

гимнастика

Телевизордан спорт ярышлары карыйсызмы? Кайсы спорт ярышларын яратып карыйсыз? Россия спортсменнары җиңү яуласа сез нинди кичерешләр кичерәсез?

(укучыларның җаваблары тыңлана).

Чит ил спортсменнарыннан кемнәрне беләсез? Бу спортсменнар сезгә танышмы?

http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=252607976-06-72&n=21http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=393969050-19-72&n=21http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=357098933-19-72&n=21


http://im7-tub-ru.yandex.net/i?id=156687261-58-72&n=21http://im5-tub-ru.yandex.net/i?id=247247113-39-72&n=21http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=45797298-37-72&n=21http://cs411127.userapi.com/v411127020/6db9/SoC5hu22noc.jpg

Уен “Артык спортсменны тап” (Ни өчен артык икәнен аңлатып бирергә)



Тагы бер уен уйнап алабыз. “Мине таныйсыңмы?” дип аталыр ул .Мин спортсменнарның фотоларын күрсәтә барам, бәләкәй чакларыннан хәзерге вакытка кадәр. Сез кайсы фотодан спортсменны таный алырсыз.

http://akbars-club.com/wp-content/gallery/photo/117800.jpghttp://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=2216737-01-72&n=21http://im4-tub-ru.yandex.net/i?id=353876336-08-72&n=21Дәнис Зарипов


http://im7-tub-ru.yandex.net/i?id=105342426-17-72&n=21http://www.bochkavpechatleniy.com/data/photo/50456/4b6f278c735b2b3c7e86695638d091bd_original.jpgАндрей Аршавин C:\Users\Рамиля\Downloads\8505a0ff743bf9-1024x682.jpgАнтон Шипулин

Олимпия уеннары дүрт елга бер тапкыр була. Дөньяда иң күп олимпия чемпионы исемен яулаган спортсменнар. Америка йөзүчесе МАЙКЛ ФЕЛПС. Ул 14 тапкыр олимпия чемпионы булды. Аңа кадәр рус гимнасткасы Лариса Латынина 9 тапкыр олимпия чемпионы булган. Бу рекордны 2012елгы җәйге олимпия уеннарында Майкл Филпс җиңүгә иреште. Ул бер олимпиада да гына 8 алтын медаль алды.

http://im4-tub-ru.yandex.net/i?id=211543039-50-72&n=21http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=382284974-26-72&n=21http://im7-tub-ru.yandex.net/i?id=105237538-27-72&n=21


Ләкин, укучылар тормышта бар кешедә сәламәт түгел. Аларның кайберләре тумыштан гәрип, ә кайберләре төрле фаҗигаларга очрап гәрип калганнар. Шуңа да карамастан алар тормышта үз юлларын табарга тырышалар, авырлыкларны җиңәләр. Минем сезгә башкорт егете Ирек Зарипов турында сөйләп китәсем килә. Ирек Зарипов авариягә очрап ике аяксыз кала. Кеше ярдәменә мохтаҗ булганлыктан ул бүлмәдә генә ятарга мәҗбүр була. Ләкин аның урамга чыгысы, саф һава суласы килә. Беренче булып ул арбасы белән баскычтан төшәргә, аннан менәргә өйрәнә. Соңыннан спорт белән шөгыльләнә башлый. Ул чаңгы, биатлон спортын сайлый. Һәм менә ниһаять, сәламәтлекләре чикләнгән спортсменнар составында олимпия уеннарына эләгә. 2006 елгы олимпия уеннарында призлы урыннар алалмасада, 2010 елгы олимпия уеннарында 4алтын һәм 1 көмеш медаль алуга ирешә. Ирешкән уңышларына шатланып, тормыштан ямь табып яши ул.


http://s004.radikal.ru/i207/1003/0c/187c6ae5f8ef.jpghttp://im7-tub-ru.yandex.net/i?id=150930094-22-72&n=21http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=334992212-41-72&n=21http://im6-tub-ru.yandex.net/i?id=321813857-62-72&n=21


Бик күп спортсменнар белән таныштык. Ничек уйлыйсыз, безнең районыбызда да күренекле спортсменнар бар микән? Дөрес, бар. Кемнәр соң алар?

Шуларның берсе-безнең күрше Түке авылында туып үскән, хәзерге вакытта Америкада, Флорида штатында яшәүче ерак араларга йөгерүче Фирая Солтанова-Жданова.


hello_html_af3211d.pnghello_html_m450a03db.png

Бик еракларда торсада, ул үз туганнарын, туган авылын онытмый. Һәр ел саен туган авылына кайта. Без дә аны онытмыйбыз, чөнки һәр елны, яз аенда районыбызда Фирая Солтанова кубогына эстафета ярышлары уздырыла. Иң беренчеләрдән бу кубокны безнең мәктәп (Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе) укучылары яулады.


C:\Users\Рамиля\Desktop\айдар.jpg


Мәктәбебез районда спорт ярышлары буенча беренче урыннарда бара. Димәк, безнең укучыларыбыз арасында да алдынгы спортсменнар бар. Кемнәр соң алар?


http://cs306615.userapi.com/v306615947/15df/fOnzGwPDmrk.jpghttp://cs6125.userapi.com/v6125299/1c71/2K4wMpMp9G8.jpg

Дөрес, ул –Хабибуллина Алинә.

 Укытучы: Балалар, сезнең гаиләгездә спорт нинди урынны алып тора? Бәлки сезнең туганнарыгыз арасында да күренекле спортсменнар бардыр?(Балалар үз фикерләрен тулы итеп әйтеп бирәләр.) Бик әйбәт, күрәсез, сез барыгыз да спортны яратасыз икән.Кыскасы, сезнең гаиләләрегезне “ Әти- әни һәм мин-спорт сөюче гаилә дип атап була.
   Балалар, шуны яхшы аңлагыз: бары тик сәламәт кеше генә үзенең Туган илен һәрчак яклый һәм саклый алачак. Туган илне саклау- безнең иң төп бурычыбыз.

Бу нинди эмблемалар?

img081024_33mountains_1280x800

  Димәк, 2013 елда Казан шәһәрендә Универсиада узачак. Без дә шушы эшкә  үзебездән өлеш кертик! Универсиада дәрәҗә өчен булса, саулыгыбыз үзебез өчен бик кирәк!

2014 елда Сочида кышкы олимпия уеннары үткәреләчәк. Спортсменнарыбызның җиңүгә ирешүләрен теләп калыйк.

Шаян булыйк, моңсуланмыйк,

Йөзләр шат булсын.

Тәнебездә саулык белән

Гомерләр узсын.


Йомгаклау.

  1. Дәрес сезгә ошадымы?

  2. Сез бу дәрестән үзегез өчен нәрсә алдыгыз?

  3. Сәламәт булыр өчен, без һәрвакыт кайсы кагыйдәләрне истә тотарга тиеш булабыз? Тагы бер кат искә төшереп китик.

Дәресебезне Ленар Шәехның “Картлар нигә шатлар” дигән шигыре белән тәмамлыйк.

Дәресебез тәмам. Рәхмәт. Булдырдыгыз.






Краткое описание документа:
Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба.  Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе. Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк.
Общая информация

Номер материала: 59901040519

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Методика преподавания информатики в начальных классах»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-воспитателя группы продленного дня»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс «Сопровождение детского отдыха. Школа вожатых»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Разработка адаптированных образовательных программ в условиях ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
Курс повышения квалификации «Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы Ф
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Формирование и развитие ключевых компетенций школьников в интересах устойчивого развития региона»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.