Инфоурок / Математика / Другие методич. материалы / Элективный курс «Муса Җәлил мирасы»

Элективный курс «Муса Җәлил мирасы»

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

8 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ





Электив курс программасы



«Муса Җәлил мирасы»



Курсны төзеде: Галина Венера Минсолтан кызы

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы









Түбән Кама, 2007



Муса Җәлил мирасы

(Х-Х1 класс укучылары өчен электив курс программасы)


Аңлатма язуы


Муса Җәлил мирасы" дип аталган электив курс программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен тәкъдим ителә. Бу программаның нигезенә XX гасыр әдәби чорның үсешенә үзеннән зур өлеш кертүче, зыялы, укымышлы нәсел вәкиле — күренекле әдип, рухани, фило­соф, мәгърифәтче, язучы, журналист Муса Җәлилнең күпкырлы эшчәнлеге һәм аның бай мирасының татар дөньясына керткән өлеше турында мәгълүмат салынган.

Электив курсның эчтәлеге интеграль характерда. Шуңа да бу курсны тарихчы да, әдәбиятчы да тигез дәрәҗәдә файдалана ала.

Электив курсның максаты – Муса Җәлил шәхесе үрнәгендә һәм аның бай мирасына таянып, укучыларда милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый нормалар формалаштыру.


Электив курсның бурычлары:


Күренекле әдип М Җәлил шәхесе үрнәгендә укучыларга татар милли менталитетының характерлы үзенчәлекләрен күрсәтергә.

Әдәбият эшлеклесе, күпкыр­лы талант иясе М. Җәлил турында түбәндәге юнәлешләрдә белем бирергә: мәгъри­фәтче һәм педагог; әдәбиятчы галим һәм тәнкыйтьче; патриот һәм фәлсәфәче.

Тәрбия өлкәсендәге шигырьләре ярдәмендә укучының үз әхлагын формалаштыручы шәхес итеп тәрбияләргә.





Программаның билгеләнеше.


Электив курс материалы Х-ХI сыйныф укучыларына адреслана. Түбәндәге юнәлешле мәгариф учреждениеләрендә кулланыла ала.

Муса Җәлил ту­рында мәгълүмат бирү максатында тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның белем күтәрү курсларында; гомуми белем бирү мәктәпләрендә; культурологик дисциплиналарны тирәнтен өйрәнүче сыйныфларда төбәк һәм мәктәп компоненты буларак, гуманитар профильдәге сыйныфларда.


Электив курсның төп функцияләре.


"Муса Җәлил мирасы" элек­тив курсы нигездә өч функцияне үти:

- Гуманитар юнәлешле укучыларның милли үзаңы формалашу өлкәсендәге танып-белү эшчәнлекләрен тирәнәйтү функциясе;

- "Татар әдипләре" махсус курсына өстәмә;

- Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм тәрбия өлкәсендә эшләүче класс жи-тәкчеләренә, методистларга түгәрәк эше планы буларак.


Электив курсның актуальлеге.

Белем эчтәлеген гуманлаштыру һәм шул нигездә толерант шәхес тәрбияләү — заман педагогик теорияләрен характерлаучы төп сыйфат. Мәгариф учреждениеләрендә бу максат, һичшиксез, гумани­тар цикл предметлары һәм тәрбияви чаралар аша гамәлгә ашырыла. Бу принциптан караганда, даны бөтен төрки, хәтта ки ислам дөньясына киң таралган, Аурупа, Аме­рика илләрендә яхшы мәгълүм булган акыл иясе М. Җәлилнең мирасын барлау, кылган гамәлләрен һәм иҗатын өйрәнү, аларга объектив үлчәмле бәя бирү - электив курсның актуальлеген раслаучы бер дәлил.

Программа 5 бүлектән тора һәр бүлек үз эчендә темаларга бүленгән.

1. М. Җәлилнең әдәбиятка карашы.

2. Әдипнең әдәби эшчәнлеге.

3. М. Җәлил – мәгъри­фәтче һәм педагог.

4. М. Җәлилнең вакытлы матбугат юнәлешендәге әдәби эшчәнлеге.

5. М. Җәлил Ватан сугышында.

Муса Җәлил мирасы" элек­тив курсы буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. Муса Җәлил яшәгән чорның иҗтимагый, сәяси, мәдәни һәм әдәби үзенчәлекләрен аера белергә.

2. Бу чорның тулаем та­тар дөньясы яшәешенә керткән өлеше турында күзаллау булдырырга.

3. Күпкырлы әдип Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗади мирасы турында хәбәрдар булырга.

4. Муса Җәлил мирасының татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихына керткән өлеше һәм аның әһәмиятен аңлата белергә.

5. Әдәби әсәрләренә анализ ясый белергә.

6. Аның шигырьләренә таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алып барырга.

7. Татар әдипләре рәтендә Муса Җәлилнең лаеклы урын тотуын аңларга.

8. Муса Җәлил иҗаты буенча үзләштерелгән белемне гамәлдә кулланырга.






Электив курсның укыту тематик планы

(24 сәгать)

Бүлек



Дәрес саны


Дәрес темасы




Дәрес тибы



Кереш


1


" Муса Җәлил мирасы" электив курсының максаты һәм бурычлары. XX гасырның мәдәни һәм иҗтимагый тормышына характери­стика


Кереш дәрес




2

Үз чорының күренекле вәкиле Муса Җәлил турын­да гомуми белешмә. Библиографик чыганакларга күзәтү. Әдипнең тормыш юлын өйрәнү:

  • М. Җәлилнең балачага вакытлары;

  • Мусаның яшүсмер чагы;

  • Матбугатта эшләү вакыты;

  • Муса Җәлил батыр сугышчы;

  • Җәлил әсирлектә.

Дәрес-лекция




3


Иҗаты турында гомуми белешмә:

  • 1919—1924 еллар — романтик чор;

  • 1924—1932 еллар — яшьлек, комсомол җырчысы;

  • 1932—1941 еллар — яңа тормыш төзү чоры;

1941—1944 еллар — фронт лирикасы, әсирлектә иҗат иткән чор.


Күзәтү дәресе


I бүлек

4

Муса Җәлилнең әдәбиятка карашы.

Дәрес-лекция


5

Муса Җәлил иҗатында хезмәт кешесе.

Дәрес-практикум



6


Муса Җәлил турында сәнгать осталары (Т.Миңнуллин, Х. Якупов)

Семинар дәрес




7

Муса Җәлилнең күптөрле жанрларда иҗат итүе.

Дәрес-диалог



8


Муса Җәлил – фольклорны тирәнтен үзләштерүче.

Дәрес-конференция

II бүлек


9-10


Әдипнең әдәби эшчәнлеге: ритмик байлыгы, рифмакафия, строфа төрлелеге, «Ана бәйрәме» шигырен уку һәм анализлау.

Дәрес-әңгәмә




11-12


Муса Җәлил һәм мәхәббәт (Әминә Җәлил). Гаилә бәхете.

Дәрес-диспут



13


Муса Җәлил әсәрләрендә хатын-кыз бәхете темасының яктыртылышы.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе (сочинение)



14

М. Җәлилнең тәнкыйди эшчәнлеге

Дәрес-лекция

Ш бүлек


15-16


Муса Җәлил мәгърифәтче һәм педагог.

Ачык сыйныф сәгатьләре




17

18

19

Балаларга иҗат ителгән әсәрләре.

Сатира – юмор остасы.

Җәлил иҗатында акыл һәм гыйлем мәсьәләләре.

Дәрес-практикумнар



20

21

Җәлил шигырьләренә язылган көйләр.

Муса Җәлил - тәрҗемәче.

Дәрес-әңгәмә

IV бүлек


22


Муса Җәлил вакытлы матбугат юнәлешендәге әдәби эшчәнлеге

Дәрес-лекция




23


Муса Җәлил Аурупа һәм шәрыкъ фәлсәфәсенә карашы.

Дәрес-лекция


V бүлек

24

М. Җәлил Ватан сугышында.

Дәрес-лекция

VI бүлек




Электив курс буенча контроль төре:

Реферат язу һәм яклау





Муса Җәлил эзләре буйлап музейларга экскурсия




«Муса Җәлил мирасы" электив курс программасының эчтәлеге


Кереш. " Муса Җәлил мирасыэлектив курсының максаты һәм бурычлары. Муса Җәлилнең мәдәни һәм ижтимагый тормышта тоткан урыны. Аның тормыш юлы һәм иҗади мирасы. Библиографик чыганаклар белән танышу.

I бүлек. Муса Җәлилнең әдәбиятка карашы. Муса Җәлил карашынча милләт төшенчәсе. Татар әдәбиятын Көнчыгыш әдәбияты белән бәйләнештә каравы. Шагыйрь турында сәнгать осталарының иҗат җимешләре. М.Җәлил турындагы Р. Мостафин китаплары.

II бүлек. Муса Җәлилнең әдәби эшчәнлеге. Муса Җәлил – киң карашлы әдәбият белгече. Татар лирик жанрын үстерүдә тоткан урыны. Әдәбият теориясе буенча мәгълүматлы әдип булуы. Әдәбият тарихын, әдипләрнең тормыш юлын, иҗатын халыкка җиткерүдәге роле. Шигырьләренә хас музыкальлек, аһәңле яңгыраш..

III бүлек. Муса Җәлил мәгърифәтче һәм педагог. Әдипнең мәгърифәтчелек карашлары. Мәктәпләрне үзгәртеп кору, дөньяви фәннәрне укыту буенча яңа проектларны яклау. Милли тәрбияне күз алдына китерүе. Гаилә тәрбиясе, мәктәп тәрбиясе. Ата-ана булу мәсьәләләре, җәмгыятьтә хатын-кызның, ананың, атаның роле. Әхлак мәсьәләләренә багышланган әсәрләр чыгаруы. Әсәрдә хатын-кызлар мәсьәләләрен яктыртуы.

XX гасырда иҗтимагый-сәяси, педагогик, этик, эстетик, фәлсәфи карашларының формалашып җитүе.

VI бүлек. Муса Җәлил вакытлы матбугат юнәлешендәге әдәби эшчәнлеге. Газеталарында, журналларында эшчәнлеге: “Татарстан" газетасы, «Кечкенә иптәшләр», «Октябрь баласы» журналлары. Фәлсәфи-символик фикерләү, публицистик аһәң (Дәрдмәндкә тартылуы).

V бүлек. Муса Җәлил Ватан сугышында. Әсәрләрендә көрәш, дошманга нәфрәт темаларының чагылышы. «Отвага» газетасында эшчәнлек. «Моабит дәфтәрләре»нең тарихы. Җәлилнең иҗатын өйрәнүчеләр: Р. Мостафин, Г. Кашшаф һ.б.

VI бүлек. " Муса Җәлил һәм татар дөньясы" элек­тив курсы буенча белемнәрне тикшерү — реферат яклау.




















Реферат өчен темалар

1. М. Җәлилнең фәлсәфи карашлары.

2. М. Җәлил иҗатында гуманизм идеяләре.

3. М. Җәлилнең мирасында рухи-әхлакый проблемалар.

4. М. Җәлил – балаларның дусты.

5. М. Җәлил - әдип һәм әдәбиятчы.

6. Үз шәхесеңне тәрбияләүдә М. Җәлилнең мирасын файдалану.

7. М. Җәлилнең тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге.

8. М. Җәлил – публицист.

9. Шагыйрь идеаллары тәрбиядә.

10. “М. Җәлил эзләреннән”.

11. М. Җәлил һәм «Идел - Урал» легионы.

12. Татар опера студиясенең әдәби-репертуар бүлеге җитәкчесе.

13. М. Җәлил образы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә.

14. Шәрыкъ әдәбияты классикларын татар халкына җиткерүдә М. Җәлилнең роле.

15. “Үләм хаклык өчен, Илем, халкым өчен!» .

16. М. Җәлил – мәхәббәт җырчысы .












Кулланылган әдәбият исемлеге


1. Гайнуллин М. Татарская литература XX века. – Казань: Тат.кн. изд-во, 1975.

2. Гайнуллин М. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 3 том. XX йөз татар әдәбияты. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.

3. Карурманны чыккан чакта...: XX гасыр әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2001.



Краткое описание документа:

Представленный материал - элективный курс по изучению творчества великого татарского поэта - Героя Советского Союза - Мусы Джалиля.  В разработке обозначены цели и задачи изучения, актуальность выбранной темы, представлено планирование занятий. Дается деление по часам. На изучение тем дается и теория и практика.Для успешного усвоения материала есть практические занятия для самостоятельного исследования творчества великого мастера. Темы делятся по периодам его творчества: довоенная поэзия, военная поэзия. В рамках курса изучаются стихи, посвященные Родине, дочери, жене.В конце изучения курса предложены темы рефератов и исследовательских работ.Имеется список использованной литературы.   

Общая информация

Номер материала: 60128040547

Похожие материалы