1658338
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
ИнфоурокШкольному психологуДругие методич. материалыМастер-класс Тема: “Балалар бакчасында бердәм аралашу эшчәнлегендә вак маториканы үстерү өчен уеннар куллану”

Мастер-класс Тема: “Балалар бакчасында бердәм аралашу эшчәнлегендә вак маториканы үстерү өчен уеннар куллану”

библиотека
материалов

Тема: “Балалар бакчасында бердәм аралашу эшчәнлегендә вак маториканы үстерү өчен уеннар куллану”


Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.

Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Максат: 1)Балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту,психологик халәт тудыру;

2) уеннар аша логик фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) уеннарга кызыксыну хисе тәрбияләү.

 

Бурычлар:Уеннарның төрләренә карата кызыксынучанлыклы, мөстәкыйльлекне үстерү.

Ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары тәрбияләү.



















Кыстыргычлар белән уеннар .


Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, ә фантазияны да үстерергә, санарга да өйрәнергә була.

1 нче уен. Баштан балага кыстыргычның ничек эшләвен күрсәтергә кирәк. “Кыстыргычның авызы һәм аяклары бар”. “Әйдә кыстыргычларны чиләк (тартма, чынаяк) кырыена эләктереп карыйбыз”. Бу иң гади уен.

2 нче уен. Кыстыргычлар ярдәмендә әкиятләрне сәхнәләштерү. 
Төсле катыргыдан (төсле картон) төрле формалар кисегез: квадрат, өчпочмак, түгәрәк, ярымтүгәрәк, озынча. Әкиятнең сюжетын үзебез уйлап чыгарабыз. Мәсәлән:
«Беркөнне керпе урманга сәяхәткә чыгарга уйлаган.
(Ярымтүгәрәккә бала белән кыстыргычларны беркетеп, керпе ясыйбыз).

Урманда бик күп төрле агачлар булган: чыршы, каен, имән һәм башкалар.(Яшел өчпочмакларга кыстыргычларны беркетәбез). 

Күктә кояш яктырткан. (Сары түгәрәккә сары кыстыргычларны беркетәбез).

-Кояш нинди?

- Сары, җылы, якты.

Керпе үлән буйлап йөгереп (яшел турыпочмакка кыстыргычларны беркетәбез) бер чәчәк янына килеп җиткән (кызыл түгәрәккә кызыл һәм яшел кыстыргычларны беркетеп, чәчәк ясыйбыз).

- Чәчәк нинди?

-Кызыл, матур, хуш исле.

Шул чәчәккә бал корты очып кунган. 


“Без-без” килә бал корты,
Умарта – аның йорты.
 
Чәчәкләргә куна ул,
 
Ашарга бал җыя ул. (А.Аюповадан)

-Бал корты җыйган балын кая илтә?

-Умартага. 

Менә күктә болыт килеп чыккан

-Ул кояшның уң ягындамы әллә сул ягындамы?

- Әйе, сул ягында.

Шул арада буран көчәйгән һәм күк йөзен караңгы калын болыт каплап алган. Яңгыр ява башлаган. (Зәңгәр озынчага яңгыр “тамчылары” беркетәбез).

-Безнең дусларыбызга нәрсә эшләргә инде?-

- Аларга яңгырдан качарга кирәк.

Аларның алларында ике чыршы торган: берсе зур, икенчесе кечкенә. Бал корты кечкенә чыршы астына кергән, керпе зур чыршы астына кереп качкан. (Бала аларны үзе яшерсен).Яңгыр тәмамлангач (болытны алып куегыз),керпе белән бал корты чыршылар астыннан чыкканнар.”

https://pp.vk.me/c419628/v419628030/3a5d/rhODki8V8_o.jpghttps://pp.vk.me/c419628/v419628030/3a64/BrKs6DEHm4c.jpghttps://pp.vk.me/c419628/v419628030/3a6c/i7n5vkOIodc.jpg



Уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр.

-Балалар , туп белән, уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр ясыйк әле. Башладык:
1. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм алга-артка тәгәрәтегез.
2. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм уч төпләре буенча әйләнүле хәрәкәтләр ясагыз.
3. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз. Капкач борган шикелле тупны алга таба әйләндерегез. Бала да сезнең артыгыздан кабатласын.
4. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз.4-6 тапкыр аңа басым ясагыз.
5. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз. Капкач борган шикелле тупны артка таба әйләндерегез.
6. Тупны ике кулыгыз белән 20-30 см биеклеккә чөеп җибәрегез һәм тотып алыгыз.
7. Тупны уч төпләрегез арасында кысыгыз. Бармакларыгызны "йозакка" бикләгез.Терсәкләрегезне як-якка юнәлтегез.4-6 тапкыр уч төпләрегез белән тупка басым ясагыз.
8. Темпны әкренләп арттыра-арттыра тупны бер кулыгыздан икенче кулыгызга күчерегез.

https://pp.vk.me/c418628/v418628030/480f/6C67T87jyoA.jpghttps://pp.vk.me/c418628/v418628030/4816/W2fMrW2f2-E.jpghttps://pp.vk.me/c418628/v418628030/481d/zmvfI0EsMhI.jpghttps://pp.vk.me/c418628/v418628030/4823/5m3KMv4kEpo.jpghttps://pp.vk.me/c418628/v418628030/482b/w-bsunN1vlY.jpghttps://pp.vk.me/c418628/v418628030/4832/A-xJh18RdJ8.jpghttps://pp.vk.me/c418628/v418628030/4838/3oUPA2d0Y30.jpghttps://pp.vk.me/c418628/v418628030/483f/Vv0o-j4fEtY.jpg

Карандаш (каләм) белән уеннар.


-Карагыз әле, бездә нинди карандашлар бар! Алар барысы да төрле-төрле. Карандашлар озын һәм кыска, юан һәм нечкә булалар. Алар төсләре буенча да аерылалар. Карандашлар нәрсә эшли беләләр? Дөрес, алар синең кулларың белән матур рәсемнәр ясый, буйый, яза беләләр. Ә тагын карандашлар синең кулларың белән уйный беләләр. Әйдә уйнап карыйбыз! 
-Балалар башта күнегүләрне үзем күрсәтәм, ә сез минем арттан кабатлап барыгыз.

Бер,ике, өч

Безнең кулларда көч!


1. «Үтүклибез». Юан карандашны алып, өстәлгә куегыз. Баштан бер кулыгыз белән, аннары икенче кулыгыз белән тәгәрәтегез.
2. «Ут кабызабыз». Карандашны уч төпләрегез арасына куеп, башта акрын гына, аннары тиз-тиз тәгәрәтегез. Соңыннан бу күнегүне ике карандаш белән берьюлы ясап карагыз.
3. «Качышлы уйныйбыз». Кыска карандашны йодрык эченә салып яшерегез. Аннары икенче кулыгызга күчерегез.
4. “Шуабыз”. Озын карандашны рәсем ясаганда тоткан шикелле тотыгыз. Бармаларыгызны кысыгыз һәм карандаш буенча аска – өскә шуыгыз.
5. “Карандашны тибрәтәбез”. Карандашны ике бармак арасына кыстырып тибрәтегез. 

https://pp.vk.me/c319625/v319625030/9949/zKZEZtsBsiA.jpghttps://pp.vk.me/c319625/v319625030/9950/XSIT-e1EvmM.jpghttps://pp.vk.me/c319625/v319625030/9959/SsGETvl5wBA.jpghttps://pp.vk.me/c319625/v319625030/9960/GTmrjjosJ5I.jpghttps://pp.vk.me/c319625/v319625030/9991/yZpLRdGR_Lk.jpg



Манный ярмасы белән уеннар.


Башка бармак уеннары кебек үк, манный ярмасы белән уйнау да сабыйның вак моторика үсешенә ярдәм итә.
Манный ярмасын зур табага тигез итеп салыгыз. Төсле таба булса тагын да яхшырак. Баштан ярма белән “исәнләшәбез”:
• Бармаклар “исәнләшәләр”. Баланың бармаклары чиратлашып ярмага кагылсын.
• Куллар “исәнләшәләр”.
 
• Йодрыклар “исәнләшәләр”. Сабый ярманы йодрыгы эченә салсын, аннары әкрен генә бушатсын.
• Куллар “сөенәләр”. Бала ярманы бармаклары белән усын (аш тозлагандай), аннары ике кулы белән усын.
• Бала ярманы бүрәнкә (воронка) аша чыгарып карасын.

Шулай ук манный ярмасында бармак белән рәсемнәр дә ясарга була.



Төймә белән уеннар.


Нәниләр төймәләрне тотып карарга, алар белән уйнарга яраталар. Түбәндәге күнекмәләр балаларның вак моторикасын үстерергә, төс, форма, зурлык кебек төшенчәләрне үзләштерергә булышалар.

1) Балага зуррак төймәле кофта кидерегез. Түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, аның кулын беренче төймәгә тидерегез:

Бигрәк матур төймә бу!
Әйдәле тотып карыйк.

Аннары баланың кулын кабат беренче, аннары икенче (өченче, дүртенче) төймәгә тидерә-тидерә сөйләвегезне дәвам итегез:

Бер төймә, тагын төймә,
Әйдә, бергәләп саныйк.
Бер төймә, ике төймә,
Әйдә, бергәләп саныйк.
Ике төймә, өч төймә,
Әйдә, аларны саныйк! (К.Закировадан)

2) Бу уен өчен күп төймәләр кирәк.Алар төрле зурлыкта һәм төрле формада булсын. Төймәләрне борынга, авызга, колакка кертергә ярамый дип баланы алдан кисәтеп куегыз. Тартмадан төймәләрне өстәлгә бушатыгыз да, шулар арасыннан:
- иң зурысын эзләгез,
- иң кечкенәсен эзләгез,
- өчпочмак формасында булганын эзләгез,
- шакмак формасында булганын эзләгез,
- дүрт тишеклесен эзләгез,
- иң зур кызылын эзләгез.


Ата-аналар белән психологик әңгәмә.


Аш бүлмәсе (кухня) – баланың акыл эшчәнлеген һәм вак моторикасын үстерү өчен бик шәп урын. Нәниләр, әрҗәләрне ачып, әйберләр актарырга яраталар. Монда нәрсәләр генә юк: кәстрүлләр, калаклар, савыт-сабалар, банкалар, макароннар, төрле-төрле ярмалар. Аларның барысы белән дә кызыклы уеннар уйлап табып уйнарга булла, башкалабыз Казанда үткән Унивирсиада турында сөйләсәгез, уйнасагыз балагызның уйлау-фикерләү дәрәҗәсе тагы да артыр.
• Сабый кәстрүлләрне зурлык буенча чагыштырырсын, берсен икенчесе эченә кертсен, капкачларын туры китерерсен, ачсын-япсын. Кәстүл эченә суган, кишер салып, калак белән болгатсын, “аш пешерерсен”.
• Калакларны санасын, аларны сөйләштереп бер-берсе янына кунака йөртсен.
• Савыт-сабаларны төс, зурлык буенча аерырга өйрәнсен.
• Берничә пластик шешәнең капкачларын алып бутагыз, ә бала шешәләргә туры килгән капкачларны табып борып куйсын.
• Төрле зурлыктагы макароннарны бер савытка салыгыз һәм сабый алдына 2 тәлинкә куегыз. Бала зур макароннарны зур тәлинкәгә, кечкенәләрен кечкенә тәлинкәгә салсын.
• Фасоль, борчак, макаронны җамаякта болгатыгыз. Сабый аларны өч савытка аерып салсын.
• Карабодай, дөге яисә тары ялмасын кәстрүлгә салыгыз һәм шунда берничә вак уенчык яшерегез. Бала уеныкларны табып алсын.
• Кечкенә капчык эченә алма, калак, кәтүк, шакмак, иске кул сәгате, ачкыч кебек әйберләр салыгыз. Бала капчык эчен кулы белән капшап, сез кушкан әйберне тартып чыгарсын. Ә сөйләшә белә торган бала, әйберне тартып чыгарганда, аның нәрсә икәнен әйтсен.
• Түбәндәге рәсемнәрне принтер аша чыгарып, аларга фасоль, борчак яисә берәр төрле чикләвек тезегез.
Менә аш бүлмәсендә күпме уеннар уйнарга була! Тик вак әйберләр белән эш иткәндә сак булыгыз: бала аларны авызына, борынына, колагына тыга күрмәсен.


Курс профессиональной переподготовки
Педагог-психолог
Курс повышения квалификации
Labirint.ru - ваш проводник по лабиринту книг
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.                  Максат: 1)Балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту,психологик халәт тудыру; 2)  уеннар аша логик фикерләү сәләтләрен үстерү; 3) уеннарга кызыксыну хисе тәрбияләү.   Бурычлар:Уеннарның төрләренә карата кызыксынучанлыклы, мөстәкыйльлекне үстерү. Ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары тәрбияләү.      
Общая информация
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону N273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» педагогическая деятельность требует от педагога наличия системы специальных знаний в области обучения и воспитания детей с ОВЗ. Поэтому для всех педагогов является актуальным повышение квалификации по этому направлению!

Дистанционный курс «Обучающиеся с ОВЗ: Особенности организации учебной деятельности в соответствии с ФГОС» от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (72 часа).

Подать заявку на курс

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация и содержание работы по профилактике безнадзорности и правонарушений среди учащихся образовательных учреждений»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая компетентность педагога»
Курс повышения квалификации «Подростковый возраст - важнейшая фаза становления личности»
Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Профессиональная этика в психолого-педагогической деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-дефектолога: специальная педагогика и психология»
Курс повышения квалификации «Целеполагание как основа современного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Обучение без стресса. Психосоматика»
Курс повышения квалификации «Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности психолога в социальной сфере»
Курс повышения квалификации «Способы психокоррекции и профилактики в реалиях современного мира»
Курс профессиональной переподготовки «Семейная психология»
Курс профессиональной переподготовки «Оказание психолого–педагогической помощи лицам с ОВЗ»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Labirint.ru - ваш проводник по лабиринту книг
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.