Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Эзләнү - тикшеренү эше: «Туган як ономастикасы»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • История

Эзләнү - тикшеренү эше: «Туган як ономастикасы»

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ ономастика.doc

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Югары Ослан муниципаль районы

Вахит гомуми урта белем мәктәбе




















Туган як ономастикасы



















Эшне башкарды:

Югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәттахова Гөлназ Хәсби кызы



2014




Эчтәлек




Кереш


Теманың актуальлеге.

Исемнәр – тарих хәбәрчеләре. Авыл атамаларында, кабер ташларында, язуларда, шәҗәрәләрдә (кабер ташларындагы нәсел агачы) бик күп исемнәр бүгенге көнгә исән-сау килеш килеп җиткәннәр. Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче байтак мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда, туган төбәкләрдә күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.

Татар халкы төрле сәбәпләр аркасында шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык халыкның килеп чыгышында, ономастикасында, гореф-гадәтләрендә, йолаларында чагылыш таба.

Мин үземнең бу эзләнү-тикшерү эшемдә Татарстан Республикасының Мулланур Вахитов исемендәге татар авылының ономастикасын өйрәнүне максат итеп алдым.

Югары Ослан районында татар авыллары бик күп түгел. Аларның микротопонимиясе өйрәнелмәгән, боларны өйрәнүнең әһәмияте зур.

Барлык төр географик берәмлекләрне тәфсилләп өйрәнү, халкыбызның борынгыдан кулланып килгән тел җәүһәрләрен берәмтекләп барлау кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Исем-атамалар үзләре хезмәт күрсәткән халыкның элекке заманнардан ук кемнәр белән аралашуын, тормышка карашын, рухи кыйбласын, тарихи үсеш юлын, мәдәни дәрәҗәсен, тарихи бәйләнешен ачыкларга ярдәм итә.

Географик атамаларның барысы да онытылып беткәнче, җыеп туплау мәсьәләсен көн кадагы итеп күтәрергә кирәк.

Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгълүматларны мин шул авылларда яшәүче тарих укытучыларыннан, авыл картларыннан, зыялы кешеләрдән сорашып тупладым. Аларның дөрес сөйләүләрендә инану өчен район архивында да булырга туры килде. Кыскасы, күп кешеләр белән аралашылды, шуңа күрә минем хезмәтләрем юкка булмаган дип ышанып каласы килә.

Тел белеменең ономастика дип йөртелә торган бер тармагы бар. Бу фәннең тикшерү өлкәсе ифрат бай һәм кызыклы. Ул кеше исемнәрен, фамилияләрне һәм кушаматларны, күк җисемнәренең һәм географик урыннарның, шул җөмләдән елга-суларның, мифологик затларның исем-атамаларын өйрәнә. Ономастика шундый күпсанлы һәм төрле-төрле исемнәрне җыю-туплау, тәртипкә cалу, аларның килеп чыгышын, тарихи җирлеген аңлату кебек мөһим бурычларны тормышка ашыра.

Ономастика фәнендәге табышлар һәм казанышлар тел тарихын өйрәнүдә генә түгел, бәлки халыкның этник тарихын яктыртуда да зур әһәмияткә ия.

Соңгы елларда халкыбызның рухи мирасын барлауга һәм өйрәнүгә игътибар бик нык артты. Рухи мәдәниятебезнең нигезе булган туган телне саклау, үстерү зарури вә гаять тә олуг бер эш итеп карала башлады.

Татар халкы һәм аның теле дигәндә, без, беренче чиратта, телне саклауда иң ныклы тотка булган авылны һәм авыл халкының телен күз алдында тотабыз.

Хезмәтне башкарганда, Г.Ф. Саттаровның “Татар топонимиясе”, “Кеше исемнәре ни сөйли?”, Ф.Г. Гарипованың “Исемнәрдә - ил тарихы”дигән китаплардан файдаландым. Хезмәт кереш, өч бүлек, йомгак һәм библиографиядән тора.








I бүлек. Татарстан Республикасы Югары Ослан районы һәм Мулланур Вахитов авылы турында белешмә

Югары Ослан районына үзәге Югары Ослан авылы исеме бирелгән. “1594 елда язылган бик күптәнге документка караганда, Ослан авылы Идел елгасы култыгына, Гостиный утравыннан өстәрәк, ә Таш таудан астарак, Ирех утравына каршы яр буена утырган. Әлеге документтан Югары Ослан районының 1594 елда нигезләнүе аңлашыла. Югары Ослан авылы башта ук Зөя каласындагы Троице-Сергеев монастеренең вотчинасы булган.” Анда Югары Ослан атамасының этимологиясен аныклау өчен мөһим фактлар китерелгән: Югары Ослан авылының Таш таудан түбәнрәк урынга нигезләнүе хәбәр ителә. Бу авыл утырган урынның русча атамасы – “Каменные горы” булган.

Ослан тавы – безнең республикада билгеле булган зур тауларның берсе. Ослан исеме борынгы иран телендәге асман – “таш” сүзенә якын тора. Югары Ослан һәм Түбән Ослан атамалары, авыллары барлыкка килә. Таулырак урынга утырганы Югары Ослан, ә түбәнрәк җиргә утырганы Түбән Ослан дип атала.

Ослан исеме фонетик яңгырашы ягыннан арслан сүзенә дә якын тора. Мәшһүр тюрколог Ашмарин Югары Ослан һәм Түбән Ослан авылларының исеме Услан дигән борынгы кеше исеменнән булуы дип караган. Услонъ сүзенең рус телендә булуын һәм Даль сүзлегендә: услонъ – подъем дигән мәгънәдә йөрүен раслый.

Асман<Осман<Ослан<Услан

Цыбульский фикеренчә, атаманың килеп чыгышын теге яки бу хайван исеме белән аңлатырга кирәк. Чынбарлыкта Ослан тавында арсланнар яшәмәсә дә, бу – фантазия җимеше булган поэтик деталь.

Революциягә кадәр Түбән Осланнан алып Теньки урманнарына кадәр җирләр Маркиз Паулуччоның җирләре була. Шура, Берек, Гребинә авыллары крестьяннары җиләк-җимеш бакчалары, икмәк үстергәннәр, хайваннар да асраганнар. Маркизның крестьяннары куллары талганчы иртәдән кичкә кадәр эшләгәннәр. Гребинә спирт заводы, Пичище тегермәне, Шеланга, Түбән Ослан консервлау заводлары бик күп табыш алырга мөмкинлек биргән.

Ләкин хәлләр 1917 нче елгы революциядән соң үзгәргән. Маркиз җирләре крестьяннарга бүлеп бирелгән. Хәзер крестьяннар туган җирләренә үзләре хуҗа булалар. Шул вакытта Иске Мәмәтхуҗа авылыннан Фәйзерахман Халиков гаиләсе белән шушы җирләргә күчеп килә. Бу җир тыныч урыннарның берсе була. Бер яктан куе урман, ә икенче яктан иркен кырлар ята. 1919 нчы елда бу гаилә өй төзи. Икмәк уңу, уңайлы шартлар булу Фәйзерахмановлар гаиләсенә иркенләп яшәргә мөмкинлек бирә.

1919 нчы елда татар революционеры Мулланур Вахитов тарафыннан авылга нигез салына. 1922 нче елда тагын өч гаилә күчеп килә. Бер елдан соң поселок үсеп чыга һәм аңа танылган татар революционеры исемен мәңгеләштерер өчен Мулланур Вахитов исемен бирәләр. Шулай ук бу авыл урынында 1918 нче елның август айларында аклар һәм кызыллар арасында каты сугышлар булган дип карала. Үлгән кешеләрне шушы авыл янындагы урман ягына күмеп калдырганнар. Аларның каберләре “Мал чатында” булырга тиеш, дип әйтәләр картлар.

1930 нчы еллар ахырында поселокта 35 йорт исәпләнә. 1936 нчы елда авылда башлангыч класслар өчен мәктәп ачыла. 1930 нчы еллар уртасында беренче колхоз барлыкка килгән. Аңа “Трактор” дигән исем бирәләр. “Трактор” колхозының җитәкчесе – шул авыл кешесе Гыймадиев Акмал. Авыл советы рәисе – Гатауллин Әскар, сәркатибе – Ярулла (фамилиясе билгеле түгел). Сугыш башлангач, сугышка яраклы ирләрнең барысы да сугышка китә, ә кыш айларында хатын-кызларны җигеп, Мари республикасындагы Саслангир һәм Теньки урманнарына агач кисәргә җибәргәннәр.

Хәзерге вакытта Югары Ослан районында 70% руслар, 25% татарлар тәшкил итә. Мин үзем Мулланур Вахитов авылында туып үскәнмен. Бу – татар авылы. Авылда торак йортлар саны 100, барлыгы 350 кеше яши.

II бүлек. Мулланур Вахитов авылының антропонимикасы


Антропонимика – ономастиканың ике зур бүлекләрнең берсен тәшкил итә.

Һәрбер телдә кешегә эндәшү, атап әйтү, мөрәҗәгать итү әчен хезмәт итә торган бер антропонимик категорияләр бар. Антропоним термины (грекча антропос – “кеше” һәм онома – “исем” сүзләреннән) кешеләрне атау очен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдә кешеләрне тулаем атау системасының теге яки бу категориясенә караган конкрет атау берәмлекләрен белдерә. (Мәсәлән, Закир – исем, Куштан – кушамат, Шакирович – отчество, Бакиров – фамилия, Тиктормас – псевдоним һ.б. – болар барсы да антропонимнар).

Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү категорияләренә исем, кушамат, ата исеме (отчество) һәм фамилия керә, ягъни боларның һәрберсе кешене атауның аерым номинатив категорияләре булып санала. Әлеге номинатив категорияләрнең (антропонимнарның) килеп чыгышын, ягъни генезисларын һәм этимологияләрен, төзелеш-ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә дә инде.

Антропонимия – теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, отчество һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасының аталышы.

Татар теленең тарихи лексикологиясе әлегә аеруча аз эшкәртелгән. Шуңа күрә татар теле тарихын, бигрәк тә тарихи лексикологиябезне өйрәнү, борынгы тел күренешләрен ачу өчен ономастика фәненең роле ифрат зур. Шунлыктан “... халыкларның борынгы тарихын өйрәнү ихтыяҗы топонимияне махсус тикшерүне, шул исәптән аерым географик районнарның гидронимиясен һәм антропонимиясен (ягъни төрки яки башка чыгышлы кеше исемнәрен һәм фамилияләрне) өйрәнүне таләп итә”1.

Безнең халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, гаять үзенчәлекле һәм тотрыклы традицияләре бар. Борынгы болгар-татар кеше исемнәренең күбесе җыйнак төзелешле, җиңел әйтелешле булган. Алар башлыча ике, сирәк кенә өч иҗектән торган төзелеш тәшкил иткәннәр. Аз иҗекле төзелеш исемнәрне кыскартып, бозып әйтүгә юл калдырмаган. Ике иҗектән торган исемне тагын да кыскартып әйтү ихтыяҗы булмаган. Ул болай да җыйнак, әйтү, атау-эндәшү өчен уңай.

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Пәйгамбәребез исем кушу вазифасын үтәгәндә, балага матур вә мәгънәле исем кушарга кирәк дип әйтә: “ Кыямәт көнендә үз исемнәрегез вә аталарыгызның исемнәре белән чакырылачаксыз. Шуның өчен балаларга гүзәл исемнәр кушыгыз.”

Кеше исемнәре – күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр-исемнәр бар. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган, үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен барлыкка китергән.

Болгар-татарларда балага исем кушуга нисбәтле төрле ышанулар, йолалар һәм традицияләр белән бәйләнешле исемнәр бар.

Зур төркем борынгы төрки чыгышлы кеше исемнәренең барлыкка килү мотив-чыганаклары болгар-татарларда балага исем кушу белән бәйләнешле борынгы ышануларга, йолаларга һәм традицияләргә нисбәтле. Мондый исемнәрне, бирелү йола-мотивларыннан чыгып, кырыкка якын төркемчәгә аерып була.

Шуларның берсенә - баланың матур-чибәр, якты-нурлы йөзле булуын теләү исемнәре төркемчәсенә киңрәк тукталыйк.

Җир йөзендәге барлык халыкта баланың матур, чибәр, якты-нурлы йөзле һәм якты күңелле булуын теләү – универсаль күренеш. Дөньяга яңа туган сабыйга исем сайлаганда һәм кушканда, шул теләкне мотив итеп алып, аны чибәрлек-матурлыкны, пакьлек-сафлыкны, яктылык-матрлыкны белдерүче сүзләргә нигезләнеп ясалган исемнәр аша чагылдырганнар. Болгар-татар антропонимиясендә бу функцияне төрки чыгышлы күрекле, күркәм, чибәр, матур, сылу, гүзәл, чута (“нур”, “якты”), йорык (“якты”), багду (“яктылык”), айдын (“якты”), балкыш, ямь антрополексемалары; гарәби генезислы зариф (“чибәр”), җамал (“матурлык”), нур, һалә (“нурлытаҗ”, “балкыш”), нәфис (“күркәм”, “чибәр”), ; фарсы чыгышлы раушан (“нурлы”, “якты”, “яктыртучы”), фруз~фруза (“яктыртучы”, “нурландыручы”, “балкытучы”), зифа һ.б. исем компонентлары башкарганнар.

Болгар-татарларда сылу (“гүзәл”, “матур”, “зифа”) сүзе элек-электән хатын-кыз исеме (Сылу) булып йөргән һәм кушма төзелешле хатын-кыз исемнәре ясаучы исем компоненты булып кулланылган: Айсылу, Гөлсылу, Мидсылу, Таңсылу.

Югары Ослан районы Мулланур Вахитов авылында элегрәк түбәндәге борынгы исемнәр кулланылган: Бибисара, Фатыйма, Миңлезифа, Гөлкәбирә, Сабира, Рәхимә, Зәйнәпбану, Заһирә, Зәйнәп, Гөлфирә, Зәкиябану, Суфия, Рабига, Рауза, Рәгыя һ.б., ир-ат исемнәреннән Барый, Габбас, Баттал, Мәхмүтгәрәй, Әнвәр, Әһлиулла, Хәсби, Хөрмәт, Әхмәтгәрәй, Габдулла, Габделхак, Лотфулла, Хәбибрахман, Фәтхинур, Тәүфикъ, Миңлегали һ.б.

Хәзерге вакытта безнең авылда Венера иң күп таралган исемнәрнең берсе. Венера борынгы римлылар мифында матурлык һәм мәхәббәт алласы дигәнне аңлаткан. Шул исем белән аталып йөртелгән планета да бар. Ә ир-атларга килсәк, ил һәм ай компоненты актив кулланышта йөри. Шулай ук, мәсәлән, Сания, Наҗия, Гөлназ, Айсылу, Алсу, Айгөл, Гүзәл, Гөлчәчәк, Гөлүсә, Гөлия, Гөлфия, Ләйлә, Ләйсән, Миләүшә, Мәрьям, Алия, Адилә, Дилбәр, Дилә, Зилә, Фәния, Рания, Раилә, Лилия, Зөһрә, Руфия, Рәзинә, Талия һ.б. Ир-ат исемнәреннән Алмаз, Айнур, Айрат, Айдар, Азат, Айназ, Гадел, Гаяз, Илшат, Ильяс, Илнур, Илнар, Илдар, Илназ, Илдус, Илгиз, Илмир, Ирек, Нәзил, Райнур, Рамил, Рамис, Рамазан, Ислам, Раушан, Ришат, Рифат, Рәис, Раил, Таһир, Фидаил, Фәнил, Фәнис, Шамил, Әмир, Фаил, Рөстәм һ.б.

Исемнәрдә җәмгыятьтәге тормышның төрле яклары чагыла: туганлык мөнәсәбәтләре, дөньяга карашы, мифлар, дини карашлар, акылы һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе, хуҗалык итү ысулы һәм, ниһаять, җәмгыятьнең төзелеше.

Хәзерге татар антропонимиясе – ул халыкның күпгасырлык иҗаты нәтиҗәсе. Һәрвакыт исем тир-як чынбарлык, табигать, мәдәният һәм көнкүреш белән тыгыз бәйләнештә булган. Шуңа күрә безнең борынгы бабаларыбыз исемнәргә мөмкин кадәр күбрәк мәгънә салырга тырышкан. Һәм һәрвакыт барлык халыкларда предмет-кеше-исем бәйләнеше күзәтелә. Бүгенге антропонимиядә дә, өлешчә булса да, борынгы исем бирү мотивлары һәм традицияләречагылыш таба.

Татарларда яңа туган балага исем кушу аерым бер гаиләнең генә түгел, бөтен туган-тумачаларның һәм якыннарның да бәйрәме булып торган. Бирегә кунаклар һәм мулла чакырыла. Ул догалар укый һәм баланың колагына булачак исемен әйтә. Ә исем, билгеле, әти-әниләр тарафыннан сайланган була1.

Саттаров Г.Ф. исемнәрне 3 төркемгә бүлеп күрсәтә:

  1. Тасвирлама исемнәр (дескрептивы)

  2. Теләк исемнәр (дезиративы)

  3. Багышлау исемнәр (мешоративы)

Үз чиратында, бу төркемнәрнең һәрберсе бик күп тематик төркемчәләргә аерыла. Мәсәлән, тасвирлама исемнәр түбәндәге төркемчәләргә аерылалар.

а) баланың физик үзенчәлекләре;

б) баланың туган көне, ае, урыны;

в) ата- аналарның хисләре - сөенеч-шатлык, теләк, ярату, иркәләү;

г) бала туган вакыттагы төрле вакыйгалар.

Теләк исемнәр ата-аналарның балага төрле яхшы теләкләрен белдерә һәм түбәндәге төркемчәләргә бүленә:

а) озын гомер, бәхет, байлык теләү;

б) балага көчле, таза, нык, булуын һәм рухи сыйфатлар теләү;

в) чибәр, ягымлы, мөләем булуын теләү;

г) акыллы булуын теләү.

Багышлау исемнәре халык батырлары, тарихи шәхесләр, Аллалар һәм якын туганнарының истәлеге белән бәйле1.

Баланың физик сыйфатларын (үзенчәлекләрен) тасвирлаучы исемнәр. Бу төркемчәнең нигезендә бала турында физик мәгълүматлар яткан исемнәр тәшкил иткән һәм итә. Бала, туганда, миңле булса, миң сүзе аның исемендә булырга тиеш булган. Миңле булу бәхет, уңыш билгесе булган.

Кыз балаларга Миңсылу, Миңлегөл, Миңзифа, Миңҗамал исемнәре кушканнар, ә ир балаларга Миңгәрәй, Миңнулла, Миңгали, Миңлехан һ.б. миң компонентлы исем бирелгән.

Баланың нинди шартларда тууына караган исемнәр бар:

  • тәүлек вакытына бәйле

Иртән, таң алдыннан туган балалар Таңсылу, Таңгөл дигән исемнәр биргәннәр.

Баланың туган көне, ае белән бәйле Рамазан һәм Зөлхиҗҗә исемнәре дә очрый.Туачак бала ата-ана өчен һәрвакыт шатлык, куаныч, бәхет, өмет алып килә. Әти-әнинең сөенчен, шатлыгын белдергән исемнәр актив кулланылган, бүгенге көндә дә очрый: Газиз –Гзаизә, Шәриф – Шәрифә, Хөрмәт, Гөлшат (х-к), Илшат (и-а).

Болгар-татар антропонимиясендә теләк исемнәр элек-электән килгән. Ата-ана үз сабыена озын-гомер, сәламәтлек, байлык, бәхет, кыюлык, батырлык, матурлык теләгән.

Гафуров А.Г. күрсәтүенчә, тимер нигезле исемнәр күп кенә төрки телле халыкларның ир-ат исемнәрендә кулланган.

Безнең якларда Тимери, Тимур исемнәре очрый.

Сәлим (Сәламәт) нигезе белән: Сәлим, Сәлимә, Сәлимхан, Сәлимҗан исемнәре кушылган.

Ир балага исемнең кыюлык, батырлык, көч (“саркып”) тора торганын бирергә тырышканнар. Исем аша шул үзенчәлекләр дә балага күчә дип уйлаганнар. Кайбер хайваннарның исемнәрен кушу да булган. Мәсәлән, Арыслан. Бу исем бөтен Якын Көнчыгыш халыкларында очрый. Башка телләр аша кергән Руслан, Рөстәм исемнәре бүгенге көндә дә актив кулланыла.

Булат исеме күп кенә төрки халыкларда билгеле. Балаларның көчле, нык булуын теләгән ата-аналар бу исемне кушкан. Тикшерелгән исемлектә Булат, Айбулат исемнәре очрады.

Матурлык, гүзәллек теләгән исемнәрнең күбесен хатын-кыз исемнәре тәшкил итә. Үсемлек, чәчәк исемнәре белән бәйле: Ләлә, Ландыш, Гөлнара, Нәризә, Рәйхан, Лилия, Миләүшә, Гөлчәчәк һ.б. Кыйммәтле таш исемнәре белән бәйле: Фирүзә, Җәүһәрия.

Татар халкының атаклы шәхесләренә багышланган исемнәр кулланышка 70 еллар ахырында килеп керә. Бүгенге көндә дә актив кулланыла.

Фикер сөрешендә атама, исем, терминнарны урынлы һәм дөрес куллану гаять зур роль уйный. Исемнәр һәм терминнар барлык материаль әйберләрне билгеләүче маяклар булып торалар. Ул маяклар уйлап табылмаган булса яки алар ялгыш куелган булса, тормышта хаос килеп чыгар иде. Менә шуңа күрә һәр кешенең, һәр халыкның үзенә генә хас исеме бар. Шул ук вакытта, күп кенә очракларда, исемнән тыш, кушамат та кулланыла.

Һәр авыл үзенчәлекле бит ул. Үзенчәлеге дә аның кешеләрнең кушаматлары, аларның ничек килеп чыгуында.

Кешегә кушамат я бер кызык итеп әйткән сүзеннән, я нинди кием киеп йөргәнлегеннән, я кыяфәтенә карап, я кешенең характер сыйфатын тикшергәннән соң, я сөйләменә карап, я килеш-килбәтенә карата кулланыла.

Әйдәгез, башта кешенең киеменә карата әйтелгән кушаматларны карап китик. 1931 нче елда туган Галимуллин Абдулла һәрвакыт диярлек күннән тегелгән куртка һәм кепка киеп йөрергә яраткан. Ә 1917 нче елларда шулай чекистлар киенеп йөргәннәр. Ә авыл халкы шул елларны хәтерләп калган булса кирәк, Абдулла абыйга “чекист” кушаматы гомер буена тагылган.

Ә Сафиуллин Равил абыйны “моряк Равиле” дип әле дә йөртәләр. Ә тарихы болай: Равил абый үзе моряк та булмаган икән, тик яшь вакытта моряклар кия торган майка киеп йөрергә яраткан. Салкын вакытларда да салмаган ул аны. Халыкка: “ Мин туңмыйм, мин – моряк”, - дигән. Шуннан соң “моряк” кушаматы ябышып калган.

Вәлиев Гайфулла абый үлгәнгә ничә еллар инде, ләкин кайбер әбиләр әле дә “шытырт Гайфулласы” дип искә алгалыйлар. Гайфулла абый бик көяз кеше булган икән. Миңсылу апага аның матур киенүе, аңардан гел тәмле исләр килүе ошаган булса кирәк, кияүгә дә тиз арада аңа чыгып куйган. Гайфулла абый читекләрен гел майлап торган, атлаганда шытырт-шытырт тавышлар чыгарган. Шуннан авыл халкы аңа “шытырт” дигән кушамат кушкан. Ләкин эш эшләргә бер дә яратмаган икән ул. Өйдәгеләр эш кушса, чемоданын алып, чыгып китәргә генә караган.

Кешенең кыяфәтенә, килеш-килбәтенә карата да ябышып калган кушаматлар да бар авылда.

Җиһаншина Рәмзия кыз вакытта бик тә матур, түгәрәк битле, йомры гәүдәле булган. Кич белән клубка чыккач, бер егет аңа “пилмән” дигән. Авыл егетләренә шул гына кирәк инде. Хәзер дә “пилмән” дип йөртәләр.

Сәлимуллин Илдар абыйның корсагы түм-түгәрәк, элеккеге попларныкы кебек. “Поп Илдары” дип әйтүгә, бөтен кеше сүз кем турында барганлыгын аңлый.

Дөрестән дә, кушамат сиңа гомер буена тагылып кала, хәтта аңа ияләшә дә башлыйсың, кеше әйтсә дә үпкәләмисең. Авыл тулы матур исем, ә аның янында никадәр кушаматы да бар.

Гатауллина Сәкинә апа бик яшьли тол калган, ире сугыштан әйләнеп кайтмаган. Ул гаиләне туйдырыр өчен Идел аша пароход белән Түбән Осланга, Казанга барып, сөт, катык сатып йөргән. Беркөнне Ташевка авылына кадәр сатырга алып бара торган әйбәрләр белән җәяү төшкән һәм тулгагы башланган. Ташевка - рус авылы. Шунда Сәкинә апа Ринат абыйны дөньяга китергән. Аны Кузьма дигән бер кешегә алып кергәннәр, туганнары килеп алганчы шунда торган. Ринат абыйны хәзер дә “Кузьма” дип йөртәләр.

Авылыбызда нәсел кушаматлары да бар: пошиныкылар, кәҗәнекеләр, мәченекеләр һ.б.

Илдар абыйның әтисе дә, бабасы да, бабасының бабасы да, хәтта малайлары да урманны яратканнар. Яз җиткәч, утын ташыганнар, җәй көне җиләген күп итеп җыйганнар, ә көзен оста гөмбәчеләр булганнар. Кемдер алар нәселе турында болай дип әйтеп куйган: ” Алар поши кебек бөтен урманны айкый.” Шушы нәселгә “пошиныкылар” дип әле дә әйтәләр.

Гыймадетдиновлар нәселендәге “мәче” кушаматы Шияп бабайдан ук килгән. Алар нәселе җитез, хәйләкәр, үзләренә кирәк булганда, коега да төшәргә әзерләр. Балаларын да шулай тәрбиялиләр, ахрысы. Үз-үзләрен генә кайгыртып, үзләре турында гына уйлый торган нәсел бу авылыбызда.

Закировлар нәселе – элек-электән кире нәсел. Эш кушсаң, бик эшләргә дә яратмаганнар, гел киреләнеп торганнар. Рашат абыйның өч малае да хәзер авылда яши. Авыл халкы алар нәселе турында болай дип әйткән: “Кәҗә кебек кирегә сукалыйлар.” Шуннан соң алар нәселен “кәҗә” дип атап йөртә башлаганнар.

III бүлек. Мулланур Вахитов авылының топонимикасы һәм микротопонимикасы

Хәзерге вакытта ономастика фәне кызу темплар белән үсә. Ул ике бүлектән тора: антропонимика һәм топонимика. Антропонимика - кеше исемнәрен, ә топонимика географик атамаларны өйрәнә. Топонимнарга су чыганаклары атамалары, торак – пункт атамалары, җир өсте объектлары һ.б. керә.

Татар топонимиясе һәм татар антропонимиясенең тарихи катлауларын ачу һәм җентекләп өйрәнү исә татар теле белеме алдында тора торган бурычларның гаять мөһиме булып санала.

Үзебезнең эзләнү-тикшеренүләр вакытында Вахит авылының гаҗәп кызыклы һәм үзенчәлекле төбәк икәненә ышандык. Максатыбыз да авылыбызның географик атамаларын һәм аларның ничек килеп чыгышын тикшерү иде.

Судан башка тереклек юк. Әнә шул тереклек суын Шәрык илләренең бик күбесендә үлчәп, җан башына исәпләп торалар. Гап-гади суны кайбер илләрдә сатып та торалар. Шуларны күргәч, үзебезнең туган ягыбызда челтерәп аккан чишмәләрнең гасырлар буена никадәр игелекле эш эшләүләрен; кешеләргә никадәр сәламәтлек алып килеп, гасырлар буена шифаханә, аптека, поликлиника хезмәтен үтәгәннәрен уйлап куясың. Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән-сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач: “Үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем сихәтләнер”, - дип ерактан йөрәк авазларын салуы бер дә гаҗәп түгел...

Тау астында салкын чишмә

Челтер-челтер агадыр, -

дип җырлаган халыкта чишмә инде, әлбәттә, матди байлык, эчәр өчен су чыганагы гына түгел, ә рухи, поэтик байлык чыганагы да!

Элек авылларда чишмәләр бик күп булган, чөнки бөтен халык шул чишмә суларыннан файдалана иде. Хәзер һәрберебезнең йортында артезиан суы килә. Шул сәбәпле чишмәләргә булган игътибар юкка чыкты дип тә уйларга мөмкин.

Мулланур Вахитов авылы Идел-Зөя субүләренең төньяк-көнчыгыш җиренә урнашкан, шуңа күрә тау башыннан Казан шәһәре үч төбендәге кебек күренеп тора. Авылны төньяктан катнаш урман каплап тора, ә калган якларында басу. Менә шушы катнаш урман һәм киң болын арасыннан Әхмәтша чишмәсе ага. Бу чишмәнең тарихы Әхмәтша бабай исеме белән бәйләнгән. Әхмәтша бабай бик озак еллар чишмәне череп ауган агачлардан, балчыктан, ләмнән арындырып саклап тоткан.

1920 нче елда Вахит авылы белән Ватан авылы якларына Әхмәтша дигән бер кеше килеп урнаша. Иң беренче булып ул хәзерге Бакчасарай авылына килә. Идел буена урнашуга карамастан, бу җирләр Әхмәтшага никтер ошамый. “Ак ташлы җирләр миңа кирәкми, миңа иген үстерерлек, хайван асрарлык иркен кырлар булсын иде”, - ди ул. Шулай итеп ул безнең якларны сайлый. Өч ягын зур урман каплап тора, ә икенче ягында иркен кырлар җәелеп ята. Урман кырыенда гына мул сулы чишмә агып тора. Тормыш итәр өчен бик матур җир була бу урын.

Әхмәтша абый башта землянка (җир асты) казып, шунда гаиләсе белән көн итә башлый. Берничә еллар үткәч, аңарда үз йортын булдыру теләге уяна. Шуннан соң ул үзенең йортын урманның икенче ягына төзергә тотына. Аның янына тагын ике гаилә күченеп килә.

Әхмәтша абый землянкасының урыны бүгенге көнгә кадәр сакланган, ул утырткан бер алмагач әле хәзер дә җимеш бирә. Шуңа күрә бу урын “Әхмәтша ягы” дигән исем йөртә. Ә андагы чишмә әле дә “Әхмәтша чишмәсе” дип атала. Хәзерге вакытта шушы урында зыярат урнашкан.

Мулланур Вахитов авылында шулай ук Хаммат исемендәге күл һәм Кабан күле дә бар. 1992 нче елда безнең якларга Михаил Хамматов исемле бер бай килеп урнаша. Монда ул үзенең йортын төзи һәм берничә елдан кечкенә генә бер чокырны казытып, чүп-чарлардан чистарта, буа ясап, күл булдыра. Шушы күлгә үз исемен бирә һәм авыл халкы хәзер дә күлне “Хаммат күле” дип йөртә. Ул күлгә бик күп итеп балыклар җибәрә, су чиста булганлыктан, алар монда үрчи. Хәзерге көндә “Хаммат күле”ндә балык тоталар, ә җәен бала-чага суда коена, шушы урын балаларның һәм олыларның ял итү урыны.

Кабан күленең дә тарихы бик үзенчәлекле. Элек бу урында кабан дуңгызлары бик күп көтүләре белән йөргән һәм чишмәгә төшкән авыл халкы да аларны күрмичә үтмәгән, әлбәттә. Шул сәбәпле хәзер дә бу күлне Кабан күле дип атыйлар.

Гомумән алганда, Мулланур Вахитов авылы микротопонимнарга бик бай. Әйтик, Чегән култыгы, Мал чаты, Папайдул кыры, Сеет кыры һ.б. Хәзер аларның кыскача тарихларын карап үтик. Мәсәлән, Чегән култыгында бик электән чегән табары яшәгән. Белгәнебезчә, чегәннәр – күчмә халык. Алар, үзләренең туган якларында каты сугышлар башланып киткәч, Ташевка урманнары арасында урнашкан бер култыкка килеп урнашалар. Бала-чагалары белән бергә кунарга урыннар эзләп йөриләр, кечкенә шалашлар коралар. Берничә еллар монда яшәп торалар. Бу вакытта әле Мулланур Вахитов авылында халык бик аз булган. Шуңа күрә печән чабарга йөргән халык еш кына бу урында чегәннәр яшәвен, кичләрен учак янында җырлап, биеп күңел ачуларын, әлбәттә, үз күзләре белән күргән. Шунлыктан, бу култыкны хәзергә кадәр “Чегән култыгы” дип йөртәләр. Хәзерге көндә Чегән култыгы көтү көтәр өчен иң матур урыннарның берсе.

“Аклар һәм кызыллар сугышы елларында үлгән кешеләрнең каберләре авыл артында урнашкан урман эчендә булырга тиеш”, - ди авыл карчыгы Сания апа Халикова. Бу урынны әби-бабайлар “Мал чаты” дип атыйлар, ягъни кеше каберләре чаты. Хәзерге вакытта бу урында як-ягын урман биләп алган киң һәм матур болын җәелеп ята. Ә бала-чага хәзер дә шушы шомлы мал чатын әйләнеп үтә.

Авылыбызның өлкән кешесе Корбан абый Сәлимуллин әйтүе буенча, Папайдул кырында элек-электән үк көтү көткәннәр. Хайваннарны эчерү өчен елга култыгына алып төшкәннәр. Бу бик мул сулы урын булган. Шуңа күрә кайбер бабайлар папайдул сүзен “попей в долине”, ягъни хайваннарны эчерү урыны дип тә әйтәләр. Хәзерге көндә бу урын әле дә сакланган. Иркен кырларда авыл халкы, бала-чага җәй көннәрендә җиләк җыярга яраталар.

Ә Сәет кыры Сәетово авылы кырыенда урнашкан. Шуңа күрәдер инде халык аны хәзер дә “Сәет кыры” дип кенә җибәрә. Бу кырда Вахит авылы халкы хәзерге көнгә кадәр печән чаба.

Дөрестән дә, географик атамаларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан-буынга күчә барып, бүгенге көнгәчә килеп җиткәннәр. Шуңа күрә алар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына мәгълүматларны хәбәр итә торган “тарих хәбәрчеләре” булып саналалар. Без боларны үзебездән соң килгән буынга да җиткерергә тиешбез.

1. Авыл урамнары исемнәре: Үзәк, Яшьләр, Яңа, Мәктәп урамнары.

2. Тау исемнәре: Хаммат тавы, Дардалин тавы.

3. Чокыр исемнәре: Бүре чокыры,

4. Болын, урман исемнәре: Мәмәтхуҗа урманы, Әхмәтша болыны.

5. Юл, сукмак исемнәре: Олы юл.

6. Елга, чишмә исемнәре: Идел елгасы, Ишмук елгасы, Салкын чишмә, Чегән чишмәсе, Зыярат чишмәсе.

7. Күл исемнәре: Хаммат күле, Каз күле.


Йомгаклау


Йомгаклап әйткәндә, һәр халыкның үз теле, үз тарихы бар, ул үз тамырларын аңларга, белергә тели. Шушы җәһәттән татар халкының җирле географик терминнарын тикшерү дә халыкның телен, тарихын һәм тамырларын белү-өйрәнүдә үзеннән шактый зур һәм мөһим өлеш кертә.

Һәркемне туган җиренә, аның урман-кырларына, тау-үзәннәренә, елга-суларына, юл-сукмакларына, болын-көтүлекләренә, сала-калаларына нәкъ менә аларның тарихларын, атамаларын кайчан, кемнәр тарафыннан бирелүен һәм нәрсә аңлатуын, лексик мәгънәләрен белү, белергә теләү беректерә, туган җирнең, туган якның кадерен, газизлеген һәм якынлыгын шулар арттыра, милли тамырларны шулар ныгыта, беркайчан һәм берничек тә өзелмәс итә.

Бик борынгы, ерак заманнардан башлап, ыруг-кабиләләр, халыклар үзләренең туган телләрендә дөньядагы бөтен нәрсәгә, җанлысына, җансызына, аларның сыйфатына, халкына, эш-гамәленә карап, һәрберсенә муафыйк исем-атама биргәннәр. Һәркайсының исеменә җисеме муафыйк булып, туры килеп, килешеп тора.

Исем белән җисем диалектик бердәмлек тәшкил итә. Башта дөньяга иң кыйммәтле, биек-олуг җисем – кеше (бала) туа, аңа исем кушыла, әдәм баласының ошбу җиһанда яшәү дәверендә җисеме белән органик бөтенгә әверелә; кемнең кемлеге, кылган эш-гамәлләре исеме аша хәбәр ителә, белдерелә. Кеше җисемен исеме аша таныта. Кеше (җисем) фани дөньядан киткәч тә, исеме кала, исеме яши, исем үлемсез. Кеше (җисем) китә - исеме кала. Кеше (бала) туа – исем ала, яшәеш тормышын дәвам итә. Татар халкының берничә дистәдән артык гасырларны үз эченә алган тоташ буыннар чылбырыннан гыйбарәт милли исемнәр тезмәсе өзелмичә, дәвамлы рәвештә алга, киләчәккә юл ала.

Татар теле – асыл, матур мәгънәле, күркәм-нәфис кеше исемнәренә ифрат бай тел. Чал тарих дәвамында татар теленең милли исемнәр хәзинәсе – милли исемияте өзлексез байый-тулыланыла, яңара, камилләшә килгән. Милләтнең милли йөзен, зат-шәхеснең кайсы милләт вәкиле булуын күрсәтүче бу гаять мөһим антропонимик процесс безнең көннәрдә дә дәвам итә һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Балага исем кушу йоласына килгәндә, безнең якларда яшь ата-аналар интернациональ, рус исемнәрен кулайрак күрәләр. Бу халыкның үз даирәсендә (җөмһүриятендә) яшәмәүләре белән аңлатыла. Ләкин матур яңгырашлы, саф татарча исемнәр кушу очраклары да бар. Айнар, Алмаз, Әмин, Мөхәммәт, Гомәр, Гөлназ, Ләйлә исемнәре быел яңа туган балаларга кушылган.

Ләкин Европа илләреннән кергән исемнәрне дә очратырга мөмкин: Карина, Диана, Марсель, Денис.

Алдагы тормышыбызда үзебезнең исемнәр дә онытылмас, буыннан-буынга тапшырылып килер дип ышанып каласы килә.






Библиография


Татар телендәге әдәбият исемлеге:

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992. – 295 б.

  2. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994. – 263 б.

  3. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. – 254 б.

  4. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: КДУ нәшрияты, 1990. - 276 б.

  5. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: КДУ нәшрияты, 1998.- 438 б.

  6. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? – Казан: “Раннур” нәшрияты, 1998. – 487 б.

  7. Район архивыннан материаллар.

  8. Авылымның өлкән кешеләре (Халикова Сания апа, Сәлимуллин Корбан абый, Гатауллина Сәкинә апа, Гарифуллина Әминә апа).

Рус телендәге әдәбият исемлеге:

  1. Закиев М.З. О достоинствах и задачах татарской лексикологии: Вопросы татарского языкознания (Уч. записки КГПИ, вып. 95). – Казань, 1971.

  2. Галиуллина Г.Р. Личные имена татар в ХХ век. – Казань, 2000. – 112 б.






















1 Закиев М.З. О достоинствах и задачах татарской лексикологии: Вопросы татарского языкознания (Уч. записки КГПИ, вып. 95). – Казань, 1971.

1 Галиуллина Г.Р. Личные имена татар в ХХ век. – Казань, 2000.

1 Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан, 1990. 11-13 битләр.

21


Краткое описание документа:

Эзләнү-тикшеренү теманың актуальлеге шунардан гыйбарәт: исемнәр алар тарих  хәбәрчеләре, шуңа күрә авыл атамаларында, кабер ташларында, язуларда, шәҗәрәләрдә (кабер ташларындагы нәсел агачы) бик күп исемнәр бүгенге көнгә исән-сау килеш килеп җиткәннәр. Туган авылларда, туган  төбәкләрдә күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр һәм күл-инеш исеме үзе бер  ачылмаган дөнья бит, шуңа күрә эзләнү-тикшеренү эшемдә исемнәрне җыйнадым, аларны өйрәндем. Татар халкы төрле сәбәпләр аркасында шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык халыкның килеп чыгышында,  ономастикасында, гореф-гадәтләрендә, йолаларында чагылыш таба. Мин үземнең бу эзләнү-тикшерү  эшемдә Татарстан Республикасының Югары Ослан районының Мулланур Вахитов исемендәге татар авылының ономастикасын өйрәнүне максат итеп алдым.  
Автор
Дата добавления 05.04.2014
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1373
Номер материала 60669040505
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх