Инфоурок / Начальные классы / Презентации / Шәрәф Мөдәррис иҗаты
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Шәрәф Мөдәррис иҗаты




Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов
.
Тормыш юлы Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов 1919 нчы елның 1 ноябрендә Татарст...
Танылган шагыйрь Һәр шагыйрь , һәр язучының иҗатында җитлегү чоры була. Бу чо...
Туган җиренең газиз баласы Каракитә ! Республикабызның Чувашия Республикасы һ...
Мәктәп еллары Бик авыр шартларда булса да, Шәрәф авылның башлангыч мәктәбендә...
Авыр еллар , узган юллар 1935 нче елда Казанга килә, анда яши башлагач, югары...
Рабфакны уңышлы тәмамлагач, институтта яхшы гына укып торганда , гадәттән тыш...
1944-45 нче елларда “ Җиңү байрагы”, “ Фронт хакыйкате” дигән фронт газеталар...
Шәрәф Мөдәрриснең күңеле иркен була, Казанга барган авылдашлары аның өенә кер...
Басылган китапларының кайберләре “ Без үскәндә”- 1937 ел “ Тупчы Ваһап” – 194...
Истәлекләр “ Кайчан моңсу-уйчан , күбесендә исә шат күңелле, җор телле,Хак сү...
Солдат кебек олы җанлы идең, Бүлешә идең соңгы телемең. Бүлмәң тар булса да...
“ Мин шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне яхшы белә идем.Әдәбиятка да бер елдарак килдек...
Май ае, Җиңү бәйрәме якынлашкан саен мин әтием Шәрәф Мөдәррисне тагын да ешра...
мәкаләләрендә дә, шигырьләрендә дә әти солдат тормышы , сугыштагы каһарманлык...
Еллар үткән саен каләм ияләренең Ватан сугышы турындагы истәлекләре кадерлерә...
Тиешле урынга җитәрәк , поезд барган көйгә сикереп төшеп кала.Торып басса, ка...
12 нче март. Тагын 1326 нчы полк. Бөтен җирдә миналар. Җир снарядлар белән сө...
20 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 .
Описание слайда:

.

№ слайда 2
Описание слайда:

№ слайда 3 Тормыш юлы Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов 1919 нчы елның 1 ноябрендә Татарст
Описание слайда:

Тормыш юлы Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов 1919 нчы елның 1 ноябрендә Татарстан республикасы, Чүпрәле районы, Түбән Каракитә авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.Үз авылында башлангыч һәм күрше Мунчали авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач , 1935 нче елда Казанга килә һәм педагогика институты каршындагы рабфакка укырга керә. Аны тәмамлагач, ике еллык укытучылар институтында укый. 1933 нче елдан ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш.Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә.1937 нче елда ук инде унсигез яшьлек комсомол егетнең “ Үскәндә” исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Ша-гыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана.1941 нче елда аның тәрҗемәсендә чуаш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы “ Нарспи” поэмасы басылып чыга. Поэманың турыдан –туры оригиналдан тәрҗемә ителүе ул заман тәнкыйтендә аеруча уңай күренеш итеп бәяләнә. Берникадәр вакыт республика яшьләр газетасы “ Яшь сталинчы” редакциясендә эшли. 1941 нче елның язында Кызыл Армия сафына алынган яшь шагыйрь сугышны Белоруссия чигендә каршылый. Минометчы солдат булып сугыша, яралана, Мәскәү госпиталендә дәваланганнан соң яңадан фронтка кайта. 1944-45 нче елларда “ Җиңү байрагы”, “ Фронт хакыйкате” дигән фронт гәзитләрендә хәрби корреспондент була. Сугышны 1945 нче елның язында Берлинда тәмамлый.Рейхстаг стенасына исемен язып калдыра. Аның җиме-рекләренә утырып, Шәйхи Маннур белән Гомәр Бә-шировка сөенеч хатлары яза. Сугыштан кайткач, бөтен гомерен иҗат эшенә бирә. Уннарча шигырь, поэма китаплары чыгара. Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтында укып белемен күтәрә,үзлегеннән инглиз телен өйрәнә һәм оригиналдан Шекспир сонетларын, “Король Ричард III“ трагедиясен татарчалаштыра. Байрон, Гейне, Пушкин, Некрасов, Шевченко шигырьләреннән кай-бер үрнәкләрне дә Ш.Мөдәррис тәрҗемәләре аша укырга мөмкин. Чуаш әдәбияты классигы К.Ивановның “ Нарспи” поэмасын сугышка хәтле үк тәрҗемә итеп бастыра, ә илленче елларда ул аны тагын да камилләштереп, икенче басмасын эшли. Шәрәф Мөдәррис 1963 нче елның 28 нче апрелендә вафат була.

№ слайда 4 Танылган шагыйрь Һәр шагыйрь , һәр язучының иҗатында җитлегү чоры була. Бу чо
Описание слайда:

Танылган шагыйрь Һәр шагыйрь , һәр язучының иҗатында җитлегү чоры була. Бу чорны Шәрәф фронтта кичерде, ди-сәк ялгыш булмас. Бөек Ватан сугышы утларына башлап язучы булып кереп киткән солдат Бөек Җиңүдән соң ты-ныч тормышка укучылар тарафын-нан танылган шагыйрь булып кайтып керде. Аның сугыш чоры иҗатын җентекләп өйрәнәсе бар әле. Шулай да бу иҗатның күзгә ташланып тор-ган үзенчәлекләрен хәзер үк атап әй-тәсе килә. Барыннан да элек , бу, чын мәгънәсендә , сугышның баш герое- солдат поэзиясе иде. Хатип Госман, филология фәннәре докторы. 28 май, 1979 ел.

№ слайда 5 Туган җиренең газиз баласы Каракитә ! Республикабызның Чувашия Республикасы һ
Описание слайда:

Туган җиренең газиз баласы Каракитә ! Республикабызның Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе белән чикләнгән Чүпрәле районының гади бер авылы ул. Аның кешеләре дә үз-үзләрен күккә чөяргә атлыгып тормыйлар – гади халык, сүзен әйтсә -хакын,күзеңә карап әйтә, эшкә тотынса- булсынга эшли, гайбәткә түзә, тик гайбәтче үзе генә “ тереләй тәмугка керердәй була” “ ... Кайтып керәм, сеңелләр эндәшмиләр” Йөрим ялгыз саташып, Төштә түгел , өндә! Ай, бу байкот коточкыч, Кат-кат антлар итәм: Дусларымнан бер минут Аерылмасам икән!” - дип яза Шәрәф Мөдәррис “Ай, бу байкот! “ дигән шигырендә. Шундый сыйфатларга ия булырлык мәшһүр кешеләр үстереп биргән авыл ул. Әнә Г.Кандалый, Ш.Хисаметдинов, А.Җәләлов , З.Азизов һәм башкаларның дөнья, ил күләмендә танылганлыкларын беләбез.Ә гаять саф намус иясе Шекспирның, Берненең иҗатларын турыдан -туры татарчага тәрҗемә иткән, гаҗәеп шигырьләр, сонетлар, поэмалар язган акыл, тоем һәм талант иясе Шәрәф ага Мөдәррис. Әйе, аның да кендек каны шушы Каракитә туфрагына тамган. “ Каракитә ! Карап кына китәм,- Ач әле син чыгып кыр капкаңны: Саклый микән әле урамнарың Аяк эзең Шәрәф шагыйрь дигән, Мөдәррисе булган, бер балаңның ?...”- дип яза Гадел Сайяр ( “ Тат.хәбәрләре”ндә 15.05.19992 ел) Каракитә саклый, горурлана бу исем белән . Шулай булмый мөмкинме соң? Авылының кешеләрен эчкерсез яратып, үзен яраттырган ул.

№ слайда 6 Мәктәп еллары Бик авыр шартларда булса да, Шәрәф авылның башлангыч мәктәбендә
Описание слайда:

Мәктәп еллары Бик авыр шартларда булса да, Шәрәф авылның башлангыч мәктәбендә тырышып укый һәм мәктәпне уңышлы тәмамлый. Бу хәл Шәрәфнең үзенә күрә беренче җиңүе була. Шуннан соң укуны дәвам итү өчен ул Мочәли җиделлык мәктәбенә укырга керә. Әлеге мәктәптә уку чоры Шәрәф Мөдәррис өчен каты сынау һәм шигырьләр яза башлау еллары булып санала. Хәлле кешеләрнең балалары берләшеп ял көненнән соң , кышын Мочәли авылына чана белән баралар. Шәрәфне утыртмыйлар , хәтта “ Син бетле, синең бетең ябыша ”,- дип кимсетәләр. Дөрес, аның өс-баш киеме начар, сәләмә була. Бу хәл Шәрәфкә бик авыр тоела... Ул әлеге малайларны шәфкатьсезләр дип атый. Шулай да ул күңел төшенкелегенә бирелми.Мәрхәмәтле ке-шеләрдән такта кисәкләре табыштырып, чаңгы ясый һәм шуның белән кырлар аша Мочәлигә йөри башлый. Мәктәптә һәм мәктәптән тыш урыннарда тәртипле, дәресләрдә бик игътибарлы,укытучының һәрбер сүзен истә калдырырга тырышкан . Кайвакыт шигырьләр китабы һәм зур булмаган агач кисәге алып, авыл янындагы әрәмәлеккә киткән . Бер вакыт: “ Бу агач кисәген үзең белән нигә аласың ?” дип сорагач, “ Укып арыгач, башымны ял иттерү өчен, агач белән мавыгам, аны кирәгенчә юынам, берничә көннән нинди дә булса өйдә кулланыла торган бер әйбер формасы килеп чыга, мәсәлән, менә бу пычак...” дип җавап кайтара иптәшләренә.Пычагы итекчеләрнеке кебек кыска, өчпочмаклы формада һәм бик үткен булган. Мәктәптә “ Алмаш” исемле стена газетасында Шәрәфнең шигырьләре басылган. Бер шигыре бик үзенчәлекле булган: шигыренең һәр рәтенең беренче хәрефләрен өстән аска таба укыганда, классташының фамилиясе һәм исеме, мәсәлән, Сәлахов Абдул килеп чыккан. Укырга җиңел булсын өчен, һәр рәтенең беренче хәрефен кызыл төс белән язган . Мәктәпне тәмалагач , Шәрәф классташы , Иске Кәкерле авылыннан, Сәйфи Мөдәррис белән шигырьләр язышып , хатлар алышкан. Ике Мөдәррис турында “ Яңа юл” газетасында мәкалә дә басылган.

№ слайда 7 Авыр еллар , узган юллар 1935 нче елда Казанга килә, анда яши башлагач, югары
Описание слайда:

Авыр еллар , узган юллар 1935 нче елда Казанга килә, анда яши башлагач, югарыда искә алган шәфкатьсезләрнең кайберләре оялмыйча өмет итеп,ярдәм сорап баралар.Ул сынатмый, сер бирми, ачык йөз белән каршы ала, ярдәм итә. “ Кайберләренә, курыкма сиңа ябыша торган бетем элгәре дә юк иде, хәзер дә юк”, дип әйтеп куя. Хәтта аларның мохтаҗлыкта калган аталарына Казаннан авылга кайткан вакытларында Шәрәф Мөдәррис ярдәм кулы суза. Шәрәф Мөдәррис авылын һәм аның халкын бик яраткан . Үзенең бер шигырен “ Туган авыл “дип атаган. Аңарда: “ Яратам мин туган туфрагымны, Туган авыл, туган ягымны! Яратам мин авыл мәктәбенең Иркен залын,морҗа кыегын: Зарый белән Чамта Хасиятенең Аршин буйлы кара мыегын,- дип язган юллар бар ( Искәрмә: Зарый белән Чамта Хасияте уйдырма түгел. Зарый Хәнҗәров белән Хасият Алтынбаев чыннан да авылда иң озын мыеклы кешеләр булган,). Казан чоры да Шәрәф Мөдәррис тормышында бик катлаулы була. Башта ул 1935-1938 елларда рабфакта укый. 1933 нче елдан ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш.Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә. 1937 нче елда 18 яшьлек комсомол егетнең “ Үскәндә” исемле беренче шигырьләр җыентыгы чыга. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 нче елда аның тәрҗемәсендә чуаш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы “ Нарспи” поэмасы басылып чыга. Поэманың турыдан –туры оригиналдан тәрҗемә ителүе ул заман тәнкыйтендә аеруча уңай күренеш итеп бәяләнә.

№ слайда 8 Рабфакны уңышлы тәмамлагач, институтта яхшы гына укып торганда , гадәттән тыш
Описание слайда:

Рабфакны уңышлы тәмамлагач, институтта яхшы гына укып торганда , гадәттән тыш бик зур вакыйга килеп чыга. Балалар йортында үсеп, комсомол сафында тәрбияләнеп һәм чыныгу алып, берничә ел комсомолның өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән , аннары партиянең өлкә комитетының икенче секретаре булып эшләгән вакытта Шәрәфнең әтисе ягыннан туганы булган Галим Мөхәммәтҗанов бер гөнаһсыз репрессиягә эләгә. Шуннан соң Шәрәф Мөдәррисне институттан чыгаралар. Бу хәл аның өчен гадәттән тыш зур кайгы -хәсрәт була. Шулай да ул өметсезлеккә бирелми, иҗади эшен дәвам итә һәм кайчан да булса югары уку йортына кереп белем алачакмын дигән карарга килә. Республика яшьләр газетасы “ Яшь сталинчы” ( “ Татарстан яшьләре”)редакциясендә эшләгән җиреннән , Ш.Мөдәррис 1941 нче елның язында туган авылына кайта да, шуннан Кызыл Армия сафына китеп бара. Фашист Германиясенең мәкерле һөҗүмен ул кулына корал тотып Белоруссия чигендә каршылый. Шул ук елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә ул яраланып, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен Казанга һәм Каракитәгә кайта. Кайта , ләкин ашкын йөрәкле солдат күңеле сугыш кырыннан аерыламы соң ? Очлы каләме белән гитлерчылар һөҗүменә каршы торуны , дошманга туган илне җимерергә юл куймауны һәркем өчен гадел, изге хак эш, дип саный. 1942 нче елның җәендә , сәламәтлеге яхшыргач, ул яңадан сугышка китә, минометчы солдат булып сугыша, аннан татар телендә чыга торган “ Ватан өчен” исемле газета редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Сугыш ташкыны аны баштанаяк үз дулкынына урап ала. Ул бу авыр сынауны шагыйрь буларак та , патриот буларак та намус белән уза. Аның шигырьләре һәрвакыт фронтның алгы сызыгында була һәм сугышчыларны җиңүгә чакырып , рухландырып торалар. 1943 нче елда, сугышның иң кызган чорында , дөнья күргән “ Тупчы Ваһап” поэмасы татар солдатларының данын бөеклеккә күтәрә, гади кешеләрнең хисләрен , сугыштагы батырлыкларын, фашизмга нәфрәтләрен тасвирлый.

№ слайда 9 1944-45 нче елларда “ Җиңү байрагы”, “ Фронт хакыйкате” дигән фронт газеталар
Описание слайда:

1944-45 нче елларда “ Җиңү байрагы”, “ Фронт хакыйкате” дигән фронт газеталарында дәвам иттерә. Сугышны 1945 нче елның язында Берлинда тәмамлый. Рейхстаг стенасына исемен язып калдыра. Аның җимерекләренә утырып, Шәйхи Маннур белән Гомәр Бәшировка сөенеч хатлары яза. Туган ягына 1946 нчы елда гына кайта. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен “ Кызыл Йолдыз” ордены , “ Су-гышчан батырлыклары өчен”, “ Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң Шәрәф Мөдәррис үзенең иҗат активлыгын тагын да арттыра, бөтен гомерен иҗатка багышлый. Уннарча шигырь, поэма китаплары чыгара. Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтында укып белемен күтәрә,үзлегеннән инглиз телен өйрәнә һәм оригиналдан Шекспир сонетларын, “Король Ричард III“ трагедиясен татарчалаштыра. Байрон, Гейне, Пушкин, Некрасов, Шевченко шигырьләреннән кайбер үрнәкләрне дә Ш.Мөдәррис тәрҗемәләре аша укырга мөмкин. Чуаш әдәбияты классигы К.Ивановның “ Нарспи” поэмасын сугышка хәтле үк тәрҗемә итеп бастыра, ә илленче елларда ул аны тагын да камилләштереп, икенче басмасын эшли. 1946-1955 елларда тормышыбызның актуаль проблемаларын күтәреп , поэмалар, шигырьләр иҗат итә. Иҗади эшенә фатирсызлык комачаулый. Шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итү эшенә керешә.Калкулыктагы бер кечерәк һәм иске өйне сатып ала. Аны яхшы итеп ремонтлый, яшәрлек хәлгә китерә. Аннары такта табыштырып, ике такта арасына пычкы чүбе тутырып фатирны зурайта, өй эченә китап киштәләре һәм урындыклар, өстәл һәм башка кирәк-яракларны булдыра. Яшәү өчен шартлар тудыра. Калкулыкка менү өчен яки аннан төшү өчен Ш. Мөдәррис бик теләп һәм матур итеп баскычлар да ясый. Шул өйдә Шәрәф иркенләп иҗади эшен җәелдерә. Эшлекле шартларда коллегалар һәм фронтовик дуслар белән очраша, бергәләп киңәшәләр, фикер алышалар. Нәтиҗәдә, Шәрәф шигърият өлкәсендә бер-бер артлы яңадан-яңа уңышларга ирешә.

№ слайда 10 Шәрәф Мөдәрриснең күңеле иркен була, Казанга барган авылдашлары аның өенә кер
Описание слайда:

Шәрәф Мөдәрриснең күңеле иркен була, Казанга барган авылдашлары аның өенә кереп берничә көн кунып, ял итеп чыкканнар.Алай гына да түгел, хәтта ай буена аларда торучылар да булган. Югарыда искә алган калкулыктагы өйләрендә Шәрәф белән танылган язучы Ләбибә Ихсанова берничә ел яшиләр, иҗат итәләр һәм балаларын тәрбияләп үстерәләр. Яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәләр. Әйе, әйе кыенлыклар... Сугыштан соңгы тормыш та Шәрәф Мөдәррис өчен шома гына бармый шул. Күпме каршылыкларны җиңәргә кирәк була аңа. Гаепсезгә тоткында яшьлек елларын үткәргән Аяз Гыйләҗев : “ ...Шәрәф Мөдәррискә кара яктырырга теләп, ул( следователь) мине атна буе кысып карады, сүз ала алмады. Нигә кагылалар алар Шәрәфкә, аңламыйм?,- дип яза “ Йәгез, бер дога!” роман –хәтирәсендә. Ә чынбарлыкны яктыртып торган шигырьләренә никадәр чүп-чар өяргә маташучы ялагайлар күпме тырышалар бит. Ләкин аның шигырь-калканына бәрелеп үзләре чәлперәмә ватыла баралар. Шәрәф Мөдәррис үз гомерендә каршылыкларга бармый, аның үз кыйбласы , кешеләргә изгелек һәм игелек кыйбласы гына бар. Шәрәф Мөдәрриснең киләчәккә хыял -планнары зурдан –зур булуы билгеле. Һичшиксез алар тормышка ашкан булырлар иде, үсү, баю чорын кичергән. Әмма 1963 нче елның 28 нче апреле шушы иҗади гомерне туктата. Аның йөрәге тибүдән туктый . Дөньяны һәр халыкны аның шәхесләре аша белә, диләр. Каракитәне, Чүпрәлене , Татарстанны дөньяга танытучыларның берсе Шәрәф Мөдәррис булды дисәк, һич тә ялгышмабыз. Аның кайчанга да булса югары уку йортына кереп укыячакмын дигән карарга килгән килгән иде, дидек. 1956 нчы елда читтән торып, Мәскәүдә М.Горький исе-мендәге әдәбият институтын уңышлы тәмамлады. Шул ук елда “ Минем яшьлек” дигән китабы(сайланма әсәр-ләре) дөнья күрде.

№ слайда 11 Басылган китапларының кайберләре “ Без үскәндә”- 1937 ел “ Тупчы Ваһап” – 194
Описание слайда:

Басылган китапларының кайберләре “ Без үскәндә”- 1937 ел “ Тупчы Ваһап” – 1944 ел “ Җыр үткән юл” – 1947 ел “ Биш минут” – 1949 ел “ Кояш чыга” – 1951 ел “ Яшел тасма” – 1952 ел “ Көлке түгел” – 1954 ел “ Кызыл мәйдан”- 1955 ел “ Минем яшьтәш” – 1956 ел “ Сквозь пепел дней” – 1997 ел Балалар өчен : “ Белә барам”( Поэма) – 1954 ел “ Яшәү көче” ( Әкият –поэма) – 1957ел “ Йолдыз атыла” (Поэма)- 1963 ел.

№ слайда 12
Описание слайда:

№ слайда 13 Истәлекләр “ Кайчан моңсу-уйчан , күбесендә исә шат күңелле, җор телле,Хак сү
Описание слайда:

Истәлекләр “ Кайчан моңсу-уйчан , күбесендә исә шат күңелле, җор телле,Хак сүзне кешенең күңеленә карап туры әйтүчән бу шагыйрьнең иҗаты поэзия тарихында үзенчәлекле бер дөнья булып калды. Ул гомере буе телләр өйрәнде, инглиз һәм немец телләрен яхшы белгән. Гарәп теленнән гаять грамоталы булуы өстенә , соңгы елларда тырышып латин телен үзләштергән”. Нурмөхәммәт Хисамов

№ слайда 14 Солдат кебек олы җанлы идең, Бүлешә идең соңгы телемең. Бүлмәң тар булса да
Описание слайда:

Солдат кебек олы җанлы идең, Бүлешә идең соңгы телемең. Бүлмәң тар булса да , кешеләр өчен, Иркен иде синең күңелең. Рәшит Гәрәй.

№ слайда 15 “ Мин шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне яхшы белә идем.Әдәбиятка да бер елдарак килдек
Описание слайда:

“ Мин шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне яхшы белә идем.Әдәбиятка да бер елдарак килдек, бергә янып эшләргә хыялландык. Шәрәф Мөдәррис үзен генә белгән, үзен генә сөйгән шагыйрь түгел иде. Ул бүтән язучыларны , художникларны , композиторларны, артистларны чын хөрмәт итә, алар турында озын –озын мәкаләләр яза иде”. Габдрахман Әпсәләмов.

№ слайда 16 Май ае, Җиңү бәйрәме якынлашкан саен мин әтием Шәрәф Мөдәррисне тагын да ешра
Описание слайда:

Май ае, Җиңү бәйрәме якынлашкан саен мин әтием Шәрәф Мөдәррисне тагын да ешрак исемә төшерәм. 9 нчы Майда радионы кабызам һәм анда әтием , фронтовик- шагыйрьнең бик тә таныш , сагындырган тавышын ишетәм.Ул анда үзенең шигырьләрен укый... Әтинең безнең арабыздан киткәненә дә бик күп еллар узды инде.Ул чакта миңа 15 кенә яшь иде әле .Күрәсең, сугыш юлларын башыннан ахырынача узып, Берлинга ук барып җитеп, Рейхстаг хәрәбәләрендә татар җырларын яңгыраткан ветеран –солдатның сәламәтлеге бик тә какшаган булгандыр. Без Казанның Калуга дигән җирендә, Әмәт тавында әти үзе салган өйдә яши идек. Хәтта йорт җиһазларын да – без тирбәлеп үскән бишеккә кадәр - әти үз куллары белән ясаган иде.Ул миңа да, туганнарыма да агачтан уенчыклар ясап бирде, шахмат уйнарга өйрәтте. Ә сугыш турында ул безгә сөйләмәде,хәер, без аны аңлар идекме икән әле.Үзебез исә , таяклар белән коралланып , әтинең планшетын чиратлашып иңнәребезгә асып , таудан түбәндәге малайларга каршы сугыш алып бара идек. Алар үзләре , безнең югарыдагы “ныгытма”бызга һөҗүм итеп, сугышырга сәбәп чыгарып торалар. Ә без, әти өйрәткәнчә, беркайчан да “дошманга” бирелмибез. Мин хәзер әтинең сугышта язган көндәлек дәфтәрен актарам.Сугыш башланганда әти илебезнең көнбатыш чигендә хәрби хезмәттә була. Кырык беренче ел... Снарядлар шартлый , бомбалар ява, җир-күк – тоташ ялкында. Әти Ельня шәһәре янында беренче тапкыр яраланып, госпитальгә эләгә,аннары- яңадан фронт. .. 1942нче ел башында 2 нче Белоруссия фронтында “ За Родину!” дигән газета чыга башлый, һәм әтине алгы сызыктан шул редакциягә күчерәләр.Газета төрле телләрдә чыга , һәм анда төрле милләт язучы-журналистлары иңгә- иң куеп эшли:Михаил Светлов, Жубан Молдагалиев , Михаил Матусовский ,Сергей Михалков ... Татар редакциясендә - Хатип Госман һәм Шәрәф Мөдәррис.

№ слайда 17 мәкаләләрендә дә, шигырьләрендә дә әти солдат тормышы , сугыштагы каһарманлык
Описание слайда:

мәкаләләрендә дә, шигырьләрендә дә әти солдат тормышы , сугыштагы каһарманлык , Туган илгә мәхәббәт турында яза . Солдат- шагыйрьнең сугыш кырында яңа әсәрләре ярала : Әй, газиз җир, синең чәчәкләрең, Чыклы иртәң , тыныч кичләрең... Сиңа булсын җырым, мәхәббәтем, Батырлыгым, көчем,хисләрем! Сугыш елларында республика газеталарында басылып чыккан “ Фронтовик- татарларның татар халкына хаты” да безнең әти каләме белән язылган.( Бу хат сугыштан соң аерым китап булып басылып чыга.) Әти татарча да , русча да яза иде. Сугышның беренче көннәрендә кулына бер немец листовкасы килеп эләккәч, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, бу телне өйрәнергә керешә һәм берничә айдан немецчадан тәрҗемә дә итә башлый. Чит тел, чит культуралар аны һәрвакыт кызыксындыра иде.Әти русча, татарчадан тыш ,үзбәк, казах, чуваш,украин һәм башка тугандаш халык телләрен белә. Немецчадан Гете , Гейне , Шиллер әсәрләрен тәрҗемә итә иде. Ә инде мине инглиз телен тирәнтен өйрәтүче мәктәпкә укырга биргәч, әти минем белән бергә инглиз телен үзләштерә башлады һәм озакламый узып та китте. Шулай итеп, Шекспир һәм Бернс әсәрләрен уку, тәрҗемә итү бәхетенә иреште. Пабло Неруда иҗатына сокланып , испан телен өйрәнергә кереште. Безгә фронтовик язучылар , әтинең дуслары еш килеп йөри иде. Шәйхи Маннур , Сибгат Хәким , Риза Ишморат , Мәхмүт Хөсәен , Әдип Маликовлар ... Сибгат абыйны минем туема да чакырдык. Минем сирень чәчәкләре чигелгән ак туй күлмәгем аны “ Өзелгәнсең сиреньнән” җырын язарга илһамландырган иде. Ул чакта әти юк иде инде. Бик иртә, 43 яшендә үк китеп барды әти. Язылып бетмәгән сонетлары калды ( ул татар шигъриятендә беренче булып сонетлар иҗат итте),лирик шигырьләре калды. Ул , атылган йолдыз кебек, үз юлын тиз генә очып узды да югалды. Әлфия Мөдәррисова.

№ слайда 18 Еллар үткән саен каләм ияләренең Ватан сугышы турындагы истәлекләре кадерлерә
Описание слайда:

Еллар үткән саен каләм ияләренең Ватан сугышы турындагы истәлекләре кадерлерәк була бара.Авторларның бик күбесе якты дөньяда юк инде. Исән калганнарының да байтагы илле яшьләр арасында дөнья куйды. Алар өчен – иҗат иткән әсәрләре, фронтларда чыккан гәзит битләре, язган хатлары,архивларда сакланган документлар сөйли. Әнә шул буынның бер вәкиле булган Шәрәф Мөдәррис 1941 нче елның каһәрле июнен Белоруссия читендә постта торганда каршылый. Фашист козгыннарының мотор тавышларын, бомбалар ярылуын, яраланучыларның җан авазларын шунда ишетә,дөрләп янган йортларны, беренче корбаннарны шул иртәдә күрә.Йөрәккә кан саудырган хурлыкны чигенү, Смоленск өчен барган сугышта каты яралану, госпитальдәге кичерешләр һәм яңадан фронтка кайту – егерме бере тулып кына узган солдатны чын мәгънәсендә ир –егет итә , сугышчан рухын ныгыта. Шул вакытта “ Минем антым” дигән шигырен яза. Әйтергә кирәк, бу антына ул фронтта да, тыныч тормышта да хыянәт итми. 1942 елда сугышчылар өчен , һәр милләтнең үз ана телендә, гәзитләр басыла башлый.Редакцияләрдә эшләү өчен ут эчендә йөргән солдат һәм командирлар арасыннан язучыларны, журналистларны эзләп ала башлыйлар. Төньяк- көнбатыш фронты сугышчылары өчен русча “ За родину”гәзите каршында , татар телендә “ Ватан өчен” гәзите чыга башлагач,шунда эшләүче язучы Хатыйп Госман, кыр почтасы аркылы эзләп, Шәрәф Мөдәррисне редакциягә алып кайта. Эш урыны Валдай шәһәре янындагы нарат урманы эченә яшерелгән бер эшелон була.Типография дә, редакцияләр дә шунда.Рус, татар, латыш, литва, үзбәк, казах гәзитләренең барысына бер вагон , һәр редакциягә аерым бер купе. Редакцияләрне фашист козгыннарыннан яшерә алсалар да журналистларның хәле алгы сызыктагы сугышчылар кебек үк, хәтәр була.Шул ук бомбалар шартлавы, артиллерия,миномет,пулемет утлары астында калу...Шәрәфнең сөйләгәне әле дә истә: ... юлда очраган поездга утырып китә ул.

№ слайда 19 Тиешле урынга җитәрәк , поезд барган көйгә сикереп төшеп кала.Торып басса, ка
Описание слайда:

Тиешле урынга җитәрәк , поезд барган көйгә сикереп төшеп кала.Торып басса, каршында “ахтунг минен” дигән язулы такта күрә.Мина кырына төшкән икән. Менә шулай йөреп эзләп тапкан хәбәрләрне, тизрәк кайтып,гәзиткә эшләп бирәсе дә бар бит әле. Шәрәф турында Хатыйп абый язган истәлекне укыйм.” ...ул ишек катындагы почмакка посып утыра да , тезенә каты нәрсә куеп( бусы-“өстәл”), язарга керешә. Проза язса, мыштым гына эшли.Шигырь булса,пышылдый.Ул кайчак шулай сәгатьләр буе үз зиһене,үз күңеле белән сөйләшеп утыра, ара-тирә каләмен тез өстендәге кәгазьгә төрткәләп ала.Ул үзе дә , без дә моңар күнеккән, безнең исне китәрми. Аңар ,әлбәттә, вагон каридорына чыгып пышылдарга булыр иде. Ләкин анда да буш түгел.Анда ,гайрәте кузгалган бер җанвар яки арслан кебек , юри калынайткан тавышын гөрелдәтеп, Михаил Матусовский , менә инде бер сәгатьтән бирле, салмак кына атлап, арлы –бирле йөреп тора. Мин чатыр-чотыр машинкада басып утырам. Шәрәф үз почмагында пыш –пыш килә”. Әнә шулай , кулларына әле автомат, әле каләм алып, фашистларны җиңеп бара – бара , герман җиренә килеп җитәләр.Редакцияләре Штеттин шәһәренә урнашкач, Шәрәф бер немец гаиләсендә фатирда яши һәм шунда ярыйсы гына аларча сөйләшергә өйрәнә. Ә Җиңү көнен Берлинда каршылый.Рейхстаг стенасына “ Татар солдаты , шагыйрь Шәрәф Мөдәррис “ дип, култамгасын язып калдыра. 1946 елны демобилизацияләнеп Казанга кайта. Сугышның беренче көннәрендә куен дәфтәренә : Минем илһам канлы тартышулар, Бәрелешләр өчен сакланды. Ни бар миндә бүген – барсы шуңар, Җырга да бит сынау башланды, дип язып куйган Шәрәф- дәһшәтле сугышта сынатмаган совет солдатлары турында, окопларда, блиндажларда « сукыр лампа» яктысында иҗат иткән өч поэма, күп санлы шигырьләр калдырды. Гомере кыска булды аның. Шундый ук матур таңда, Бөек Җиңүнең 18 еллыгын бәйрәм итәргә йөргәндә, йөрәге тибүдән туктады. Ләбибә Ихсанова

№ слайда 20 12 нче март. Тагын 1326 нчы полк. Бөтен җирдә миналар. Җир снарядлар белән сө
Описание слайда:

12 нче март. Тагын 1326 нчы полк. Бөтен җирдә миналар. Җир снарядлар белән сөреп чыгарылган кебек. Туган җир , тик хәзер анда аяк басарга да куркыныч – минага юлыгуың бар. Полкта бик яхшы каршыладылар . Бик күп яздым.Аксубайдан якташларымны очраттым... 13 нче март. Мин алгы сызыкта.Беркем дә йокламый.Сирәк –мирәк аталар. Әмма немецлар ерак , биш чакрымлап булыр. Тирә- якта саз да урман. Узып булмаслык. Көндезгечә яп –якты.Урман өстендә яп-якты ай. Нейтраль зонада печән эскертләре.Кызык . без дә, немецлар да печәнгә таба үрмәлибез. Үзенең мәкаләләрендә дә, шигырьләрендә дә әти солдат тормышы , сугыштагы каһарманлык , Туган илгә мәхәббәт турында яза . Солдат- шагыйрьнең сугыш кырында яңа әсәрләре ярала : Әй, газиз җир, синең чәчәкләрең, Чыклы иртәң , тыныч кичләрең... Сиңа булсын җырым, мәхәббәтем, Батырлыгым, көчем,хисләрем! Сугыш елларында республиа газеталарында басылып чыккан “ Фронтовик- татарларның татар халкына хаты” да безнең әти каләме белән язылган.( Бу хат сугыштан соң аерым китап булып басылып чыга.) Әти татарча да , русча да яза иде. Сугышның беренче көннәрендә кулына бер немец листовкасы килеп эләккәч, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, бу телне өйрәнергә керешә һәм берничә айдан немецчадан тәрҗемә дә итә башлый. Чит тел, чит культуралар аны һәрвакыт кызыксындыра иде.Әти русча, татарчадан тыш ,үзбәк, казах, чуваш,краин һәм башка тугандаш халык телләрен белә. Немецчадан Гете , Гейне , Шиллер әсәрләрен тәрҗемә итә иде. Ә инде мине инглиз телен тирәнтен өйрәтүче мәктәпкә укырга биргәч, әти минем белән бергә инглиз телен үзләштерә башлады һәм озакламый узып та китте. Шулай итеп, Шекспир һәм Бернс әсәрләрен уку, тәрҗемә итү бәхетенә иреште. Пабло Неруда иҗатына сокланып , испан телен өйрәнергә кереште. Безгә фронтовик язучылар , әтинең дуслары еш килеп йөри иде. Шәйхи Маннур , Сибгат Хәким , Риза Ишморат , Мәхмүт Хөсәен , Әдип Маликовлар ...

Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 13 декабря. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

•Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов 1919 нчы елның  1 ноябрендә Татарстан республикасы, Чүпрәле районы, Түбән Каракитә  авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.Үз авылында башлангыч һәм күрше Мунчали авылындагы  җидееллык  мәктәпне тәмамлагач , 1935 нче елда Казанга килә һәм  педагогика  институты каршындагы рабфакка укырга керә. Аны тәмамлагач, ике еллык укытучылар институтында укый. •1933 нче елдан  ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш.Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә.1937 нче елда ук инде  унсигез яшьлек  комсомол егетнең “ Үскәндә” исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья  күрә. Ша-гыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана.1941 нче елда аның тәрҗемәсендә чуаш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы • “ Нарспи” поэмасы басылып чыга. Поэманың турыдан –туры  оригиналдан тәрҗемә ителүе ул заман тәнкыйтендә аеруча уңай күренеш итеп бәяләнә. Берникадәр вакыт республика яшьләр газетасы “ Яшь сталинчы” редакциясендә эшли.

Общая информация

Номер материала: 60781040521
Курсы профессиональной переподготовки
133 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 13 декабря
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>