Инфоурок Другое Конспекты«Рәвешләрнең ясалышы» дигән темага дәрес планы

«Рәвешләрнең ясалышы»

Скачать материал

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының  «Шомырбаш төп гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

Рәвешләрнең ясалышы

(6нчы классның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

 

 

 

 

 

 

                                                     

I квалификацион категорияле  татар  теле

              һәм әдәбияты укытучысы Шарипова                                                                       

 Ләйсән Гайфетдин кызы

 

2014 нче ел

 Тема: Рәвешләрнең ясалышы

    Максат:   1. Рәвешләрнең ясалышы турындагы белемнәрне тирәнәйтү

                      2. Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен тикшерү.

                      3. Туган телебез татар теленә һәм Габдулла Тукай иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү.

    Материал: Максимов Н.В.

Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт.6 нчы с-фы өчен дәреслек ( татар балалары өчен) / Н.В.Максимов, М.З. Хәмидуллина.- Тулыл. 4 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2010. 191б.

    Өстәмә материал:       1. Максимов  Н. В.                                    

        Татар теленнән дидактик материаллар: Татар урта                                                                                   гомуми белем мәкт. 5-7нче с-флары: Укытучылар өчен кулланма /Н. В. Максимов, С. М. Трофимова, М. З. Хәмидуллина.-Казан: Мәгариф, 2000.-Б.109-115.

       2. Сафиуллина Ф. С., Ибраһимов Г. Б.

          Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел:  Гомуми урта                                                                                          белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейларның 5-11нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар.-Казан: Мәгариф, 1998.-Б. 100-102.

3. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан: ТР “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002.-511б.

    Җиһазлау:        -    дәреслек

-         презентация

-         перфокарточкалар

-         карточкалар

-         кроссворд

-         туп

     Дәреснең методы: ныгыту дәресе

     Дәреснең тибы:  Яңа материалны тирәнәйтү

    Алымнар:         -    укытучы сүзе

-         әңгәмә

-         сорау- җавап

-         презентация белән эш

-         перфокарточкалар белән эшләү

-         җөмләләр язылган карточкалар белән эшләү

-         биремнәр башкару

 

Дәрес планы

I.                  Кереш өлеш.

-  Исәнләшү

- Дәреснең темасы, максаты, эш тәртибе белән таныштыру.

II.               Төп өлеш.

Рәвешләрнең ясалышы турындагы белемнәрне ныгыту.

1.     Кроссворд чишү. (Шигъри юлларны тыңлау, рәвешләрне табу, ясалышын билгеләү)

2.     Рәвешләрнең ясалышын кабатлау.

3.     Физкультминутка. (Бирелгән сүзләрдән рәвешләр ясату)

4.     Перфокарточкалар белән эшләү.

 

III.           Өй эше бирү.

    Карточкалар белән эш.

IV.            Йомгаклау.

-          дәрескә гомумиләштереп нәтиҗә ясау

-         билгеләр кую

-         йомгаклау

 

Дәрес барышы.

    Укытучы.   Исәнмесез, барыгыз да !

                         Хәерле көн телик кояшка,

                         Хәерле көн телик дусларга,

                         Хәерле көн телик барчабызга

                         Һәм иминлек телик елларга !- дип бүгенге татар теле дәресебезне башлап җибәрәбез.  Ә бүгенгә дәресегезне мин- “Шомырбаш төп гомуми белем мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шарипова Ләйсән Гайфедин кызы алып барачакмын.

        Укучылар, инде сез алдагы дәрестә рәвешләрнең ясалышы белән таныштыгыз. Аның турында мәгълүмат алдыгыз, шулаймы?

    Укучылар. Әйе.

    Укытучы. Яхшы. Ә бүген дәрестә без сезнең белән рәвешләрнең ясалышы турындагы белемнәрне ныгыту дәресе үткәрербез. Сезнең рәвешләрнең ясалышы турындагы белемнәрегезне, логик фикерләү дәрәҗәгезне тикшереп карарбыз.

        Ә инде белемегезне сез үзегез билгеләп барырга тиеш буласыз. Сезнең һәрберегезнең алда ак кәгазь бите. Сез шунда һәрбер җавап биргәнегезне теркәп барырга тиеш. Ә дәрес ахырында шулар кушыла, нәтиҗәдә билге шуннан чыгып куела.

    Шуңа күрә, укучылар,сездән бик тә игътибарлы булуыгыз, белгәннәрегезне дөрес, төгәл, марур итеп әйтеп бирүегез сорала.

    Укучылар, сәзгә бәяләү тәртибе аңлашылдымы?

    Укучылар. Әйе, аңлашылды.

    Укытучы. Димәк,    эш төрләрен башлап җибәрәбез.

I.                   Кроссворд чишү. (Шигъри юлларны тыңлау, рәвешләрне табу, ясалышын билгеләү)

Хәзер мин сезгә Г.Тукайның әсәрләреннән өзекләр укыйм, ә сез шуннан рәвешләрне табарга һәм ясалыш төрен әйтергә тиеш буласыз. Әгәр дә җавапларыгыз дөрес булса, сез инде Г.Тукайның “Кадер кич” исемле шигырендәге төшеп калган сүзне дә табачаксыз.

 

Җон,  .....тай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух; 
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.

 

 

т

а

м

ы

р

 

 

я

с

а

л

м

а

 

 

т

е

з

м

ә

 

п

а

р

л

ы

 

 

к

у

ш

м

а

                  

         1.Кич иде . Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

            Искән әкрен җил белән яфрак агачлар калтырый. ( “Пар ат”)

 

2. Күрмимен алны вә артны: и чабам мин, и чабам;

           Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.(“Су анасы”)

 

       3. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

           Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк  (“Шүрәле”)

 

        4. Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;

           Куркам үзем әллә нидән, - юк янымда юлдашым. (“Су анасы”)

      5. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз (кушма бер+аз)торган идем;  (“Шүрәле”)

II. Рәвешләрнең ясалышын кабатлау.

Рәвешләрнең ясалышы (образование наречий)

 

1. Тамыр рәвешләр

(корневые наречия) 

Күп (много), аз (мало),

тиз (быстро) 

2. Ясалма рәвешләр

(производные наречия) 

-ча/-чә татарча (по-татарски)

-дай/-дәй,- тай/-тәй аюдай (как медведь)

-ын/-ен кышын (зимой), көзен (осенью)

-лап/-ләп чиләкләп (ведрами) 

- лата/ -ләтә акчалата ( в деньгах)

-лай/ -ләй бушлай (бесплатно), яшьләй (смолоду)

3. Парлы рәвешләр

(парные наречия) 

Тиз-тиз (быстро- быстро)

Кышын- җәен (зимой- летом) 

4. Кушма рәвешләр

(сложные наречия)

Бу ел- быел (в этом году)

Ялан+аяк – яланаяк (босиком) 

5. Тезмә рәвешләр

(составные наречия) 

Чын күңелдән (от всей души) 

III. Физкультминутка. (Бирелгән сүзләрдән туп ату ярдәмендә һәрбер укучыдан рәвешләр ясату)

Ут, он, икмәк, орлык, урта, тере, кыш, яз, көз, кич, төн, көндез, ай, атна, чиләк, акча, авыл, шәһәр, аталар, иске, дуслар, быелгы, бүтән, төрле, якын, җиңел, сәгать.

IV. Перфокарточкалар белән эшләү.

 

Рәвешләрнең ясалыш буенча төрләре:

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Тамыр

 

 

 

 

 

*

 

 

 

*

Ясалма

*

 

*

 

 

 

 

*

 

 

Кушма

 

 

 

 

 

 

*

 

 

Парлы

 

*

 

 

*

 

 

 

* 

 

Тезмә

 

 

 

*

 

 

 

 

 

 

1.     Коштай

2.     ара-тирә

3.     яшьләй

4.     корт чаккандай

5.     көне-төне

6.     кинәт

7.     бервакыт

8.     татарча

9.     ара- тирә

10.  элек

Укучылар эшләп бетергәч, җаваплары тикшерелә.

Өй эше бирү.

Карточкалар белән эш.

Карточка №1.

1.Узган айлар, узган еллар яфрактай төшә бара.

Кешеләрнең гомерләре эшенә күчә бара.  (Ф.Яруллин)

2.Сирәк- мирәк, тимер челтәр аша

Таң нурлары күктән коела.

Ак яулыгын ябынып, минем янга

Бәхетем килә төсле тоела. (М. Җәлил)

3.Атларның кайсы якка юл тотканын чамалар өчен, бераз карап тордык та арбаларыбыз янына килдек. Төн караңгылана бара, болытлар куера. Көзге вак яңгыр акрын, ләкин туктаусыз һаман сибәли иде. (Г.Ибраһимов)

 

 

 

Карточка №2

1.Шәүлә төшкән күл битендә,

Су кереп, ай ялтырый.

Тирбәнә җем- җем күл өсте-

Нур эчендә калтырый.(Н.Исәнбәт)

2.Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк, безгә булдың канатлар да:

Дошман белән көрәшкәндә- үткен кылыч,

Балдай татлы- дуслар белән сайрашканда. (Г. Афзал)

3.Туган җиренә, алтын иленә гашыйк булып, имәндәй нык булып үскән Разетдин. Җырга да оста булган ул, башкортча да, татарча да бик матур итеп җырлаган. Әнә шулай баһадир булып үсеп килгәндә, явыз дошман туган илебезнең изге җиренә басып керә. Ватан- ана лачындай яшь егет һәм кызларына мөрәҗәгать итә. (С.Шакир)

 

       Шулай итеп, без бүгенге дәрестә рәвешләрнең ясалышы темасын ныгыту дәресе үткәрдек. Биремнәрнең  берсендә дә үзегезне сынатмадыгыз.

    Димәк, сез рәвешләрнең ясалышы дигән теманы бик яхшы үзләштергәнсез. Киләчәктә дә тырышып укыгыз. Белемле булыгыз. Үзегезне беркайчан да сынатмагыз. Белемле булсагыз, беркайда да югалмассыз.

    Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучылар үзләренең җыйган баллары буенча билгеләнә, (баллар санала) аларның барысына да билгеләр куям.

        Укытучы. Сорауларыгыз булмаса дәресебез тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Рәвешләрнең ясалышы» дигән темага дәрес планы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Руководитель образовательной организации

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема: Рәвешләрнең ясалышы

Максат: 1. Рәвешләрнең

ясалышы турындагы белемнәрне тирәнәйтү

2. Укучыларның белем

дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен тикшерү.

3. Туган телебез татар

теленә һәм Габдулла Тукай иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: Максимов Н.В.

Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт.6 нчы

с-фы өчен дәреслек ( татар балалары өчен) / Н.В.Максимов, М.З. Хәмидуллина.-

Тулыл. 4 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2010. 191б.

Өстәмә материал: 1.

Максимов Н. В.

Татар теленнән дидактик материаллар:

Татар урта

гомуми белем мәкт. 5-7нче с-флары: Укытучылар өчен кулланма /Н. В.

Максимов, С. М. Трофимова, М. З. Хәмидуллина.-Казан: Мәгариф, 2000.-Б.109-115.

2.

Сафиуллина Ф. С., Ибраһимов Г. Б.

Хикмәтле

дә, бизәкле дә туган тел: Гомуми

урта

белем

мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейларның 5-11нче сыйныф укучылары өчен тел

турында кызыклы материаллар.-Казан: Мәгариф, 1998.-Б. 100-102.

3. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында

истәлекләр.- Казан: ТР “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002.-511б.

Җиһазлау: - дәреслек

-

презентация

-

перфокарточкалар

-

карточкалар

-

кроссворд

-

туп

Дәреснең

методы: ныгыту дәресе

Дәреснең тибы: Яңа материалны тирәнәйтү

Алымнар: - укытучы сүзе

-

әңгәмә

-

сорау-

җавап

-

презентация

белән эш

-

перфокарточкалар

белән эшләү

-

җөмләләр

язылган карточкалар белән эшләү

-

биремнәр

башкару

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 719 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.04.2014 3393
    • DOCX 40.3 кбайт
    • 13 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарипова Лейсан Гайфетдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарипова Лейсан Гайфетдиновна
    Шарипова Лейсан Гайфетдиновна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 29136
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Конкурентная разведка и маркетинговые исследования

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Информационные технологии и безопасность

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек

Мини-курс

Эволюция и современное состояние искусства

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе