Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Русский язык и литература / Конспекты / «Йорт һәм кыргый хайваннар»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Русский язык и литература

«Йорт һәм кыргый хайваннар»

библиотека
материалов

Тема: Йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштыру
Программа эчтәлеге: Йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштырып, яшәү шартларына җайлашуларын бәйләнешле сөйләм телендә бирә белү.

Материал: "Кызыл китап"ка кергән хайваннарның рәсемнәре, дидактик уен "Нәрсәсе белән охшаган".

Алдан башкарылган эш: Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык әкиятен уку; йорт һәм кыргый хайваннар турында шигырь, хикәяләр уку, әңгәмә үткәрү; йорт һәм кыргый хайваннарның рәсемнәрен ясау.

Шөгыльнең структурасы һәм методик приемнар:

  1. Кереш өлеш: сюрприз момент, балалар белән әңгәмә.

  2. Төп өлеш: балаларга сорулар, рәсемнәр күрсәтү, физкультминут.

  3. Йомгаклау: нәтиҗә, балаларга сораулар, материалны ныгыту, мактау.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә бер кызыклы әкият сөйләмәкче булам. Бервакыт куян, бик ашыйсы килгәч, авылга яшелчә бакчасьша юнәлгән. Ләкин аның игътиба­рын читлек эчендәге йорт куяны җәлеп иткән. Ул аны бик кызганган һәм ни өчен аны читлеккә ябып куюларьш сораган. Йорт куяны, көлеп, үзенең кешеләр белән яшәве турында әйткән. Куян аның нәрсә ашап торуы белән кызыксынган. Йорт куя­ны нәрсә дип җавап бирде икән? (Балаларның җавабы)

  • Ә сиңа кем азык бирә соң? - дип сораган аннан йорт куяны.

  • Балалар, куяннар урманда нәрсә белән туена икән? (Балаларның җавабы)

  • Сиңа бик күңелсездер монда бер үзеңә читлек эчендә? - дигән куян. Ә йорт куяны, Актүш исемле эт белән хуҗа кызы Алиянең аның янына уйнарга килүләре турыңда әйткән. Куянньщ исе киткән.

  • Ничек тими соң ул сиңа? - дип сораган. Куян этнең аңа тимәве, аның әйбәт булуы, йортны саклавы турында сөйләгән

Тәрбияче. Ни өчен кеше этне кулга ияләштергән?

Балалар. Яхшы ис сизүе, җитезлеге, тугрылыгы өчен.

Тәрбияче. Йорт куяны болай дип җавап өстәгән: мин урманда төлкеләр, бүреләр яшәгәнен беләм, сез ничек курыкмыйсыз? Балалар, куяннарны усал җанварлардан нәрсә коткара икән?

Балалар. Йөгерек аяклары, ә кышын ак туннары.

Тәрбияче. Ни өчен куяннар кыш көне ак тун кияләр соң? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Дөрес әйтәсез, алар яшәү өчен җайлашканнар. Ә йорт куяннары туннарын алыштыралармы?

Балалар. Язын, көзен йоннарын коялар, ә төсен алыштырмыйлар.

Тәрбияче. Ни өчен? (Йорт куяннарының дошманнары юк төс алмаштыру алар өчен мөһим түгел.) Ә куяннарның йоныннан кешеләр ничек файдаланалар?

Балалар. Бияләй, башлыклар, кофталар бәйлиләр.

Тәрбияче (дәвам итә). Алар шулай озак кына сөйләшкәннәр, йорт куяны аны кишер, кәбестә белән сыйлаган, тагын кунакка чакырган. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, йорт куяны урманда яши алыр идеме икән?

Балалар. Юк, чөнки ул урманда яшәргә җайлашмаган, үзенә азык эзләп табу аңа кыен булыр иде һәм усал җанварлардан да качьш котыла алмас иде.

Тәрбияче. Күз алдыгызга китерегез әле, бүреләрне, төлкеләрне йортта тота башладылар, ди. Нәрсә булыр иде?

Балалар. Казларны, үрдәкләрне, тавыкларны, сарыкларны тотып ашап бетерерләр иде.

Тәрбияче. Әйе, алар иректә яшәргә җайлашкан. Ә ни өчен кешеләр сарыкларны, сыерларны йортка ияләштергәннәр соң? Алар да бит кайчандыр кыргый булганнар, урман-кырларда яшәгәннәр.

Балалар. Алар кеше өчен файдалы, сарыклар - йон, ит, сыерлар - сөт, май, каймак бирә, атны йорт эшләрендә файдаланалар һ.б.

Тәрбияче. Әгәр йорт хайваннары урманда яши башласа? (Ерткыч җанварлар тотып бетерер иде, чөнки анда яшәүгә җайлашмаганнар.) Шул турыда нинди татар язучысының әкияте бар әле? (Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкияте искә төшерелә, аларның акыллы булулары һәм югалып калмаулары әйтелә.)

Тәрбияче. Шулай итеп, урманда иректә яшәгән хайваннарны без ничек атыйбыз? Ә йортта, кешеләр янында яшәгәннәрен? (Йорт хайваннары дип.)

Тәрбияче "Нәрсәсе белән охшаган" дигән дидактик уен тәкъдим итә.

Максат. Тышкы кыяфәте белән бер-берсенә охшаган йорт һәм кыргый хайваннарны табып күрсәтергә һәм нәрсәсе белән охшаганьш аңлатырга. (Мәсәлән, сыер һәм поши, дуңгыз һәм кабан, эт һәм бүре һ.б.)

Тәрбияче. Кыргый хайваннар арасьшда ерткыч, үләннәр белән тукланучы хайваннар бар. Шуларны әйтеп күрсәтмәссез микән? (Балаларның җавабы.) Ә керпе турында нәрсә беләсез? (Ул ерткыч җанвар.)

Тәрбияче. Балалар, кешелек дөньясы алга киткән саен, кыргый җанварларның саннары кими бара. Аңа бик күп нәрсәләр сәбәп булырга мөмкин, сез ничек уйлыйсыз?

Балалар. Кешеләр хайваннарны агулыйлар, завод-фабрикалардан чыккан пычрак һава табигатьне зарарлый.

Тәрбияче. Бик дөрес, кырларны ашлаганда зарарлы химикатлар кулланалар, кырларда бик күп көтүләр йөртәләр, кайбер җирләр сусаклагыч астында кала. Болар бар да борындыклар, байбаклар, бакча йоклачлары, әрлән-йомраннар, кыр тычканнары-ньщ саннары азаюга китерде. (Рәсемнәре күрсәтелә, сөйләнә.) Нәтиҗәдә, бу җәнлекләр "Кызыл китап"ка кертелә. (Күрсәтә.)

Тәрбияче (дәвам итә). Ә урманнарны кисеп, җәнлекләрне аулап, кешеләр көрән аю, таш сусары, чәшке, кама, ас кебек җәнлек, җанварларның санын киметте. (Рәсемнәре күрсәтелә.) Бу җәнлекләр дә "Кызыл китап"ка эләкте.

Безнең республикада да, илебездә дә сирәк очрый торган хайваннарны аулау тыела, аларны саклап калырга тыюлыклар, милли парклар ярдәмгә килә.



Тәрбияче Казлар-аккошлар" хәрәкәтле уен тәкъдим итә.

Максат. Табигатьтә һәр төр хайванның файдалы һәм зыянлы булуын күрсәтү, физик активлыкны үстерү.

Тәрбияче. Балалар, нинди ерткыч хайван турында уен уйнавыбызны табышмактан белегез әле:

Сорыдыр үзе, Үткендер теше. Урманда йөри. Куяннар күзли.

Бүре зур, көчле ерткыч. Ул авыру, хәлсез җәнлекләрне тота. Ә сәламәт, җитез хайваннар аннан качып котыла. Бүре моның белән урманда сәламәт, көчле хайваннар тууга ярдәм итә. (Урман санитары турында искә төшерелә, файдасы һәм зарары турында билгеләп утелә.)

Тәрбияче. Балалар, әле бит җир шарының төрле ягында яшәүче хайваннар да бар, искә төшерик әле. (Балаларның җавабы. Җылы якларда - җираф, маймыл, көнгерә һ.б., салкын якларда - ак аю, тюлень һ.б. рәсемнәре күрсәтелә.)

Алар безнең якларда яши алырлар идеме? Чагыштырыйк әле. Ни өчен? (Балаларның җавабы.) Дөрес, алар безнең якларда яшәүгә җайлашмаганнар. (Мисаллар китерелә.)

Соңыннан шөгыльгә йомгак ясала: сез бүген нинди яңа әйберләр белдегез? Нәрсә аеруча исегездә калды? (Балаларның җавабы.)

Балалар, сез бүген бик актив булдыгыз, барлык сорауларга да яхшы, дөрес җавап бирдегез. Афәрин!

Краткое описание документа:

Тема: Йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштыру Программа эчтәлеге: Йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштырып, яшәү шартларына җайлашуларын бәйләнешле сөйләм телендә бирә белү. Материал: «Кызыл китап«ка кергән хайваннарның рәсемнәре, дидактик уен «Нәрсәсе белән охшаган». Алдан башкарылган эш: Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык әкиятен уку; йорт һәм кыргый хайваннар турында шигырь, хикәяләр уку, әңгәмә үткәрү; йорт һәм кыргый хайваннарның рәсемнәрен ясау. Шөгыльнең структурасы һәм методик приемнар: 1.     Кереш өлеш:  сюрприз момент, балалар белән әңгәмә. 2.     Төп өлеш: балаларга сорулар, рәсемнәр күрсәтү, физкультминут. 3.     Йомгаклау: нәтиҗә, балаларга сораулар, материалны ныгыту, мактау.                                Шөгыль барышы Тәрбияче. Балалар, мин сезгә бер кызыклы әкият сөйләмәкче булам. Бервакыт куян, бик ашыйсы килгәч, авылга яшелчә бакчасьша юнәлгән. Ләкин аның игътиба­рын читлек эчендәге йорт куяны җәлеп иткән. Ул аны бик кызганган һәм ни өчен аны читлеккә ябып куюларьш сораган. Йорт куяны, көлеп, үзенең кешеләр белән яшәве турында әйткән. Куян аның нәрсә ашап торуы белән кызыксынган. Йорт куя­ны нәрсә дип җавап бирде икән? (Балаларның җавабы) - Ә сиңа кем азык бирә соң? - дип сораган аннан йорт куяны. - Балалар, куяннар урманда нәрсә белән туена икән? (Балаларның җавабы) - Сиңа бик күңелсездер монда бер үзеңә читлек эчендә? - дигән куян. Ә йорт куяны, Актүш исемле эт белән хуҗа кызы Алиянең аның янына уйнарга килүләре турыңда әйткән. Куянньщ исе киткән. - Ничек тими соң ул сиңа? - дип сораган. Куян этнең аңа тимәве, аның әйбәт булуы, йортны саклавы турында сөйләгән Тәрбияче. Ни өчен кеше этне кулга ияләштергән? Балалар. Яхшы ис сизүе, җитезлеге, тугрылыгы өчен.
Автор
Дата добавления 06.04.2014
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Конспекты
Просмотров1318
Номер материала 61129040654
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх