Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Урок «Муса Җәлил- үлемсез шагыйрь»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • История

Урок «Муса Җәлил- үлемсез шагыйрь»

библиотека
материалов

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы

Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты бүлеге

Муниципаль гомуми белем учреждениясе

Мөслим лицее









Муса Җәлил –үлемсез шагыйрь

темасына 8 класста

татар әдәбиятыннан уздырылган

ачык дәрес эшкәртмәсе





II кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Ләйсән Ягъфәр кызы эшләде һәм уздырды.










2010 ел, декабрь


Тема: Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь


Максат: 1. М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. Туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең

тарихи әһәмиятен ачыклау.

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү.


Җиһазлау: 1. М.Җәлил портреты.

2. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе.

3. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүматлар тупланган папка

4. М.Җәлил турында әйтелгән фикерләр.

5. Компьютер.

6. Диск “Шигърият бакчасында” Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия


Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

1. Уңай психологик халәт булдыру. Укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.

- Исәнмесез, укучылар!

- Хәерле көн!

- Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.


II. Актуальләштерү.

Укучылар, без быел нинди бер зур датаны олылыклап үткәрдек?

Бөек Җиңүнең 65 еллыгын.....

Ә сез сугыш турында нәрсәләр беләсез? ( укучыларның җаваплары төрле булырга мөмкин: сугышның башланган һәм беткән көннәре; сугыш барган урыннар; Татарстаннан киткән сугышчыларның исемнәре һ.б)

Сугышта катнашкан нинди язучыларны, шагыйрьләрне беләсез?

Твардовский, М.Җәлил, Ф.Кәрим, А.Алиш, Н.Дәүли, К.Симонов һ.б

Әйе, укучылар, сугыш кешегә бик күп газап, михнәт, кайгы, хәсрәт алып килгән. Балалар ятим, аналар улларсыз , ә хатыннар тол калганнар. Күп кенә шәһәрләр җимерелгән, авыллар яндырыл- ган. Туган якларын, ватанны фашистлардан саклар өчен, илебезнең япь-яшь ир-егетләре, булган, уңган хатын-кызлары сугышка киткәннәр.

- Мин хәзер магнитофон язмасыннан шигырь тыңлатып үтәм. Сез бу шигырь белән 6-7 класслардан ук таныш. Шигырьне кем язган? Шуны искә төшерергә тырышыгыз. ( Магнитофон язмасыннан шигырь тыңлана.)

  • Шигырьне кем язган?

  • Әйе, укучылар, “Җырларым ”шигырен М.Җәлил иҗат иткән.

Дәресебезнең темасы: Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь

Дәресебезнең максаты: М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат алу. Туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау.


III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Бүгенге дәресебезнең эпиграфы:


... гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып...”

- Укучылар, сез М.Җәлил турында нәрсәләр беләсез?

...

- Шагыйрьнең нинди шигырьләрен беләсез?

....

- Ә кайсыгыз аның яшәгән елларын белә?

....

Укучылар, дәрестә имгътибарлы һәм актив булыгыз. Үз фикерләре -гезне курыкмыйча әйтегез. Дәрес ахырында тест эшләп алырбыз.

Слайдлар күрсәтеп, М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү.

Слайд № 1. Татар халкының бөек улы, герой – шагыйрь М.Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый.


Слайд № 2. Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә. Гаиләләре шәһәргә күчкәч, укуын “Хөсәения” мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдәрәсәдә укыган вакытта (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый. Г.Тукай, Дәрдмәнд, С.Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштырып бара.


Слайд № 3. 1922 елның көзендә М.Җәлил Казанга килә. Башта ул “Татарстан” газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М.Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый.


Слайд № 4. 1929 – 1931 елларда М.Җәлил Мәскәү дәүләт университетының татар әдәбияты бүлегендә белем ала. 1929 елда партия оешмасы студент Мусаны коммунистлар партиясе сафына кабул итте.


Слайд № 5. 1941 елның июль аенда Муса армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М.Җәлил Мәскәү аша фронтка китә.


Слайд № 6. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә.


Слайд № 7. 1944 елның 25 августында җәлилчеләрнең гомере Плетцензее төрмәсендә өзелә.


Слайд № 8. Җәлилчеләр :


  • Гайнан Кормаш

  • 1944 нче ел, 12 сәгать 06 минут

  • Фоат Сәйфелмөлеков

  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 09 минут

  • Абдулла Алиш

  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 12минут

  • Фоат Булатов

  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 15 минут

  • Муса Җәлил

  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 18 минут

  • Гариф Шабаев

  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 21 минут

  • Әхмәт Симаев

  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 24 минут

  • Абдулла Батталов

  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 27 минут

  • Зиннәт Хәсәнов

  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 30 минут

  • Әхәт Атнашев

  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 33 минут

  • Сәлим Бохаров

  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 36 минут


М.Җәлилне таланты шагыйрь һәм каһарман шәхес буларак бөтен дөнья таныды. 1956 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бер елдан соң “Моабит дәфтәрләре” өчен илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә - Ленин премиясенә лаек булды. Аңа хәтле, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады,андый шәхес – Муса Мостафа улы Җәлил генә иде.

Укучылар, М. Җәлил турында тагын да тулы мәгълүмат алу өчен сезгә, шагыйрьнең җыентыкларын һәм истәлекләрен укырга киңәш итәм. (күргәзмәдәге китаплар белән таныштырып китү).

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

М.Җәлилнең “Хыял” дигән шигырен тыңлап китү, фикер алышу. Сорауларга җавап бирү.

1. Шигырь ни өчен “Хыял” дип аталган?

2. Сүз нинди “тимерчыбыклы челтәр” турында бара?

3. Әсәрдә лирик герой нинди хисләр кичерә?

4. Без Муса Җәлилне көчле рухлы шагыйрь дип әйтә алабызмы? Ни өчен?

Укучыларның әйткәннәрен анализлап, билгеле бер нәтиҗә чыгару.

Тест эшләп алу. Укучыларның эшләре җыеп алына. Телдән тикшерү

V. Йомгаклау.

I. Өй эше бирү. Дәреслектәге материалны укырга, сорауларга җавап бирергә.

1 нче вариант. М.Җәлилнең берәр шигырен сәнгатьле укырга өйрәнеп килергә.

2 нче вариант. М.Җәлил турында истәлекләр алып килергә. Беренче шигыренең исеме.

II. Билге кую (билгеләр аңлатылып куела)


Укучылар, бүгенге дәресебезне чуваш халык шагыйре Педер Хузангай- ның шигъри юллары белән йомгаклыйсы килә:


Башым иям бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә”.









































Краткое описание документа:

Тема:  Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь    Максат:        1. М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү.                                              Туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау.                    2. Укучыларның                                    бәйләнешле сөйләм                              телен үстерү.3. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам,               милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү.    Җиһазлау:   1. М.Җәлил портреты.                    2. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе.                    3. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүматлар   тупланган папка                    4. М.Җәлил турында әйтелгән фикерләр.                    5. Компьютер.                    6. Диск “Шигърият бакчасында”  Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия                        
Автор
Дата добавления 06.04.2014
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров614
Номер материала 61927040609
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх