Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока «2 санын тапкырлау»

Конспект урока «2 санын тапкырлау»

Скачать материал

 

2 санын тапкырлау

(II сыйныфта математика дәресе)

___________________________________

Раиля Гиниятуллина, Чистай муниципаль районы Татар Талкышы гомуми урта белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

_______________________________________________________________

Дәрес тибы. Яңа материалны үзләштерү.

Дәрес төре.Теоритик һәм практик мөстәкыйль эшләү дәресе.

Максат. 2 санына тапкырлау таблицасын төзү һәм үзләштерү.

Бурычлар. 2 санына тапкырлау таблицасын төзү һәм үзләштерү; телдән һәм язма исәпләү күнекмәләрен камилләштерү; игътибар, хәтер,логик фикерләү сәләтен үстерү; коллективта бергәләп эшләү, бер-береңне тыңлау күнекмәләрен тәрбияләү.

Дәрес этаплары:

-         алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү;

-         яңа материалны презентацияләү;

-         укытучы җитәкчелегендә практика;

-         эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя;

-         укучыларның белемнәрен тикшерү;

-         йомгак ясау;

-         өй эшен билгеләү;

-         махсус кабатлау.

Җиһазлау.Дәреслек, компьютер, перфокарталар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Укучылар. Хәерле булсын безнең дәресебез,

Хәерле булсын безнең һәр эшебез.

Кызыклы һәм мавыктыргыч шул

Безнең математика дәресебез.

II.Алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү.

  1.Игътибарны, хәтерне,логик фикерләүне үстерү өчен биремнәр.

Укытучы: - Хәзер укучылар болай итәбез:

4 түгәрәк ясагыз. Бу шартлы рәвештә 2 кыз һәм 2 малай булсын.Хәзер түбәндәге шартларга туры килерлек итеп биремнәрне үтәгез.

А) барлык балалар да елмая;

Б) кызлар барысы да күзлек кигән, ә малайларның кайберләре күзлек кигән;

В) барлык малайлар сипкелле, кайбер кызлар сипкелле.

Укытучы:- Ничә вариант  булырга мөмкин?

Укучылар:- 4 вариант булырга мөмкин: 1 кыз елмая, күзлекле, сипкелле;

2 кыз елмая, күзлекле, сипкелсез;

2 малай елмая, күзлексез, сипкелле;

1 малай елмая, күзлекле, сипкелле.(Слайд 1 ачыла)

Укытучы. Барыгызда да шундый рәсем чыктымы? Булдырдыгыз!

2.Укытучы.- Сез уйларга, фикер йөртергә, тиз исәпләргә,кызыклы төшенчәләр белән танышырга телисезме?

Укучылар.-Әйе, телибез.

Укытучы.-Әгәр бәйрәмдә безнең сыйныфтан берничә укучы җырласа, берничәсе биесә, берничәсе шигырь сөйләсә, укчыларны биюче, җырлаучы, шигырь сөйләүче төркемнәргә бүлеп буламы?

Укучылар фикере. – Әйе, була, чөнки һәр төркемдә балалар бар.

-         Бүлеп булмый, чөнки төркемдә балалар саны тигез түгел.(Слайд 2)

IIIңа материалны презентацияләү.

1.     Укытучы: - Мин әйткән тәртиптә сүзләрне кабатлагыз: кимүче, кушылучы, киметүче, минус, аерма, сумма.

-         Сезнең уегызча, кайсы сүз артык?Ни өчен?

Укучы. – Минус сүзе артык, чөнки ул гамәл тамгасы.

2.Хәзер сезгә мисаллар. Кем тиз һәм дөрес чишә алыр икән?Җавапларын гына язабыз.

        80-29       30-4       14-3-3

        2+2          18+12     2х3

Укучылар 5 мисалны бик тиз чишә. 2х3 укучыларга таныш түгел.

Укучылар. Без мондыйларны эшләгәнебез юк.Ничек эшләргә кирәк булыр икән?

Укытучы. –Бәлки берәрегезнең ишеткәне булгандыр, бу тапкырлау гамәле була.Ул болай укыла: 2не тапкырлыйбыз 3 кә. Ә ничек исәпләргә?(Кайбер укучылар җавап табарга мөмкин)2 не 3 кә тапкырлау ул 2 не 3 тапкыр кушу дигән сүз.Сумма рәвешендә язабыз: 2+2+2 һәм сумманы тапкырлау белән алыштырабыз: 2х3. 2- бердәй кушылучы, ә 3санны ничә мәртәбә кушсак, шул санны аңлата.(Слайд 3) Җавапларны чагыштырыгыз, сезнең дә җаваплар шулаймы?

Ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге тема нинди булыр икән?

IV. Укытучы җитәкчелегендә практика.

1.Дәреслек буенча эш. 110 бит №1.Схемаларны карап сумманы тапкырлау белән алыштыру.Укучылар чиратлашып тактага чыгып эшлиләр.

Укытучы:-Нәрсә килеп чыкты? Тигезлекләрне укыгыз. Ничек уйлыйсыз, нинди кагыйдәгә нигезләнеп нәтиҗә чыгардык?

Укучылар:-Һәр суммага 2 не өсти бардык, нәтиҗәдә тапкырчыгыш 2 гә арта барды. (Слайд 4)

Физминутка

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк.

Ишкәкләрне нык тотыйк

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк

Арганнарга булышыйк.

V. Бәйсез мөстәкыйль практика.

Укучылар яңа алган белемгә таянып, дәреслек буенча №3 эшне эшлиләр. (Ярдәм кирәксенгән балаларга укытучы булыша) 2 саны ничә тапкыр алына?Икенче ысул белән тапкырлауны ничек исәпләп чыгарырга мөмкин?

№2 не укучылар парларда эшлиләр.

VI.Эш  нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя. (Слайд 5).

Укытучы. –Укучылар, үз эшләрегезне тикшереп бәя бирегез.

VII. Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Һәр укучыга перфокарталар таратыла.Анда 2 санына тапкырлауга аңлатмалар язылган.Укучылар эшли һәм бер- берсенекен тикшерәләр.

VIII. Дәрескә йомгак ясау.

-Укучылар безнең бүгенге тема нинди иде?

(Укучыларның җаваплары)

-тапкырлау

-2 санына тапкырлау

- тапкырлау таблицасын төзү

Укытучы: -Сорауларга җаваплар таптыкмы?

- Әйе, санны 2 гә тапкырлау, ул санны 2 тапкыр кушу, дәрес башында 2х3 аңлатмасын эшли белмәгән идек, инде хәзер өйрәндек.

Укытучы: -Бүген алган белемнәрегез тормышта кирәк буламы?Кайсы өлкәдә?

-Төзелештә кирәк була.

-Кибеттә сатучыга, тегүчегә.

-Агроном булып эшләгән кешегә.

Укытучы: -Нәрсәне кабатларга кирәк булыр?

Укучылар: -2 санына тапкырлау таблицасын яттан өйрәнергә.

Өй эше.(3 вариантта бирелә)(Слайд 6)

а)Дәреслек буенча тапкырлау таблицасын ятларга.

б) +һәм – гамәлләре кулланып җавабында 2 чыккан аңлатмалар төзе.

в) Математик терминнар белән кроссворд төзе.

Укытучы: -Безнең бүгенге күмәк эшне сез ничек бәяләрсез?

-Дәрес өчен рәхмәт!

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока «2 санын тапкырлау»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Садовод

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

II.Алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү. 1.Игътибарны, хәтерне,логик фикерләүне үстерү өчен биремнәр. Укытучы: - Хәзер укучылар болай итәбез: 4 түгәрәк ясагыз. Бу шартлы рәвештә 2 кыз һәм 2 малай булсын.Хәзер түбәндәге шартларга туры килерлек итеп биремнәрне үтәгез. А) барлык балалар да елмая; Б) кызлар барысы да күзлек кигән, ә малайларның кайберләре күзлек кигән; В) барлык малайлар сипкелле, кайбер кызлар сипкелле. Укытучы:- Ничә вариант булырга мөмкин? Укучылар:- 4 вариант булырга мөмкин: 1 кыз елмая, күзлекле, сипкелле; 2 кыз елмая, күзлекле, сипкелсез; 2 малай елмая, күзлексез, сипкелле; 1 малай елмая, күзлекле, сипкелле.(Слайд 1 ачыла) Укытучы. Барыгызда да шундый рәсем чыктымы? Булдырдыгыз! 2.Укытучы.- Сез уйларга, фикер йөртергә, тиз исәпләргә,кызыклы төшенчәләр белән танышырга телисезме? Укучылар.-Әйе, телибез. Укытучы.-Әгәр бәйрәмдә безнең сыйныфтан берничә укучы җырласа, берничәсе биесә, берничәсе шигырь сөйләсә, укчыларны биюче, җырлаучы, шигырь сөйләүче төркемнәргә бүлеп буламы? Укучылар фикере. – Әйе, була, чөнки һәр төркемдә балалар бар. - Бүлеп булмый, чөнки төркемдә балалар саны тигез түгел.(Слайд 2) III.Яңа материалны презентацияләү. 1. Укытучы: - Мин әйткән тәртиптә сүзләрне кабатлагыз: кимүче, кушылучы, киметүче, минус, аерма, сумма. - Сезнең уегызча, кайсы сүз артык?Ни өчен? Укучы. – Минус сүзе артык, чөнки ул гамәл тамгасы. 2.Хәзер сезгә мисаллар. Кем тиз һәм дөрес чишә алыр икән?Җавапларын гына язабыз. 80-29 30-4 14-3-3 2+2 18+12 2х3

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 985 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.03.2013 1795
    • DOCX 20.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гиниятуллина Раиля Халитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гиниятуллина Раиля Халитовна
    Гиниятуллина Раиля Халитовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1593
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по русскому языку у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 482 человека

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «Математика» в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 65 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 299 человек

Курс повышения квалификации

Внедрение Федеральной образовательной программы начального общего образования

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 286 человек из 55 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 101 человек

Мини-курс

Разнообразные методы и формы обучения в высшем образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусство звука: путешествие по музыкальным жанрам

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Раннее развитие: комплексный подход к развитию и воспитанию детей от 0 до 7 лет.

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 25 человек