Тема: Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау
Максат:
1)Укучыларнын
теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру.
2)Өйрәтелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү фикерләү
сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү, сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3)туган телгә, туган
илгә мәхәббәт тәрбияләү
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш
Җиһазлау: карточкалар, тест сораулары, мультимедиа,
интерактив такта, компьютер,
Дәрес тибы белемнәрен
тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе.
Дәрес барышы
I Оештыру
Балаларны дәрескә
психологик әзерләү.
-Исәнмесез кадерле укучылар, әйдәгез бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та,
хәерле көн телик.
II Актуальләштерү
Бүгенге дәреснең
темасын без ребус чишеп белә алачакбыз.
Бик дөрес. Без сезнең белән ”фигыль” сүз төркемен өйрәнүне төгәлләдек һәм
бүгенге дәреснең темасы ”фигыль” темасын кабатлау.
-Әйдәгез искә төшерәбез.
-”фигыль” нәрсәне белдерә?
-”фигыль” нинди сорауларга җавап бирә?
- фигыльнең безнең тормышыбызда берәр әһәмияте бармы?
(Укучылар шигырь белән җавап бирәләр)
1укучы. Эшне, хәлне,
хәрәкәтне
Без белдереп киләбез.
Эшләүченең азмы, күпме
Икәнен дә беләбез.
2 укучы. Кайсы затнын эшләвен
Дөрес әйтә алабыз.
Төрле мәгънәләр беренче,
Төркемләнә барабыз.
3 укучы. Кирәк икән-барабыз
Кирәк икән- тыябыз.
Җөмләләрдә төрле-төрле
Заманнарда киләбез.
4 укучы. Исемнән дә
ясалабыз
Җөмләләр дә төзибез.
Кирәк икән кушылыбыз
Шулай актив йөрибез.
Укытучы:Менә күрәсез укучылар,фигыльләр бик кирәкле
сүз төркемнәре икән.Алардан башка сөйләшеп тә, җөмлә төзеп тә булмый
Ә хәзер төркемнәргә
бүлешеп утырабыз. -Укучылар, хәзер мин сезгә табышмак-шигырьләр
укыйм. Сез миңа кайсы фигыль
төркемчәсе турында сүз барганын әйтерсез.
1 төркемгә табышмак.
Кирәк икән-барабыз
Кирәк икән- тыябыз.
Җөмләләрдә төрле-төрле
Заманнарда киләбез. (боерык)
2
Эшне, хәлне,
хәрәкәтне
Без белдереп киләбез.
Эшләүченең азмы, күпме
Икәнен дә беләбез. (хикәя фигыль)
2) Һәр төркем үзенә караган фигыльләрне генә күчереп
ала.
барсын, ява, эшләгез, ачты, курыкма, языгыз, сайраган, укысыннар, сөйләшмә, өйрәнәләр, килер
боерык фигыльләр турында ниләр
беләбез? Кабатлап китик.
Хикәя фигыльләр турында кабатлап
үтик.
-
Хикәя
фигылләр заманнар белән төрләнә дидек. Экранга карыйк . кайсы ел фасылы
сурәтләнгән? Хәзер елның кайсы фасылы? (Кыш турында хикәя төзү) Фигыльләрне
кайсы заманда куланырбыз?
-
Хәзерге
заман хикәя фиг. Нинди сорауларга җавап бирәләр? Нинди кушымчалар ялганып
ясалалар? (таблица)
Икенче рәсемгә карыйбыз.
-
Кайсы ел
фасылы сурәтләнгән? (Рәсем бенча хикәя төзибез) Фигыльләрне кайсы заманда
куланырбыз?
-
Үткән
заман хикәя фиг. нинди сорауларга җавап бирәләр? Нинди кушымчалар ялганып
ясалалар? Ничә төре бар? (таблица)
-
Экранга
карыйбыз. Кайсы ел фасылы сурәтләнгән? Яз турында хикәя төзегәндә кайсы заман
хикәя фигыльләрен кулланырбыз? Хикәяне укыйбыз, фигыльләрне табабыз. Киләчәк
заман хикәя фигыльләр ниди сорауларга җавап бирәләр? Нинди кушымчалар ялганып
ясалалар? Ничә төре бар? (таблица)
III. Физкультминутка.
Экранда мәкальләр бирелгән. Тиешле
фигыльләрне куярга мәкальне дөрес итеп укырга?
·
Эш кешене
... ялкаулык ...
·
Сүзең
белән ... эшең...
·
Бүгенге
эшне иртәгә...
·
Кем ...,
шул ...
·
Калган
эшкә кар...
Фигыльләрне нинди төркемгә бүлеп
була?
-
Фигыльләр
барлык һәм юклык формасында килгән. Баганалап язабыз. Бер укучы барлык
формасын, икенче укучы юклык формасын яза.
-
Юклык
формасында фигыльләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?
Укучылар без бүген дәрестә фигыль
сүз төркемен кабатлап үттек. Ә хәзер белемнәрне тест ярдәмендә тикшереп алыйк.
(Дөреслеген компьютердан тикшерү.)
IV. Рефлексия
-
Сезгә
бүген дәрес ошадымы?
-
Кем
үзенең эше белән кәнәгать?
-
Кемгә
кайсы сораулар авыр булды?
V. Йомгаклау.
-
Нинди сүз
төркеме турында кабатладык?
-
Нәрсәне
белдерә?
-
Нинди
сорауларга җавап бирә?
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.